Татарская трибуна » Архив » Шизофреник дәүләт

Татарская трибуна

Обзор татарских и на татарские темы ресурсов интернета и ваши комментарии на эту тему

Шизофреник дәүләт

башспирт

Кайбер чыганакларга нигезләнсәк, илдә бүген халыкның 80 проценты алькогольдән исертелә. Шулайук , 4-5 миллион наркоман бар диләр. 4 миллон бала сукбайлыкта йөри.1 миллионга якын кеше төрмәләрдә утыра hәм бу конвеер үзенең тизлеген арттыра бара. 1 миллон кеше үз чире белән үлеп тора, нәтиҗәдә, туучылар саны үлүчеләрдән күпкә ким. Моңа тагын авто,авиа, табигый катаклизмнарда кырылучыларны да кертсәк- бу илнең яки Русиянең киләчәге бармы?- дигән сорау бик тә урынлы яңгырый.

Башкортстанда да демографик хәлләр шәптән түгел.Артык оптимист кешеләргә тагын бер дәлил китерергә мөмкин, күпме кеше төрле сугышта үлә?
  Сәбәбе нидә? Шул сорауга җавап эзләп, без имаммөхтәсиб Кәримҗан әфәнде Сәеткә hәм политолог Рамазан Касимовларга мөрәҗәгать иттек.
-Илдә иман юк,дип , сүзен башлады Кәримҗан хәзрәт. Сиксән ел буена кыйратылган динебез күтәрелеп кенә килә.  Әлегә аның буыннары сыек. hәр кешенең күңеле иман нурына мохтаҗ. Шуңа күрә, бала туганнан бирле ислам кануннарына ярашлы тәрбияләнергә тиеш. Мәктәпләребезгә дин дәресләрен кертү үзен аклар иде. Hәр мәктәпнең  штатында имам тотуны булдырырга кирәк. Юкса, сер түгел, укытучылар hәм мәктәп җитәкчеләре арасында да эчеүләр hәм уйнашчылар очрый…

25-Фәхишәләр дигәннән, — дип сүзгә кушылды Рамазан әфәнде Касимов, — бүген ВУЗларга килүче кызларның  35 проценты  җенси мөнәсәбәттә булганнар. Бу сан елдан –ел арта бара. Ә ВУЗ тәмамлаган кызларның 60 процент сыраманга әйләнә. Хәтта булачак укытучылар арасында да шул ук хәл. Минем уемча, педагогия уку йортларына кеүче кызларның сафлыгын тикшерү алгы планга чыга hәм иң мөhим имтихан булырга тиеш. Педагогия уку йортларында укытуның вакытын биш елдан өч елга кадәр кыскарту зарур.
  Чөнки хәзерге кызлар физиологик яктан 14-15 яшьтә җитлегәләр. Табигать үзенекен
эшли hәм яшь кызларның холкын какшата, иртәме-соңмы җенси мөнәсәбәт юлына тарта.

Аларның иртә җитлегүе нәтиҗәсендә , күңелләрендә авыр психик кичерешләр барлыкка килә. Шул кичерешләрне басу максатыннан, алар сыра, хәмер эчә башлыйлар. Кайберләре, хәтта наркотиклар кулланудан ләззәт таба.
   -Ата-аналарның материаль кыенлыклар кичерүе дә моңа сәбәп, ди Кәримҗан хәзрәт. Акча юклыктан, студент кызлар “ бай кесәле”  абзыйларга төнгелеккә сатылалар, бу кызлар арасында татар кызларының да күреп булуы безне җитди уйландарырга тиеш.
-Башкортстанда да, Татарстанда да сыра hәм аракы сату чәчәк ата. Бу ике республикада да “суверенитет” игьлан иткәннәр иде. Хәзер ул сүздән җитәкчеләребез уттан курыккандай качалар, -ди Рамазан Касимов. Әмма бүген ике республикада да хәмердән hәм фәхишәлектән котылуның  бер генә юлы калды,сыра, аракы.,тән сатуны тыю, — ди ул.
Кайберәүләр, тыю юлы белән генә җитди нәтиҗәгә ирешеп булмый, диләр.Бу дөрес түгел. Сыра hәм аракы җитештерүне чикләргә, читтән кертүне кысарга мөмкин. Ә уйнашчыларның исемлеген газеталарда бастырырга мөмкин.
-Чикләүләр hәм тыюлар белән  берни дә эшләп булмый, сезнең  , Рамазан әфәнде, позициягез бик үк дөрес түгел, -дип аңа каршы төште Кәримҗан хәзрәт.

водкаpegӘйе, хәмер җитештерүне чикләдек яки тыйдык ,ди. Аны барыбер ташыячаклар. Шикәрдән, кәнфиттән самогон куачаклар. Одеколон, лосьоннарны эчеп бетерәчәкләр.
80 нче елларда тыюлар булды бит инде. Анда хәтта итек кремнарын да ашап бетерделар, теш пасталары калмады. Нәтиҗәсе-ноль. Шуңа күрә, бердән-бер юл- бүген татар җәмгыятен ислам кануннарына ярашлы тәрбияләү , яшәтү. Башка юл юк.

-Ислам кануннары белән генә яшәп булмый,Рамазан әфәнде Касимов. Дәүләт, мин татар –башкорт дәүләтләрен күз уңында тотам, сыра hәм аракы бизнесын чикләүгә барырга  кирәк.

   Җәмгыятьтә бу мәсьәләләргә карата төрле фикерләр бар. Без сезгә аларның икесен генә җиткердек. Әмма шунысы көн кебек ачык, илебезне , халкыбызны заман чиреннән йолып калу юлларын эзләү бара. Димәк, өмет бар.

Радик Нуретдин.

http://nuretdin.ru

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.

Цитировать выделенный текст

Designed by Azat Galiev aka AzatXaker 2021.