Татарская трибуна » Архив » Дамир Исхаков: Элитар татар мәктәпләре булдырсак кына, ата-ана баласын шунда китерәчәк

Татарская трибуна

Обзор татарских и на татарские темы ресурсов интернета и ваши комментарии на эту тему

Дамир Исхаков: Элитар татар мәктәпләре булдырсак кына, ата-ана баласын шунда китерәчәк

Татар мәктәпләренең ябылу сәбәпләренең берсе – укытуның сыйфаты түбән булуда дип саный галим.

“Без элитар татар мәктәпләре булдырсак кына, алар рус мәктәбеннән өстенрәк булса гына, ата-ана баласын шунда китерәчәк. Шул вакытта гына без татар телен саклап кала алачакбыз”, дип белдерде «Татар-информ» агентлыгына интервью биргәндә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының этнологик тикшеренүләр бүлеге төп фәнни хезмәткәре Дамир Исхаков. “Кызганычка каршы, татар мәктәпләренең ябылу сәбәпләренең берсе – укытуның сыйфаты түбән булуда. Мәсәлән, минем улым төрек-татар лицеен тәмамлады. Алар хәзер чынлыкта ябылып беттеләр. Ул укыган вакытта бер урынга 24-25 кеше керергә тели иде. Ата-аналар балаларын шунда укытырга алып килә, чөнки укытуның сыйфаты яхшы иде.

Моннан тыш, мәсәлән, безнең галимнәр тикшереп белделәр — Казанда булган белдерүләрнең 5 проценты гына ике телдә күрсәтелгән. Дәүләт органнары кая карый? Синдә ике дәүләт теле бар икән, син нәтиҗәле эшләргә тиешсең. Аның өчен тел турында законнан тыш, шушы юнәлештә хәрәкәт итүче закон асты актлары кирәк дигән сүз. Тактада ике телдә язмаган өчен штраф салына торган булса, хуҗа икенче көнне үк аны язып куя. Бу әйбернең берсе дә бездә эшләнмәгән. Болар безнең дәүләт органнарының яңача эшләвен таләп итә. Шул вакытта гына без татар телен саклап кала алачакбыз һәм аның үсүенә ирешәчәкбез”, диде галим.

Рәмис Латыйпов,

http://tatar-congress.org/yanalyklar/damir-ishakov

И еще на эту тему

Комментарии

  1. #1 БУЛЫРМЫ? января 25 11:46:

    Татар телен саклар өчен ЭЛИТАР мәктәп кенә җитәрме? Татар теле мохите булдыру кирәкме? Мәнкортлыкны бетерү кирәкме? Татарлыкны үстерү кирәкме? Кибет маңгаена , аның исемен татарча язудан гына ТАТАРлыкны саклап буламы? Нигә кибетләрдә бөтен таварларның исемнәре ТАТАРЧА язылмый? Говорят, что у преступников нет национальности, а у ЧИНОВНИКОВ национальность есть?

    Цитировать этот комментарий
  2. #2 Кунак января 25 14:10:

    Цитата:

    #1 БУЛЫРМЫ? января 25 11:46: Говорят, что у преступников нет национальности, а у ЧИНОВНИКОВ национальность есть?

    Вот, удачная и точная заметка. Часто об этом умалчивается, затушевывается. Одной из причин закрытия татарских школ Д. Исхаков назвал низкое качество преподавания. Но ведь такую школу нужно было не закрывать, а принимать меры по улучшению преподавания. В стоматологии больной зуб лечат, спасают для дальнейшего пользования. Не следует прибегать к зубодёрству сразу. Массовое закрытие татарских школ по статистике с союзных времен достигло 4-х тысяч! Куда ещё дальше? Особенно разрушение национального образования усилилось с послевоенных времен при правлении генсеков. Далее продолжилось ускоренными темпами с приходом Путина, когда задействовали приказ №309 ЕГЭ только на русском, приватизация школ с завуалированным дискриминационным умыслом, хотя на одном из съездов всемирного конгресса татар им (Путиным) было сказанно, что ведь это дурь, когда когда либо кто-то препятствует изучению и развитию татарского языка. Получается его слова расходятся с делом.

    Цитировать этот комментарий
  3. #3 татарник января 25 23:36:

    Админу.Как гласит арабская поговорка, раз-случайность, два раза –совпадение, третий раз –закономерность. Я три раза пытался выложить ссылку из того же УЖа, показывающую разницу между словами и делами нашего конкретного нувориша, -и всё безуспешно. Терзают смутные сомненья, что прокси-сервер жестко фильтруется. Притом каждая попытка заканчивается сбоем Виндуса, синей смертью. Если это программа –то это дело серьёзных дяденек, уровня конторы.

    Вот здесь мы свободно пишем про Муртазу, Минтимера, лаемся на радость другим со своими дикими братьями... а получаются есть ребята которые вне критики? или это политика сайта? Или я не прав?

    Цитировать этот комментарий
  4. #4 moderator января 25 23:49:

    Цитата:

    Админу.Как гласит арабская поговорка, раз-случайность, два раза –совпадение, третий раз –закономерность. Я три раза пытался выложить ссылку из того же УЖа, показывающую разницу между словами и делами нашего конкретного нувориша, -и всё безуспешно. Терзают смутные сомненья, что прокси-сервер жестко фильтруется. Притом каждая попытка заканчивается сбоем Виндуса, синей смертью. Если это программа –то это дело серьёзных дяденек, уровня конторы. Вот здесь мы свободно пишем про Муртазу, Минтимера, лаемся на радость другим со своими дикими братьями... а получаются есть ребята которые вне критики? или это политика сайта? Или я не прав?

    У меня тоже поговорка придумалась: «Сахар – сладкая смерть, соль – белая смерть, а ссылка из ЖЖ в ТТ — это УЖасная синяя смерть!» А если всерьез, я не в теме. И что это за конкретные нувориши, которые как бы получаются круче нашего Муртазы и обоих Рустэмов? А как ваш модератор могу только заметить, что про злощасный УЖ и в комментах приводился, и даже были посты оттуда взятые.

    Цитировать этот комментарий
  5. #5 татарник января 25 23:52:

    #8 татарник января 24 21:22:

    Цитата:

    а ссылка из ЖЖ в ТТ — это УЖасная синяя смерть!»

    Татарин же пока не пощупает не поверит. Не могли бы дать ссылку на статью от 09.12.16г “Спорный участок без татарской гимназии” и о намерениях возвести там 26-этажный гостиничный комплекс с подземными парковками и прочей лабудой. Аннан соң тыныч күңел белән әнгәмәне дәвам итәр идек. Алдан ук рәхмәт.

    Цитировать этот комментарий
  6. #6 moderator января 25 23:54:

    Цитата: “Спорный участок без татарской гимназии

    Кликни.

    Цитировать этот комментарий
  7. #7 татарник января 26 0:06:

    Цитата:

    Кликни.

    Спасибо, имеющий палец –да кликнет, имеющий глаза и желание –да прочтёт...

    Цитата:

    А как ваш модератор могу только заметить, что про злощасный УЖ и в комментах приводился, и даже были посты оттуда взятые

    Меня именно это и удивило, тем более эти попытки были с временным лагом почти в месяц, а результат один.

    Ну да ладно вернемся к нашим баранам. Минем мондагы “дустым” “Шамилне” никадәр пычракка салып тапарга тырышсакта, аны ихтирам итәрлек ягы бар, съездыннан күренеп тора – яшь буынга салым эшлиләр. Бу Черчель әйткәнчә: политик- киләсе сайлауга, ә дәүләт әшмәкәре –киләсе буынга ориентир тота. Рәсәйдә сайлау –цирк шапито, мантияле клоунада, юк дигән сүз. Шулай булгач үзен милләт өчен көрәшүче дип иглан иткән кеше, милләтенең киләчәге турында әз булса да уйланырга тиешме, әллә татар иҗтимагый үзәгенә 100меңне (бер черек Жигули хакы) бөтен дөнъя белсен дигән кебек, шулкадәр “яшерен” итеп бирергә тиешме? Әгәр дә система бераз каушый башласа(ә ул каушаячак, чөнки Аллаһ тәгалә бу дөнъяда бер нәрсәне дә катып калган хәлендә тотмый), кемгә таяначакбыз, 26 катлы “фаллос”камы. “Фаллос” белән маңгайга алгач, тагын Мәскәүгә жалу яза башлыйбызмы? Ярый булмасын ди татар гимназиясе, буладыр бит татар-башкорт гимназиясе эшләп. Ә бу киләчәкнең фундаменты дигән сүз.

    Кемдер әйтер-Уфада ун бала да җыеп булмаячак дип. Уфага дөнья килеп терәлмәгән, ә нигә Янаулда ачмаска, Дүртөйледә, Агыйделдә, төньяк, көнбатыш районнырның кайсында телисең-шунда. Шул ук татар-башкорт мәктәбенә килгәндә -Стәрлетамакта, Ишимбайда, Салаватта совет чорында нефтехимия үскән вакытта килгән татар тулы. Төбәк никадәр хәерчерәк, усмәгән, азмаган –шунда әхләкле укытучылар, укучылар табуы ансатырак. Ленин бабай әйтмешли “лучше меньше, да лучше”. Ниндидер элитар мәктәп әшлибез дип хыялланырга кирәкми- шул ук Уфаның 39-нчы яңы баеган карак, сәүдәгәр, кәнтәй чиновник балары тулган гимназиясе, яшь наркоманнар, күтләкләр оясы дип сөйлиләр. Башкортыстанның 40-45% татар диләр, бу 2млн тирәсе. Шул саннан 200 актив татар җыелып, ә бу процентның йөздән бер өлеше, кешеләр өчен эшләп бөтен көчен салган башлыкка аңлатырга кирәк.

    Цитировать этот комментарий
  8. #8 moderator января 26 1:11:

    Исәнмесез! Здравствуйте! Служба модерации t@tr сочла уместным рекомендовать перенести обсуждение темы национального образования с соседнего поста сюда. Последние комментарии уважаемых посетителей сайта скопированы на эту страницу для вашего удобства.

    Цитировать этот комментарий
  9. #9 Рифат января 26 2:31:

    Цитата:

    #7 татарник Уфага дөнья килеп терәлмәгән, ә нигә Янаулда ачмаска, Дүртөйледә, Агыйделдә, төньяк, көнбатыш районнырның кайсында телисең-шунда.

    Татарник, чын татар мәктәбенең урыны да, акчасы да табылыр иде. Син хабәрдәр микән, Бәләбәй шәһәрендә бердән-бер татар диярлек бер гимназия бар иде, директоры Нөрмөхәммәт Хөсәенов. Ишеткәнең бар мы?!!! Кайда ул хазер? Директорны эштән кудылар именно татарча укыту өчен. Бүтән ялагай (пидор) директорлар тик формал рәвештә эшне алып барды. Сатлык җаннар максус рәвештә татарлыкны татар мәгарифеннән юкка чыгарырга риза булып шул вазифалыкка ЕдрРО урыс партиясыннан куелган предателлар. Кем гә икән бу ачык көн шикелле факт аңлаешлы түгел?

    Цитировать этот комментарий
  10. #10 татарник января 26 16:47:

    Цитата:

    Сатлык җаннар максус рәвештә татарлыкны татар мәгарифеннән юкка чыгарырга риза булып шул вазифалыкка ЕдрРО урыс партиясыннан куелган предателлар. Кем гә икән бу ачык көн шикелле факт аңлаешлы түгел?

    Безнең кызганычка уку-укыту мәсәләсе зур проблеманың бер өлеше генә шул.

    Цитата:

    Син хабәрдәр микән, Бәләбәй шәһәрендә бердән-бер татар диярлек бер гимназия бар иде, директоры Нөрмөхәммәт Хөсәенов. Ишеткәнең бар мы?!!!

    Пыраннаган идем монда шул турыда. Ул вакытта Рамиль Имамәгъзәм улы БР-ның Җәмгыят палатасының рәисе иде, Бәләбәй татар гимназиясенең директорын эштән куылуы сәбәпле бер сүз дә чыгармады. Соңыннанрак Кадерле бабай “Янына бардым, фикерем сорадым –бер сүз әйтмәде” дип монда тыйнак кына язып чыкты. Аңлаган кеше аңлагандыр. Гомум алганда ул әфәндене юк дип санарга буладыр, чөнки минемчә татар милли хәрәкәтен казан суындагы (шәһәр исеме белән бутамаң , югыйсә әкәмәт анология) баканы талгын утта пешергәндәй талгын гына юк итте.

    Шулай ук ТТ-сы татар съездыннан өзек күрсәткән иде, анда Римма Утяшева төкереген чәчеп ТИҮ –нең Рахимов диспотиясе вакытында, хәрәкәтнең бүгенге көнге торышына кагылмыйча, ничек итеп батырларча эшләгәнен сөйләде. Бәлки дөрестер дә, әммә кем колпагы астында –икенче сорау.

    Ярый админның ниятен бозмыйк, темадан ерак китмик.

    Цитировать этот комментарий

Добавить комментарий


Цитировать выделенный текст

Designed by Azat Galiev aka AzatXaker 2017.