Татарская трибуна » Архив » Руссия Истамбулдагы Тукай юбилее чараларына вәкилләр җибәрүдән баш тарта

Татарская трибуна

Обзор татарских и на татарские темы ресурсов интернета и ваши комментарии на эту тему

Руссия Истамбулдагы Тукай юбилее чараларына вәкилләр җибәрүдән баш тарта

Истанбулда Тукайны искә алу чарасында быел Татарстаннан вәкилләр катнашмый.

Тукай хэйкэлеТукайның 130 еллыгы уңаеннан узачак чарада шагыйрьнең төрле телләрдә шигырьләре дә яңгыраячак. 15 апрельдә җомга көнне көндезге сәгать икедә Истанбулның Топ Капы сараенда төрки мәдәниятләр йортында Тукайның 130 еллыгы чарасы узачак. Идел-Урал төркиләренең мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыяте җитәкчесе Гөлтан Ураллы Азатлыкка сөйләвенчә, чарада җирле татарлар, Татарстан студентлары катнашачак. “Беренчендән, фотограф Атилла Күнтүзның “Татарстан һәм Габдулла Тукай” исемле фотокүргәзмә ачыла. Ул анда үзе кайда нәрсә төшерелгәнен, нинди уйлар белән төшергәнен аңлатачак.

Соңыннан Истанбул шәһәр мэриясенең мәдәният бүлеге мөдире Невзад Кутубнең, Татарстанның Төркиядәге вәкиле Айдар Гашыйгуллин сүз алачак. Мин дә сөйләячәкмен. Соңыннан Русиянең Истанбулдагы баш консулы Андрей Подъелышев сөйләве көтелә”, диде ул. Чыгышлардан соң Тукай турында фильм күрсәтеләчәк. Аннары Тукайның тормышы, шагыйрьнең төрекчә, татарча, урысча, инглизчә шигырьләре сөйләнәчәк.

Гультан УраллыКунак йортында чәй мәҗлесе оештырыла, таташ ашларыннан авыз итү булачак, паркта Татарстан музеена кереп чыгарга уйлыйбыз. Истанбулда укучы студентлар биюләр һәм җырлар оештырачак. Чара Туган тел белән тәмамланачак”, диде Гөлтан Ураллы.

Узган елларда Татарстаннан яки Русиянең башка төбәкләреннән татарлар катнашса, быел килүчеләр юк. Гөлтан ханым әйтүенчә, бу Төркия белән Русия арасында мөнәсәбәтләр суынуы, ягъни ниндидер сәяси хәлләргә бәйле түгел.

“Башта без зур залны арендага алган идек. Анда Татарстаннан да килерләр дип уйладык. Програм 24 апрельгә билгеләнгән иде. Казанда ул көнне “Ак калфак” хатын-кызлар форумы планлаштырылганга аны үзгәртергә булдык һәм паркка күчердек. Шуңа быел сәнгатькәрләр килмәячәк. 22 майда Сабантуй узачак. Анда Татарстаннан сәнгатькәрләр килер дип уйлыйбыз. Мәдәният министрлыгына хатлар җибәрелде”, диде ул.

http://www.azatliq.org/a/27674951.html

И еще на эту тему

Комментарии

  1. #1 Кадерле Имаметдин апреля 27 12:22:

    Соекле Тукаебызнын юбилеен рэхэт чигеп искэ алабыз. Элекке елларда Тукай шигырьлэрен укып хэр-беребез узебез генэ назлансак, хэзер бу яклап зур бэйрэмнэр уткэрелэ. Монын очен без рэхмэтлебез.

    Миллэт очен кайгырган зур талант иясе Габдулла Тукайнын урыны жэннэттэ булсын.

    Эммэ хэзер укымышлылык югары кутэрелгэн булуына карамастан, татарлык тубэн тэгэри. Чонки урыслашу кочле. Э татар зылылыгы юк дэрэжэсендэ. Бигрэк тэ интернет Зыялылыгы. Татар интернеты Зыялылыгы. Хэм, бигрэк тэ оешканлык...

    Цитировать этот комментарий
  2. #2 Уфалы апреля 27 23:56:

    Цитата:

    Соекле Тукаебызнын юбилеен рэхэт чигеп искэ алабыз. Элекке елларда Тукай шигырьлэрен укып хэр-беребез узебез генэ назлансак, хэзер бу яклап зур бэйрэмнэр уткэрелэ. Монын очен без рэхмэтлебез. Миллэт очен кайгырган зур талант иясе Габдулла Тукайнын урыны жэннэттэ булсын. Эммэ хэзер укымышлылык югары кутэрелгэн булуына карамастан, татарлык тубэн тэгэри. Чонки урыслашу кочле. Э татар зылылыгы юк дэрэжэсендэ. Бигрэк тэ интернет Зыялылыгы. Татар интернеты Зыялылыгы. Хэм, бигрэк тэ оешканлык...

    Кадерле-абый, шул кадарле кызганыч ки, Тукай өчен Уфабыз кунакчыл булмаган беркайчан да. Үткән гасыр башында инде бөтен төрки дон,ясыда танылган шагир Тукай атна буе китап кибетендә кунып яткан. Татар байлары анда килеп автографлар алып, "Тукайны күрдем, ул минен дусым" дип канәгат булып йортларына кайтып кайта булганнар. Берседә ярдәм итү ягын сорамаган мы, яки сорапта кире кактан мы? Бугенге көндә дә Габдулла Тукай Уфабызнын урамнарында  "персона-нон-грата" былып кала, чөнки төрки илләрнең бердән берсендә Тукайга хәйкәл юк.

    Цитировать этот комментарий
  3. #3 Кадерле Имаметдин апреля 28 8:48:

    Бары да дорес инде. Тик Татарстанны да, хэм бигрэк тэ Башкортстанны хэзерге торки дэулэтлэр дип булмый. Монда, эйтик, теге заманнардан татар очен узгэрешлэр бер генэ дэ унай якка тугел. Башкортка ботен хокук бирелгэн дип, аларны алдаталар гына. Шундый ук хэл Татарстандагы татар очен.

    Монда татар мэдэни яктан кол хэлендэ: анын бер генэ булса да филармониясе дэ юк; башка мэдэни коллективы да... Ниндидер фидеофильм торшеру очен генэ дэ жыр хэм бию коллективын Татарстан районнарыннан эзлилэр.

    Цитировать этот комментарий
  4. #4 тар апреля 29 22:14:

    каберле юлга акчан юк мени? бигнюктан сора,стамбулны куреп кайтарсын.

    Цитировать этот комментарий

Добавить комментарий

Цитировать выделенный текст

Designed by Azat Galiev aka AzatXaker 2017.