Татарская трибуна » 2017 » Сентябрь » 01

Татарская трибуна

Обзор татарских и на татарские темы ресурсов интернета и ваши комментарии на эту тему

Архив для сентября 1, 2017

«Шартнамә Казаннан бигрәк Мәскәүгә кирәк иде»

31 август Уфада Татарстан мөстәкыйльлеген яклап ялгыз пикетлар узды. Чараны Башкортстан татар иҗтимагый үзәге вәкилләре оештырды.

Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Рәмил Хөсәенов Татарстанның Уфадагы даими вәкиллеге бинасы каршында “Татарстан – Русия федерализмының нигезе” дип язылган шигар тотып торды. Ул бу чарага басуын Азатлыкка шулай дип аңлатты:  “Русия – Конституциясенә күрә федераль корылышка ия дәүләт. Бу төшенчә, минем аңлавымча, Русия субъектлары белән үзгә килешүләр төзегән, үзара вәкаләтләрне бүлешкән дигән сүз. Моңа кадәр федераль үзәк белән бары тик Татарстан арасында гына килешү бар иде. Ул килешү вакыты чыкканчы Русияне федераль дәүләт дип атап була иде. Чөнки нигез бар иде. Бүген булган бердәнбер нигез юккка чыкты, шуның белән ил федераль булудан да туктады булып чыга. Хәзер мантыйк буенча Русиянең Конституциясенә үзгәреш кертелергә тиеш дип беләм. Мин монда Русия федерализмын яклап чыктым. Аның нигезе – ике яклы килешүне озайту!” – диде Рәмил Хөсәенов.

Read the rest of это entry »

Designed by Azat Galiev aka AzatXaker 2017.