Татарская трибуна » Архив » МИН ТАТАРМЫН

Татарская трибуна

Обзор татарских и на татарские темы ресурсов интернета и ваши комментарии на эту тему

МИН ТАТАРМЫН

Наил Хәким. Уфа шәһәре

Мин татармын!

Татарлыгым,телем белән горурланам.

Бу сүзләргә кире какмас мәгънә салам.

Иң беренче: милләтемнән илһам алам,

Туган телдә һәр шигырем-газиз балам,

Туган милләтем ярасы-минем ярам,

Милләтем ут-яна икән,мин дә янам.

Син,милләтем,иң сөекле минем Анам!

Ә синең изекле шәхси балаң

 

Мин татармын!

Милләтемә арымый талмый хезмәт итәм,

Аның белән гасырларны төзеп үтәм.

Бабам җаны бүгенгене күзли күзли микән?

Ул да, беләм,үз халкына хезмәт иткән,

Балаларга белем биргән, чәчкән, иккән…

Шуннан бирле купме гасыр үтеп киткән,

Улдан улга кан дәрманы килеп җиткән,

Ул да булса, Хан дәрманы канда икән!

 

Мин татармын!

Бу язмыштыр!. Мине тапкан татар Анам,

Тәрбияви эшләр кылган татар Атам.

Татар моңын яраттым мин бала чактан.

Син кем? -диеп сорасалар, уйга батам,

Төннәрен дә уянам да, уйлап ятам:

Татар булгач сине тапкан Анаң, Атаң,

(Татар сәләмнәре алам туган яктан),

Кем булырга тиеш соң мин, Татар, балаң ?

Гөнаһым юк,тугрым, дим, милли яктан.

И Милләтем, һичкемгә дә сине сатмам

 

Источник: Сайт "ТУРГАЙ"    http://nuretdin.ru/

И еще на эту тему

Добавить комментарий


Цитировать выделенный текст

Designed by Azat Galiev aka AzatXaker 2017.