Татарская трибуна » Архив » Шамил Тарпищев: «Улларыма татарчаны сеңлем өйрәтә»

Татарская трибуна

Обзор татарских и на татарские темы ресурсов интернета и ваши комментарии на эту тему

Шамил Тарпищев: «Улларыма татарчаны сеңлем өйрәтә»

ИЛНАР ХӨСНУЛЛИН:  Аның турында Маяковскийчарак әйтү дөрес булыр. Тен­нис дигәч, Тарпищев күз алдына килә, ә Тарпищев дигәч – теннис. Ул илнең Теннис федерациясе президенты, җыелма командаларның алыштыргысыз капитаны, Россия һәм Халыкара Олимпия комитетларының башкарма комитет әгъзасы. Ил спортындагы иң йогынтылы кешеләрдән санала. Ә барысы да әнисенең аңа футбол уйнарга рөхсәт бирмәвеннән башланган. Ша­мил Әнвәр улы "Ватаным Татарстан" хәбәрчесенә теннисның бү­генге хәле генә түгел, үзенең тамырлары һәм Татарстанга мөнәсәбәте турында да сөйләде.

– Шамил Әнвәрович, Татарстаннан читтә яшәүче спортчылар турында сүз чыккач, спорт сөючеләрнең беренче соравы гадәттә мондый була: ә ул татарча беләме соң?

– Татар телендә аралаша алам. Аңлыйм, әмма сөйләшү авыррак бирелә. Минем тамырлар Саранскидан 120 чакрым ераклыкта урнашкан Тат-Юнки авылына барып тоташа. Бу авыл моннан 950 еллар элек барлыкка килгән. Берсендә, Президент советында утырганда, Минтимер Шәймиев безнең ул яклардан чыккан морзалар династиясе турында сөйләгән иде. Революциягә кадәр безнең нәсел шәф­талу һәм йөзем үстергән, мал тоткан. Әти-әнием әнә шул авылдан. Мин исә Мәскәүдә туганмын. Әти-әнинең тормышы җиңел булмаган. Һәрвакыт эштә булганга, алар мине кечкенә вакытта авылда калдыралар иде. Әби исә гомеренең ахырына кадәр безнең белән татарча гына сөйләште, чөнки урысча бөтен­ләй диярлек белми иде. Шуңа күрә сеңлем татарча бик яхшы сөйләшә, минем улларыма да өйрәткәли әле.

– Эшчеләр гаиләсендә үскән малай ничек итеп ул вакытларда гына түгел, хәтта хәзер гади халык өчен чит спорт төре булып саналган тенниска барып эләкте?

– Без Мәскәүдәге "Яшь пионерлар стадионы" каршысында яшәдек. Анда футбол кыры да, теннис кортлары да бар иде. Мин футбол белән мавыгып киттем. Ә берсендә җәрәхәт алдым. Әни миңа футбол уйнаудан туктарга кушты. Шуннан тенниска йөри башладым. Ә моның яшерен сәбәбе бар иде: теннис күнегүләре ахырында футбол уйный идек. Шулай итеп, берьюлы икесе белән дә шөгыльләндем. Футболчы буларак әти эшләгән завод өчен уйнадым, чөнки моның өчен аена 10 сум өстәмә акча түлиләр иде. Аннары "Динамо"ның яшьләр командасына, Ашхабадның беренче лигадагы "Колхозчы"сына чакырдылар. Әмма китәсем килмәде. Ә тенниста инде 14 яшемдә зурлар арасында беренче разрядны үтәгән идем. Шулай итеп, бу спорт төренә кереп киттем. Ә футболны хәзер дә яратам, җае чыккан саен уен кырына чыгам.

– Ләкин сезнең кортта чыгыш ясаган вакытларыгызны хәтерләсәләр дә, гади тамашачыларның бик азы гына хәтерлидер.

– Ә мин теннистан 25 яшьтә үк киттем. Сәбәбе бик гади. Ул вакытта теннис Олимпия төре саналмаганга, финанслау дәрә­җәсе дә шул кадәр генә булды. Дөньяда беренче булу хыялы чынга ашмаслык иде. Рейтингка йогынты ясый торган 12 турнир бар иде. Без исә шуларның күп дигәндә икесендә чыгыш ясадык. 1972 елда 24 яшемдә бер генә турнирда чыгыш ясап, дөньяда 26 нчы урынга күтәрелдем. Башкаларында исә уйнатмадылар. Әйтәм бит, стимул юк иде. Җитмәсә, авариядә тренерым һәлак булды. Чит илгә бер-ике генә кешене чыгардылар. Мине "кысарга" тырышучылар да булды. Шуңа күрә 25 яшемдә, Дмитрий Иванович Прохоров (олигарх Прохоровның әтисе) миңа җыелма команданың өлкән тренеры булырга тәкъдим ясады. Ул вакытта 11 халыкара турнирны отарга өлгергән идем. Ике тапкыр каршы килдем. Чөн­ки 1973 елның гыйнварыннан августына кадәр бер генә тапкыр да оттырмадым, уйныйсым килә иде. Прохоров исә миңа вәзгыятьне ачыктан-ачык әйтте: "Ә сиңа кем уйнарга ирек бирәчәк соң?" Шулай итеп, 25 яшемдә тренер булып эшли башладым.

– Россиядә теннисның үсешенә Ельцин белән сезнең арадагы дуслыкның зур роль уйнавын әйтәләр. Аның белән ничек таныштыгыз?

– Бу хәл очраклы рәвештә килеп чыкты. Ул чакта Юрмаладагы комлыкта күнегүләр уздыра идек. Ә ул анда футбол уйный икән. Аларның тубы безнең якка очты. Ничек икәнен төгәл генә хәтерләмим, әмма сүз иярә сүз чыгып, Ельцинга теннис уйнарга тәкъдим ясадым. Аңа кадәр Ельцинны бер генә тапкыр – кибеттә тикшерү уздырып йөргә­нен күргәнем бар иде. Каршы килсә дә, аны теннис уйнап карарга үгетләдем. Ул, мин, юмор остасы Михаил Задорнов һәм тагын бер тренер бергәләп парлы матч уйнадык. Ә бер ел узгач, очраклы рәвештә, тагын Юр­­мала комлыгында очраштык. Шуннан аралашып киттек инде. Аннары ул миңа үзенең киңәшчесе булырга тәкъдим ясады. Ике тапкыр каршы килдем, ә өченчесендә ризалаштым. Ельцинның сүзләрен әле дә хәтерлим: "Миңа спортның ничек булырга тиешлеге турында күп сөй­ләдең. Менә сиңа ничек ки­рәк, шулай үзгәртү мөмкинлеге бирәм". Хәтта ул имзалаган указ­ның төп нөсхәсе дә миндә саклана. Бер генә шарт куйдым: һәрвакыт Президент янына керү мөмкинлеге булырга тиеш. Чыннан да Ельцин теннис үсеше өчен зур эш башкарды. Дөрес, түрәләр аңа кадәр дә теннис уйнаган. Хәтта Молотов, Берия­ләрнең кортка чыккалаганы билгеле. Ә инде Ельцин, шорты ки­еп, кулына ракетка алгач, ул бу спорт төрен яңадан ачкан кебек булды. Әлбәттә, күпләр уйный башлады. Хәзер дә түрәләр арасында кортка чыгучылар аз тү­гел. Әйтик, Дәүләт Думасы Рәисе Борис Грызлов яхшы уйный.

– Бер вакытны Франциянең элеккеге президенты Жак Ширак сезне дөньяның иң яхшы тренеры дип атаган иде. Аның белән дә уйнаганыгыз юктыр бит?

– Юк. Әмма без төрле состав белән бу ил командасын сигез тапкыр рәттән җиңүгә ирештек. Шуннан соң француз газеталарында минем турыда "Франциянең хурлыкка калу сәбәбе" дип язып чыктылар. Ул матчларның берсендә Ширак та булган.

– Түрәләр игътибары теге яки бу спорт төренә финанслау да булачак дигән сүз. Тенниста акча ни дәрәҗәдә зур роль уйный?

– Әгәр Көнбатыш илләрен­дәге кебек акча булса, безне беркем җиңә алмас иде. Башта без үсмерләр һәм яшьләр арасында Европада беренче урында барабыз да аннары, финанслау җитәр­лек булмау сәбәпле, ул өстенлекне югалтабыз. АКШта теннис федерациясенең бюджеты – 225 миллион доллар, Франциядә – 210, хәтта Казахстанда да 45 миллион доллар. Бездә исә – 6-8 миллион тирәсе. Әмма соңгы ун ел нәтиҗәләре буенча без беренче урында барабыз. Әлбәттә, талант һәм аны үстерү өчен зур тырышлык та кирәк. Монысын берничек тә инкарь итеп булмый. Уңыш килсен өчен акча булу да шарт. Өчесе бергә булырга тиеш. Ә спортчылар әзерләү методикасы бездә бик яхшы.

– Ә Россия җыелмасының бүгенге хәлен ничек бәялисез? Бу уңышлы чорның бетеп баруымы, әллә яңасының башлангычымы?

– Кызлар белән бар да яхшы. Ә менә егетләр командасында буыннар алмашыну бара. Өметле яшьләр бар, тик алар кирәгеннән өч тапкыр азрак уйный. Тагын шул финанслау мәсьәләсенә бәйле. Шуның аркасында күпләрне югалтырга мәҗбүр калабыз.

– Ничек уйлыйсыз, Марат иртә китмәдеме?

– Иртә китте. Әмма ул иҗади, хисле кеше. Берьюлы бик күп хыяллар белән яна. Шуңа күрә теннистан бераз туйды. Шул ук вакыта элеккедән начаррак уйнарга да риза түгел иде. Әлбәттә, ахырга таба җәрәхәтләре дә яхшы итеп чыгыш ясарга ирек бирмәде. Әгәр барысы да әйбәт булса, уйнаган булыр иде әле. Тенниста җәрәхәтләрдән соң кабат сафка басу бик авыр нәрсә. Бер яктан, күтәрелеп китә алмау эчне пошыра. Икенче яктан, тагын җәрәхәт алу куркынычы бар. Әнә Давыденко инде ел ярым интегә.

– Россия теннисына кемнең файдасы күбрәк: уенчы Маратныңмы әллә федерация вәкиле Сафинныңмы?

– Икесе дә файдалы. Уенчы буларак, ул инде барысын да эшләде. Ә түрә буларак, Маратның башкаларны үзенә тарту сәләте бар. Аның янына киләләр. Әй­тәм бит, ул иҗади кеше һәм әллә нәрсәләр эшләргә мөмкин. Ә менә Динара, кызганыч, җәрә­хәтләре аркасында теннистан китәргә мәҗбүр.

– Шамил Әнвәрович, ­теннис нәфис гимнастика кебек татар спортына әверелә аламы?

– Тамчы да шикләнмим. Татарлар бит талантлы халык. 2005 елда Марат Австралиянең ачык чемпионатын отты. Бу вакыйгага биредә бик сөенгәннәр дип беләм. Әле монда кортлар ачылганчы ук, Казанда узган очрашуларга халык күп килә иде. Монысы да теннис белән нык кызыксынуларын раслап тора. Менә хәзер Дэвис Кубогы ярышлары бара, аннары сездә Россия чемпионаты узачак. Эшне оештыра белергә генә кирәк. Ә нәтиҗәсе булачак. Әйтик, Казан кызы Ксения Лыкина быелгы Универсиадада бронза отты. Башкалар да бар. Яшьләр белән эшләгәндә төп игътибар кирәкле шартлар булдыруга бирелергә тиеш. Чөнки тенниста җиде ел узмыйча, спорт остасы исеменә ирешеп булмый. Башка бер генә спорт төрендә дә мондый нәрсә юк. Тырышырга, сабыр итәргә кирәк, бик авыр.

– Универсиада теннисның үсешенә йогынты ясарга мөмкинме?

– Әлбәттә, мөмкин. Халыкны кызыктырырга кирәк. Мондагы халык теннисның ни икәнен белеп бетерми бит әле. Зуррак чаралар, яшьләрнең игътибарын җәлеп итәр өчен Сафин һәм Сафина кебек "йолдыз"лар кирәк. Әмма вакытны югалтырга ярамый. Универсиада кебек чаралар исә спорт кына түгел, төбәкнең үсеше өчен дә файдалы. Моны бөтен дөньяда аңлыйлар, шуңа күрә илләр андый чараларны уздыру өчен көрәшә дә инде. Көндәшлек коточкыч дә­рәҗәгә җитә. Әйтик, Сочидан соң Кышкы Олимпиада Көньяк Кореядә узачак. Ә бу ярышларны үзләренеке итү өчен алманнар да көрәште. Беләсезме, алар үзләре белән таныштыру китабы өчен генә дә 45 миллион доллар акча сарыф иткән. Чөнки бу чара илнең үсешенә дә нык ярдәм итә. Универсиадага әзерлек вакытыннан алдан бара. Ә инде безнең халыкның кунакчыллыгы бу ярышларны менә дигән итеп уздырырга мөмкинлек бирәчәк.

– Тик башка фикерләр дә бар. Кайберәүләр мондый зур чараларны еш уздыруның артык кыйммәткә төшүен әйтә. Россия соңгы вакытта бик күп дәрәҗәле ярышларны оештыру хокукына ия булды...

– Ярышларның артыгы булмый. Аларның нинди зыяны булсын? Әлеге чаралар яшьләрне спортка тартылырга мәҗбүр итә. Сездә барлык корылмалар әзер бит инде. Әлбәттә, халыкны җәлеп итәргә кирәк. Ә инде ярышлар булмаса, ничек җәлеп итәсең? Менә, мәсәлән, шул ук алманнарда ничек эшлиләр. Эш көне тәмамлангач, барлык кибетләр ябыла. Ә стадиондагы кибетләр эшли, җитмәсә, анда бәяләр дә очсызрак. Әти-әниләр балаларын ияртеп шунда китә. Сафин кебек "йолдыз"лар да спортка тартылуга сәбәп була. Әмма аның өчен шартлар, барыр урын булырга тиеш. Бу мәсьәлә­ләр хәл ителә башлады инде.

– Татарстан спортчыларының чыгышын күзәтеп барасызмы?

– Әлбәттә. Корбан Бәрдыевка Россиянең атказанган тренеры билгесен үзем тапшырдым. Барысы белән дә аралашып торабыз. "Спартак" җанатары булсам да, хоккейда – "Ак барс", футболда "Рубин"ның уңышларына сөенәм. Зиннәтулла Билалетдинов белән еш аралашып торабыз. Аның тәртип яратуы хоккей буенча җыелма командага уңыш алып килер дип уйлыйм. Әл­бәттә, "Ак барс"ның яңа тренерына бераз вакыт кирәк булачак. Спортта һәрвакыт сабыр итәргә кирәк.

14.10.2011 №193-194 (26652-26653)

Источник:  http://vatantat.ru/page60929.htm

И еще на эту тему

Добавить комментарий


Цитировать выделенный текст

Designed by Azat Galiev aka AzatXaker 2017.