Татарская трибуна » Архив » Дамир Шәйхетдинов: «Милли үсеш юк. Татар урыска ияреп йөрүчегә әйләнеп бара»

Татарская трибуна

Обзор татарских и на татарские темы ресурсов интернета и ваши комментарии на эту тему

Дамир Шәйхетдинов: «Милли үсеш юк. Татар урыска ияреп йөрүчегә әйләнеп бара»

Башкортстан Татар иҗтимагый үзәгенең чираттагы утырышында Чаллыдан килгән милли хәрәкәт активистлары Дамир Шәйхетдин һәм Зиннур Әһлиуллин да катнашты. Татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Рамил Хөсәенов чараны ачып, Чаллы татарлары турында фикерен белдерде:

"Бу төбәктә татарлар территориаль яктан берләшкән очракта, аның башкаласы мотлак Чаллы булырга итеш. Чөнки Чаллыда төрле төбәкләрдән җыелган татарлар яши. Алар шәһәрдә үз мәнфәгатьләре өчен көрәшеп, эзәрлекләнеп, чыныкккан кешеләр. Алар Башкортстан татарлары проблемнарын да яхшы белә. Казанда исә тук татарлар яши. Алар безнең проблемнарга янып бармый, күбрәк баю, тамак туйдыру, дәрәҗәле вазифалар биләү, премияләр алу турында борчыла", диде Рамил Хөсәенов.

Уфаларга үзенең "Уйга килү" китабын алып килгән Дамир Шәйхетдин татарлар урысларга ияреп йөрүчегә әйләнеп бара дип чыгыш ясады.

Дамир Шәйхетдин

Дамир Шәйхетдин

 

 

"Куркыныч заманнар килә. Яшь буын китап укымый. Укымый, уйланмый икән, димәк, үз фикере булмаган, башкаларга ияреп йөри торган буын үсә. Әлбәттә, җитәкчеләргә битараф булган, биологик һәм физиологик яктан колга әйләнгән кешеләр кирәк. Чөнки алар белән идарә итү җиңел. Милләтнең язмышы өчен борчылган, аның азатлыгы өчен көрәшкән кешеләр юк дәрәҗәсендә. Булганнары чит илдә сыену таба. Татар милләте урыс артыннан ияреп, тагылып йөрүчегә әйләнеп бара. Милли үсеш юк", диде Дамир Шәйхетдинов.

Азатлык хәбәрчесенең милләтне бүген ничек саклап калырга дигән соравына ул шулай җавап бире:

"Тел болай гына яши алмый. Без аны ничек яшәтү юлларын аңларга тиеш. Социаль шартлар, әлбәттә, балалар бакчасы, мәктәп, югары уку йортлары. Ләкин көчле урбанизация, шәһәрләшү үз эшен эшли. Шәһәрләшү татарны юкка чыгара. Шәһәр шартларында милләтне саклау авыр. Дин милләтне сакламый. Ул милли үзаң тәрбияләми. Ә иң мөһиме – татарда милли үзаң тәрбияләү, шәһәр шартларында саклану концепциясен төзү. Безнең милләтнең бөеклеген, булган өстенлекләрен күрсәтә белергә, милли горурлык тәрбияләргә кирәк. Күптән түгел Рәфис Сәлимҗановның урыс телендә "Великий язык тюрков" исемле китабы чыкты. Ул анда татар теленең бөеклеген күтәрә. Сатира жанрында аны саклау һәм яклау юллары турында яза. Менә шундый әйберләр кирәк. Гади кешенең үзаңына тәэсир итәрдәй хезмәтләр кирәк. Бездә академик басмалар чыга, зур-зур фикерләр дә әйтелә, әмма гади кеше өчен кулланырдайлары юк дәрәҗәсендә", диде Дамир Шәйхетдинов.

Зиннур Әһлиуллин сүзен милли билгеләнеш турында сөйләүдән башлады:

Зиннур Әһлиуллин

Зиннур Әһлиуллин

 

 

"Татарстанда башка союздаш республикаларга караганда милли хәрәкәт күпкә көчле иде. Ләкин без дәүләт алалмадык. Чеченнар сугышып та алалмады. Кыргызларга, таҗикларга, казакъларга, төрекмәннәргә ул һавадан төште. Чөнки союздаш республикалар гына дәүләтле булу хокукына ия иде. Ә автоном республикаларга мөстәкыйльлеккә ирешү насыйп булмады. Әмма дөньядагы прогрессив көчләр Идел-Урал төбәгендә мөстәкыйль дәүләт булачагын фаразлый. Без теләсәк, теләмәсәк тә ул дәүләтнең булуы ихтимал. Совет берлеге, коммунистлар фиркасе дә мәңгегә килгән кебек тоелса да, алар да җимерелде. Бер әйбер дә мәңгелек түгел. Аеруча колонияләр. Бүген безнең бурыч – милләт буларак сакланып калу", диде ул.

Ә милләт буларак саклану өчен, Әһлиуллин фикеренчә, матди яктан көчле булу кирәк:

"Мин еракка китми, туганнарымны мисал итеп китерәм. Туганнар гаиләләре белән берләшеп иген игеп, икмәк пешереп сата ди. Ширкәткә чит кеше кертелми. Ягъни, алар акча таба. Бергә куллана, үз даирәсен ныгыта, икътисади бәйсез була. Төркиядә чакта миңа андагы яһүдләрнең шулай булуы турында сөйләгән иделәр. Без матди үзаллылык турында кайгыртырга тиеш. Аннан соң төркичелекне үстерергә кирәк. Белүегезчә, дөньяда 300 миллион тирәсе төрки халык яши. Бу — зур көч. Без уртак төрки тел, уртак имла һәм тарихны булдырырга тиеш", диде Зиннур Әһлиуллин.

Чарада бүгенге шартларда татарны ничек саклап калырга дигән сорауга җитди җаваплар булмады.

Утырышта Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең беренче Корылтаеның 30 еллыгы уңаеннан Казанда узачак тантаналы мәҗлескә бару өчен делегатлар сайланды. Алдагы утырышка көн тәртибе билгеләнде — һәркемгә Татар халкының үсеш стратегиясе өлгесен укып килергә кушылды. Аны тикшергәннән соң үзгәрешләр, чыгыш ясаучылар билгеләнәчәк. Чаллы кунаклары ул чарага зур өметләр багламаска киңәш итте.

Чыганагы: https://www.azatliq.org/a/29754988.html

И еще на эту тему

Комментарии

  1. #1 татарник февраля 22 18:05:

    Дугин дус «йомшак көчтән» «каты көчкә» күчүне күз алдында тота. Тыңлагыз, әммә «90-нчы еллар командасы», «Медведев группасы» дигән терминнарга алданмагыз

    www.youtube.com/watch?v=87NAape8QrU

    Цитировать этот комментарий

Добавить комментарий


Цитировать выделенный текст

Designed by Azat Galiev aka AzatXaker 2019.