Татарская трибуна » Архив » Өч элмә арасында адашмыйк инде…

Татарская трибуна

Обзор татарских и на татарские темы ресурсов интернета и ваши комментарии на эту тему

Өч элмә арасында адашмыйк инде...

  ЭЛМӘЛЕК: БАШКОРТ ҖЫРЫМЫ, ӘЛЛӘ ТАТАРНЫКЫМЫ?

Ильмлмәлек" исемле җыр бар. Аны күп татар артистлары бик тә яратып башкаралар. Бу җыр күп кенә җыентыкларга кертелгән, интернетта да аның турында мәгълүматлар җитәрлек, википедиядә дә аерым бер бит бар хәтта. Тик аларның барысында да бу җырны башкорт халык җыры итеп күрсәтәләр. Җәвит һәм Зөлфия Шакировларның әле күптән түгел генә булып узган юбилей концертында да Зөлфия ханым бу җырны башкорт халкы җыры дип, башкортча киенеп башкарды.

 

Җырны үткән гасырның утызынчы елларында Лев Лебединский атлы рус фольклористы, музыка белгече Башкортстанда язып алган. Ул Башкорт АССР-ның сәнгать эшләре идарәсенең консультанты булып торган. Шул заманнан башлап бу җыр башкорт җыры булып исәпләнә.

Тик шуңа игътибар итик. Бу җырда бернинди дә башкортлык юк. Аеруча аның текстында. Җырның исемен алып карыйк. Аны русчага “Петлица” дип тәрҗемә иткәннәр. Ягъни дә мәсәлән, бу сүз башкортларда кием элгечен аңлата икән. Аны элеп куяр өчен киемнең иңбашына тегеп куела торган  элмәкне.

Тик башкортта андый элгечне элмәлек дип әйткән кеше юк. Алар аны, татарлар кебек үк, “кейем элгесе” дип әйтәләр. Русча-башкортча сүзлеккә дә “петлица” сүзе кермәгән, гомумән бер генә башкорт сүзлегендә дә “элмәлек” сүзе юк.

Ә татарда элмәлек бар. Ул – элмә агачлыгы, урманы дигән сүзне аңлата. Башкортта аның элмәсе дә юк әле. Элмә агачын башкортлар йыла дип әйтәләр, ә элмәлек аларча йылалык була. 

Җырның вариантлары күп. Аларның кайберләрендә “Камчат бүрекләрне без кимәдек (яки күрмәдек)”, “Туйдан да туйга чабып без йөрмәдек” дигән вариантлары да бар. Бу вариантларны башкортчага әйләндергәндә алар “Камсат бүрктәрҙе беҙ кимәнек”, “Туйҙан да туйға сабып беҙ йөрөмәнек” булалар. Бу вакытта инде бу юллар рифмага бер генә дә туры килмиләр.

Җырның куплетында “Ак чабата, ак оек” дип җырлана. Чабата – башкорт аяк киеме түгел. Һәрхәлдә Көньяк Урал һәм Урал артының чын башкортларында (республиканың төньяк-көнбатыш кәгазь башкортларыннан аермалы буларак, алар үзләрен “ысын (чын) башҡорттар” дип атыйлар) чабата кигән кеше булмаган. Башкортлар “сарык” (башкортча “сарыҡ”, безнең “сарык” аларча  “һарыҡ” була) дигән аяк киеме кигәннәр. Бу аяк киеменең ас өлеше –дупланмаган  тире кисәкләрен бер-берсенә тегеп эшләнгән. Аңа тезне капларлык итеп тупас тукымадан балак тегеп куелган. Ул сарыкларын башкортлар, төшеп китмәсен өчен, куныч бавы белән тез өстеннән бәйләп киеп йөргәннәр.

Бу җырның башкортларга бернинди дә катнашы юк икәнен раслаучы дөп дәлил: җыр куплетындагы “салават күпере” сүзләре. “Салават күпере” сүзе башкортларда гел юк, бөтенләй юк, “салават күпере” дигәнне алар аңламыйлар. Алай дип сөйләшкән кешедән көләләр генә. “Салаватның күпере элгәре көнне чыккан иде, бүген чыкканы – Маратның күпере ул”, — диләр. “Салават күпере” – башкортча – йәйгор (йәйғор) була.

Җырның тексты – тулысынча татарча. Башкортлыкның әсәре дә юк хәтта. Димәк, Лебединский бу җырны татарча сөйләшкән кешеләрдән, республиканың Уралга кадәр җирләрендә яшәгән татарлардан язып алган булган. Һәм бу җыр бернинди дә башкорт җыры түгел, ә татар җыры, татар халык җыры. Җыр Башкортстанда язып алынуы аркасында гына башкорт җыры булып киткән. Бу җырны без татар халык җыры дип атарга тиешбез, шулай итеп күрсәтергә. Һәм дә бар чыганакларга да.

Күршеләребезнең татардан үзләштергән яки үзләштерергә тырышкан җырлары бер “Элмәлек” кенә түгел. Башкортлар мәсәлән “Сарман” дигән татар халык җырын башкортның “Сәрмән” исемле җыры дип сөйлиләр. Алар аңлатуынча, бу җыр Белорет районының (Белорецк, Башкортстанда татарча-башкортча бу районны Белорет дип язалар) Сәрмән исемле авылында чыгарылган икән дә, шуңа да ул шулай атала икән. Уфаның кайбер эстрада җырчылары бу җырны “Сәрмән” дип җырлыйлар да. Әйтергә кирәк, аңа яңа төсмер, яңа яңгыраш биреп, заманча аранжировка эшләп, бик матур итеп башкаралар. Сүз уңаеннан әйтеп китик, безнең күршеләребез җыр-биюгә бик һәвәсләр, бик осталар. Ул яктан аларга тиңнәр юк.

Уфаның “Юлдаш” радиосында “Хәзинә” дигән тапшырулар циклы бар. Анда еш кына җырларның барлыкка килү тарихы белән таныштыралар. Җырлар белән таныштырган вакытта бу тапшыруда еш кына татар җырлары да башкортныкы булып китә. Мәсәлән, Мирсәй Әмирнең “Тормыш җыры” драмасындагы Басыйр җыры да шулай ук башкортларныкы икән Юлдаш радиосы аңлатуынча. Аны шул ук Белорет районының бер башкорты сугышта вакытта үзенең тылда калган сөйгәненә багышлап чыгарган икән. Ул кешеләрнең исем-фамилияләре, тулы адресларына кадәр “ачыклаганнар” бит Уфа белгечләре. Мәләвез районында туып үскән Мирсәй Әмир бу җырны кечкенә вакытында ук башкортлардан отып алган да, аннары үзенең шул драмасына кертеп куйган икән. Гомумән, күршеләребезнең андый “ачышлары” – бихисап.

Чынлап та, безнең күршеләребез бик әрсез булып чыктылар. Алар үз тарихларын, мәдәниятләрен бай итеп күрсәтү өчен татар халык иҗаты үрнәкләрен, татар тарихының аерым сәхифәләрен, татар эшлеклеләрен башкортныкы итеп күрсәтәләр. Ул гына да түгел, татар җирләрен дә – башкорт җирләре, татар халкын да – башкорт халкы итеп дәлилләргә тырышалар алар (“Алабугага кадәр башкорт халкы вәкилләре яши”). Аларның андый әрсезләнүләренә без бер сүз дә әйтмибез, әйтсәк тә: “Без – бер кошның ике канаты”, “Без – бер ананың игезәк ике баласы”, — дип, ләббәйкә әйтеп торабыз. Без дәшми торган саен безнең күршеләребез һаман да әрсезләнә баралар. Бүгенге көндә алар элеккеге вулыс атамаларын ниндидер мифик башкорт ырулары дип игълан итеп, 40 томлы “Башкорт ырулары” җыентыклары бастырып яталар. Ул “ыруларның” җирләре Чаллыга кадәр үк барып җитә диярлек. Бу турыда бездә авыз ачып сүз әйткән кеше юк.

Мондый мәкаләләрне кайбер кавемдәшләребез “ике халык арасына чөй кагу” дип кабул итәләр. Монда бернинди чөй кагу да, кадак кагу да юк. Бары тик бүгенге вәзгыятьне ачып күрсәтү генә бар. Шуңа да безгә мәкаләбезне шундый сүзләр белән төгәлләргә кирәктер: күршеләребез белән безгә, әлбәттә, дус, тату, килешеп яшәргә кирәк. Моны барыбыз да аңлый, моңа беркем дә каршы түгел. Тик, шул ук вакытта, аларның мондый әрсезләнгән вакытларында: “Күрше дус, болар башкортныкы түгел, ә татарныкы бит”, -дип әйтерлек кыюлыкка ия булырга кирәктер безгә дә.

Илгиз Гайнуллин

Бу мәкалә t@tr сайтының "Обратная связь" хезмәте ярдәмендә урнаштырылды.

 

И еще на эту тему

Комментарии

  1. #1 Кунак ноября 23 1:17:

    Всё понятно , надо доказывать что есть чьё. Не хочется портить отношения с соседями, но доказывайте дипломатично, приводя примеры слов, названия предметов, называйте песни татарскими, приводите доказательства,аргументируйте. Камыр, селәгәй ауыз булмагыз. Ещё при жизни ,Мустай Карим, назвавший себя башкиром, и писавший на башкирском писал что салават күпере татар сүзе, ә башкортча башка ча. Так и была попытка неоднократного чемпиона по мотогонкам на льду Кадырова при жизни обкомовцы Башкирского обкома уговаривали переписаться из татар в башкиры, суля всяких званий, квартиру и тд. но дал отказ. Так и к Даяну Мурзину видного организатора в ВОВ партизанской войны в странах Европы, приходили с уговорами переписаться из татар в башкиры, на что получили отказ.

    Цитировать этот комментарий
  2. #2 Ринат-1 февраля 8 22:39:

    Күрше республиканың элекке җитәкчесенең юбилее уңаеннан бар сайтлар да Вместо суда — поздравления. Дифирамбы аксакалу от саксаулов тибындагы мәкаләләр урнаштырып аның хезмәтен бик тискәре бәяләгән бер вакытта безнең җитәкчеләребез шул татарофобны тәбрик итеп мәдхияләр иҗат итүдән туктамыйлар. Башкортстанның хәзерге башлыгы бу әфәндене тәбрик итүне кирәк дип санамый, ә безнең Миңлеханов та, Мөхәммәтшин да, Әсгат Сафаров та, башкалары да “Татар дип башка б...к чәйнәмәгез миңа” дип бар дөн-яга татарны мыскыл иткән, меңләгән татарны эзәрлекләп эшеннән, регионнан куып җибәргән, меңнән артык татар мәктәбен япкан, бер миллион татарны башкорт яздырткан, татарны юкка чыгару өчен беркем дә эшләмәгән кадәр эшләгән шул әфәндене күккә чөюдән туктамыйдар.

    Менә бит нинди безнең Милли җитәкчеләребез!

    Башкортлар үзләре котламый, татарларның җитәкчеләре котлаудан туктамый.

    Цитировать этот комментарий

Добавить комментарий


Цитировать выделенный текст

Designed by Azat Galiev aka AzatXaker 2017.