Татарская трибуна » Архив » Наил Нәбиуллинны полиция бүлегеннән чыгарганнар

Татарская трибуна

Обзор татарских и на татарские темы ресурсов интернета и ваши комментарии на эту тему

Наил Нәбиуллинны полиция бүлегеннән чыгарганнар

Чәршәмбе иртәнге якта Казанның "Вишневский" полиция бүлегенә китерелгән "Азатлык" татар яшьләр берлеге лидерларының берсе, активист Наил Нәбиуллин адвокаты килгәч, иреккә чыккан. Активист караклык эше нигезендә шаһит буларак җәлеп ителә.

"Миңа башта Галимова фамилияле дознаватель яный башлады. Имеш, миңа карата чит кеше паспорты белән 30 мең сум һәм 80 мең сум күләмендә кредит алу белән бәйле җинаять эше ачылган, әгәр шуны үз өстемә алып, 110 мең сумны түләсәм, берни дә булмый. Соңрак адвокат Руслан Гарифуллин килде. Җинаять кодексының 159нчы маддәсе (караклык) нигезендә билгесез затларга эш ачылуы ачыкланды. Минем ике телефонны тартып алдылар һәм без киттек", дип сөйләде Нәбиуллин Азатлыкка.Аның сүзләренчә, банкта кредит алган кешене фотога төшергәннәр. Махсус програм әлеге кешене Наил Нәбиуллин дип таныган. Әлеге вакытта ул шаһит статусында.

Активистны чәршәмбе иртәнге якта Биектауда полиция хезмәткәрләре тоткарлаган һәм Казанның "Вишневский" полиция бүлегенә алып килгән иде.

2017 елның мартында Наил Нәбиуллин ике елга ирегеннән шартлы рәвештә мәхрүм ителде. Мәхкәмә аны такырбашлар оешмасы әгъзасы Сергей Журавлевка карата ялган мәгълүмат бирүдә гаепле дип тапты. Нәбиуллин хөкем карарын канунсыз дип саный.

https://www.azatliq.org/a/29435661.html

 

 

 

 

 

 

Комментарии

  1. #1 Khthhomy 10 января 23:41:

    discount pharmacy canadian online pharmacy best drugstore eyeliner

    Цитировать этот комментарий
  2. #2 NllpMycle 11 января 10:05:

    online canadian pharmacy people's pharmacy legit online pharmacy

    Цитировать этот комментарий
  3. #3 Lokuknili 12 января 1:18:

    specialty pharmacy canadian pharcharmy ed treatment

    Цитировать этот комментарий
  4. #4 Jllofrefe 12 января 20:48:

    best ed medication rx pharmacy online rx plus pharmacy

    Цитировать этот комментарий
  5. #5 Jtmfknili 13 января 20:53:

    ed treatment best online pharmacy rx pharmacy

    Цитировать этот комментарий
  6. #6 Siefactapema 18 января 15:15:

    https://cialsagen.com/ — tadalafil soft tablets 20mg

    Цитировать этот комментарий
  7. #7 Gaefactapema 20 января 12:45:

    generic tadalafil without prescription

    Цитировать этот комментарий
  8. #8 Gaefactapema 23 января 0:02:

    average age men use kamagra

    Цитировать этот комментарий

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.

Цитировать выделенный текст

Designed by Azat Galiev aka AzatXaker 2021.