Татарская трибуна » Архив » Фәүзия Бәйрәмованың 65 яше кичәсе (2015 ел)

Татарская трибуна

Обзор татарских и на татарские темы ресурсов интернета и ваши комментарии на эту тему

Фәүзия Бәйрәмованың 65 яше кичәсе (2015 ел)

Фаузия2Чаллының үзәк китапханәсе язучы, тарихчы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың 65 яше уңаеннан иҗат кичәсе, халык белән очрашу уздырды. Әдәби кичәне алып барган өлкән китапханәче Исламия Динмөхәммәтова “Фәүзия Бәйрәмованың беренче әсәрләреннән башлап һәркайсында татар тормышы, яшәеше, татарның тарихы чагылыш таба. Аның сәхнә әсәрләреннән әлегә “Безне онытмагыз” драмасы гына куелды. Киләчәктә, аның һәр китабындагы язмаларны сәхнәгә күтәрерлек дип саныйбыз һәм аларны күрербез дигән ышанычта калабыз” диде. Аннан сүз Фәүзия Бәйрәмованың үзенә бирелде.

– Үзем дөньяга килгән декабрь аенда шәһәрдәшләрем белән очрашуга килүемә мин бик шат һәм бәхетлемен. Динебез буенча туган көннәр уздырып йөрмәсәк тә, илле яшьлектә Чаллының элекке хакиме Рәшит Хәмәдиев “халыкка, милләткә кирәк” дип мәҗбүриләп диярлек тантананы концертлар залында уздыртты. Калганнары иҗат кичәләре исеме астында, менә бүгенгесе дә шул исем астында уза. Шунысын да әйтәсем килә, Аллаһ насыйп иткәч, менә мин сезнең каршыда утырам һәм хисабымны да әлегә сезнең каршыда бирәм. Ахирәт көнендә кылган гамәлләрем өчен хисапны Аллаһ каршында бирермен.

Менә 65 еллык гомер бәйрәмем көннәрендә мин сезнең каршыдамын. Үзәк китапханә хезмәткәрләренә, Исламия ханым сезгә, минем бар бәйрәмнәрне – китаплар чыгу, туган көнне берләштереп иҗат кичәсе ясавыгызга зур рәхмәт. Мин күптән түгел генә Төркиядән кайттым. Шулай килеп чыкты, очкыч бәреп төшерелгән көнне билет алырга туры килде. Шушы вакытта Төркиядә “Күчем хан” романының төрекчәсе басылып ята иде. Мине анда татарлар көтә. Мин паникага бирелмәдем, шушындый ыгы-зыгылы, һәр тукталышта тентүләр булган заманда, билет алынгач, тоттым да чыгып киттем. Төркиядәге кадерле милләттәшләрем янында егерме көннән артык булдым. Алар мине кадерләп, зурлап кына йөрттеләр. Күп кенә шәһәрләрдә, татар авылларында булдык. Шул авылларның берсе – Бөгердәлек иде.

Ни өчен сугышлар башланырга торган вакытта Сүрия чигендәге шушы авылга чыгып киттегез дип сорасагыз – мин үземнең “Һиҗрәт” дип аталган китабыма материаллар туплау өчен киттем. Чөнки бу авылда Төркиягә Себердән ислам динен саклап калу өчен 1907 елда күченеп килгән татарлар яши. Төркиядә һиҗрәт кылган Урал-Идел татарлары авыллары бар. Аларны без казан татарлары дибез, алар турында күп сөйләнде. Әмма Себернең биш авылыннан чыгып китеп, Төркиягә барып җитеп урнашкан Бөгердәлек авылы – бердәнбер. Монда инде өченче тапкыр булуым. 2007 елда авылның 100 еллыгында булсам, 2012 елда галим Габдрәшит Ибраһимов истәлегенә урман утырту тантанасында катнаштым. Чөнки шушы якларга халыкны Габдрәшит Ибраһимов алып килгән. Ул 1900 елларда ук халыкны җыеп, Русиядә бик зур үзгәрешләр көтелә. Патшаны бәреп төшерәчәкләр. Шуннан соң дингә әллә ирек була, әллә юк дип, иманны саклап калу өчен һиҗрәт кылырга өндәгән. Ләкин аларга рөхсәт бары 1907 елда гына бирелгән. Төркиягә китү буенча халыкта фикер төрле булган. Тукай да шуларның берсен бәян иткән. Төркиягә китү өчен патшадан рөхсәт алына. Халык зур газаплар белән шушы илгә барып җитә. Төркия аларны булганча яхшы каршылый. Чөнки Габдрәшит Ибраһимов Төркия хакимиятләре белән күченүчеләр хакында алдан сөйләшеп куйган була. Сөйләшүләр барышында татарлар аларга Себергә охшаганрак табигатьле, кар ява торган җирләргә урнаштыруны сорыйлар. Аларга Анталиядән 300 чакрымлап булган шундыйрак җирне табалар. Анда кар да ява.

Фәүзия Бәйрәмова Төркиягә булган иҗади сәфәре барышында шундагы татарлар тарфыннан: “Биредә генә калыгыз. Сезне Русиягә кайткач та Рафис Кашаповны кулга алган кебек кулга алулары ихтимал бит”, дип кисәтүләре хакында да әйтте. “Туган илем Татарстан, ирем шунда, балаларым шунда дип әйттем“, диде Фәүзия ханым.

"Җиде китап – милләтемә бүләк"

Кичәдә “Татар тарихы”ның җидетомлыгы чыгуы уңаеннан да Фәүзия Бәйрәмовага сорау бирелде. “Менә җәмәгать, бу татар тарихына кагылышлы китапларда идеология бар дип уйлыйсызмы? Бар. Әмма татар фаҗигасе турында түгел. Монда татар язмышлары да, милли каһарман да, бәйсезлек өчен көрәш тә юк. 1552 елгы басып алулар да урыс сүз әйтмәслек итеп кенә язылган. Бәлки бу татар тарихыдыр, әмма милләт тарихы түгел. Шушы уңайдан мин дә бераз елмаеп кына булса да шуны әйтәм, минем дә җидетомлыгым бар. Алар милләт тарихы дип атала. Шушы циклдан җиде китап яздым. Исемнәрен дә атыйм:

1. "Таралып яткан татар иле"
2. " Алтын Урда-Алтын җирем"
3. "Туран иле"
4. "Ачылмаган татар тарихы"
5. "Дала Атлантидасы яки Эчкен татарлары"
6. "Сахалин утравы һәм татарлар"
7. "Котыпта татар тормышы"

Менә урыннарга барып, Салехардлардан Сахалиннарга чаклы үз аякларым белән йөреп, кешеләрне күреп, сандыклардагы шәҗәрәләрне өйрәнеп, зиратларда булып, архивларда утырып милләт йөрәге, үз йөрәгем аша уздырган шушы җиде китап милләтемә бүләк булсын. Шуларны яза алуым өчен Аллаһка рәхмәтемне әйтәм".

"Фәүзия Бәйрәмова – Нобель премиясенә лаек язучы"

Язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова чыгышыннан, сорауларга җаваплар бирүеннән соң сәхнәгә әдәбият белгече, профессор Әнвәр Шәрипов күтәрелде. Ул: “Фәүзия Бәйрәмова барлык иҗаты, барлыгы белән милләткә бирелгән. Безнең исән булуда аның өлеше бик зур”, дигән фикерләрне җиткерде.

Иҗат кичәсендә Алабуга педагогия университетының 3 курс студенты Алия Жаркова Фәүзия Бәйрәмова әсәрләреннән өзекләр укыды. Мәгариф ветераны Рузалия Уразаева, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөләйха Минһаҗева һәм башка бик күпләр Фәүзия Бәйрәмова иҗатына матур бәяләрен бирделәр. Тазалык теләделәр.

Тулысынча укырга һәм видео карарна:  http://www.azatliq.org.

Комментарии

  1. #1 Bryanenob 17 октября 13:39:

    With thanks, Quite a lot of write ups!

    how to write a formal essay doctoral dissertation help on writing a personal statement

    Цитировать этот комментарий
  2. #2 online pharmacy 17 октября 16:48:

    Regards, Quite a lot of knowledge!

    Цитировать этот комментарий
  3. #3 canadian drugs 18 октября 10:04:

    Reliable information. Thank you.

    Цитировать этот комментарий
  4. #4 canadian pharmaceuticals 18 октября 19:16:

    You definitely made the point!

    Цитировать этот комментарий
  5. #5 Dwaynevok 19 октября 7:19:

    Excellent stuff. Appreciate it! canada pharmacies legal canadian prescription drugs online mexican pharmacies

    Цитировать этот комментарий
  6. #6 Elliszooks 19 октября 8:01:

    You've made your stand very clearly.! online canadian pharmacy canada pharmaceuticals online canadian pharmacy 365

    Цитировать этот комментарий
  7. #7 DurekCethy 19 октября 11:41:

    Incredible tons of useful material! how to write a personal essay for college admission doctoral dissertations dissertation wiki

    Цитировать этот комментарий
  8. #8 Bryanenob 19 октября 18:05:

    Many thanks. I appreciate it.

    essay marking service cpm homework professional business letter writing services

    Цитировать этот комментарий
  9. #9 argumentative essay 19 октября 20:52:

    Cheers. Great information! best custom essay sites essaypromaster.com cheap writing services

    Цитировать этот комментарий

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.

Цитировать выделенный текст

Designed by Azat Galiev aka AzatXaker 2020.