Татарская трибуна » Архив » Башкортстанда татар теленең язмышы өметсез

Татарская трибуна

Обзор татарских и на татарские темы ресурсов интернета и ваши комментарии на эту тему

Башкортстанда татар теленең язмышы өметсез

Башкортстан дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы галиме, филология фәннәре кандидаты, доцент, шагыйрә Лилия Сәгыйдуллина соңгы чорда конференцияләрдә, төрле чараларда тел һәм милләт язмышы турында аянычлы фикерләрен белдерә. Азатлыкка да ул туган тел укытудагы кайбер күзәтүләре һәм нәтиҗәләре турында бүлеште:

Лилия Сагидуллина“Бүгенге көндә Башкортстан Республикасында татар телен һәм әдәбиятын укыту мәсьәләләре шактый катлаулы. Чөнки елдан-ел тел һәм әдәбиятны укыту кыскара бара. Аның сәбәпләре күптөрле. Монда демографик чоңгыл мәсьәләсе дә, мәктәпләрне оптимальләштерү, филиаллар барлыкка килү дә сәбәпче. Шул ук вакытта бердәм дәүләт имтиханнарының килеп керүе дә, аларның туган телләргә урын калдырмавы да үзенең тискәре эшен башкара. Шул ук вакытта татар теленең республикадагы дәрәҗәсенең, статусының да түбән булуы безнең файдага түгел. Әгәр дә 2002 елдан алып 2014 елга кадәрге чорны алсак, шушы чор эчендә туган телләрне өйрәнү 58-59 проценттан 40-41процентка калган. Ягъни Башкортстандагы татар баласының бүгенге көндә 40 проценттан чак кына артыгы туган телен теге яки бу дәрәҗәдә өйрәнә. Теге яки бу дәрәҗәдә дигәнем, бу туган тел өйрәнүчеләрнең бары тик 4 проценты гына татар телен ана теле буларак өйрәнә, калган 36-37 процент аны предмет, фән буларак өйрәнә. Бөтен дөньяда билгеле, әгәр туган телне өйрәнү предмет дәрәҗәсенә генә кала икән, ул вакытта телнең киләчәге юк, аның яшәешенә куркыныч яный дигән сүз. Әгәр дә шушы темп, шушы тизлек, шушы шартлар саклана икән, чама белән 35-40 елдан мәктәптә татар теле өйрәнүчеләрнең саны нольгә килеп җитәчәк. Ягъни мәктәпләрдә тел өйрәнүче балалар бетәчәк. 

Бу шартларда без үзебезнең киләчәгебезне, телнең киләчәген Башкортстан татарларының киләчәген кайгыртырга, телнең яшәү мохитен, яшәү мөмкинлекләрен киңәйтергә тиешбез. Чөнки яңа алымнар, яңа ысуллар кулллану гына, укытучы кулына ниндидер технологияләр бирү генә бу очракта ярдәм итми. Очкычларның кире әйләнеп кайта алмау ноктасы дигән төшенчә бар. Менә без шул ноктаны үтмәс өчен, әле максималь дәрәҗәдә эшләп калырга тиешбез. Сүз Башкортстан татарларының киләчәген кайгыртыртутурында гынабармый, гомумән, татарның киләчәге турында бара”.

Апрель аенда Башкортстан татарларының милли-мәдәни мохтарияте конференциясе узачак. Анда мохтарияткә яңа шура һәм җитәкчелек тә сайланачак. Яңа сайланачак шурага Лилия Сәгыйдуллинаны да кертү, оешма каршында Башкортстан татарларын саклау, туган телләр укытуны үстерү буенча концепция төзү өчен төркем дә оештыру күзаллана.

Башкортстан дәүләт университеты доценты, шагыйрә Лилия Сәгыйдуллинага 60 яшь тулды. Февраль аенда аның Уфада, 18 март туган ягы – Шаран районында юбилей чаралары узды. Уфада узган чара студентлар башлангычы һәм оештыруында узды. Лилия Сәгыйдуллина үзе иҗат кичәләре уздырырга җыенмаган булган. Татар бүлеге студентлары чараны үзләре оештырып, үзләренчә остазларына бүләк ясады. Моңа кадәр Уфада студентлар көче белән остазларын хөрмәтләүче андый чаралар оештырылганы юк иде.

Источник: http://www.azatliq.org/a/27625924.html

И еще на эту тему

Комментарии

  1. #1 татарник марта 23 21:24:

    Цитата:

    Әгәр дә 2002 елдан алып 2014 елга кадәрге чорны алсак, шушы чор эчендә туган телләрне өйрәнү 58-59 проценттан 40-41процентка калган.

    Төньяк районнарның берсе, менә шул еллар чорында таныш мәктәп директоры сүзе: « -РОНО башлыгына кереп, балалар моңа кадәр татар телен укып килде, әйдәгез 9, 10нчы классларны булса да татар теле программасында укытып чыгарыйк дип әйттем» -ди. «-Сез я аңламыйсыз, я аңлайсыгыз килми, я эшләйсегез килми!» — менә шул РОНО башлыгының җавабы.

    Поэтому этих национал-предателей и проституток на казеных должностях нужно назвать поименно. Потому что эта мразь, если завтра кто-то заставит свой народ называть папуасами или лунатиками — без всяких зазрений совести назовет. Заставит отказываться от веры — впереди паровоза будет бежать, лишь бы угодить. Как у М.Гафури, морды намазать сажей и показывать своему народу, чтобы последующий знал, будет шлюхой, его ждет та же участь.

    Цитата:

    Яңа сайланачак шурага Лилия Сәгыйдуллинаны да кертү

    в Совет безусловно -да, достойная тётка, а в руководство- молодых, воинственных и пробивных.

    Цитировать этот комментарий
  2. #2 шаганэ ты моя шаганэ марта 23 23:08:

    Ну по вашим меркам эта дама совсем не «достойная тетка». Она вам всем в внучки годится, как минимум.

    Цитировать этот комментарий
  3. #3 Кәдерле марта 23 23:32:
    Цитировать этот комментарий
  4. #4 moderator марта 24 1:12:

    Цитата:

    #3 Кәдерле марта 23 23:32:

    Текст удален, г-н Тролль!

    Цитировать этот комментарий
  5. #5 Эстет марта 24 1:22:

    Цитата:

    #2 шаганэ ты моя шаганэ марта 23 23:08: Ну по вашим меркам эта дама совсем не «достойная тетка». Она вам всем в внучки годится, как минимум.

    Шаганэ ты моя, Шаганэ,

    Потому, что я с северо-запада, что ли,

    Ты по-собачьи дьявольски красив,

    Лучше погавкал бы ты при луне

    На тихую, бесшумную погоду,

    Шаганэ ты моя, Шаганэ

    Цитировать этот комментарий
  6. #6 Эстету марта 27 19:11:

    Эстет дускай. Чтобы ссылка «синела», ее надо с новой строки вставлять! :)

    Цитировать этот комментарий
  7. #7 Данир апреля 1 16:08:

    Судьба татарского языка безнадёжна в Башкирии. Ну и хуй с ним с этим татарским языком. Он самой татарве то не нужен. Никто не читает, не разговаривает. Всё за счёт башкир выехать хотят. В жопу татарский язык!

    Цитировать этот комментарий

Добавить комментарий


Цитировать выделенный текст

Designed by Azat Galiev aka AzatXaker 2018.