Татарская трибуна » Архив » Уфа татарлары «Фикер» клубын оештырды

Татарская трибуна

Обзор татарских и на татарские темы ресурсов интернета и ваши комментарии на эту тему

Уфа татарлары «Фикер» клубын оештырды

Уфадагы татар җәмәгатьчелеге үз эшчәнлеген җанландыру, күбрәк кеше җәлеп итү максатыннан "Фикер" исемле бәхәс клубы оештырды. Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләренең 29 октябрьдә узган гомум җыелышында татар чараларын ешрак һәм кызыклырак үткәрү юллары тикшерелде.

Шамил-НежметдинБашкортстан татарлары милли мәдәни-мөхтәрияте шурасы әгъзасы Шамил Нәҗметдинов сүзләренчә, халыкны сәяси темаларга сөйләшү өчен җыеп булмый.
"Без Башкортстан татар иҗтимагый үзәгенең башка оешмалар вәкилләре белән уртак утырышларын даими уздырып торабыз. Аларда, белүегезчә, республика татарларының көнүзәк гомуми проблемалары, шулай ук илдәге һәм дөньядагы кайбер мөһим вакыйгалар тикшерелә. Аерым мәсъәләләрдә позицияләребезне белдереп документлар да кабул итәбез. Чараларга гел генә бер үк диярлек кешеләр йөри һәм аларның уртача яшьләре дә югары.Чараларга татар җәмәгатьчелеген җәлеп итү һәм яшьләрне тарту өчен ниндидер яңа өлгеләр уйлап чыгарырга кирәк. Мин аерым мәсъәләләр буенча бәхәсләр оештыру кирәк дип исәплим" диде Шамил әфәнде.

Бу тәкъдим белән Башкортстан татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов та килеште.

Кадерле Имаметдинов:

Кадерле-jpg"Уфада 400 меңнән артык татар яши. Чараларга даими бер үк кешеләр йөри. Алар якынча ике йөзгә якын кеше. Мин мондый бәхәс клубын оештыру күптән өлгергән мәсъәлә дип исәплим. Белүегезчә, бездә халыкны сәяси, милли мәсъәләләр белән кызыксындырып җыеп булмый. Халыкның милли үзаңы түбән. Концерт, мәдәни чараларга җыю җиңелрәк. Без оештырган мәдәни чараларда халык күбрәк катнаша. Шулай ук чәй мәҗлесләре белән узган чараларда да халык күп була. Бу күпчелекнең мәдәният һәм табын белән генә кызыксынуы турында сөйли. Күбрәк корсак һәм күңел күтәрү чаралары турында уйлыйлар. Шуңа башка форматларда да эшләп карыйк" диде Кадерле әфәнде.

Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте әгъзасы, композитор Алик Локманов эшчәнлекне киңрәк кимәлдә алып барырга тәкъдим итте.

Алик Локманов:

Алик_Лукманов"Минемчә, чараларда мәдәни өлеш тә булырга тиеш. Бәхәс клубына гына кеше җыеп булмавы ихтимал. Шуңа чараның беренче өлешендә татар проблемнарының аерым юнәлешләре турында бәхәс оештырып, икенче өлештә мәдәни чара уздыру кызыклырак булыр иде. Мәдәни чараларны мин аерым шәхесләребез белән очрашулар формасында да уздырып була дип исәплим. Мәсәлән, аерым бер шагыйрь, язучы яки композиторны чакырабыз. Аның иҗатының күргәзмәсен оештырабыз, ул үзе һәм иҗаты турында сөйли. Аның хакында каләмдәшләре, иҗатташлары чыгыш ясый. Гомумән, аерым шәхес иҗаты үрнәгендә без шул өлкәдәге гомуми проблемаларны да күтәрә, уртага салып сөйләшә алабыз" диде Алик әфәнде.

Утырышта яңа оешачак клубка "Бәхәс", "Фикер", "Караш" дигән исемнәр тәкъдим ителде. Күпчелек тавыш белән бәхәс клубын "Фикер" исеме белән атарга карар ителде. Чараларны мәдәният сарайларының кече залларында гәзитләр һәм радиолар аша игъланнар биреп, күбрәк кеше катнашлыгында уздырырга дигән фикергә киленде.

Источник: azatliq.org

 


 

Комментарии

  1. #1 Dwaynevok 14 октября 1:59:

    Nicely put, Thanks. meds online canadian pharmacies that are legit pharmacy prices compare

    Цитировать этот комментарий
  2. #2 Melinor 14 октября 8:56:

    Nicely expressed of course. .

    canadian pharmacies without an rx shoppers drug mart canada

    Цитировать этот комментарий
  3. #3 ed drugs 15 октября 18:51:

    You stated this wonderfully!

    Цитировать этот комментарий
  4. #4 DurekCethy 16 октября 0:10:

    Thanks, Useful information. what to write about in college essay essay writing services review what is a dissertation

    Цитировать этот комментарий
  5. #5 Dwaynevok 16 октября 4:42:

    Awesome posts. Cheers. legitimate online pharmacies canadian pharmacies that ship to us drug price

    Цитировать этот комментарий
  6. #6 DurekCethy 16 октября 15:04:

    Thanks. Numerous data!

    civil service essay paper writing service literature review for dissertation

    Цитировать этот комментарий
  7. #7 write my paper 18 октября 7:59:

    You actually revealed that exceptionally well. write essay online freeessayfinder.com writing service online

    Цитировать этот комментарий
  8. #8 essay 18 октября 9:27:

    Reliable data. Thanks! boston college essay topswritingservices.com custom written dissertations

    Цитировать этот комментарий
  9. #9 DurekCethy 18 октября 19:20:

    Truly all kinds of useful knowledge! autobiography essay for college essay rewriter help with dissertation

    Цитировать этот комментарий
  10. #10 Dwaynevok 18 октября 21:13:

    Thank you, Quite a lot of forum posts!

    mail order pharmacy global pharmacy canada best online international pharmacies

    Цитировать этот комментарий

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.

Цитировать выделенный текст

Designed by Azat Galiev aka AzatXaker 2020.