Татарская трибуна » Архив » Татар матбугаты ни хәлдә?

Татарская трибуна

Обзор татарских и на татарские темы ресурсов интернета и ваши комментарии на эту тему

Татар матбугаты ни хәлдә?

Татарстанда  газет журналларга язылу нәтиҗәләре

Бүгенге “Казан кайтавазы”нда без сезне “азатлык.орг” сайты мәгълүматларына нигезләнеп Татарстанда 2017 елның беренче яртыеллыгына газет журналларга язылу нәтиҗәләре белән таныштырып үтәрбез. Язмада быел татар матбугатының ничә тираж белән халыкка барып ирешәчәге, татар матбугаты җитәкчеләренең фикерләре һәм проблемалар телгә алына. 12 нче гыйнварда Казанда уткэн матбугат очрашуында "Татмедиа" башлыгы Андрей Кузьмин белән "Русия Почтасы"ның Татарстандагы җитәкчесе урынбасары Светлана Гришина язылу кампаниясенең ничек тәмамлануы турында сөйләде.

"Татмедиа"га кергән барлык басма газет-журналларның тулаем тиражы 557 719 данә тәшкил итә. Кузьмин югалтулар булмады, кайбер басмалар тиражларын арттырды дип "Шәһри Казан", "Казан утлары", "Безнең мирас", "Сәхнә" белән "Сабантуй"ны телгә алды.

Очрашуда Кузьмин матбугатта реклама базары юкка чыга бара, икътисади кризис, инфляция булуга карамастан, "Татмедиа"ны финанслау күләме артмады, 2008 елдагы кебек калды диде.

"Шәһри Казан"ның баш мөхәррире Гөлнара Сабирова 2017 елны күтәренке кәеф белән каршы алабыз, диде Азатлыкка.

"Безнең гомум тираж – 6187 данә, шулардан почта аша язылучылар саны – 3825, киоскларга сатуга 2358 данә чыга. Узган ел шушы чордагы тираж 5024 иде. Ни өчен үстекме? Без атна саен районнарга чыгып йөрдек, авыл зурмы, кечкенәме дип аерып тормадык, бардык, концерт оештырдык, укучыларыбыз белән аралаштык. Без аларны борчыган проблемны язабыз, аларга үзләре турында уку кызык. Тираж үсүен шуннан күрәм. Әмма кая гына бармыйк, бәяләр кыйбат, диләр. "Толстушка"га ярты елга язылу бәясе 394 сум булса, көндәлек чыгарылышларга язылу 786 сумга төшә. Авыл кешесенә бу кыйбат. Ә газетны әзерләү, бастыру, таратуга киткән бөтен чыгымнар, язылудан кергән акчаларның 80 проценты "Русия почтасы" кесәсенә кереп утыра. Тулаем алганда без язылу кампаниясе белән канәгать", диде Гөлнара Сабирова.

"Ватаным Татарстан" – атнасына дүрт тапкыр чыга торган хакимият газеты. Җомга көнне аерым "толстушка" чыга. Быел ярты ел дәвамында "Ватаным Татарстан" 16 мең 216 кешегә киләчәк.

Газетның баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров көндәлек чыгарылышның тиражы бераз кимүен "Русия Почтасы"ның аларны җыеп барып берьюлы китерүе белән аңлата.

Быел Татарстанда "Ирек мәйданы" – иң күп тираж җыйган татар газеты. Аның нәшире Раиф Усманов күп тираж булу укучылар алдында җаваплылыкны арттыра, ди. "Ирек мәйданы"н Татарстанда да күп укыйлар, читтә дә алдыручылар хәйран.

"2017 елда "Ирек мәйданы"ның тиражы 39 700 тирәсе (җәен 37 000 тирәсе идек), бу – безнең газет тарихында рекордлы тираж. Татарстанда 34 354 укучыбыз бар, тагын 1600 данә киоскларда тарала, Русия төбәкләрендә – 3683 укучы. Татарстаннан читтә иң күп укучылар – Чуашстан, Мари Иле, Киров өлкәсе (һәркайсында 400-900). Оренбур, Самар, Ульян өлкәләре, Удмуртия һәм Башкортостанда да алдыручылар күп. Азрак данәдә Русиянең күп төбәкләренә таралабыз, 1-2 данәдә ерак Ханты-Манси, Приморье якларында алучылар да бар.

Уфада "Манзара-Башкортостан"ны бастырабыз. Быел аны 6800 укучы алдыра (җәен 5200 иде), 700 данә газет Уфа киоскларында сатыла (моңарчы 600 иде). Узган ел Башкортстан яңалыкларын да урнаштыра башладык, быел әлеге хәбәрләрне күбәйтергә, республикада татар тормышын ныклап яктырта башларга ниятлибез", ди ул.

"Акчарлак" газетының Татарстандагы язылу тиражы – 30 мен 406. Газетның баш мөхәррире Рүзилә Сафина да үстек дип сөйләде Азатлыкка.

"2017 елның беренче яртыеллыгына Татарстанда безгә 30406 кеше язылды. Республика буенча сатуга 5 меңгә якын данә газет бастырабыз. Русия төбәкләрендә безне башлыча Башкортстан, Оренбурлар, Ульян яздыра. Аларның да саны 5 меңләп исәпләнә. Гомум тираж 40 014 булып чыга. Монда язылу да, киоскларда сатылганы да, чит төбәкләрдә таратылганы да керә. Без язылу кампаниясе вакытында әллә нинди киртәләр күрмәдек. Тиражларның кимүен "Русия почтасы" хезмәтеннән күрәм. Хат ташучыларда газет-журналларга яздырту белән кызыксыну юк, 3-5 меңгә эшләп йөргән кеше тырышып эшләми, ул үз хуҗалыгымны карау хәерлерәк дип фикер йөртә", диде Рүзилә Сафина.

"Безнең гәҗит" нәшире Илфат Фәйзрахманов 2017 елның беренче яртыеллыгына язылудан җыелган тираж 14 мең булды, диде. Узган ел белән чагыштырганда 200 данәгә кимрәк килеп чыккан. Илфат әфәнде фикеренчә, тиражларның кимү сәбәпләре төрле, шуларның берсе – дәүләт газетларын халыкка кыстап, мәҗбүри яздырту.

"Беренчедән, бәяләр коточкыч зур. Типография, почта чыгымнары редакцияләрне авыр хәлгә калдыра. Без каешны буабыз да буабыз, чөнки чыгымнар зур. Бүген "Безнең гәҗиткә" язылу 570 сум булса, җәен бераз арттырырга туры киләчәк. Бу безгә бәйле түгел. Почта акчаны каера, ә үз хезмәтен тиешлечә үтәми. Икенчедән, халыкны һаман да мәҗбүриләп яздырту бар. Бигрәк тә бюджет өлкәләрендә эшләүчеләрне интектерәләр. Кыстаган саен кешенең гайрәте чигә, ул протест йөзеннән гомумән язылмый, укымый башлый. Читтә 800ләп укучыбыз бар. Әмма безнең интернет сәхифә бик актив. Дөресен генә әйткәндә, ул басма газетка зыянга гына, акча китерми, әмма минем өчен укучыларның татар телендә мәгълүмат алырга мөмкинлеге булуы мөһим", диде ул Азатлыкка.

Сүз уңаеннан, кайбер басмаларның да язылу нигезендә җыелган тиражларын тәкъдим итәбез: "Себерке" – 9 800, "Татарстан яшьләре" – 9 200, "Сираҗи сүзе" – 7 900, "Юлдаш" – 5 080, "Мәдәни җомга" – 1 800 тираж белән таралачак.

Татар телле матбугатның төп проблемы – тел бетү дип санала. Әмма бүген татар газетлары укыла, азмы-күпме киоскларда да бар алар. Сатуда тәкъдим ителә икән, димәк ихтыяҗ да юк түгел. Бүген татар телле матбугатның төп проблемнары – икътисади кризис, телевидение һәм интернет белән көндәшлек. Әмма 5-10 елдан соң татар телендә мәгълүмат алучылар бермә-бер кимиячәк.

Бу мәктәпләрдә татар телен кысрыклап чыгару нәтиҗәсе булачак. Татар телле матбугат бүген аксаса, аннары бөтенләй шуышып кына йөрү хәлатенә калу куркынычы бар. Бүген татар телле аудитория бар, татар телендә кайчандыр белем алган, татар китапларын, газет-журналларын укып үскән буын татар матбугатына акчасын тота. Тик берничә елдан соң андыйлар табылырмы? "Сабантуй" газеты вакытында атнага бер-ике чыга иде, хәзер журнал буларак аена ике тапкыр гына тарала. "Ялкын" – аена бер тапкыр. Димәк, балаларда, яшүсмерләрдә татар телендә вакытлы матбугат уку тәрбиясе юкка чыгып бара. "Сабантуй" быел 3 386 тираж җыйган, ә "Ялкын" – 2 313 данә, дип яза азатлык.

Басма матбугатның бер язылу кампаниясе тәмамлану белән яңасы да башлана. Берничә көннән инде газет-журналлар каталогларга кереп урнашырга тиеш.

Төп каталоглар берничә. Иң зурларының берсе – "Русия почтасы"ның яздыру агентлыгы. "Русия почтасы"ның рәсми агентлыгы булганга күрә, күп басмалар шунда керә. Аннан башка "Межрегиональное агентство подписки" катологы бар. Биредә дә күп татар басмалары үзләре турында мәгълүмат урнаштыра. Тагын "Роспечать", "Деловая пресса" һәм башка каталоглар да бар. Билгеле, каталогка кереп утыру өчен акча түләргә кирәк. Бәяләре төрле. Әйтик, "Русия почтасы" аша Татарстанда язылучыларга чыгу өчен бер басма 2 100 сум тули, Русия буенча таралалырга уйласа, күптән хезмәттәшлек итүчеләргә 8600 сум, ә яңа клиентларга –16500 сум.

Татарстанда яшәүчеләр өчен онлайн режим аша татар матбугатына язылуның бер авырлыгы да юк. Төймәгә ике-өч бас дисәң газет-журналга язылып та куясың. Интернет заманы бит, өйдән чыкмыйча да хәл итеп була. Тик менә Татарстан матбугаты чит төбәкләрдә яшәүче татарларны исәпкә алмый булып чыга. "Русия почтасы" сәхифәсе аркылы Башкортстанда да, Чуашстанда да, Мари Илендә яшәүчеләр дә "Ватаным Татарстан"га да, "Шәһри Казан"га да, "Сөембикә" белән "Казан утлары"на да языла алмый. Аның каравы Казанда утырып Башкорстанда милли телләрдә чыккан басмаларга язылу мөмкинлеге бар. Дәүләт газет-журналларның мөхәррирләре Русия төбәкләрендә язылучылардан килгән акча каталогка керү өчен түләнгән сумманы да капламый дип аклана. Ә менә Татарстанда нәшер ителгән татар телле хосусый газетлар нинди популяр каталоглар бар, барысында да теркәлгән, дип белдерә “азатлык.орг” сайты.


 

И еще на эту тему

Комментарии

  1. #1 татарник февраля 19 3:10:

    Бу гәҗит-журналлар кем ихтияҗына хезмәт итәдер? Халык (бөтен яшәү мәгүнәсе ашап, эчеп, лаек булмасада юбилей үткәреп, дуңгыз хәленә җитеп кавышып хайван көтүе булган һәм аларның түрәләре өчен түгел) мәнфәгатенә тугры булырга тырышканнары бармы арасында, әллә түрәләр ни куша шуны гына язып, аларның күт тишеген сылашырлык итеп ялау белән мәшгүлләрме. ТТ-сында әнгамәләшеп, телне саклап калу өчен бер теләк кенә җитми, аның өчен экономик һәм политик шартлар тудырырга кирәк дигән нәтиҗәгә килдек. Моның өчен оешырга кирәк, ә ошбу мәтбугәтъ басмалары бу максатка өндиме? Бер мисал. Капитал ремонтка акча җыялар, квитанциядә язылган “сезнең 4 подъездлы 9 катлы йортта 2016елда эссе, суык су, канализация торбалары алыштырылды, подъездларда яңа электр кабеле үткәрелде, башкарылган эш 6,5млн сум” дип. Мин төзүче буларак бармакта тиз генә санап алдым , сумма 3млн тирәсе. Герасимов (генеральный директор некоммерческой организации Фонд «Региональный оператор капитального ремонта общего имущества в многоквартирных домах, расположенных на территории Республики Башкортостан») конторасы хакларны икеләтә күтәреп, республика буенча номинал генподрядчиклары аша үзенә һәм венртикалҗ системасындагы чиновликларга нинди акча эшли, күз алдына китерәсезме? Тагын берәр ничә ел шулай эшләсәләр, блокадагы Ленинградтагыдай буктан каткан сталактитлар 9-нчы каттан асылынып төшәчәкләр. Андый мисаллар Рәсәйдә хәзер нормага кереп бара, Уфада да күреп торасыз я бер урамда, я икенчесендә еш кына коммуналь авария. Әйтик, бар мәсәлән, Бирскида халык арасында популяр “Бирская газета”, баш редакторы Нурмөхәммәт Гиләзетдинов. Үзләрен татар политиклары дип санаган әфәнделәр нигә кулланмыйсыз момент белән. Боргалагыз, беләт, бераз башлаларыгызны тирә якка, эзләгез таянырдай шәхесләрне, өйрәнегез нах халык телендә сөйләшергә. Сезнең политесыгыз беркемгә дә нах кирәкми. Югыйсә Кәрим Яушев “Азатлык Радиосы” сайтында “татар хәрәкәте Башкортыстанда үшән булды, социаль челтәрдә язу белән чикләнде дип Жванецкийның транспорт цехы начальнигы рәвешендә отчет язып чыкты. Кем дисәң, әлеге шул бер Кадерле бабай тәнкыйтләде бугай. Тагын әфәрин. Социаль челтәрдә кем язгандыр мин мәсьәлән күрмәдем.

    Цитировать этот комментарий

Добавить комментарий


Цитировать выделенный текст

Designed by Azat Galiev aka AzatXaker 2017.