Татарская трибуна » Архив » Без 90нчы еллар калдыклары түгел…

Татарская трибуна

Обзор татарских и на татарские темы ресурсов интернета и ваши комментарии на эту тему

Без 90нчы еллар калдыклары түгел...

Күп еллар катнашучылардан буларак, үткән-беткән бит инде, ни өчен искә алырга, дип, Хәтер Көненә карата әйтүчеләрне ишетергә туры килә. Искә алмас идек, мәгәр телсез, динсез калып, муеныбызга «русский» язмалы муенчак тагып, милләт буларак юк булуыбыз көн кебек ачык булмаса. Ә юк булу ул төрлелеккә көйләнгән кешелек дөньясы күзлегеннән караганда да җинаять, ахмаклык. Халык үзенең ахмаклыгы аркасында юкка чыга, дип кисәткән хәтта бер миллиардтан ары халкын кытай язучысы Лао Шэ «Записи о кошачьем городе» атамалы әсәрендә.

"ТИҮгә акыллы кеше йөрми, юләрләр алар", дип әйтүчеләр дә юк түгел. Русия Думасында телебезне яклыйсы депутатыбыз да, тел өчен көрәш бары тик 90нчы ел калдыклары булган берничә бабай юләрлеге рәвешендә, дип әйткәнне мәгълүмат чаралары дөньякүләм таратты. Әйе, «акыллылар» элек тә булган. Алар кулына эләккән дилбегә илә чыбыркы 17нче елгы түнтәрештән соң шул дәрәҗәдә «акыллы» итте ки, бүген ата улны, ана кызны аңламас дәрәҗәдә. Телләребез төрле. Ә «юләрләр», шул ук Гаяз Исхакилар, исән калырга, татарлыгын сакларга тырышкан халкы өчен чит илләрдә гәҗит-журналлар чыгардылар. Бүген дә «акыллылар» – түрдә, «юләр»ләрнең кайсы – төрмәдә, кайсы – сак астында, кайсы – исемлектә, дип әйтсәк, ялгышмабыз, мөгаен. Халкына 40тан артык әсәрен бүләк иткән әдибебез Айдар Хәлим дә кыл өстендә.

Нигә сез Хәтер Көнен Ирек мәйданында үткәрмисез? Казанның караңгы бер почмагында качып-посып кына үткәрәсез, диючеләр, минемчә, ТИҮне кайда теләсә – шунда Хәтер Көнен үткәрерлек дәрәҗәдә көчкә ия, дип уйлыйлар. Бу мөмкин, әгәр Хәтер Көненә килгән 500 кешегә тагы аз дигәндә 500 мең кушылса. Шул вакытта хакимият тә үз юньсезлегенә үзе чик куяр иде. Мәгәр елга бер мәртәбә үткәрелгән чарага 7 миллион татардан барлы-юклы 70 кеше килә икән, бу мәсхәрәне күпләрнең күрүләренә караганда күрмәүләре хәерлерәктер дә.

Җәмәгать, хәзер халык җыеп, урам буйлап йөрер заман түгел, проблемаларны тыныч кына, килешеп-сөйләшеп хәл итәргә кирәк, дигән фикер дә бар. Ошбу фикер иясен кочып алып «әп» итәсе дә бит, үткән 20-25 ел дәверендә шул рәвешле яшәп, проблемаларның берсе генә булса да хәл ителгән булса. Киресенчә, артканнан арта гына бара.

Хәтер көненә бер үк кешеләр йөри, күпчелеге картлар, диючеләр бар. Сүзең хак, кардәш, картайдык. Әмма өметсез шайтан. Ә без –адәми зат. Йөрдек һәм йөриячәкбез. Сүнеп барган учакта көл катламы ни дәрәҗәдә калын булса да, астында берничә чаткы калуы шарт. Шул вакытта өмет бар, өмет сүнми. Шәхсән үзем шушы фикердә. Без, «90нчы ел калдыклары», бер генә көн булса да ирекле илебездә яшәп кала алсак, бетмәс-төкәнмәс болыт астыннан, ниһаять, кояш чыккандай булыр иде.

Рәүф ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

http://beznen.ru/basma/2017-43/bez-90nchi-ellar-kaldiklari-tugel/

И еще на эту тему

Комментарии

  1. #1 Аноним ноября 3 16:13:

    Цитата:

    бер генә көн булса да ирекле илебездә яшәп кала алсак, бетмәс-төкәнмәс болыт астыннан, ниһаять, кояш чыккандай булыр иде.

    мәкалә, сүз дә юк, йөрәккә үтеп кереп , җанны әрнетеп, аны өзерлек итеп язылган. Кәнишнә, үзен татар дип санаган бәндәнең җаны булса... Әммә рационал кешеләр буларак иреклекнең объектив шартларын да карап үтик. Минемчә шул ук әл-Мюрид тагын бер яхшы текст язган el-murid.livejournal.com/3510052.html. Өзек:

    «Однако опыт всех относительно реальных попыток создания независимых территорий последних лет (Донбасс и Исламское государство здесь выглядят очень подходящими примерами) говорит о том, что стремящийся к независимости субъект должен либо воспользоваться, либо создать ситуацию резкого ослабления центральной власти — то есть, существенно сократить организационно-структурные возможности противника.

    Именно так возникли республики Донбасса — в условиях коллапса украинской государственности. Только в этом случае у них появился шанс, другой вопрос, как они им распорядились. Исламское государство, наоборот — делало все возможное, чтобы максимально расшатать устойчивость багдадского режима хотя бы на суннитских территориях страны. Процесс носил очень долгий, сложный, кровавый характер, террористическая война и суннитские восстания шли, начиная с 2003 года по 2006, затем в 2009—2010 года практически нон-стопом пошли восстания, и приход ИГИЛ из Сирии в 14 году пришелся на унавоженную и подготовленную почву. Девять лет, между прочим. Причем в стране, и без того существенно ослабленной поражением в двух войнах и последующей оккупацией.»

    Цитировать этот комментарий
  2. #2 татарник ноября 4 15:04:

    татарның каймакка күнеккән симез мәчеләре үзләренең турыдан туры бурычы –күсе тотуны, ничек кенә булса да үз вазифасы итеп санарга теләми. Андый мәче белән хуҗасы ни кыла? Дөрес, капчыкка сала да урманга итеп ташлый һәм шашынмаган песи ала. “Ислам авазы” сайты Татарстанда туган тел укытучыларын эштән бушату башланды дип яза:

    golosislama.com/news.php?id=33120

    Миңлеханның прокурорларны кисәтүе халыкны тынычландыру тамашасы гына булып чыкты ахрысы. Әллә хәйләкәр Миңлехан, хуҗасы Путинның “хитрый план –ХПП”дан үрнәк алып ХПМ төзиме? Алай дияр идең, бөтенесе туган тел бетә дип кычкырганда татар теле укытучыларының берсен генә дә кыскарту түгел, ә киресенчә арттыру ягында эш алып барырга кирәк. Шул чагында булыр иде Миңлеханның Хәйләкәр Планы.

    Цитировать этот комментарий
  3. #3 Камиль ноября 4 19:02:

    Миннихановта Шаймиев кебек куркак политический.Алар нарсяга каршы килсен берсенен хатыны миллиардер,а икенчесенен балалары миллиардер,алар бит барысы да закон буенча баемаган.Куп сойлянсалар байлыктан кол кала,а может срок та яный.Россияда урларга зур юллар куелган,а эшляган кешега тар сукмак,бу москалляр очен бик файдалы,барысында аузлыкта тота берар ярамаган суз яки эш эшляса тикшеру башлыйлар.Минниханов шушы авыр вакытта отпускага качты,халык очен янган кеше бу каршылыкны бетермича кабинеттан да чыкмас иде.Озакламый президент булмаячак ,а глава ,мисал очен:глава района,глава администрации,глава сельского поселения и т.д.,шул ук рятта глава республики-позор.

    Цитировать этот комментарий
  4. #4 татарник ноября 5 15:48:

    Цитата:

    бу москалляр очен бик файдалы,барысында аузлыкта тота берар ярамаган суз яки эш эшляса тикшеру башлыйлар.

    бу әшәкеләрнең койрыгы Мәскәү капканына кыстырылу сәбәпле, бетеп Мәскәү марионеткалары буларак убырлыклары аша талаган байлыкларын саклап калыр өчен татар халкының бердәмлегенә хыянат ясыйлар. Дөресрәге –татар халкының турыдан туры дошманына әйләнәләр. Яңы оештырылган “Милли шура”ның беренче башлангыч адымы турында “Бизнес-онлайн”да www.business-gazeta.ru/article/362913 политолог Руслан Айсин яза:

    “Но главная опасность для властей в другом: неподконтрольные, принципиальные делегаты могут поднять вопрос о татарском языке и вообще подвергнуть критике действия федеральных и республиканских властей. Нынешний аппарат не готов к таким вызовам. Поэтому участниками предстоящего собрания татар будут лишь руководители общественных организаций, отфильтрованные на предмет лояльности. Конечно, тем самым будет нарушен демократический принцип делегирования.

    (...) первым делом бросилось в глаза: обилие представителей из мишарских регионов, но при этом отсутствуют представители татарских общин Башкортостана, Челябинской, Свердловской, Астраханской, Тюменской областей. Весьма странный подход подбора. Фактически за рекой Ик татары не представлены. И опять игнорирование фактора татар соседнего Башкортостана, по сути базового региона, который поставляет кадры для национальной интеллигенции.”

    Цитировать этот комментарий

Добавить комментарий


Цитировать выделенный текст

Designed by Azat Galiev aka AzatXaker 2017.