Марис Нәзиров: Татар түгел димә!
"Тургай "Татар әдәбиятын яратучылар өчен журнал:
Марис Назиф улы Нәзиров Башкортстанның Чакмагыш районы Каракөчек авылында 1949 елның 4 августында дөньяга килә. Үрнәк урта мәктәбен, Бәре дәүләт педагогия институтын тәмамлый,студент чагында ук СССР Журналистлар берлегенә әгъза итеп алына. Армия сафында хезмәт итеп кайтканнан соң егерме елга якын гомерен “Кызыл таң” газетасына багышлый. 1993 елда татар телендә яңа гына чыга башлаган “Гасыр” атналыгына җаваплы секретарь булып күчә. 1995—2000 елларда “Тулпар” журналының баш мөхәррир урынбасары йөген җиңелеп тарта.
Артабан татар халкы һәм Урал төбәгендәге вәкаләтле вәкиле- референты, Бәтенруссия “Мәгариф” фондының “Мәгърифәт” нәшрияты баш мөхәррире булып эшли, сигез елга якын Чакмагыш районының “Игенче” газетасы редакциясе, Башкортстан Республикасы “Чакмагыш мәгълүмәт үзәге” редакция-нәшрият комплексы дәүләт унитар предприятиясе коллективларын җитәкли. Хәзерге вакытта Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе рәисенең татар әдәбияты буенча урынбасары. Бер үк вакытта республиканың Татар телле әдипләр берләшмәсенә дә җитәклек итә.
Здзби иҗат белән мәктәп елларыннан ук шөгыльләнә. Татар һәм башкорт телләрендәге унбер шигъри китап авторы. Шигырьләре урыс,чуаш, инглиз,немец, төрек телләренә тәрҗимә ителгән, аның сүзләренә йөздән артык җыр язылган.
Татар түгел димә!
Татарлыкта,татар угълы татармын,
Татар түгел,димә-башың ватармын.
Дәрдмәнд
Тарихчылар бәхәсләшә:
-Нәсел тамырың кыпчак, -диләр, -
Чал кылганнар арасыннан
Тарихыңны юллап чап!-диләр.
-Син болгарсың,ирекле ил,
Данлы ерак-бу бит хак, -диләр, -
Адашкансың алдашуда,
Асылыңа инде кайт!-дилэр…
-Син мишәр ич, күңелең пакь,
Хакыйкатьне әйтер чак, -диләр. -
Паспорттагы билге-халкың
Богазыңа бер пычак, — диләр.
-Син башкорт ул, каннан килә
Бу ихласлык, саф кочак, -диләр. -
Туган телең алмагачы
Ботагына балта чап, -диләр.
Кыза бәхәс. Оча кәпәч,
Кем икәнне сорау юк миннән.
Җан тетрәтеп аваз килә
Гасырларны умчкән Иделдән:
-Татар түгел, димә!- башың ватармын,
Халкым диеп мәңге җан атармын,
Халкым чәчкә атса, чәчәк атармын,
Татарлыкта татар угълы татармын!
Источник:http://nuretdin.ru/?p=268#more-268
Комментарии
free dating,dating online free
dating online unfettered
free online dating websites
Цитировать этот комментарийhttps://cialsagen.com/ — tadalafil 20 mg
Цитировать этот комментарийbuy generic tadalafil 20mg from canada
Цитировать этот комментарийwhen to take kamagra effectively
Цитировать этот комментарий