Казанда “Шүрәле” мультфильмының 3d версиясы чыга (видео)
2013 елның 24 апрелендә Казанның “Мир” кинотеатрында 12.00 сәгатьтә татар шагыйре Габдуллы Тукайның танылган поэмасы буенча төшерелгән “Шүрәле” мультфильмы күрсәтеләчәк. “Татармультфильм” тарафыннан төшерелгән әлеге мультфильм премьерасы Габдулла Тукай тууына 127 ел тулуга багышлана.
Премьерага дәүләт вәкилләре, Казанның күренекле мәдәният әһелләре, укытучылар, студентлар, мәктәп укучылары чакырылган.
Мультфильм өстендә “Татармультфильм” берләшмәсенең 30 дан артык профессиональ хезмәткәре эшләгән...
Мультфильмның продюсеры — Азат Ганиев, баш режиссеры һәм куючы рәссамы — Сергей Киатров. Музыканы танылган композитор Азат Хөсәенов иҗат иткән. Мультфильм геройлары Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары тавышлары белән сөйләшә. Әлеге мультфильм татар телендә эшләнгән, аның озынлыгы — 13 минут. Керү — ирекле.“Шүрәле” һөнәри һәм мөгаллимлек даирәләрендә уңай бәяләмә һәм халыкара кинофестивальләрдә катнашырга тәкъдимнәр дә алырга өлгергән.
Әйтергә кирәк, “Татармультфильм” үз эшчәнлегенең беренче көннәреннән үк бөек татар шагыйре иҗатына мөрәҗәгать итә. Аның әсәрләре буенча инде 20 гә якын мультфильм төшерелгән, “Кисекбаш” поэмасы экранлаштырылган. “Кисекбаш” 2011 елда “Харьков сирене” халыкара кинофестивалендә Беренче призны яулады. “Татар әкиятләре” мультфильмнар циклы өчен дә “Татармультфильм” берләшмәсе узган Халыкара мөселман киносы фестивалендә ТӨРЕКСОЙ Бөтендөнья оешмасының Махсус бүләгенә лаек булды.
Комментарии
Мы взяли на себя смелость поместить и видео одной из мультипликационных версий бессмертной сказки Тукая. Тот ли это мультик, который покажут сегодня в кино-театре «Мир» надеемся узнать из ваших отзывов и комментариев.
Цитировать этот комментарийstromectol and alcohol ivermectin.webbfenix.com
Цитировать этот комментарийmichigan governor hydroxychloroquine hydroxychloroquine.mlsmalta.com
Цитировать этот комментарийonce a day suhagra suhagra.buszcentrum.com
Цитировать этот комментарийcefixime pediatric dosage cefixime.webbfenix.com
Цитировать этот комментарий