Татарская трибуна » Архив » Радик Нуретдин

Татарская трибуна

Обзор татарских и на татарские темы ресурсов интернета и ваши комментарии на эту тему

Радик Нуретдин

АСКЫН ТАТАРЛАРЫ

Т и р ә я к т а   ш о м л ы   д а н ы ң

Б у л г а н,   А с к ы н    у р а м н а р ы.

Г а с ы р л а р д а н    т о р ы п    к а л г а н

Д а н ы н,    к а ч к ы н    у р м а н н а р ы

*Качаклар-качкыннар мәгънәсендә.

Радик Фәми улы Нуретдинов 1949 елда Аскын районы Мотабаш авылында туган. Университетта һәм аспирантурада укый. Туган ягында тел укыта, Бөре педагогия институтында өлкән укытучы булып эшли. «Совет Башкортстаны» һәм «Татарстан яшьләре» газеталарында җаваплы вазифалар башкара. Татарстанның Яшел Үзән районы «Бишнә» совхозында җитәкче була, эшмәкәрлек белән дә шөгыльләнә.  Соңгы биш елда профессиональ язучы.

«Башкортстанның татар телле язучылар берлеген» оештыручыларның берсе булган Радик Нуретдин гыйльми эшчәнлеген дә сүрелдерми.  Соңгы вакытта төньяккөнбатыш Башкортстан татарларының теле, аның оешу тарихы мәсьәләләре белән шөгыльләнә.

Ф. Нуретдинов  «Аскын татарлары».  Казан 2002 ел

Кереш сүз.

Р. Нуретдинов, һәвәскәр тарихчы һәм профессиональ филолог, инде утыз еллап туган яклары официаль Башкортстанның төньяк районнарының  тарихын, сөйләмнәрен, этнографиясен һәм фольклорын өйрәнә. Аның Төньяк Башкортстандагы татар сөйләшләренә багышланган кандидатлык диссертациясе моннан егерме ел элек язылды (ул диссертация материаллары аерым китап монография булып та чыктылар). Шуннан соң Р. Нуретдинов филология һәм тарихтан китеп торды эшмәкәрлек илә шөгыльләнде, акча туплап, «Шура» журналын тергезергә хыялланды (бу журналның бер саны чыккан да иде, кара «Шура», №1, 1994, август саны). Ләкин, шул чордагы кайбер басмалар шикелле, үз милли мәнфәгатьләрен таный белмәгән укучылар массасының битарафлыгы нәтиҗәсендә, журнал дәвам итмәде.

Төрле уңышсызлыкларга карамастан, Р. Нуретдинов сынмады, сыгылып төшмәде, татар филологиясеннән читләшмәде: төрле конференцияләрдә катнашты, мәкаләләр яза торды, эзләнүләрен дәвам итте һ.б. Cоңгы елларда Р. Нуретдинов Башкортстан идарәчеләре вә кайбер филолог һәм әдипләре тарафыннан җибәрелгән хәрәмләшүләргә ачынып, туган яклары халыгының тел үзенчәлекләренә аеруча игътибар итә башлады.

Ошбу китапта Р. Нуретдиновның туган якларында озак еллар буенча теркәп җыеп килгән фольклор материаллары һәм җирле сөйләш үрнәкләре урнаштырылган. Ул материаллар, хосусан, төбәктәге хакимият тарафыннан «башкортлаштыру» политикасын уздырудагы хәрәмләшүләрне истә тотып та җыелганнар. Материалларны районнар буенча аерып бирү шуның белән дә билгеләнә.

Р. Нуретдинов материалларында зур урынны фольклор үрнәкләре били. Һәм бу әдәби җәһәттән дә бик кирәкле, методологик яктан да дөрес: нәкъ менә фольклор телендә сөйләшнең, диалектның асыл үзенчәлекләре саклана, мәсәлән:

Җырлыйк әле, җырлыйк әле

Таң атырга җырактыр,

дигәндә җ ләштерү бик ачык чагыла. Ә менә

Кыз — кудызлар җырлап җөреп

Урам буйлап, гөрләшеп

дигәндә борынгы кудыз кудуз «бүләк кыз» сүзе чагыла. Яки менә «кәбестә» уенындагы әйтешне алыйк:

— Әбей, кәбестә, пир әле?

— Кем килде?

— Түтәй бән җизнәй килде һ. б.

Р. Нуретдинов тикшерә торган сөйләшләр татар диалектологиясе өчен дә аеруча кызыклы бик тә үзенчәлекле. Аларда Себер татарлары теленә хас саңгыраулаштыру белән бергә мишәр сөйләшләренә хас үзенчәлекләр һәм урта диалектка караган җ- ләштерү рәттән күзәтелә. Ә менә башкорт теле йогынтысы юк (башлай, эшләй һ.б. башкорт йогынтысы түгел, гомумкыпчак чоры литрасы).

Һәр төбәк материалларын бирү алдыннан Р. Нуретдинов кыскача тарихы һәм диалектологиклингвистик  күзәтүшәрехләр бирә. Һәм алар да җитәрлек дәрәҗәдә сәвәтле, фәнчә, методологик яктан аклана. Тик, мәсьәләләрнең кемнәр өчендер бәхәсле булуын истә тотып, бу шәрехләрне җентеклерәк бирү кирәк шикелле.

Китапның азагында топонимик материалларга игътибар ителә һәм Р. Нуретдинов башкорт филолог вә тарихчыларының төрлечә хәрәмләшүләрен, фәнгә хилаф эшмәлләрен ачып бирә. Минемчә, бу өлешне шактый зурайтырга, киңәйтергә кирәк.

Бу якларда официаль атамаларда төбәктәге халык сөйләмәгәнчәатамаганча язылган, башкортлаштырылып язылган топонимнар аз түгел шуларның һәр очрагына аерымаерым, бәйнәбәйнә тукталып китү мотлак кирәк.

Р. Әхмәтьянов, филология фәннәре

докторы,  профессор.

Апрель. 2002 нче ел.

Башлама.

Аскын татарларының теле, мәдәнияте соңгы елларда шактый өйрәнелде. Әйтик, алтмышынчы еллар азагында Татарстан Фәннәр академиясенең тарих, тел һәм әдәбият институты Д.Б.Ромазанова җитәкчелегендә махсус экспедиция оештырды. Җитмешенче елларда Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе кафедрасы Р. Мөхәмәтҗанов җитәкләгән төркемне җибәрде һәм җитди материаллар туплады. Сиксәненче еллар башында һәм 20012002 нче елларда миңа да туган районымда елга якын булырга туры килде.

Беренче экспедиция нәтиҗәсе буларак «Язык пританыпских татар» (Казан, 1998 ел) дигән хезмәт дөнья күрде. Шөкер.

Икенче һәм дәвамлы экспедиция вакытында тупланган материалларны тәртипкә салып, фәнни әйләнешкә кертү һәм җырмоңга, хискә бай, оста һәм җор телле райондашларыма мирас итеп кайтарып бирүне изге эш дип саныйм.

Аскын татарларының теле дә, матди һәм рухи мәдәнияте дә үзенчәлекле. Чөнки районның көнчыгышында Себер татарлары теле, көнбатышында Минзәлә татарлары теле, ә көньягында Орбаш мишәрләренең тел үзенчәлекләре бергә кушылган, гаҗәеп койне барлыкка килгән. Аларны өйрәнү татар халкы теленең һәм аның оешу тарихы мәсьәләләрен ачыклау өчен әһәмиятле материаллар бирә. Мәктәпләрдә, ВУЗларда татар телен укыту барышында җитди практик кулланма була ала.

Аскын татарлары да катлаулы оешу юлы үткән, күрше халыклар (урыс, мари, удмурт һ.б.) белән гасырлар буе уртак шартларда тормышкөнкүреш тәҗрибәсе уртаклашып, үзара тәэсир итешеп яшәгәннәр. Билгеле, бу аралашу эзсез үтмәгән, аларның сөйләү телендә, тормыш итү рәвешендә, рухи дөньяларында чагылган. Бәлки шуңадыр да, аскын татарлары ачык йөзле, ярдәмчел һәм кунакчыл. Бу сыйфатларны шактый сандагы халыклар, аеруча шәһәрләрдә күпләп яшәгән милләтләр югалтты инде.

Сер түгел, илебез әхлаксызлык буенча упкын читенә килеп җитте. Шушы хәбәр хәтта авылларга, татар иленең соңгы утравына бәреп керде: эчүчелек, наркомания, СПИД, җинаятьчелек, үзүзеңне үтерүләр коточкыч арта бара. Нәрсә җитми бу татар тәрбияне төзек, тәртипле, мәңгелек бәхетле итәргә? Ислам диненнән ераклашу. Ислам дине тәрбия өлкәсендә төп урынны алып торырга, яшәү рәвеше булырга тиеш. Хәер, районда егермеләп мәчет төзелде, яңалары төзелә, аларда эшләү өчен кадрлар укытыла.

Соңгы берике елда авылларның юлларны төзекләндерү, автобуслар йөртү, яшелләндерү һәм халыкның рухын күтәрү буенча моңа кадәр күрелмәгән эшләр эшләнә. Моңа Яңавыл якларыннан килгән яшь, милли җанлы, көрәшчән рухлы Хәким Ильяс әфәнде Насыйров җиң сызганып тотында. Халыкны иман юлына кайтару, аның милли кыйбласын саклап калу өчен районда көчләр җитәрлек. Мондый шартларда тагын бер мөһим адым ясалырга тиеш. Ул адым балалар бакчаларында, мәктәпләрдә укытуны баланың үз ана телендә, моңлы да, нурлы да, газиз дә булган татар телендә алып бару. Балага Кол Гали, Тукай, Такташ, Галимҗан Ибарһимов, Мирхәйдәр Фәйзи, Муса Җәлил, Хәсән Туфаннар теленең матурлыгын, изгелеген, йөрәккә якын яңгырашын кертеп калдыру, милли көйләребезне сеңдерү аеруча мөһим. Юкса, урыс килә үз телен тага, түргә башкорт менә үз телен иңдерә. Өстәвенә, кайдадыр еракта яшәгән француз, немец, инглиз телләрен өйрән. Тик үзеңнең әниеңә: әни, әнкәй, инәй, инәкәү дип дәшмә, имеш. Ә, мама, әсәй, мава, матер дип кенә җибәр. Юк, болай булмый, якташлар. Туган теленең кадерен белеп һәм аңлап калган, шуның белән горурланган яшь буын гына үз халкының тугрылыклы дәвамчысы булыр, колониаль сәясәт сөременнән айныр. Горурланырлык нәрсәләр аскын татарлары тарихында да, тормышкөнкүрешендә дә, сөйләм телендә дә, йолаларында да, горефгадәтләрендә дә бар бит.

Мин үзем, тел белгече буларак, җирле сөйләштә сакланып калган борынгы бабаларыбызның тел җәүһәрләрен күреп сокланам. Әйтик, моннан унбиш гасыр элек ташка уеп язылган Күл Тәкыйн, Истәми Каган һәйкәлләрендәге тел үзенчәлекләрен Кашка, Көбияз, Үрмияз, Үршәде, Чураш, Солтанбәк, Билгеш, Көнгәк, Казанчы, Мотабаш, Арбаш, Төлгезбаш авылларында яшәүчеләр телендә күреп шатланам. Чөнки тарихи берлек, тарихи хәтер, милли тамырлар исән. Димәк, без бәләкәй халык түгел, иртәнге томан кебек, эзсез югалырга да хакыбыз юк. Без гасырлар төпкеленнән килгән газиз телебезне сакларга тиешбез. Бәрәңге һәм тирес фәлсәфәсеннән арынырга вакыттыр, үз корсагы турында гына кайгыртучы, түбән рухлы түрәчиновникларның безгә чит кавем телен тагарга, безне дискриминацияләргә, колониаль тәртип урташтырырга хакы юк.

Шуңа да, укучылар игътибарына тәкъдим ителә торган әлеге сөйләм үрнәкләре аскын татарларының җанлы телен чагылдыра. Алар халык ничек сөйләсә, шулай язылган. Бу материаллар халыкның тарихын, авыз иҗатын һәм телен өйрәнү өчен бик әһәмиятле. Без моннан егерме ел элек оештырылган экспедиция материалларын да бирергә булдык. Бу телебез торышын чагыштырма өйрәнүгә ярдәм итәчәк. Кызганыч, кеше баласы үлемечле. Ул вакыттагы очрашкан һәм безгә төрле хәбәрләр сөйләгәннәрнең күбесе бу дөньядан китеп бардылар. Әмма исемнәре тарихта, сөйләгәннәре яңа буыннарның күңеленә, хәтеренә сеңеп калды, югалмады.

Кайбер беркатлырак кешеләр: «Бу хезмәтнең әһәмияте нидә?» дип сорау куяр. Җавап: беренчедән бу материаллар халыкның тарихын, авыз иҗатын һәм телен мәктәптә өйрәнү өчен кирәк. Икенчедән башкорт халкы да татарның беркәвеме икәнен тагын да бер тапкыр раслау. Өченчедән Урал араларында яшәгән казакның найман кабиләсе телен, күбәләк сөйләшен, «башкорт әдәби теле нормасы» итеп кабул итүне тарихи хата булуын раслау. Дүртенчедән Көбиязда, Урмиязда, Солтанбекта, Казанчыда, Кышлау Елгада, Әмирдә яшәгән башкортларның теле барыбыз өчен дә уртак булган олы Ана телебез татар әдәби теленең аерылгысыз бер өлеше икәнлеген якташларымның хәтеренә төшерү. Бишенчедән татар халкының үз аңын уяту, милли горурлык хисен тергезү максатыннан чыгып кылынган эш бу, кодашларым.

Сөйләү үрнәкләре Төй төбәге, Ар төбәге, Танып төбәгенә бүлеп урнаштырылды. Текстларның азагында аның кайсы авылда, кайчан язылганлыгы, сөйләүченең исемфамилиясе дә күрсәтелде. Телдәге җирле үзенчәлекләрне төгәлрәк чагылдыру өчен, татар  диалектологиясендә кабул ителгән өстәмә билгеләр дә кертелде:

і, ѓ тирән әйтелешле тел арты авазлары.

w - өрелмәле, иренирен авазы.

ґ бугазда ясала торган аваз.

/ аның алдында торган тартыкларның йомшак әйтелүен белдерә.

йа, йә — я

йу, йү — ю

йы, йе — е

Татар рухын, аның асылын һәм булмышын чагылдырган дөнья аскын татарларының тел хәзинәләрен саклаган илгә рәхим ит, укучым.

И еще на эту тему

Комментарии

  1. #1 Татышлинец февраля 2 17:30:

    Радик Нуретдинов — очень преданный татарскому народу и очень редкий по самоотверженности человек! Он на свои скромные средства издает газету, защищающую интересы татар РБ Причем издает в двух версиях — бумажной «Татар, УЯН!»и электронной «Татар, УЯН! -онлайн» на своем блоге tatar-gazeta.ru

    Цитировать этот комментарий
  2. #2 Артур февраля 2 17:41:

    Тираж газеты Татар Уян очень скромный по двум причинам. Первая -отказ властей в регистрации газеты, вторая — просто не хватает денег для оплаты бумаги, услуг типографии и тд

    Цитировать этот комментарий

Добавить комментарий


Цитировать выделенный текст

Designed by Azat Galiev aka AzatXaker 2017.