Татарская трибуна » 2018 » Октябрь » 03

Татарская трибуна

Обзор татарских и на татарские темы ресурсов интернета и ваши комментарии на эту тему

Архив для октября 3, 2018

«Хәтер Көне»нә санаулы көннәр калды

«Хәтер Көне»нә санаулы көннәр калды. Исән-имин булганнар хәтерлиләрдер, аның иң беренчесе 1989нчы елның 15нче октябрендә Сөембикә манарасы янында ТИҮ тарафыннан үткәрелде. Илен, динен, телен, иреген яклап шәһид киткән казанлылар рухына багышлап, азәрбәйҗан милләтенең дин әһелләре дога кылган иде.

Быелның 13нче октябрендә үткәреләсе «Хәтер Көне»ндә мөхтәрәм мөфти галиҗанәпләренең катнашуы да көтелә. Шушы дини, иҗтимагый, тарихи мәрәсим Кол Шәриф мәчетендә өйлә намазы укылып, мөхтәсибләр вә имамнар берлә ханнарыбыз төрбәсе янында хөрмәтле мөфти хәзрәтләре тарафыннан шәех-сәед Кол Шәриф хәзрәтләре, аның белән шәһид булып шәһадәт ширбәте эчкән мөридләренең, шәкертләренең пакъ һәм мөбарәк рухларына багышлап, җәмәгать берлә хәер-дога кылу илә тәмамланса, һәрберебезнең өстендәге изге вазыйфабызның үтәлүе булыр иде.

Read the rest of это entry »

Designed by Azat Galiev aka AzatXaker 2018.