Татарская трибуна » Архив » Ришат Тухватуллин Казанда (видео)

Татарская трибуна

Обзор татарских и на татарские темы ресурсов интернета и ваши комментарии на эту тему

Ришат Тухватуллин Казанда (видео)

Ришат Төхвәтуллин җырлары белән дискәтүкләрдәге яшьләрне тәрбияләмәкче

Ришат ТухватуллинКазанда яшьләр өчен берничә төнге татарча күңел ачу урыны бар. Автор-башкаручы Илназ Сафиуллин оештырган Tatar Party — Kazan дискотекасында атна саен популяр татар җырчылары чыгыш ясый. Без булганда Ришат Төхвәтуллин килгән иде. Татар дискәтүкләре яшьләрне һәр атна үзләренә җыя. Шуларның берсе – автор-башкаручы Илназ Сафиуллин оештырган Tatar Party — Kazan төнге тамашасы. Әлеге дискәтүк Корстон сәүдә үзәгендә һәр пәнҗешәмбе үтә. Күңел ачу урыны татарча дип саналса да, яңгыраган көйләр, үзара яшьләр сөйләшүе татар телендә генә түгел иде.

“Безнең көйләр 50гә 50 – яртысы татарча булса, калганнары чит ил һәм рус телле һитлар”, дип белдерде Илназ. Моны ул дискәтүккә төрле милләт вәкилләре килүе белән аңлатты. Аныңча, дискәтүк буе татарча җырлар гына әйләндереп булмый, яшьләрне кыздырыр өчен көнчыгыш музыкасы да кирәк. Башка дискәтүкләрдән тыш, Илназ бу клубны иң кыйбатлардан саный, чөнки бу дискәтүккә бүтән төрлерәк, зәвыклы, тәрбияле аудитория йөри, ди ул. Төнге чара булуга карамастан, меңләгән пар кичке дискәтүкләрдә дә бер-берен таба икән, ләкин үзе Илназ сөйгән ярын төнге клубта очратмаган.

Без сораштырган яшьләрнең дискәтүкләргә йөрүләренең төп максаты – танышу, бию, аралашу, күңел ачу. Кайбер егетләр фикеренчә, танышып, сөйләшүдән тыш, махсус “җиңел” кызларны “эләктерер” өчен килүчеләр дә бар. Бу мәсьәләдә Илназ Сафиуллин “һәрбер кешенең үз эше”, дип саный.Tatar Party — Kazan төнге бию тамашасы оештыручылары дискәтүкне 90 процент татарча алып баруларын белдерде. “Монда татарча бер авыз сүз белмәүчеләр дә килә”, ди дискәтүктә күңел ачучы Салават белән Данис. Алар төнге танышуларның саф татар телендә генә бармавын әйтә. Егетләрнең бер төркеме үзләренә кыз, хәтта хатын эзләргә дә килә икән.

 

Ял итәргә килгән кызлар Румия һәм Айгөл дискәтүкнең саф татарча булмавыннан канәгать түгелләр. Алар фикеренчә, бу рус дискәтүге түгел, шуңа күрә ул саф татар телендә барырга тиеш. “Русча биисең килсә, башка урынга да барып була”, ди кызлар.

Tatar Partyда еш кына татар эстрадасы йолдызлары чыгыш ясый. Бу юлы Ришат Төхвәтуллин туры килде. Гадәттә, аларның яңа җырлар тәкъдим итеп, яшьләр белән бергә кальян тартып, биеп, күңел ачып кайтулары билгеле булды.

“Татар яшьләре җыелган җирдә үзеңне җиңел тоясың. Безнең милләттәшләребез начар күңелле була алмый, алар янында үзеңне җиңелрәк тотасың”, ди Ришат Төхвәтуллин. Элек Ришат бары тик зәвыклы чараларга гына йөргән, ә хәзер төнге тамашаларга да кушылган.

“Монда да шундый ук тамашачы, яшьләрне дә тәрбияләргә кирәк. Репертуарымдагы шаян җырлар белән генә түгел, гомумән, тирән мәгънәле, зәвыклы җырлар белән мин үземә яшь тамашачыларны табам”, дип белдерде ул.

Төхвәтуллин Ваһапов вакыфы җитәкчесе Рифат Фәттахов белән килешүе өзелгәч, мөстәкыйльлеккә, иреккә чыккан. Җырчы бүген үзенә-үзе хуҗа. Төнге клубларга, татарча дискәтүкләргә йөрүен ул, шаян елмаеп, иҗат итәргә дәрт өсти, көч бирә дип аңлатты.

Источник:  http://www.azatliq.org/

Комментарии

  1. #1 doxycycline canine side effects 14 декабря 15:44:

    doxycycline canine side effects doxycycline.zolftgenwell.org

    Цитировать этот комментарий
  2. #2 chloroquine phosphate buy online 17 декабря 11:28:

    chloroquine phosphate buy online hydroxychloroquinee.com

    Цитировать этот комментарий
  3. #3 1600 mg acyclovir 21 декабря 15:31:

    1600 mg acyclovir www.herpessymptomsinmen.org/productacyclovir/

    Цитировать этот комментарий
  4. #4 tamoxifen structure 26 декабря 20:09:

    tamoxifen structure tamoxifen.mrdgeography.com

    Цитировать этот комментарий
  5. #5 what is the generic vidalista 27 декабря 20:30:

    what is the generic vidalista vidalista.mlsmalta.com

    Цитировать этот комментарий
  6. #6 beagreedo 17 января 12:32:

    https://cial20mg.online/ — cost of tadalafil 20 mg

    Цитировать этот комментарий
  7. #7 beagreedo 21 января 8:20:

    http://oralkamagjelly.com/ — how do you use kamagra

    Цитировать этот комментарий
  8. #8 Gaefactapema 22 января 9:54:

    kamagra logo pic

    Цитировать этот комментарий
  9. #9 beagreedo 22 января 18:58:

    http://oralkamagjelly.com/ — kamagra 100 mg best price

    Цитировать этот комментарий
  10. #10 Gaefactapema 22 января 19:08:

    taking kamagra after a meal

    Цитировать этот комментарий

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.

Цитировать выделенный текст

Designed by Azat Galiev aka AzatXaker 2021.