Татарская трибуна » Архив » Хәтер көне-2018: яңа формат кирәк (видео)

Татарская трибуна

Обзор татарских и на татарские темы ресурсов интернета и ваши комментарии на эту тему

Хәтер көне-2018: яңа формат кирәк (видео)

Казанда Хәтер көне узды. Өч йөзләп кеше катнашкан чарада ел саен килә торган кешеләрдән тыш яңа йөзләр, яшьләр дә күренде. Азатлык белән сөйләшкән белгечләр Хәтер көне форматын, үткәрү рәвешен үзгәртү кирәклеген әйтте.

13 октябрь көндезге бергә таба Тинчурин паркында халык җыела башлады. Быел һава торышы чагыштырмача җылы булгангамы, Тинчурин паркындагы мәйданчыкны шактый тыгыз уратып алгангамы, катнашучылар саны күбрәк булып тоелды. Чара башлануга 150ләп кеше булса, бераздан катнашучылар саны өч йөзгә җитте.

Гадәттәгечә чарада Татарстан байрагы төсендәге тасмаларны тарату оештырылды, "Азатлык" яшьләр берлеге "Зөләйха" китабын чыгаруга финанс җыю эшен дә алып барды. Җилдән туңганнар исә кайнар чәй-каһвә белән җылына алды.

 

"Яшьләрне җәлеп итү өчен Хәтер көне форматын үзгәртү кирәк"

"Милләтне берләштерә алган механизм – берәр фаҗига йә корбан" дигән сүзләр бар, дип сөйләде безгә сәясәт белгече Руслан Айсин. Аның сүзләренчә, Хәтер көне татарларны берләштерүче чарага әйләнергә мөмкин.

"90нчы елларда шулай булды да, хәзергә исә кызганычка чара күп кешене берләштерә алмый. Ләкин шуңа ышанам: берничә елдан соң хәл үзгәрәчәк. Моның өчен, бәлки, чараның форматын, технологиясен үзгәртү кирәктер, яшь буынның тартылуын теләсәк, бераз яшьләрчә эш итү кирәктер, дип уйлыйм", диде ул. Шул ук вакытта Айсин Хәтер көненә яшьләрнең, хәтта мәктәп укучыларының килүен дә искәртте, "димәк, алар өчен дә татар халкы фаҗигасе мөһим. Потенциал бар, аны кулланырга кирәк. Бәлки элекке еллардагы кебек районнардан кешеләрне алып килү юлын уйларга да кирәктер, кешеләрнең катнашу теләге булса да, логистик мөмкинлеге булмаска да мөмкин бит", ди ул.

Халыкта хакимияткә мөнәсәбәт үзгәрә дип саный сәясәт белгече, моны төбәкләрдә сайлау нәтиҗәләре, социологик тикшеренүләр дә күрсәтә. "Ләкин әлегә халыкта яңа лидерлар күренми. Алар булса, минемчә, вазгыять тә башкача булыр иде, чөнки лидерлар протест белдерүчеләрне җәлеп итә, туплый ала. Әлегә мондый кешеләр күренми шул. Булганнарны кысрыклыйлар, төрмәләргә утырталар. Якын арада лидерлар чыгар, вазгыять үзгәрер дип уйлыйм", ди сәясәт белгече Руслан Айсин.

"Соңгы вакытта радикаль чыгыш-фикерләр күбәя башлады"

Галим, тарихчы Дамир Исхаков Хәтер көненә халык әзрәк җыела, ди. "Эчтәлек ягыннан соңгы арада радикаль чыгышлар, фикерләр күбрәк ишетелә башлады. Бу Русиядә безнең һәм башка милләтләргә каршы алып барылган сәясәткә бәйле. Шуңа радикаль сүзләр әйтелсә, моны шул сәясәткә җавап итеп карарга кирәк. Халык аңлый: аның миллилегенә һөҗүм бара", диде ул.



Дамир Исхаков һәм Габдерәүф ЗабировМилләтара мөнәсәбәтләрдә дә киеренкелек арта, ди галим. "Минем өчен иң ышанычлы критерий – интернеттагы фикерләр. Анда халыклар арасында ызгыш күренә, татар урысны сүгә, урыс татарны сүгә, башка халыкларда да шул ук хәл. Димәк, милләтара мөнәсәбәтләрдә яхшы якка үзгәреш юк, бу Русиядә барган сәясәткә бәйле. Эш яхшы якка бармый, минемчә", ди Исхаков.

Дамир Исхаков халык Хәтер көнен төрлечә билгеләгәнен әйтә: "кемдер өендә намаз укый, кемдер аерым җыела, шуңа монда бөтен халык килү традициясе юк. Илдә демократия булса, халык та күбрәк булыр иде, әлбәттә".

 

"Миргазиян" мәчете имамы Габдерәүф Забиров та Хәтер көнен билгеләү митинг белән генә чикләнми дип әйтә. "Хәтер көне бүген генә түгел. Кичә Кол Шәриф мәчетендә дога кылдык, намаз укыдык. Сөембикә манарасы янында да дога укылды, анда Татарстан мөфтияте дә, Аксакаллар шурасы да катнашты, барлыгы 40тан артык кеше булды. Бүген дә без Кол Шәриф мәчетендә намаз укыдык, догада шәһитләребезне дә искә алдык", диде ул.

Татар телен кысрыклау проблемы дин әһелләрен дә борчый, ди Габдерәүф хәзрәт. "Татар теле ислам мәдәнияте белән гүзәлләшкән тел. Телне кысу безне дә борчый, без моның турында даими әйтеп киләбез", диде ул Азатлыкка.

"Җитәкчелек татар телен саклый-яклый алмады​"

Айсылу Галиева һәм Илсөя ӘхмәтгалиеваТатар телен мәҗбүри укытудан алып ату вакытында татар теле өчен көрәшнең алдынгы рәтендә булган "Татар ата-аналары" активистлары Айсылу Галиева һәм Илсөя Әхмәтгалиева да Хәтер көнендә катнаша. "Үзен татар дип санаган, ата-балалар рухын хөрмәт иткән, милләтебез саклансын дип йөрүчеләр бирегә килгәннәрдер. Монда яшьләрне, зыялыларыбызны да күрәбез. Узган елга караганда кеше ике тапкыр күбрәктер, моңа шатланабыз", ди алар.

 

Эчке протест кешеләрдә бар, тик ул халыкның аерым катламнарында гына, дип саный Айсылу Галиева. "Төпкә килеп җиттек, хәзер өскә күтәрелер вакыт җиткәндер. Халык шуны күрде: җитәкчелек татар телен саклый-яклый алмады, телне кануни рәвештә дә саклап булмады. Мин безнең депутатларны аңламыйм, декларациябез, Конституциябез булган хәлдә алар хәрәкәт итми", дип сөйләде ул. Ата-аналарның киләсе адымы – Конституцион мәхкәмәгә мөрәҗәгать итү булырга тиеш, дип саный ул.

 

 

Илсөя Әхмәтгалиева фикеренчә, Татарстан хакимияте тел өчен көрәшеп карады, аңа астан ярдәм җитеп бетмәде. "Алар үзләре генә көрәшә алмый, астан ярдәм булмаса, президент үзе генә татар телен саклый алмаячак. Хәзерге вакытта татар телен сайлау күпмедер күләмдә мәктәптән, аның җитәкчелегеннән тора, араларында БДИ тапшырасыгыз бар, татарча өйрәнеп аңа ничек әзерләнерсең диючеләр дә бар", дип сөйләде ул Азатлыкка.

Татар ата-аналары активистлары алга таба актив эшчәнлекне алып барырга, мәктәп-районнарга чыгарга җыена. Ноябрь аенда татар ата-аналары өчен конференция оештырылачак.

"Сан артыннан куу түгел, эчтәлек һәм сыйфатны кайгырту кирәк​"

Рүзәл МөхәммәтшинЯшь шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин халыкның кәефе төшенке, алар үзгәрешләргә ышанмый дип саный. "Халыкның күп өлеше, 95%ы тәмле ашау, матур киенү, йомшакта йоклау белән кызыксына. Ләкин без шуны беләбез: тарихны 95% түгел, калган 5% ясый. Шуңа безгә сан артыннан куу түгел, эчтәлек һәм сыйфатны кайгырту кирәк", ди ул.

 

 

 

 

Искәндәр Сираҗи

Журналист Искәндәр Сираҗи Казанда Тәре йөрешенә рөхсәт биргән хәлдә Хәтер көнендә йөрешкә рөхсәт бирмәүне

гаделсезлек дип саный. "Казан хакимиятен җаваплылыкка тартырга мөмкинлек бар. Ни өчен Тәре йөрешенә урамнарны ябып, үзәктән йөрергә рөхсәт бирәләр, ә Хәтер көнен кеше йөрмәгән җиргә куалар", дип аптырый ул.

"Бүгенге көндә хакимияткә ышану – бик шартлы нәрсә. Протестлар туктамый. Берничә республикада каршылыклар бара, Ингушетия, Кабарда-Балкарда бара. Аларны безгә күрсәтеп кенә бетермиләр", ди журналист.

Галишан НуриәхмәтТатар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Галишан Нуриәхмәт Хәтер көнен Татарстан җитәкчелеге оештырырга тиеш, дип саный. "Без Татарстан президентына да, Диния нәзарәтенә дә, шәһәр администрациясенә дә, мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать иттек. Ләкин алар Татарстанның рәсми бәйрәмнәрен үткәрергә курка шул. Хәтер көнен генә түгел, Республика, Конституция көннәрен дә үткәрмиләр, качып калалар", дип сөйләде ул.

* * *

 

Хәтер көнендә резолюция дә кабул ителде. Анда тугыз таләп куела:

  1. 1992 елда кабул ителгән Татарстан Конституциясен кире кайтару
  2. Милли республикаларда мөстәкыйль мәгариф системнарын торгызу
  3. Татарстаннан Русия думасына сайланган депутатларга ышанычсызлык белдерү, аларны чакыртып алуны таләп итү
  4. Татар телен якламаган Татарстан Дәүләт шурасы депутатларына ышанычсызлык белдерү
  5. Татарстан мәктәпләрендә татар телен дәүләт теле буларак мәҗбүри укытуны кайтару
  6. Бердәм дәүләт имтиханын татар телендә тапшыру мөмкинлеген кайтару
  7. Татар зиратындагы җинаятьләрне тикшерү, гаеплеләрне ачыклау
  8. Хәтер көнен дәүләт дәрәҗәсендә билгеләү
  9. Казанны яклаучыларга һәйкәл кую

https://www.azatliq.org/a/29541730.html

И еще на эту тему

Комментарии

  1. #1 Алсу октября 15 16:26:

    Почему президенты тюркских стран молчат?!

    В пятницу, 12 октября в 12-00, в Украинском кризисном медиа-центре Крымскотатарский Ресурсный Центр и Эстонский институт прав человека проведут пресс-конференцию на тему «Инициирование международной адвокации и движения солидарности с крымскотатарским народом».

    На данное мероприяте был приглашен Эскендером Бариевом мой брат близнец, Нафис Кашапов — полит эмигрант из Польши, однако он не может участвовать по объективным причинам. Мы ожидаем прибытие иностранных делегаций из разных стран мира, которые будут участвовать в медиа-центре Украины.

    Спикерам: Эскендеру Бариеву – главе правления Крымскотатарского Ресурсного Центра, члену Меджлиса крымскотатарского народа; Оливер Лооде – эксперту Эстонского института прав человека; Рефату Чубарову – председателю Меджлиса крымскотатарского народа, народныму депутату Украины; Андрей Ермоленко – художнику, дизайнеру; Николаю Круцик – представителю Ассоциации украинцев в Республике Ирландия.

    Желаем Вам и участникам конференции плодотворной работы, успешного поиска новых идей, интересных и полезных встреч, а также реализации намеченных планов. В работе Вашей конференции принимают участие деятели науки, культуры и общественные лидеры, представители народов: крымскотатарского, украинцы, ирландцы, эстонцы, а также многие другие — это нас радует!

    Единственной формой защиты крымскотатарского народа является освобождение Крыма от Российской оккупации, это действительно исторический факт, об этом будут говорить вступающие на конференции.

    Хотелось бы услышать вступительное слово от официального участника конференции, о Дне Памяти, который должен пройти 13 октября в Казани — это День Памяти не только татарского народа, а всех народов Поволжья и Урала, которые вместе с татарами смогли сохраниться как народы за 466 лет под беспощадной русской властью.

    Еще раз вспомним, в марте 2014 года российские войска оккупировали Крымский полуостров. С целью придания этому акту агрессии легитимности Кремль в считанные дни организовал на полуострове "референдум", проведенный под дулами автоматов. Оккупанты в Крыму ликвидировали все демократические свободы, уже установлен диктаторский режим, подобный СССР. Практически каждый день российские каратели открыто нагло фабрикуют уголовные дела в отношении представителям крымскотатарского и украинского народа, крымчане живут в страхе...

    Прекрасно зная обо всех преступлениях Путина в отношении Украины и Крыма, почему молчат президенты тюркских стран: Президент Турции — Реджеп Тайип Эрдоган, президент Азербайджана — Ильхам Алиев, президент Казахстана — Нурсултан Назарбаев, президент Узбекистана — Шавкат Мирзиёев, Президент Туркменистана — Гурбангулы Бердымухамедов, президент Республики Татарстан — Рустам Минниханов, глава Башкортостана — Рустэм Хамитов.

    Президенты тюркских стран! Перед всеми тюрками мира, и перед каждым тюркским народом в отдельности, стоят вызовы, испытания и тяжелые проблемы, требующие быстрейшего разрешения, иначе мы исчезнем как народ — тюрки, если будем молчать, о нас будут говорить только в анекдотах. Тюрки — наша сила – в единстве, наша сила – в добре!

    С уважением, бывший политзаключенный, член Президиума ВТОЦ, один из соучредителей движения "Свободный Идель-Урал / Free Idel-Ural" — Рафис Кашапов. КАЗАНЬ — КИЕВ — ЛОНДОН.

    Цитировать этот комментарий
  2. #2 Уфалы октября 15 16:42:

    Почему президенты тюркских стран молчат?!

    Рәфис ә син ничек уйладың, мөсөлман илләре әллә кайларда качып сало ашап яткан кашапны яклап руссия белән сугыш башлар да, шуннан соң кашап ак атлар менеп казанга герой булып кайтыр дигән идеңме?

    Цитировать этот комментарий
  3. #3 татар октября 25 14:26:

    Цитата:

    Почему президенты тюркских стран молчат?!

    Рәфис ә син ничек уйладың, мөсөлман илләре әллә кайларда качып сало ашап яткан кашапны яклап руссия белән сугыш башлар да, шуннан соң кашап ак атлар менеп казанга герой булып кайтыр дигән идеңме?

    Ты Уфалы видел как он сало ел? Тебя били как его ломая ребра и кости? Ты отсидел в тюрьме за защиту интересов татарского и других народов? Если нет, то нех... осуждать, Высказать мнение можешь, но осуждать НЕТ... Сначала письку отрасти, стань мужиком, пройди его путь, вот тогда и получишь право осуждать его.

    Цитировать этот комментарий
  4. #4 Уфалы октября 25 20:00:

    Цитата:

    Почему президенты тюркских стран молчат?!

    Рәфис ә син ничек уйладың, мөсөлман илләре әллә кайларда качып сало ашап яткан кашапны яклап руссия белән сугыш башлар да, шуннан соң кашап ак атлар менеп казанга герой булып кайтыр дигән идеңме?

    Ты Уфалы видел как он сало ел? Тебя били как его ломая ребра и кости? Ты отсидел в тюрьме за защиту интересов татарского и других народов? Если нет, то нех... осуждать, Высказать мнение можешь, но осуждать НЕТ... Сначала письку отрасти, стань мужиком, пройди его путь, вот тогда и получишь право осуждать его.[/qu

    Дело ведь не в том, сколько ему рёбер сломали, а в том, что он где то прячется, и еще пытается учить жизни, и мечтает дистанционно построит государство ( ну это очень смешно когда кашап хочет построит государство идель урал живя где то за пределами родного края), ну скажи что не дебил.

    Был бы он настоящий патриот татарского народа, он жил бы в Казане, собирал бы многотысячные митинги, боролся бы против запрета татарского языка.

    Удачи тебе, трусливый наш герой кашап.

    Цитировать этот комментарий
  5. #5 татар октября 26 18:55:

    Цитата:

    Дело ведь не в том, сколько ему рёбер сломали, а в том, что он где то прячется, и еще пытается учить жизни, и мечтает дистанционно построит государство ( ну это очень смешно когда кашап хочет построит государство идель урал живя где то за пределами родного края), ну скажи что не дебил.

    Был бы он настоящий патриот татарского народа, он жил бы в Казане, собирал бы многотысячные митинги, боролся бы против запрета татарского языка. Удачи тебе, трусливый наш герой кашап.

    Уфалы, перечитай вот этот свой пост и подумай — мог ли умный человек такое написать? С точки зрения логики и морали — это бред. Такое можно написать только от злобы, зависти или ненависти, и эти три чувства можно как разложить, так и сложить.

    Цитировать этот комментарий
  6. #6 Кунак октября 26 20:28:

    Уфалы. Кашапов после своего тн «освобождения» постоянно находился под колпаком. Р.Кашапов с 90-х вел борьбу за свободу татарского народа, жертвовал свои личные средства для татар и оказал гуманитарную помощь чеченскому народу в 1-чеченскую, лишился бизнеса, обеднел. Лагеря его не сломили. Останься он в Казани или Челнах, то его бы снова посадили под всяким надуманным предлогом. Подобное прошёл такую жизнь лидер крымско татарского народа Мустафа Джамилев, неонократно побывавший в заключении. В настоящее время тянет лямку Данис Сафар Гали, вступивший в защиту своей жены со стороны хулиганив( устроенная провокация) Сделал ли ты Уфалы что либо такое хотя бы часть того что сделал Кашапов?

    Цитировать этот комментарий
  7. #7 Уфалы октября 26 23:55:

    Цитата:

    Сделал ли ты Уфалы что либо такое хотя бы часть того что сделал Кашапов

    Я участвую на митингах по защите тат. языка, каждый год бываю в Казане на день памяти, миңа өч штраф бирделәр, мин үзем түләдем, әммә мин кашап кебек украинада качып, акыл сатып ятмас идем.

    Кайтып сат акылыңны, кулыңнан килсә, әгәр куркасың икән, утыр шым гына, арт ягыңны кысып.

    Цитировать этот комментарий
  8. #8 Алсу октября 30 17:00:

    Знаем ли мы правдивую историю своего народа?

    Знание истории своего народа формирует гражданские качества — патриотизм, долг перед своим народом, позволяет познать моральные и нравственные ценности истории человечества в их развитии. История каждого народа – это времена его взлетов и падений. Народы, не знающие своей истории, не имеют будущего — эти слова касаются колониальным народам Московии.

    Чему учат детей в российских школах: о «величие» русской нации, о «великом» русском языке, о «великой» историю русского народа, в системе образования чиновниками преследовавшие главную цель — русифицировать подрастающее поколение колониальных народов.

    Ведь каждый народ вправе гордиться своей историей. Но история у каждого народа — неповторимая, особенная, самобытная: у казанских татар, Казанский Кремль – это достаточно масштабный комплекс исторических и архитектурных памятников Татарстана — это башня Сююмбике, мечеть Кул Шариф полностью раскрывающий древнюю историю, однако Москва на территории Кремля татарам запрещает проводить любые массовые мероприятия; для башкир, это – Торатау (Шихан), с древних времен являлся священным местом, куда запрещено было ступать не посвященным людям, памятник природы и один из символов Башкирии; у крымских татар — это Ханский дворец в Бахчисарае — бывшая резиденция крымских ханов. Памятник истории и культуры общемирового значения, единственный в мире образец крымскотатарской дворцовой архитектуры.

    Народ, не изучающий родную историю, будет вынужден изучать чужую. Жить чужим умом, молиться чужим ценностям, по этому мы призываем ООН, НАТО, ОБСЕ и ЕС, защитить национальные и религиозные права колониальных народов России!

    С уважением, братья Нафис и Рафис Кашаповы!

    Без халкыбызның чын дөрес тарихын беләбезме?

    Тарих – бик катлаулы, халыклар арасында еш кына бәхәсләр уята ул һәм һәрвакыт безнең игътибар үзәгендә. Без Казан татарлары өчен тарихи тамырлар үткәннәргә карата кызыксыну, ата-бабаларың кичергән язмышы — сынаулар турында күбрәк белергә тиешбез. «Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк», дип еш кабатланган мәкаль бүген тагын да актуальләште. Башкалабыз Казанда 13 октябрь — Хәтер көне булып узды. 1552 елда Явыз Иван гаскәре явыннан Казанны сакланганда hәлак булган бабаларыбызны искә алу, аяусыз сугышта шәhит киткәннәрнең якты рухлары алдында баш ию көне булып узды. Ватандашлар без Хәтер көнен бары тик Казанда гына уткәрдек, hәм шуның белән тынычланып калдык, ә бит явыз Иванга каршы сугышкан батыр сугышчыларыбызны искә алып татар милләте дөньяның барлык өлкәләрендә югары дәрәҗәдә чаралар уткәрергә тиеш. Моның өчен сәясәтчеләргә, дин әhелләренә, укытучыларга, журналистларга, һәрдаим ел әйләнәсенә мәктәпләрдә, югары уку йортларында, мәчетләрдә, ТВ, радио, газета Һәм интернетта халкыбызга Хәтер көнен һәм башка тарихи вакыйгаларны яктыртып торырга такъдим итәбез.

    Хөрмәт белән! Бертуган Рәфис һәм Нәфис Кашаповлар!

    Цитировать этот комментарий
  9. #9 Уфалы октября 30 21:09:

    Кайтып эйт халыкка бу сузлэренне.

    Цитировать этот комментарий
  10. #10 татар октября 31 23:55:

    Цитата:

    Кайтып эйт халыкка бу сузлэренне.

    Уфалы. Один такой в роди тебя пригласил в Турции арабского оппозиционного журналиста а консульство своей страны и его там уже ждали, пытали, расчленили и бросили в колодец. Конечно у нас не такие кровожадные как саудиты(хотя кто его знает какие они, если судить по Ярославскому СИЗО, то тоже те еще вурдалаки), но думаю ему даже не дадут сойти на землю. Или он сразу окажется там где солнце по полгода не заходит. и где рот открывать нельзя — сразу горло застудишь. Так что прежде думай о чем говоришь.

    Цитировать этот комментарий
  11. #11 Уфалы ноября 1 7:27:

    Ха, ну тогда не ходи в лес!

    Цитировать этот комментарий
  12. #12 татар ноября 1 14:43:

    Цитата:

    Ха, ну тогда не ходи в лес!

    Знаешь что Альфир, в лес ходить надо, но и под ноги смотреть тоже надо.

    Цитировать этот комментарий
  13. #13 Выходи! ноября 11 14:58:

    В одном лесу Медведь работал Зайцем. Как это произошло? Лесу нужен был Медведь, но свободной была одна только ставка Зайца. И Медведь стал выполнять медвежью работу, получая за это заячью зарплату.

    Работал он добросовестно, пока не узнал, что в этом же лесу Заяц был оформлен Медведем. Возмутился Медведь: «Как же так, слабосильный Заяц получает медвежью зарплату?!» Написал в ГлавЛес. Приехали Львы, целая комиссия. Вызвали Медведя и Зайца.

    — Вы Медведь? — спросила комиссия у Зайца.

    — Да, я Медведь, — ответил Заяц и показал документы.

    — Но ведь я Медведь! — Заревел Медведь.

    — А ваши документы?.. О чём вы спорите, гражданин Медведь, когда тут ясно сказано, что вы — Заяц!

    Вот и всё. Вы спросите, где мораль?.. Какая может быть мораль, когда в комиссии на должности Львов были оформлены Ослы?!

    Цитировать этот комментарий

Добавить комментарий


Цитировать выделенный текст

Designed by Azat Galiev aka AzatXaker 2018.