Татарская трибуна » Архив » Милләтне ялган коткармый

Татарская трибуна

Обзор татарских и на татарские темы ресурсов интернета и ваши комментарии на эту тему

Милләтне ялган коткармый

Акыл җитмәслек сораумы бу? Татар конгрессының бишенче корылтаена җыелган вәкилләр “Милләтне кем коткарыр?”дигән сорауга ачык җавап таба алмады. Теләсә кайсы милләтне бары тик милли яшәеш саклап кала ала. Әмма бу яшәешне булдыра алмыйбыз. Чөнки аны булдырырга тиешле кешеләр милләткә битараф.

Чөнки татар милләте белән бүгенгә кадәр партия, номенклатура кешеләре, байлык, мал-мөлкәт бүлгәндә милләтне махсус инструмент итеп файдаланучылар идарә итә. Күпме генә сүз куертсак та, ничек милләтне саклап калу ысулын белүче юк. Бәйрәмнәр, җыеннар үтеп тора, сорау кала. Татар конгрессының бишенче корылтае милләтнең тирән кризиста булуын күрсәтте.

Чын милли идеологлар корылтайга чакырылмады

Татар милләтенең лидерлары дип саналучыларның иң зур ялгышы – аларның сәяси уеннар белән мавыгып, талашып, сугышып, милләт исеме ярдәмендә баеп, милли яшәеш белән шөгыльләнмәве. Теләсә кайсы милләтне бары тик милли яшәеш саклый, үстерә, алга алып бара. Әмма бүген татар милләтенең 95%ы милли оешма эшләрендә катнашмый, калган 5% “милли номенклатура” алып барган уеннарда катнаша. Кайберләре ихластан халык өчен тырыша. Халыкның бер төркеме дөньядагы сәясәтне белмичә, “лидерларның” миллиләшкән уеннарында катнашмыйча милли тормышта дөнья көтә.

Соңгы төркемгә керүчеләр – иң дөрес яшәүчеләр. Чөнки татар милли хәрәкәте 20 ел дәвамында мәгърифәтчелек юнәлешендә эшлисе урынга, зур сәясәттә пешка булып хезмәт итә. Кайбер “пешкалар” алгы сызыкка үтеп, “ферзь” гә әверелә, үзенә күрә штатный юлбашчы булып китә. Бу очракта без татар милләтенең иң мәртәбәле, чын идеологы дип галим Илдус Әмирханны атарга хаклы. Бары тик ул гына дингә, милли яшәешкә нигезләнгән мәхәллә системасын тәкъдим итте. Бу концепция теләсә кайсы халыкка ярый. Бу очракта халык үз тормышын үзе кора, балаларны укыта, дин йортлары үзидарә ролен башкара. Россиядә татар халкы 1917 елгы революцияга кадәр шулай яшәгән. Хәзерге көндә Финляндия татарлары да шушы система буенча яши. Чөнки бу юлны академиклар уйлап чыгармый, ул бар, ул халыкның геннарында.

Әмма милли идеолог Илдус Әмирхан конгресс корылтаена чакырылмады. Чөнки андагы җитәкчелеккә милли яшәеш системасы да, Илдус Әмирхан да кирәкми. Ну урыны ул түгел. Анда җыелучылар конгресс түрәләрен мактарга, кемгәдер бүләкләр бирергә тиеш, батырлык күрсәтер өчен Мәскәүне сүгеп алырга да яраклы кешеләр кирәк. Конгресс кайбер бизнесменнарга шәхси проблемнарны хәл итәргә ярдәм итәр өчен, республика җитәкчеләре алдында хәстәрли икән. Гомумән, бизнесны сакларга булышкан өчен, тегеләре конгресска рәхмәтле имеш. Чынмы икән бу хәбәр? Ничә татар бае шул юл белән мал-мөлкәтен арттырган?

Милли җурналистика остазы, Россия татарлары мохтарияте рәистәше Римзил Вәлиев тә корылтайга чакырылмады. Дөрес, ул идеологик сәбәпләр белән, Конгрес Уставы бозуларга каршы протест йөзеннән корылтай башланасы көннәрдә конгресс эшләреннән тулысынча китүен белдерде. Ул академик Индус Таһиров һәм башка зыялылар белән бергә конгрессның башында торган, аның Уставын, программ документларын төзүгә зур өлеш керткән. Съезд барышында сәхнәдә эленеп торган, конгресс башкарма комитетының ишегендә сурәтләнгән эмблеманы уйлап чыгарып, гамәлгә куйган шәхес ул. Өстәвенә башкарма комитет әгъзасе дә булган Римзил Вәлиевне корылтайга чакырырга ник курыкты икән рәис Ринат Закиров? Мөгаен, Римзил әфәнденең дөреслекне турыдан әйтү ихтималыдыр. Ә әче дөреслекне чыгарасы килми.

Мөгаен шуңа күрә, быелгы корылтайга Ринат Закировка мактау сүзләре яудыручылар яки кузен-колагын, авызын томалап утыручылар сайланырга тиеш булган. Сайланучы делегатларның исемлеген конгресс башкарма комитеты хупласа гына, алар протоколга кертелгән. Бары тик Чаллыда гына берничә кеше бәхәсләшеп, үзләрен тавышка куйдырып кына исемлекә эләгә алган. Үз фикере булганнар очраклы рәвештә үтә алса да, аларга сүз әйтергә юл куелмаган. Катнашкан, белгән кешеләр шулай дип белдерде.

“Мәскәү шундый кабахәт инде”

Конгрессның еллык җыелышларында да, зур корылтайда да милли батырлыкны күрсәтүнең бер ысулы бар. Милли сәясәт юк, мәктәпләр ябыла, БДИ русча гына, татарча телеканал юк дип дистә еллар сайрап торалар. Шулай дип әтәчләнәләр дә, үзләре шунда ук теләсә нинди Мәскәү чиновнигының кулын үбәргә, башка җирен яларга тырышалар. Шундый уен бу. Мәскәүне сүгү — уңайлы формат. “Мәскәү шундый кабахәт инде” дигән булып милли каһарман рәвешенә керү популизмының бер төре.

Әлбәттә, конгресс Мәскәүгә каршы сөйләүне зур эшкә саный, эшләдек, булды дип уйлый. Ләкин чүбек чөюдән проблема хәл ителми. Сүгенүдән проблема арта гына, система тегермәне тагын да катырак тарта башлый.

Гомумән, татар конгрессы корылтае шул ук бер наянлыкны кабатлый – милли яшәеш белән милли республика төшенчәсен бутый. Республика булу – әле ул милләт булу дигән сүз түгел. Дөресе шул. Шуңа корылтайда милли республикаларны бетерик диючеләргә каты сүзләр әйткәләделәр. Республиканың милләтне яклавы Конституөиянең 14 нче статьясы буенча гына бара алмый. Милләт 1920 елга кадәр республикасыз яшәгән. Аның хәле бүгенгедән начар булмаганын күпләр оныта.Чөнки милли яшәү рәвеше, татар җанлы байлар, чын зыялылар булган ул чакта. Ә хәзер милләт дигән булып бюджет имү, шәхси дан, мал казану киң таралган.

Онлайн ялган

Халык инде күптәннән “Татар иле” порталының ачылуын көтә. 15 миллион сум акча бүлеп бирелгән портал турында чыгышында Рөстәм Миңнеханов та искә алды. Әмма президент бу сайтны кереп караса, егылып китәр иде. Зур суммалар тотылган порталның сыйфаты түбән, яшьләрне кызыктырырлык түгел. Гомумән, аны гади бер мәктәп сайты белән чагыштыру урынлы. Татар иленең проект авторы булган Раил Гатауллинга, әйтүләренә караганда, эшләргә мөмкинлек, финанс эшләрне алып барырга юл куймыйлар. Акчалар кая китә? Гомумән, корылтай алдыннан tatarile.org порталын халыкка тәкъдим итәргә тиешләр иде. Ләкин портал директоры Тәбрис Яруллинның “Татар иле” турындагы чыгышында презентациянең пародиясе генә булды. IT паркта узган секция эшендә дә портал турында халык яттан белгән әкият яңадан сөйләнде. Кыскасы, портал туа алмады.

Конгрессның дини наданлыгы

Корылтайда мөфти Равил Гайнетдингә генә сүз биреүе делегатларны аптырашта калдырды. Ринат Закиров махсус рәвештә Баш мөфти Тәлгат Таҗетдингә сүз әйттермәде. Татарстан мөфти Илдус Фәиз дә пленар утырышта бераз утыргач, чыгып ычкынды. Шулай итеп Ринат Закиров Уфадагы Үзәк нәзарәт корылтаенда үзенә сүз бирдермәве өчен үч алды. Монысы бик түбән инде. Тагын шул милләт белән уйнау. Мөгаен, партия кушканчадыр. Конгресс мөфтиятләр белән уртак проектлар алып бара дип санала. Кайсы регионнар белән алып барыла эш? Шул Тәлгат Таҗетдин җитәкләгән нәзарәтнекеләр белән бит. Равил Гайнетдиннең Мөфтиләр Шурасына караган мөфтиятләрнең милли оешма тирәсенә аяк басканнары да юк. Бу конгрессның дини яктан наданлыгын күрсәтә.

Гомумән, Үзәк нәзарәт рәисе Тәлгат Таҗетдингә корылтайга килеп торасы да булмаган. Аның кәефе дә юк иде. Нәзарәттәге тотрыксызлык, тәэсирле урынбасарларны читләштерү Тәлгат хәзрәтне шундый хәлгә калдырды.

Ринат Закировка Казан татарлары кирәкми

Корылтай ахырында 77 кешедән торган идарә сайланды. Күпләр өчен исемлектә Казан бүлеге рәисе Фәрит Мифтаховның кермәве аптырашта калдырды. Соңрак ачыкланды: Ринат Закиров аны исемлеккә керттермәс өчен түрәләр алдында шактый ялварган. Шулай итеп 64 яшендә тагын рәис булган Закировка ярты миллион Казан татары кирәкми булып чыкты. Гомумән, милләт тә кирәкми инде болай булгач.

Ринат Закировның көндәшлектән куркуы, партия обкомының инструкторы булып эшләве халыкка билгеле. Шуңа үз көче белән милләткә хезмәт итүче Фәрит Мифтаховлар аңа кирәкми. Аның каравы, кайбер төбәкләрдән икешәр бизнесмен идарәгә кертелде. Болары терәк. Ни дисәң дә, яшь бара бит егетләр!

Милләт өстеннән соры кортларны куарга кирәк

Шулай да милләтнең зур корылтай ясавы сөенечле хәл. Төбәкләрдә милли эшләр күпкә ихласрак бара. Мәкалә башында әйтелгәнчә, милләт гадәти яшәеш белән яшәргә тиеш. Пенза, Мордовия, Чуашстандагы, Кытайдагы, Финляндиядәге татарлар кебек. Әмма татар конгрессы уенны һаман дәвам итә – инде БМОга керергә җыена, бу тагын бер котырту инде. Чынлыкта керми БТК Берләшкән милләтләр оешмасына ! Керсә дә, БМОның мәгълүмат үзәгендә теркәлеп, ел саен шуда хисап җибәреп ята ала. Чөнки БМО- милләтләр оешмасы түгел, дәүләтләр оешмасы. Вәкәләтсез милләтләр оешмасына татар халкы вәкилләре 15 елллап элек кергән диләр.Шунда хезмәттәшлек итүен ташламаса, конгресска Мәскәү агайлар ачуланыр иде мөгаен…

Әй шапырындылар корылтайга кадәр, имеш милләтне саклау программасын раслыйбыз дип. 10 ел инде милләтне үстерү стратегиясен әзерли конгресс. Делегатлар бу “программа” турында берни әйтмәде. Чынлыкта ул 5-6 профессор язып биргән фәнни реферат булып чыкты. Анда дөрес сүзләр әйтелгән. Милли үзаңны мәгариф, мәдәният ярдәмендә ныгытырга! Ник шушы ап-ачык хакыйкатьне дистә еллар буе эзләргә кирәк булгандыр!

Кыскасы, милләт өстендә соры корт булып утыручыларны куып төшерергә, гадәти милләт булыр яши башларга кирәк. Ялган белән милләтне коткарып булмый. Күпме була инде болай да кабыргасы ачылган милләтне кимереп ятарга? Зур акчалар туздырып, бер юньле портал да ясый алмаган оешма чынлыкта исәнме икән ул? Конгрессның кабыгы гына калган түгелме соң?

P.S.Чит төбәкләргә Татарстан күчтәнәчен ташу бәлки кирәктер дә. Ләкин 2 млн. Татарлы Татарстан, миллион ярым татар яшәгән Башкортстан милли конгресстан ярдәм дә, игътибар да күрми. Бу минем фикер генә түгел. Делегат Айдар Хәлим «Азатлык» радиосына интервью биреп, бу корылтайда Татарстан, Башкортстан вәкилләренең кәефе күңелле булмавын әйткән. Бар тик ерактан килгәннәр һәм…мишәрләр генә бәхетле булып күренгән аңа. Милли каймакны сортларга аеру бер яхшы күренеш түгел анысы.

Александр Долгов
http://www.tatartime.com/?p=11936

И еще на эту тему

Комментарии

  1. #1 фазыл декабря 15 20:03:

    Язылган бар сүз дөрес. Максатсыз, тешсез, Мәскәү алдында бөгелеп төшкән оешма. Нинди файда бу кешеләрдән татарга? Галочка өчен генә, татарны алдау, күз томалау өчен төзелгән оешма. Кайбер кешеләр Путин, Мәскәү котламады да дип язып яталар. Ник котласыннар?Колларны котламыйлар! Конгресска кадәр ниндидер хыяллар бар кебек иде-бетте, юк алар. Татарга үз сүзен әйтер, көрәш өчен башка форма табарга кирәк, ә бу «конгресстан» косасы килә.

    Цитировать этот комментарий

Добавить комментарий


Цитировать выделенный текст

Designed by Azat Galiev aka AzatXaker 2017.