Татарская трибуна » Архив » Айдар Галимовка хат

Татарская трибуна

Обзор татарских и на татарские темы ресурсов интернета и ваши комментарии на эту тему

Айдар Галимовка хат

Башкортстан ТИҮ-е рәисе Кадерле Имаметдиновның билгеле артист Айдар Галимовка ачык хаты

Без, Татар иҗтимагый үзәге кешеләре тик татар мәнфәгатеннән чыгып кына фикер йөртәбез. Бүген татарга нәрсә кирәк? Бәйсезлек — ул татарның ерак хыялы әле. Бүген татарга демократия кирәк. Демократик шартларда ул үз мәнфәгатен бераз булса да үти алыр иде. Халкыбыз да әлеге сымак таркау булмас иде. Мәгүлүмәт чаралары, үсү алымнары аны бертигезрәк сафка бастырыр иде. Ә әлеге көндә безнең ни үсү өчен, ни фикер алышу өчен мөмкинлекләребез юк дәрәҗәсендә...

Хөрмәтле Айдар әфәнде!

Мин үзем, менә безнең Айдар Галимовыбыз бар, халык арасында исеме югары, шуның белән очрашып-сөйләшеп-киңәшеп, халыкны уяту, аны эчкелек сазлыгыннан чыгару, һәм дә Аллалы итеп, бай, мәдәниятле тормышта яши башларга юнәлеш бирү турында уйланып яши идем... Минемчә, аңа нигез дә җитәрлек. Әнә, Чуаш республикасындагы байтак татар авыллары Мәхәллә алымын кулланып, Аллалы, бай тормышта яшәп яталар. Авыллары зур булуына да карамастан (1000 кешедән башлап 9000гә кадәр халыклы), милициягә анда эш юк диләр.

Дөрес, безгә Мәхәллә алымына тиклем "Якташлык" алымын җигеп карарга кирәк булыр. Чөнки Мәхәллә бу юнәлештәге тормышның ярыйсы үскән стадиясе.

Үз җыелышыбызда әйткәнемчә (интернеттагы фикер алышуларда), бүгенге көндә татарның язмышы бик тә четерекле. Бигрәк тә өскерәк катламының. Шул исәптән һәм беренче чиратта, мәдәният белән бәйләнештәгеләренең... Ул инде берни булмагандай, берни күрмәгәндәй элеккечә яшәп ята да алмый. Аңа әйтәләр: "Син, агай-эне, давай, безнең штабка кер...халык арасында исемебезне күтәр, безне макта... Киләчәктә кем патшалык итәрен шәйлә... Русиядә Путин ише кеше тумаган әле..." 

Путинчыларның күз-карашы сиңә төбәлгән икән, син аны шатланып каршы аласың, аларның уй-фикерләрен үзеңнеке итә башлыйсың... Ә кәк же, сине шәйләделәр, билгесезләр массасыннан аерып алдылар, зур бурыч йөкләделәр... Халыкмы нәрсә әйтер?! Бердән, халык – аңсыз сарык, икенчедән, бәлки халыкка да Путинның, һәм шул исәптән минем дә файдам тиядер әле...

Без, Татар иҗтимагый үзәге кешеләре тик татар мәнфәгатеннән чыгып кына фикер йөртәбез. Бүген татарга нәрсә кирәк? Бәйсезлек – ул татарның ерак хыялы әле. Бүген татарга демократия кирәк. Демократик шартларда ул үз мәнфәгатен бераз булса да үти алыр иде. Халкыбыз да әлеге сымак таркау булмас иде. Мәгүлүмәт чаралары, үсү алымнары аны бертигезрәк сафка бастырыр иде. Ә әлеге көндә безнең ни үсү өчен, ни фикер алышу өчен мөмкинлекләребез юк дәрәҗәсендә... Шуңа да татар нык таркау. Мәсәлән, татарның берчә өлеше, әйтик, алдынгырак өлеше, Путинны өнәми, чөнки ул соңгы елларда үзен ярыйсы күрсәтте инде. 12 еллык путинизм заманында гомүм ил хәле дә, шул исәптән һәм беренче чиратта, татар хәле тик начарайды гына. Хәттә Татарстанда да татар мәктәпләренең ябылуы массовый төс алды. Ул, татарның җан дошманы булган Рәхимовның шәхси якыны булып, аның белән бер сүзгә килеп, чынында Башкортстан дигән төбәктә татарны әсирлек шартларында тотуда да гаепле (башка гаепләреннән тыш). Ул шулай ук санаулы татар мөселман яшләренә каршы баштан-аяк коралланган гаскәр кулланып сугыш алып баруда, һәм аларны судсыз-нисез үтерүдә гаепле. Күп сандагы башка яшь мөселманнарны ФСБ казематларында җәзалауда гаепле (мәсәлән, билгеле Марат Шәриповның улы Русланны).

Шул ук вакытны без Зюганов белән Жириновскийны да шулай ук өнәмибез. Чөнки алар татар дошманнары булуда Путинның үзеннән дә арттыралар. Кандидатлар арасында тагын кем кала соң?! Миронов белән Прохоров кала. Мироновның да программасы ярыйсы. Тик ул бүгенгә үзе бик мөшкел хәлдә (матди яклап), ә менә Прохоров татарга ярардыр. Аның Казандагы очрашу вакытында латин графикасы турындагы әйткән сүзе генә дә ни тора: "Һәр милләт үз графикасын үзе сайлап ала..." ТИҮ җыелышындагы халыкның да күбесе аның яклы.

Ә менә татарның байтак өлеше, су агымына ияреп дигәндәй, Путинны сайлаган.

Шулай итеп Сез дә, уңны-сулны бик үк белештермәгәнәр рәтендә барасыз дияр идең, әгәр күп еллар дәвамында төрле халык белән аралашып, әйтик, байтак шомарып, бу адымыгызның уйланылган адым икәне күренеп тормаса...

Белгән кешеләр әйтүенчә Путин Иван Грозныйны ярата икән. Һәм билгеле булуынча, Казанны алганда Иван Грозный гаскәрендә оешкан татарлар күп булган. Шуларның милләтне сатуы буенча аеруча дан казанганы Шаһ Гали исемлесе.

2011 ел азагында берничә татар интернет-ресурсларында бүгенге шаһгалиләр бәйгесе узды. Белүемчә ул бәйгедә Казанда яшәүче, татар мәнфәгъәтләренә даими каршы чыгучы Рәис Сөләйманов дигән кеше дә бар иде. Сез дә киләчәктә шушы бәйгедә катнашучы булырмын дип уйламыйсызмы?!

Бу искәрмә шулай ук татарның бүгенге авыр көннәрендә, аның мәнфәгатен кайгыртмыйчы, үз шәхси мәнфәгәтләрен генә кайгыртып, татар милләтен бетерергә юл тоткан Путинны үз ихтыярлары белән актив яклаган журналист Илдар Фазлетдиновка да (татар йөзенә кызыллык китерә торган, путинчыларны яклап язган алдак мәкаләсе өчен),"Кызыл таң" редакторы Фаил Фәтхетдиновка да (ул мәкаләне тикшерми-нитми бастырганы өчен), һәм башка күп сандагы татар зыялыларына да (шушындый эштә катнашканнары өчен) кагыла.

Мин әйттем. Бигайбә.

Уфа шәһәре, 15 февраль, 2012ел.

Источник: http://tatar-gazeta.ru/index.php?option=com_content&view=article&id=1322:2012-02-15-20-50-28&catid=46:2011-01-20-16-16-05&Itemid=102

И еще на эту тему

Добавить комментарий


Цитировать выделенный текст

Designed by Azat Galiev aka AzatXaker 2018.