Татарская трибуна » Архив » Ана теле көнен билгеләү гадәткә керергә тиеш

Татарская трибуна

Обзор татарских и на татарские темы ресурсов интернета и ваши комментарии на эту тему

Ана теле көнен билгеләү гадәткә керергә тиеш

21 февраль – Халыкара ана теле көне уңаеннан Башкортстан татар иҗтимагый үзәге активистлары Уфада ялгыз пикетлар уздырды. Алар Республика йорты янында ике урында ике алмашлап төрле шигар тотып басып тордылар. Шигарләрнең берсенә урысча "Изучение родного татарского языка под гарантию государства!" ягъни “Татар телен өйрәнүгә дәүләт гарантиясе!” дип язылса, татар телендәге икенчесенә "Татар теленә дәүләт статусы!" дип язылган иде. Татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Рамил Хөсәенов бу пикетка чыгуының максатын әлеге көнгә һәм милли проблемнарга җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү дип аңлатты.

"Мин монда Халыкара ана теле көне уңаеннан чыктым. Бу көнне билгеләү безнең гадәткә керергә тиеш. Чөнки бүгенге көндә Русия федерациясе дип аталган дәүләттә урыс булмаган телләргә бик авыр. Телләрне өйрәнү ихтыярига, ата-аналар теләгенә калдырылды. Ә менә урыс теле һәм чит телләр мәҗбүри укытыла. Балаларны ата-аналарның теләген сорап тормый гына укыталар. Урыс теленнән башкаларга мөнәсәбәт болай барса, киләчәктә милли телләргә бөтенләй юкка чыгу куркынычы яный дигән сүз. Чөнки яшь буын туган телен белми үсәчәк. Милләткә карамый, без татармы, яки башкортмы, башка милләтме, киләчәгебез юк дигән сүз. Менә шуңа без бу көнне җәмәгатьчелекнең игътибарын тагы бер тапкыр юнәлтергә тиеш.

Рамил ХөсәеновРамил Хөсәенов

ЮНЕСКО Русиядә юкка чыгу куркынычы янаган телләр исемлеген чыгарган иде. Андагы 131 тел кергән исемлектә башкорт теле дә бар. Болай барса, иртәгә безнең татар теленең дә әлеге исемлеккә керүе ихтимал. Без моңа юл куярга тиеш түгел!” диде Рамил Хөсәенов.

 

 

 

 

 

 

Татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов татар теленә ихтыяҗ җитәрлек түгел​ дип саный.​

"Менә безнең Уфада “Нур” татар дәүләт театры бар. Шуның мөдире бервакыт үпкә белән чыгыш ясаганы хәтергә төште. Имеш, театр балалар өчен спектакльләр әзерли, тик балалар йөрми. Ул аңа гаҗәпләнү белдергән иде. Моның сәбәбе гади – туган телләрендә укучы, туган телләрен аңлаучы балалар юк дәрәҗәсендә. Кайчандыр 1200дән артык мәктәптә татар телен өйрәнсәләр, бүген аларның саны 400гә дә җитмәгән. Хәзер туган телне өйрәнү ихтыярига калды. Туган телдә Бердәм дәүләт имтиханы бирәсе юк. Ягъни аңа мохтаҗлык юк. Шуңа ихтыяҗ да җитәрлек түгел. Милли үзаң түбән. Куллану даирәсе булмагач, кирәкми булып чыга. Ә дәүләт аны булдыру түгел, киресенчә, юкка чыгару белән шөгыльләнә. Әгәр татар телендә милли үзаңны күтәрердәй радио-телеканаллар эшләп торса, әгәр гәзет-журналлар туган телгә мәхәббәт уятса, әгәр бала балалар бакчасыннан башлап туган телен өйрәнсә, бу хәл булмас иде. Ә безнең радио-телевидение дә юк. Филармония дә юк. Без шуларны дауларга тиеш. Без монда эшлибез, казнага акча кертәбез. Республика казнасына кергән акчаның өчтән берен минем милләттәшләрем кертә икән — аларның ихтыяҗы да шуннан чыгып башкарылырга тиеш. Урыс халкы, башкорт халкы мәнфәгатенә эшләнгән кебек" диде ул.

Лилия ХөсәеноваЛилия Хөсәенова

 

 

Татар иҗтимагый үзәгенең идарә әгъзасы Лилия Хөсәенова Халыкара ана теле көнендә чаралар үтмәүгә зарланды.

"Бу Халыкара ана теле көне, минемчә, бик мөһим көн. Чөнки, белүбезчә, кешенең тәрбиясе туган теленә нигезләнергә тиеш. Әдәбият, мәдәният телсез була алмый. Әдәбиятсыз, мәдәниятсез халык – халык түгел.

Республикада төрле чаралар уздырып торалар. Аларның кайберләре мөһим дә түгел. Ә менә бу көн уңаеннан нинди дә булса игътибарга алырлык чара узуын ишетмәдем. Милли зыялыларыбыз да үшән. Аларның эшчәнлеге сизелми. Менә без — милли хәрәкәт активистлары нәрсә дә булса эшләргә тырышабыз. Техник һөнәр ияләре булсак та, бу көннең әһәмиятен аңлыйбыз. Ниндидер чаралар уздырырга тырышабыз, бәлки дөрес эшләмәгән чакларыбыз да буладыр. Эшчәнлек милли зыялылар белән бергә алып барылса, нәтиҗәлерәк булыр иде. Милли белем алган, һөнәрен дә шуның белән бәйләгән кешенең милли хәрәкәткә, безнең эшчәнлеккә битараф булуын берничек тә аңлый алмыйм. Күрәсең, алар Путинның рөхсәтен көтеп яталардыр” ди ул.

Рифат Галиев
 
Татар иҗтимагый үзәге әгъзасы Рифат Галиев татарча балалар каналында яшь чикли торган билге куелуга ризасызлык белдерде.

 

 

"Менә без филармония, мәктәпләр, телевидение кирәк дибез. Әз-мәз булса да алар бар ул. Филармония булмаса да, мәдәният сарайларында татарча концертлар узып тора. Мәктәпләр юк икән, интернет аша туган телне өйрәнү мөмкинчелеге бар. Уфада шәхси булса да татарча “Туган тел” исемле телеканал эшли. Тик аны балалар карамасын өчен яшь билгеләре күрсәтелгән. Имеш, бу “Үсешенә һәм сәламәтлегенә зыянлы мәгълүматтан балаларны саклау буенча канун”га ярашлы эшләнә. Ул каналда җырлар гына бирәләр. Анда “порнуха” юк. Бу тыюларны мин балалар туган телләрендә карамасыннар өчен махсус яшь чикли торган билге куялар дип аңлыйм. Димәк, минем телем тыелган порнотел булып чыга” дип сукранды ул.

Источник: https://www.azatliq.org/a/29054051.html

И еще на эту тему

Комментарии

  1. #1 BURE февраля 26 10:17:

    Ул ,бәресе урыс мәскәу тарафынан махсус эшләнә ,хәм ахмак башистлар аларга беренче ярдәмче булалар . Конечно выступление активистов это лучше чем молча сидеть дома , но для наших врагов это как слону дробинка . Не те формы сопротивления чтобы заставить с татарами считаться а на другие татары не способны . Плевали они на то что нарушаются законные права татарского народа прописанные в ихней конституции они живут по понятиям выгодно не выгодно а татары до сих пор этого не поймут .

    Цитировать этот комментарий
  2. #2 BURE февраля 26 12:08:

    Самое слабое звено в « татарской цепи» это татарские женщины . На протяжении многих веков произошла искусственная селекция ,самых сильных пассионарных татар мужчин вырезали уничтожали а женщин не коснулась эта селекция в результате мы имеем сильных ,упрямых татарок и слабых безвольных татар . Женщины в силу своего склада и природного предназначения не способны в большинстве своем на стратегическое мышление а мужчины татары не могут навязать им свою волю и линию правильного поведения . Женское воспитание вкупе с этногеноцидом который продолжается но уже в других формах со стороны властей создает мощное препятствие дальнейшего развития татарской нации .

    Цитировать этот комментарий
  3. #3 Камиль февраля 26 21:33:

    К сожалению «слабое звено» это татары, и мужчины,и женщины,живущие в больших городах,которые забыли язык своих отцов и нет стремления изучить его.И самое печальное,татарин жениться на русской,детей называют русскими именами и крестят,и все пошла русская ветка,Иван Абдулов,Сергей Ахметов,и через поколение они русские.Однажды я познакомился с одним татарином Магнитогорска,разговорились,о семье,о детях,жена русская,а у детей имена русские.Я ему задал вопрос:в семье у тебя жена главная,откуда узнал говорит,я отвечаю ,а ты посмотри на имена своих детей,он опустил голову и ответил-да.Мне жалко таких,на них род заканчивается(я называю таких сарыками,куда гонят туда и идут).С женщинами то же самое происходит и гораздо чаще.Но есть немногие татары и татарки, которые сохраняют доминирование над другими нациями при смешанном браке.И дети от таких браков становятся русскими шовинистами,как Ленин сказал,я рые русские шовинисты-это вчерашнее национальное меньшинство ,(примерные слова)Надо брать пример с Кавказцев,при любом раскладе имена детей нерусские.

    Цитировать этот комментарий
  4. #4 BURE февраля 26 22:09:

    Знаю о чем пишу прошел крым мрым . Маржалар смотрят в рот и готовы исполнить любой приказ а татарку надо постоянно давить .Это разуется не к тому что надо жениться на маржушках . Надо на своих это не обсуждается . Не известно какие будут дети по характеру с русской женой а с татаркой при правильном воспитании будут батыры иншаЛЛа . Вижу по своим детям ,младший в 1 год мне чуть яйца не оторвал когда я решил его резко поднять за ноги .

    Цитировать этот комментарий
  5. #5 татарник февраля 27 12:42:

    Цитата:

    Не известно какие будут дети по характеру с русской женой а с татаркой при правильном воспитании будут батыры иншаЛЛа . Вижу по своим детям ,младший в 1 год мне чуть яйца не оторвал когда я решил его резко поднять за ноги .

    ты Буре п...дишь ради п...дижа. Не свежий ветер, а суховей несущий сор

    www.youtube.com/watch?v=S8F414VIjr4

    пи-ис: пмсм, «казанлы» тоже, не имеет к башистам никакого отношения

    Цитировать этот комментарий
  6. #6 BURE февраля 27 18:40:

    « Горбатый» мне с тобой собачится и доказывать что то нет ни малейшего желания .Тагын син тышкан букка басасын , ашыгам дип )))

    Цитировать этот комментарий
  7. #7 татарник марта 3 12:00:

    соңгы җомга хөтбәсендә сөекле мөфтиебез кыямәт турында сөйләде. Кем “кыямәт” сүзен аңламый – аның тамыры гарәпчә “кыям” сүзеннән, ягъни басып тору, кабердән кубарылып чыгу, тагын да гадиерәк әйтсәң бу дөньяның бетүе дигән сүз. Кыямәтнең сәбәпләрен әйтте- тәкәбберлек, аннан чыгып туктаусыз ызгыш, кан кою. Ислам дөньясының пыраннатып, туздырып ташлануын хәтергә алды. Һәм сүзне йомгаклап өммәтне Путин абыйның бик күп яхшы сыйфатларын санап, аны сайларга өндәде. Бәлки дөрес аңламаганмындыр, әммә үземчә нәтиҗә ясадым: әгәрдә Путин абыйны сайламасак дөнья бетәчәк.

    Ләкин, мин еш кына сылтау ясаган икенче политрук Путин абыйны алдагы алты елга сайласак дөнья тагын да тизрәк бетәчәк ди. Мондый хәл килеп тугач татарга нәрсә кылырга? Сайланылган сайлауга барыргамы, бармаскамы? Барсак Грудининны сайларгамы, Сапчакнымы, яки бюллетенны гына бозып кайтыргамы? Югыйсә Бүре әйтмешли гаиләгә чумып, кытай әйтемендәгечә елга буенда берни эшләмичә дошманның мәете агып киткәнен көтеп утырыргамы?

    Әллә без Әдәм токымы, Аллаһ Әгләнең җирдәге колы һәм урынбасары буларак, Аның кануннары буенча үз язмышыбызны үзебез хәл итәбез дип оеша башларгамы? Минемчә дөнья пыраннай башлауга оешмасак, татар өчен дөнья чынлап та бетәчәк. Татар түрәләренә шул фикерне җиткерер өчен генә хат язырга була, чөнки оппозициясез власть чериячәк. Елга буенда көтү -бушка гомерне генә уздыру.

    Цитировать этот комментарий
  8. #8 татарник марта 3 12:03:

    Цитата:

    икенче политрук

    https://el-murid.livejournal.com/3698432.html

    Цитировать этот комментарий
  9. #9 татарник марта 3 12:09:

    Кадерле абзыйга әйтәсе кала, татар әлбәттә үшән, әммә түрәләргә хат язып ялагайлануда бернинди өмет тә, файда да юк, чөнки өченче көч алдында алар арт аякларында койрыкларын болгап, күзләрен мөлдерәтеп карап торачаклар. Загитованың җиңүе бу очракта беряклап та ярдәм итмәячәк. Мисал итеп революция вакытындагы Идел-Урал республикасы идеясын хәтергә төшерергә мөмкин. Туң татар милләтчеләренә шулай ук уз халкыңдагы гаделлек, хокук саклау мәсьәләренә ихтибар итү генә түгел, басым эшләү ягын кайгырту фарыз. Милләтчеләрдә бу бурыч күзне акайтып карасаңда къренми, шуның өчен халыкта популярлыгы юк. Татарның (монда мин башкорт белән татарны аермыйм) бетүенең иң төп сәбәпләренең берсе –азиатщина, түрәләрнең башбаштаклыгы. Башкорт районнарыннан килгән егетләр белән сөйләшсәң, аларның үз түрәләре турында төкеренүдән башка сүзләре юк. Татар-башкортка дәүләт хас түгел, татар-башкорт әз генә күтәрелә башласа, власть сизсә аңын югалта, деспотка әүрелә. Мисал итеп шул ук Тәфкилнең 18нче гасырдагы, шул ук Муртазаның аның Диваевы белән Благовещендәге эшләрен карасак, гасырлар буе бернәрсә дә үзгәрмәгәнен күреп торабыз. Ә дәүләт төзергә маташасың икән үз онкытлыгыңны тыйу белән башкаларның хокугын да кайгыртырга кирәк.

    Үзгәрмәгәч- бетү, деградация дә дәвам итәчәк. Моны бигрәктә карт көнендә ике тугандаш халык арасында ызгышлык сибеп суд юлында йөргән Шамил сыман туңбашлар да аңласын иде. Ә Колшәриповларга мөрәҗәгать итүнең мәгънәсе юк, чөнки алар түрәләрнең табагыннан ашыйлар.

    p.s. админ, отмодерируй ссылку в пост 8, если не трудно, чтоб открывалась кликом мыши

    Цитировать этот комментарий
  10. #10 Сувар марта 10 23:03:

    Вам татарам не привыкать приписывать себе чужую историю. в советский период вы считали себя потомками булгар, в 90 годы- потомки монголо-татаров, потом оказались потомками сарматов , ну а теперь вы- великие потомки арийцев! татарский маразм крепчает.

    Цитировать этот комментарий
  11. #11 Татар марта 10 23:36:

    Плевали они на то что нарушаются законные права татарского народа прописанные в ихней конституции они живут по понятиям выгодно не выгодно а татары до сих пор этого не поймут .

    Все всё понимают, просто очкуют слово сказать, такие мы и с этим мы нечего не сделаем, зато среди нас очень много талантливых певцов, артистов, спротсменов................Загитова это наша гордость.

    Цитировать этот комментарий

Добавить комментарий


Цитировать выделенный текст

Designed by Azat Galiev aka AzatXaker 2018.