Татарская трибуна » Архив » Уфада татар теле ничә кешегә кирәк?

Татарская трибуна

Обзор татарских и на татарские темы ресурсов интернета и ваши комментарии на эту тему

Уфада татар теле ничә кешегә кирәк?

Татар теле-2 мөнир вафин

30 май Башкортстан татар иҗтимагый үзәге татар телен яклап каршылык чарасы уздырды. Пикетта барлыгы егерме өч кеше катнашты.  Каршылык чарасы Уфаның Спорт сарае каршындагы мәйданда узды. Шуны да әйтергә кирәк, республика парламенты керткән тәртипләр буенча каршылык чаралары Уфа үзәгендә бары тик бер урын – Спорт сарае каршындагы мәйданда гына уза. Калган өч урын башкала читендәге бистәләрдә. Үзәктә дигәне дә кеше кайнап торган урын түгел, халык йөрми торган мәйданнан гыйбарәт.

Пикеттагы шигарләр бар да тел проблемнары хакында. "Татар теленә дәүләт теле статусы!", "Иптәш Хәмитов! Татар  проблемнарына йөзең белән борыл!", "Татарлар – республиканың төп халкы. Милли үсешкә тигез хокуклар таләп итәбез!", "Татарны башкортча укыту дөрес түгел!", "Татар гимназияләре ачуны, ябылган мәктәпләрне тергезүне, радио һәм телевидение таләп итәбез!" кебек шигарләрне күрергә була иде.
 
Татар теле-1Чараны оештыручы Башкортстан татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Рәмил Хөсәенов: "Безнең пикетка чыгуның максаты – хакимият һәм җәмәгатьчелекнең республикада яшәүче ике миллионга якын татар проблемнарына игътибар итәргә, аларны чишәргә кирәк икәнлеген күрсәтү. Безнең тел, мәдәният, мәгариф проблемнарыбыз баштан ашкан. Без аларны егерме елдан артык инде чишүне таләп итәбез. Без – төп халык, монда ата-бабаларыбыз туган, яшәгәнбез, милләт буларак формалашканбыз. Без тигезлек яклы. Барлык халыклар өчен дә республикада тигез шартлар булырга тиеш", диде.

Пикет ахырында "Яблоко" фиркасе бүлекчәсе рәисе Сергей Наумкин да килде һәм чыгыш ясады. Ул республикада һәм, гомумән, Русиядә кеше, халык, милләт хокуклары бозылуы турында сөйләде.
  
Татар теле-3Чарада Бөредән килгән "Татар, уян" интернет сәхифәсен оештыручы Радик Нуретдинов та бар иде. Ул үзенә басым башлануы турыда сөйләде:

"Бүген иртәнге алтыда фатирыма иминлек хезмәтләре килеп керде. Алты кеше фатирны тентеп, компьютерны алып чыгып китте. Үземне берничә сәгать тикшерү бүлегендә тоттылар. Алар мине берничә ел элек сәхифәгә язган бер комментар өчен тикшерүләрен ирештерделәр".

Шундый ук тентү һәм компьютерны кулга алу Уфада яшәүче Булат Салиховларда да булган.
 
Каршылык чарасын оештыручы Рәмил Хөсәенов хакимияттән рөхсәт алганда чарада иллегә якын кеше катнашачагын белдергән булган. Пикетта исә барлыгы егерме өч кеше катнашты.
 
Рәссам Роберт Ярулла: "Мин үзем күпме кешене чакырдым. Интернетка чакырулар куйдык. 300 меңнән артык татар яшәгән Уфада халыкның болай җыелуы – хурлык. Милли үзаң түбән. Күрәсең, күпчелеккә тел статусы кирәкми", диде.

Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

 

Комментарии

  1. #1 Dwaynevok 15 октября 13:54:

    Beneficial stuff. Appreciate it! pharmacy online online pharmacy canada order prescriptions online without doctor

    Цитировать этот комментарий
  2. #2 Bryanenob 15 октября 23:51:

    Great content. Thank you.

    college essays on leadership writing service best resume writing services in nyc

    Цитировать этот комментарий
  3. #3 Melvinor 16 октября 19:59:

    Useful forum posts. Kudos!

    pharmacie canadienne walmart pharmacy price check visit poster's website

    Цитировать этот комментарий
  4. #4 canadian pharmaceuticals 17 октября 7:21:

    Fantastic postings, Many thanks!

    Цитировать этот комментарий
  5. #5 dissertation writing 18 октября 6:18:

    You actually explained this very well. how to write essay in english essaypromaster.com pay someone to write my assignment

    Цитировать этот комментарий
  6. #6 Bryanenob 18 октября 21:09:

    Amazing information. Thank you!

    essays writing services essay writing services review essay writing service recommendation

    Цитировать этот комментарий

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.

Цитировать выделенный текст

Designed by Azat Galiev aka AzatXaker 2020.