Татарская трибуна » Архив » Нурмөхәммәт Хөсәенов эшеннән алынды

Татарская трибуна

Обзор татарских и на татарские темы ресурсов интернета и ваши комментарии на эту тему

Нурмөхәммәт Хөсәенов эшеннән алынды

фәнис фәтхи   11.03.2015. Бәләбәй татар гимназиясе мөдире эшеннән алынды  11 март көнне Башкортстанның Бәләбәй шәһәрендәге данлыклы татар гимназиясе мөдире Нурмөхәммәт Хөсәенов билгесез сәбәпләрдән эшеннән алынды.

Н.Н. Хусаиновзатлык" хәбәрчесе белән сөйләшүдә Нурмөхәммәт әфәнде: "Миңа бернинди аңлатмалар бирмичә вазифамнан бушатылуым турында фәрман язылган кәгазьне тоттырдылар", диде. "Алдан ниндидер кисәтүләр, эшеңнән бушатылачаксың дигән сүзләр булган идеме?" дигән сорауга Нурмөхәммәт әфәнде: "Юк, бернинди алдан әйтүләр булмады, бу бөтенләй көтелмәгән хәл", дип җаваплады.   11 март көнне Бәләбәй шәһәре мәгариф идарәсендә “Гимназияләрдә укытуның инновация ысулларын куллану” дигән темага киңәшмә үтә. Анда белем бирүдә чынлап та башкаларга үрнәк алдынгы алымнар кулланып эшләүче татар гимназиясе эшчәнлегенә югары бәя бирелә. Моңа тәгаен мисаллар да китерелә.
Киңәшмә тәмамлану белән чынлап та көтелмәгән хәл була. Нурмөхәммәт Хөсәеновны Бәләбәй районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Наталья Лаврова үзенә чакырып кертә һәм эшеннән бушатылуы турында кәгазьне тоттыра. "Нинди сәбәпкә нигезләнеп бушатылам?" дигән сорауга Наталья ханым сәбәпләрен аңлатып торуны кирәксенми. Фәкать бу карарның Бәләбәй шәһәре һәм районы хакимияте башлыгы Юрий Мурмилов белән килешеп эшләнүен генә әйтә.

Атаклы гимназия директоры, әлбәттә инде, мондый башбаштаклык белән килешмәячәген әйтә. “Мин үзебезгә егерме елга якын булган кысу, рәнҗетүләрне, дистәләрчә мәхкәмәне җиңеп чыктым, гимназияне иң алдынгылар рәтенә чыгардым. Шул хәлдә мин артка чигенимме? Юк инде, алайга киткәч, тагын да мәхкәмәләр аша көрәшкә чыгам”, ди Нурмөхәммәт әфәнде. 

 

9D914442-AE75-4D02-85C9-EC9A80C63D8D_w640_sБашкортстанда башкорт гимназияләре илледән артык булса, нибары өч бөртек кенә татар гимназиясе исәпләнә. Бәләбәй татар гимназиясе шуларның иң алдынгысы. 2007 елда ул 1 миллион сумлык федераль грант отуга да ирешкән иде. Биредә балалар ана телендә төпле белем алып кына калмый, ә сәләтләрен арттыру өчен әллә күпме иҗат түгәрәкләрендә шөгыльләнә, төрле олимпиадаларда җиңүләр яулый, спортта зур казанышларга ирешә. Гимназияне тәмамлаучыларның 85-90 проценты ел саен югары уку йортларына укырга керә. 

Бәләбәй татар гимназиясе иске һәм кысан гына бинада урнашуга да карамастан, биредә Нурмөхәммәт әфәнде сәнгать юнәлешендә эшләүче уку йорты исеме алуга да ирешкән иде. Бу гамәлгә дә теш кайраучылар һәм лицензияне алырга тырышулар булды. Әмма ул көрәштә дә гимназия мөдире җиңеп чыкты һәм сәнгать юнәлешен саклап кала алды. “Безнең уңышлар ни өчендер югарыдагы хакимнәрнең эчен пошыра, ничек тә аяк чалырга тырышалар, ләкин мин гаделлек өчен көрәшне туктамыйм. Мин гимназиягә терәтеп яңа бина төзетү хәстәрлекләре белән берничә ел йөрдем. Мин китсәм, ул эш тә тәмам онытылачак”, ди Нурмөхәмәт Хөсәенов.

Источник: http://www.azatliq.org/content/article/26894201.html

 

 

И еще на эту тему

Комментарии

  1. #1 Азамат марта 21 20:08:

    Объективности ради называя татар маджанидами подтолкнет более продвинутую часть «татарской» молодежи к изучению природы названия. Это необходимо приветствовать. Маргиналы башкир интересуют постольку поскольку. При определенной доле пиара она примет с течением времени любую версию народа включая батыидов или фараонидов или пирамидов. Для них главное — иметь принадлежность к чему то великому, чтобы оприори их уважали за название.

    Направление миграции казанцев в Западном направлении объективно ведет их к утрате национальной самоидентификации и с этим нельзя ничего поделать. С потерей самоидентификации наиболее продвинутой части РТ, будут ослабевать притязания татаристов. С маргинальными историческими трудами исхаковых, ахмедзяновых все труднее «окучивать» башкир, на которых направлен их основной посыл. Татаризм без башкир долго существовать не может.

    Цитировать этот комментарий
  2. #2 Ринат марта 24 4:23:

    Башкирия была в Верхнем Прикамье, возле хантов и манси, башкирами-басжирдами-маджарами называли фин-угров. Теперешние башкиры к тем средневековым башкирам не имеют никакого отношения. Те зауральские «башкиры» — это пришлые монголы, о чем весьма красноречиво говорит их физиономия.

    Цитировать этот комментарий
  3. #3 Ринат марта 24 4:24:

    Цитата:

    Объективности ради называя татар маджанидами подтолкнет более продвинутую часть «татарской» молодежи к изучению природы названия. Это необходимо приветствовать. Маргиналы башкир интересуют постольку поскольку. При определенной доле пиара она примет с течением времени любую версию народа включая батыидов или фараонидов или пирамидов. Для них главное — иметь принадлежность к чему то великому, чтобы оприори их уважали за название.

    Направление миграции казанцев в Западном направлении объективно ведет их к утрате национальной самоидентификации и с этим нельзя ничего поделать. С потерей самоидентификации наиболее продвинутой части РТ, будут ослабевать притязания татаристов. С маргинальными историческими трудами исхаковых, ахмедзяновых все труднее «окучивать» башкир, на которых направлен их основной посыл. Татаризм без башкир долго существовать не может.

    Ищи свою Башкирию на тундре, возле хантов и манси. Вас тут никогда не было.

    Цитировать этот комментарий
  4. #4 гость апреля 24 21:59:

    Начнем со столицы города Казани, где в 1859 г. проживало всего 30 876 жителей. За сто лет до этого, после башкордского восстания, в 1722 г. в Казань было доставлено из Башкордистана 4965 семей или 19815 башкордов. Теперь спрашивается, если в Казань доставлено 19 815 башкордов, то можно ли город считать татарским, который только через 139 лет достиг народонаселения в 30 тысяч.

    Иными словами, как может город Казань называться татарским, когда в нем на одного татарина приходилось два башкорда еще 150 лет тому назад ,т.е. в 1859 (см. энц . Брокгауз и Ефрон, ст. Башкиры).

    Цитировать этот комментарий

Добавить комментарий


Цитировать выделенный текст

Designed by Azat Galiev aka AzatXaker 2018.