Татарская трибуна » 2017 » Сентябрь » 13

Татарская трибуна

Обзор татарских и на татарские темы ресурсов интернета и ваши комментарии на эту тему

Архив для сентября 13, 2017

Татарны башкорт булырга өндиләр

Башкортстан телевидениесе атнага бер тапкыр “Рәйхан” исемле тапшыру күрсәтә. Ул һәр атна җомгасында кичке тугызда эфирга чыга иде. Тапшыру нибары 25 минутлы. Республиканың татар җәмәгатьчелеге аны атна буе көтеп ала. Ләкин соңгы ике атнада ул тапшырулар башка белән алыштырыла башлады.

омет“Рәйхан” урынына татар районнарының, авылларының башкорт булуы турында аңлаткан “Кече ватан шәҗәрәсе” исемле тапшырулар күрсәтелә. Бу тапшырулар менә инде берничә ай атнага биш тапкыр эфирга чыга. Аны республикада яшәүче бар татар да карамый. Ә менә “Рәйхан” күпчелек татарлар караган тапшыру санала, аның үз караучысы бар. Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Айрат Гыйниятуллин сүзләренчә, “Кече ватан шәҗәрәсе” тапшыруын “Рәйхан” урынына татарлар карасын өчен махсус куялар. Ягъни көчләп тагалар. Чөнки башкортлаштыру сәясәтен алып барган тапшыруларны күпчелек татар карамый. Ә болай, сүз татар районнары һәм авыллары турында баргач, аны карарга мәҗбүр була.

Read the rest of это entry »

Designed by Azat Galiev aka AzatXaker 2017.