Гайнәләр — кем?
Идият Әшир:
…Әдәбиятка тарту көче, яшьлек хыялларым 1967 нче елны Казанга — университетка алып килде. Биш елдан укытучы белгечлеге алдым. Шул ук елны хәрби хезмәкә чакырылдым. Аннан кайткач Төн-күк, Яңавыл мәктәпләрендә укытучы, директор булып эшләдем, аннары Яңавылда авыл Советы рәисе вазифаларын башкардым. 1987 нче елның җәеннән — район хакимиятендә җаваплы хезмәткәр.
Эш hәм яшәү рәвешем үзгәреп торса да, яшьлектән килгән гадәт — шигырьләр белән мавыгуым hаман искечә калды. Чып-чын шагыйрь булып китмәсәң дә, күңелдәген кәгазьгә төшереп калдырасы килә…
Без кем?
Типтәрләр без — тибәрелгән халык,
Гайнәләр без — Гайнә илендә,
Таныклыкта – башкорт . Сөйләшәбез
Аңлашабыз татар телендә.
Тамырлары "башкорт ыруыннан"
Диеп сөйлиләр безнең халыкның…
Башкорт дисәң, күз алдына килә
Башкорт зыяраты Таныпның.
Кыйблабыз hәм рухи мәркәзебез
Татарстан элек — электән.
Гореф — гадәтебез, шәҗәрәбез
Тукай нәселе белән береккән…
Ә шулай да без кем? Телебез — татар,
Башкорт диләр, ачып паспортны.
Башкорт канлы Барда татары без,
Татар җанлы Гайна башкорты.
Источник: сайт "Тургай"
Комментарии
tadalafil for sale in canada
Цитировать этот комментарийkamagra home page
Цитировать этот комментарийother medical uses for kamagra
Цитировать этот комментарий