Татарская трибуна » Архив » Сугыш афәте

Татарская трибуна

Обзор татарских и на татарские темы ресурсов интернета и ваши комментарии на эту тему

Сугыш афәте

Улгәннәрнең каберен бел,  Исәннәрнең кадерен бел! Сугыш! Күпме сагыш, күпме ачы язмышлар, күз яше яшеренгән бу сүзләрдә! Бу елларның ачы сагышы күпләрнең күңелендә уелып калган. Бу көннәрне һәр гаилә дә кичергәндер. Сугышны мин дә дәү әнием сөйләгәннәрдән, китаплардан укып, фильмнар карап кына беләм.

22июнь 194122 июнь, 1941 ел. Таң белән илебез өстенә кара болыт булып фашист илбасарлары басып керде. Аларның уенда безнең халыкны үзенә буйсындыру һәм җирләрне яулап алу иде. Ләкин аларның кара планнары тормышка ашмады. Минем халкым нык торды: сыгылды — әмма тезләнмәде, елады – әмма егылмады. Минем әтием һәм әниемнең бабалары һәм аларның туганнары сугыш кырларында ятып калганнар, ә аларның балалары — ятим, хатыннары — тол калган. Безнең гаиләдән генә сугыш кырларында 11 кеше сугыштан кире әйләнеп кайтмаган, ә бу ил буенча миллионнарга җитә. Күбесенең исемнәре мәрмәр ташка уеп язылган, күбесе исемсез югалган. Мин алар белән чын күңелдән горурланам, чөнки бүгенге матур, тыныч тормыш аларның гомерләре хакына яулап алынган, алар бу матур көннәр өчен үзенең гомерләрен дә кызганмаганнар!

Дәү әнием сөйләвенчә, минем карт әбием гомере буена улларынын сугыштан кайтуын көтеп яшәгән, чөнки аның 5 улы да сугыш кырында ятып калганнар, иң кечкенәсенә18 яшь кенә булган. Аңа малайлары һәр иртәдә капкадан кайтып керер сыман тоелган, шуңа күрә ул аларның хатларын да, сугышка киткәндәге киемнәрен дә кадерләп саклаган. Ләкин менә 65 ел инде бу солдатлар туган нигезләренә "кайтмыйлар", ә аларны һаман да әниләре көтәдер сыман.

Сугыш безнең илгә ачлык, ялангачлык, күпме күз яше, ятимлек алып килде. Сугышка киткән солдатлар ач килеш, аруталуны белмичә, җаннарын аямыйча сугышканнар. Алар үзләренең илләрен явыз фашистларга бер дә бирергә теләмәгән, чөнки бу илСоветлар иле — бөек, дахи, мәшһүр халык иле! Күпләре яу кырларында ятып калган, ә күпләре кулсыз, аяксыз, сукыр, я чукрак булып әйләнеп кайтканнар. Шундыйлардан мин М.Җәлил, А.Алиш, Ф.Кәрим һәм башка бик куп ceusi геройларын беләм. Аларны җәзалап үтерсәләр дә, алар илләрен сатмаганнар, горур булып калганнар. Күп кенә авылларны, шәһәрләрне соңгы йортынача яндырып, җимереп бетергәннәр.Кешеләрне сарайларга ябып ут төрткәннәр, асканнар, кискәннәр! Күпме вәхшилек, михырбансызлык, кешелексезлек?!

Утта янган сабый тавышы, я булмаса, асылынып торган пионер, комсомолларнын гәүдәләре күз алдымнан китми, — дип сөйли иде минем дәү әнием.

Тылда калган тол хатыннар, балалар да бик тырышып фронтка ярдәм иткәннәр, алар кырларда үгезгә җигелеп җир сөргәннәр (чөнки ирләре барсы да сугышта), чабата киеп иген иккәннәр, кичләрен кич утырып оекбаш бәйләгәннәр, сохари киптергәннәр. Сугыш афәте 5 елга сузылган, 11 миллион кешенең гомере өзелгән, миллионарның күңелләре, тәннәре гарипләнгән.

Үткән буын кешеләренең җанында тирән эз калдырган сугыш афәте кабатланмасын иде! Бу көннәр яңадан әйләнеп кайтмасын иде. Безнең матур илебезнең күге һәрвакыт аяз, матур һәм тыныч булсын иде! Ә моның өчен безгә бик нык тырышырга кирәк: исән калган ветераннарнын кадерен белергә, аларны сакларга, үлгәннәрнең каберен чистартып, карап торырга, тырышып укырга кирәк. Шул вакытта гына безнең илебезгә бер дошман да кулын суза алмас, сугышлар да булмас!

Фәссахова Аделина, Казан шәһәре, 122 гимназия, 5"А" сыйныфы.

И еще на эту тему

Добавить комментарий


Цитировать выделенный текст

Designed by Azat Galiev aka AzatXaker 2018.