Татарская трибуна » Архив » Бине Фазлан нинди башгирдларны күргән?

Татарская трибуна

Обзор татарских и на татарские темы ресурсов интернета и ваши комментарии на эту тему

Бине Фазлан нинди башгирдларны күргән?

767676_2Алда язып кителгән мәкаләләр буенча, басҗирд-баҗард-маҗард дип урта гасырлар авторлары мадьярларны, шулар аша кайвакыт Идел-Уралдагы бар фин-угырларны да атаганнар. Дунай буе мадьярлары да, Идел-Уралдагы “Бөек Венгрия” мадьярлары шул исем белән аталып йөртелгәннәр. Хәзерге башкортларның урта гасырларның ул башҗирт-маҗард-мадьярларына бер катнашлары да юк. Казан ханлыгы яулап алынгач, яңа хакимиятне таныган, аңа хезмәт итә башлаган бар кешеләрне дә башкирлар-башкортлар дип атаганнар һәм дә аларның милләтенә карамыйча. Аларга башкорт ярлыгы, салым льготалары, тарханлык ярлыклары (салымнан азат итү ярлыклары), киң җир биләмәләре биргәннәр. Җирләргә башкорт ярлыгы биргән вакытта алучының үз җирләренә дә, Московиягә каршылык күрсәтүче, баш күтәрүче, яңа хакимиятне танымаучыларның җирләренә дә ярлык биргәннәр. Казан ханлыгы яулап алынганнан соң Московиягә хезмәткә күчүче иң беренче башкортлар Югары Каманың Паннониягә китми калган мадьяр-башгирдлары булган. Шуларның үзатамасыннан Московия ягында көрәшүчеләрне аңлатучы башкир-башкорт термины таралып киткән. Алардан соң рәсми рәвештә тарихта теркәлеп калган башкортлар – Алатыр башкортлары (Мангыш, Ямаш һ.б.).

Чирмеш сугышлары вакытында Московия ягында чыгыш ясаганнары һәм бу вакытта күрсәткән зур казанышлары өчен алар башкорт званиесе, тарханлык грамоталары, бик зур җир биләмәләренә башкорт ярлыгы, башкалардан салым җыю хокукы алганнар. Үз җирләренә дә башкорт ярлыгы алганнар, Московиягә каршы көрәшкән һәм шуның нәтиҗәсендә бу сугышта исән калганнарының тулы бер авыллары белән ватаннарын ташлап китәргә мәҗбүр булганнарының җирләренә дә. Алар каршылык күрсәтүчеләрнең шул җирләренә һәм малларына кызыгып Московия ягында чыгыш ясаганнар да. Алатыр башкортларының исеме биләмәләренең (хәзерге Чувашстанның Мукшы, Ямаш һәм алар янындагы башка авыллар, башкорт Ямаш олысы) ул вакытта Алатыр өязендә булуыннан алынган, соңыннан бу җирләр Чабаксар өязенә күчерелгән. Чирмеш сугышлары вакытында Мәскәү ягына күчкән Алатыр чирмеш башкортларыннан соң башкортлык күренеше истәк-хантларда күзәтелә, вотякларда (удмуртларда). Рус чыганаклары аларны бер урында остяк дип язсалар, икенче урында башкорт дип күрсәтәләр.
Московия Казанны һәм Камага кадәрге аның җирләрен яулап алгач, Кама елгасыннан көнчыгыштагы җирләр Нугай урдасында торып кала. Шул ук вакытта бу урдада Московия яклылар (Исмәгыйль морза) һәм мөстәкыйльлек тарафдарлары (Йосыф морза) арасында ватандашлар сугышы башланып китә, сугыш бик озак һәм канлы була. Нугай урдасында тыныч тормыш бетә, аның төрле өлкәләрендә төрле морзалар хакимлек итә башлый, урда бердәм дәүләт булып яшәүдән туктый. Рус патшасы бу вәзгыятьтән үзенчә файдалана, зур булмаган ясак исәбенә Московия хакимлеген танырга чакырып төрле якларга чапкыннар җибәрә. Илдәге тотрыксызлык, тыныч тормыш булмау сәбәпле татарларның бер өлеше дә үз җирләренең саклануын һәм аңа нинди дә булса юридик теркәлү тәэмин итү өчен башкорт ярлыгы ала башлый. Тик бу вакыйгалар безгә хәзер аңлатылганча 16 гасырда түгел, ә 17 гасырда, нигездә Алексей Михайловичның 1649 елгы Собор Уложениесенән соң була.

Шулай итеп, Казан ханлыгының Агыйдел олысы Башкортстанга, Нугай урдасын яулап алу – Башкортстанның үз ирке белән Россиягә кушылуына әйләнә. Тарихтан күренүенчә, 16 гасырның икенче яртысыннан башлап, башкир-башкорт – бернинди дә милләтне түгел, ә Московияне, яңа хакимиятне тануны аңлаткан, ә баштагы чорда – Московия ягында чыгыш ясауны. Ә безнең Уфа галимнәре коллаборационистларның привелегияле шул сословиесен халык дәрәҗәсенә күтәреп, хәзерге Башкортстан һәм башка җирләрдә бик борынгы заманнардан ук ниндидер төрки башкорт халкы яшәгән дип игълан итәләр, фин-угырларны аңлатучы башгирд-башҗирд сүзләре кулланылган теләсә нинди чыганакны үзләренең бабалары турында язып калдырганнар итеп күрсәтәләр. Тарихны шулай итеп бозу, шулай фальсификацияләү бине Фазланга да карый.

Бине Фазланның хәзерге вакытта нәшер ителгән бар басмаларда да, интернетта да, турыдан-туры башкир (рус чыганакларында) һәм башкорт (татар, башкорт чыганакларында) сүзләре кулланалар. Ә оригиналда исә бернинди дә башкир да, башкорт та юк. Бине Фазлан үзе очраткан ул кавемне “башгирд” (кайбер транскрипцияләрдә – “башҗирд”) сүзе белән атаган. Ә башҗирд белән башкир-башкорт һич кенә дә бер үк әйбер түгел инде, аеруча тарихи аспектта. Бу бер бине Фазланга гына кагылмый, бар урта гасырлар авторларына да кагыла. Уфа “галимнәре”нең “хезмәтләрендә” фин-угыр мадьярларны аңлатучы башгирд, басҗирд, башҗирд, баҗард, маҗард һәм башка сүзләр бернинди искәрмәсез шундук “башкир-башкорт” булып китәләр дә хәзерге башкортларның бабаларына әйләнәләр дә куялар. Фин-угырлыклары бернинди дә шик калдырмаган Рубрук, Карпиниларның баскард, паскатирлары да, Юлианның маҗарлары да башкортлар булганнар имеш, алар да хәзерге хәзерге башкортларның бабалары турында язып калдырганнар имеш. Бу – беренче чыганакны тупас бозу, фальсификация, укучыларда ялгыш фикер барлыкка китерү, дөресен әйткән вакытта, тарихи чыганакларны ниндидер ялган концепцияләр өчен файдалану булып тора. Әгәр дә ул башҗирд-башкард-башгирдларны (аларның уннарча варианты бар) оригиналдагы кебек итеп язсалар да, ә бу бик сирәк күренеш, җәя эченә шунда ук башкир-башкорт дип өстиләр дә куялар. Мәгълүматлылыгы чикле укучы моны саф хакыйкать итеп кабул итә, ул фәлән-фәлән автор башкортлар турында, безнең бабалар турында язып калдырган дип исәпли башлый. Ә чынлыкта исә, аның бабалары (Урал арты “башкортлары” турында сүз бара) ул заманнарда гомумән Үзәк Азиядә булганнар, безнең җирләргә Бату хан гаскәрләре белән килеп утырганнар.

Башта бераз гына тарихи экскурс эшләп, урта гасыр чыганакларында маҗар, маҗард, баҗард-башҗард, башгирд-башҗирд, баскард-башкард һ.б. атамалар астында искә алынган шул мадьярларның тарихына тагын бер тукталып китик. Мадьярларның бабалары, инде алдагы материалларда язып кителүенчә, 1-че меңьеллыкның 9-чы гасырында болгарлар, кимәкләр кысуы аркасында Идел-Уралдагы Бөек Венгрия дип аталып йөртелгән җирләрен ташлап китәргә мәҗбүр булганнар. Сүз уңаеннан әйтеп китик, 11 гасырның уртасына кадәр бүгенге көндә Башкортстан дип аталган җирләрнең бар көньяк-көнчыгыш өлешләре дә Кимәк каханлыгы составында булган, шул исәптән хәзер “чын башкортлар” яши дип исәпләнүче Вәлиди Башкурдистаны (Кече Башкортстан) да, ягъни, Көньяк Урал һәм Урал арты да. Каханлыкның көнбатышы Хәзәр каханлыгы, төньяк-көнбатышы – Идел Болгариясе белән чикләнгән булган. Хәзерге вакытта Башкортстан дип аталып йөртелүче территориянең Стәрлетамак шәһәренән көньяк-көнчыгыштагы җирләр – Кимәк каханлыгы җирләре булган (аның төньяк-көнчыгышы – Идел Болгариясе җирләре), Җаек елгасының урта һәм югары агымы да тулысынча каханлык составына кергән. Ә Кимәк каханлыгы халкы, тарихта билгеле булганча, кимәкләр дип аталган, Ә Гардизи язуынча, “кимәкләр – татарлардан аерылып чыккан халык”. Гомумән, бар чыганаклар да Кимәк каханлыгы халкы татарлар һәм кыпчаклардан тора дип язалар.

Кыпчакларның татарны барлыкка китерүче төп компонентларның берсе булуын исәпкә алган вакытта, хәзерге Башкортстан –Төрки каханлыклар, Кимәк каханлыгы, Идел Болгариясе заманнарыннан ук татар җире, татар иле: аның төньяк-көнбатышы – Идел Болгариясе җирләре, ә көньяк-көнчыгышы – татарларның Кимәк каханлыгыныкы. Андагы татарларның күп өлеше шул заманнардан ук үз җирләрендә яшиләр, беркаян да беркемнең дә җирләренә килеп утырмаганнар. Ә бүгенге көндә Уфа “галимнәре” язып яткан тарих концепциясендә бу җирләрнең татар Кимәк каханлыгы җирләре булуы турында бер генә сүз дә юк, Кимәк каханлыгы аларда гомумән телгә алынмый. Ә Кимәк каханлыгында ниндидер серле “башкорт”ларның булуы тарихта билгеле түгел. Ә Идел Болгариясе һәм Казан ханлыгында булган башҗирд-маҗардлар – фин-угырлар, аларның хәзерге башкортларга бернинди катнашлары да юк. Сүз уңаеннан шунысын да әйтик: Казан галимнәре дә Кимәк каханлыгын өйрәнмиләр, Нугай урдасы тарихын да, Алтын урда тарихын да, Болгар тирәсендә болганып ятудан ерак китә алмыйлар, әллә инде аларга Татарстан чикләрен үтеп чыкмаска дип берәр директива бирелде микән дип тә уйлап куясың кайвакыт.
Идел Болгариясеннән көнчыгыштагы Бөек Венгриядән Паннониягә (зур булмаган бер өлеше Югары Камага) күченергә мәҗбүр булган мадьярларның язмышы җиңел булмаган. Яңа җирләрдә аларны беркем дә көтеп тә тормаган, үз җирләрен алар бүлешергә беркем дә ашкынып та тормаган. Мадьяр галимнәре төзегән реконструкция буенча, ул мадьярлар башта Урал арты – Самар арасындагы далаларда күчеп йөргәннәр. Ләкин анда да аларга кимәкләр, кыпчаклар, аеруча бәҗәнәкләр тынгы бирмәгән. Аннан соң алар Түбән Иделгә, Азак буйларына, Донның түбән агымнарына, Кобанга, Төньяк Кавказга күченгәннәр. Чөнки нәкъ менә шул җирләрдә мадьярларга хас археологик артефактлар табылалар, Константин Багрянородный, шул заман гарәп-фарсы чыганаклары мадьярлар турында искә алган урыннар шул җирләргә туры киләләр.

Мадьярлар аннан соң гына Киев Русен үтеп хәзер яши торган җирләренә – Паннониягә күченгәннәр. Һәм бар Ауропаның котын алып шул урында үзләренә яңа җирләр, яңа тарихи ватан яулап алганнар. Мадьярлар Ауропага бәреп кергәч, ауропалылырның шулкадәр котлары очкан, Рим папасының кушуы буенча бар Ауропа халкы континентның бар чиркәүләрендә дә: “Йа, Аллаһ коткар безне бу мадьярлардан!” дип аллага ялвара башлаган. Мадьяр галимнәренең фикеренчә, мадьярларның барысы да Паннониягә барып җитмәгән, аларның кайбер өлешләре үзләре туктаган урыннарда аерылып торып калган. Аннары алар җирле халык белән катнашып мадьярлыкларын югалтканнар. Алар фикеренчә, мадьярларның аеруча зур өлеше Кобан һәм Төньяк Кавказда торып калган һәм алар әле бик күп заманнар үзләрен мадьяр-маҗар дип атап йөргәннәр. Кобан һәм Төньяк Кавказда маҗар һәм шуңа ошаган топонимнарның күп булуы – шул заман мадьярларыннан калган да инде. Үзбәк хан хакимлек иткән чорда Алтын урдага килгән гарәп сәяхәтчесе бине Баттута күп мәгълүматлар калдырган Төньяк Кавказдагы Маҗар шәһәре үз исемен шул мадьярлардан алган, андагы халык башта мадьярлар булган, Алтын урда чорында татарлашкан бу шәһәр галимнәре фикере буенча.

Мадьярларның бу күченүләре вакытында иң озак туктап яшәгән урыннары – Урал арты белән Идел елгасы (хәзерге Самар өлкәсе) арасындагы далалар. Түбән Идел, Азак буйларына алар бу җирләрдән бәҗәнәкләр кысуы аркасында китәргә мәҗбүр булганнар. Ә бине Фазлан ул башгирдларны нәкъ менә хәзерге Самар өлкәсе җирләрендә очраткан да инде. Урта гасыр авторларының башгирдлар дип мадьярларны атауларын исәпкә алган вакытта, гарәп илчеләре хәзерге башкортларның бабаларын түгел, ә нәкъ менә мадьярларны, аларның Самар – Урал арты далаларында аерылып калган зур булмаган бер төркемен очраткан булуы күпкә ихтималрак. Моның ихтимал гына түгел, ә чынлап та шулай булуын дәлилләү бер дә кыен түгел.

Уфаның фэнтези жанрында иҗат итүче “галимнәре” ниндидер “борынгы төрки башкорт халкы”на дәлил итеп китергән башка авторлардан бине Фазланның бераз аермасы бар. Ул, – беренчедән, башгирдлар турында шактый гына мәгълүмат китерә, икенчедән, калган күп кенә авторлардан аермалы буларак, бине Фазлан алар белән үзе очрашкан, өченчедән, калган башка авторлардан да диярлек аермалы буларак, бу рисаләдә ул башгирдлар төркиләр дип аталганнар (ул мадьяр башгирд-баскард-баджарларны төркиләр дип атаучы ике генә автор бар тарихта, икенчесе турында без алдагы язмаларыбызның берсендә аңлатып китәрбез). Шуңа күрә дә, бине Фазлан Питер һәм Уфа “галимнәре” тудырган башкорт халкы концепциясенең нигезендә ята.

Бине Фазлан башгирдларының төркилегенә килик. Бу сәяхәтченең ул башгирдларны алай дип атавы, аларның һичшиксез төрки булуларын аңлатамы соң?
Юк, һич кенә дә аңлатмый. Чөнки:
Беренчедән, ул вакытларда гарәп-фарсы чыганаклары, мәгълүматлылыклары аз булу сәбәпле, Кавказ һәм Сыр-дәрьядән төньяктагы бар халыкны да төрки дип атый торган булганнар. Төркиләрнең үзләрен дә, фин-угырларны да, хәтта русларны да. Сүзебезне дәлилләп гарәп-фарсы чыганакларыннан берничә цитата китереп китик.
10-11 гасыр тарихчысы, философы һәм шагыйре бине Мискәвейһ 965 елда Киев кенәзе Святославның Хәзәр каханлыгына походын тасвир итеп: “Хәзәрләргә төркиләр һөҗүм иттеләр” дип яза. Моны ул вакыт гарәпләренең төньяктагы бар халыкларны да төркиләр дип атап йөртүләренә дәлил итеп тә, Киев Русенең нигездә төркиләрдән торган булуына аргумент итеп карарга да була. Чынлап та, Киев каханлыгы төрки Авар каханлыгыннан аерылып чыгып барлыкка килгән ханлык. Ул бернинди дә кенәзлек дип аталмаган, каханлык дип аталган, аның хакиме дә кахан титулы йөрткән. 12 гасыр урталарында Киевта булган әл-Гәрнати анда бернинди русларны да очратмый, бары тик бәҗәнәкләрне генә. Һәм ул күпмеңләгән шул бәҗәнәкләр арасында җирле бер мөселман хатынына өйләнгән Кәрим атлы бер Багдад кешесен очратуы, андагы мөселманнарга җомга намазы укуы турында гына язып калдырган. Гәрнатидән күренгәнчә, әле 12 гасырда да Киев бернинди дә славян шәһәре дә, христиан шәһәре дә булмаган, шактый гына өлештә төрки шәһәр булган, анда зур гына мөселман диаспорасы яшәгән. Башка гарәп-фарсы авторларында да Киев Русе халкын төркиләр дип атау шактый, бер гарәп-фарсы чыганакларында гына да түгел, ә Византия чыганакларында да. Бине Хәүкәл бәҗәнәкләрнең Киев армиясе гаскәренең төп удар өлешен тәшкил итүе турында язган. Киев шәһәре аның бирелешендә – “Кийав-Кийәв”.

Әл-Идриси: “Руслар – төркиләрнең бер кабиләсе” (“Русы – одно из племен тюрок”). Әл-Истаһри кульязмасында да нәкъ шундый ук сүзләр бар.
Бераз гына темадан читкәрәк китеп, бу җәһәттән тагын шундый кызыклы бер мәгълүмат биреп китик: гарәп-фарсы чыганакларында русларны еш кына гомумән славяннар итеп түгел, ә башка бер халык итеп күрсәтәләр, аларга каршы сугышкан, аларны әсирлеккә алган, сулык, утрау, сазлык, урманнарда яшәгән кавем дип. Мәсәлән: Гардизи: “Русы постоянно нападают на кораблях на славян, захватывают славян, обращают их в рабов”; ”И там (у них) находится много людей из славян, которые служат (как рабы) им (русам), пока не избавятся от зависимости (рабства)”; бине Рүстә: “Окружённый озером остров, на котором они (русы) живут, протяженностью в три дня пути, покрыт лесами и болотами”; бине Хәүкәл: “Рус – варварское племя в стороне Болгара между ними и ас-Сакалиба”. Бине Хәүкәл буенча Куяв шәһәре русларныкы түгел, ә сакалибаларныкы икән. Бу авторның монда булачак Владимир-Суздаль Русе халкын күз алдында тотуын аңлау авыр түгел. Ә беренче авторлар Балтикадан чыгып фин-угыр һәм славян җирләренә һөҗүм иткән, аларны кырган, суйган, талаган, әсир иткән, җирләрен басып алып һәм анда үз хакимлекләрен урнаштырып ясак салган һәм аларга үз исемнәрен таккан варяг руслар (норман росс кабиләсе) турында язганнар.

Хәтта 14 гасырда да һәм аннан соң да әле гарәп-фарсы авторлары русларны төркиләр дип күрсәтәләр:
14 гасыр гарәп тарихчысы Әбелфида: “Руслар – төрки расадагы халык, алар көнбатышта шулай ук төрки расадан булган угызлар белән чикләшәләр” (“Русские, являются народом тюркской расы, которые на востоке соприкасаются с гуззами, народом также тюркской расы”). Чыганакта цитата алынган җыентыктагы бу “раса” сүзенең төгәл тәрҗемә булмавы, монда “төркем, класс, группа, халык, кавем” кебек сүз куллану күпкә төгәлрәк булуы турында искәрмә эшләнгән. Шуңа да бу цитатаны: “Руслар – төрки кавемгә кергән халык, алар көнбатышта шулай ук төркиләрдән булган угызлар белән чикләшәләр”, – дип китерү төгәлрәк була.
15-16 гасыр Мисыр тарихчысы бине Гыяс (русча чыганакларда ибн Ийас): “Руслар – төркиләрдән зур халыклар. Аларның илләре славяннар белән чикләшә” (”Русы – большие народы из тюрок. Страна их граничит со славянами”). Бине Гыяс – Мисырда кыпчаклар хакимияте урнаштырган мәмлүкләрдән, мәмлүкләрнең чыгышы – Дәште Кыпчак, ягъни, Алтын урда җирләре. Мисырга сугышчылар булып ялланган Алтын урда татарлары – кыпчаклар бу илдәге солтанны бәреп төшерәләр һәм анда үзләре хакимлек иткән Мәмлүк солтанаты оештыралар. Бу вакытта Мисырда ил хакимнәренең теле, дәүләт теле булып татар теле кулланыла, Мәмлүк солтанаты Алтын урда белән союзда, бар өлкәдә дә үзара тыгыз мөнәсәбәтләрдә була. Бине Гыясның монда кемнәрне руслар (ул вакыт яртылаштан артык халкы татарлар булган, ә бар хакимияте тоташ диярлек татар аксөякләреннән торган Московия “руслары”), ә кемнәрне славяннар (ул заманнарда Польша корольлеге белән униядә булган Бөек Литва кенәзлеге халкы) дип атаганын аңлау авыр түгел.

Шулай итеп, урта гасыр гарәп-фарсы чыганаклары ул заманнарда бер төркиләрне генә түгел, ә Кавказдан төньяктагы бар халыкларны да төркиләр дип атаганнар. Шуңа күрә, бине Фазланның хәзерге Самар өлкәсе җирләрендә аерылып калган ниндидер бер башгирд-мадьяр төркемен төркиләр дип атавы бер дә гаҗәп түгел.
Икенчедән, ул вакытларда төрки теле – Тын океаннан алып Карпат тауларына кадәр җирләрдә гомуми аралашу теле булып йөргән (Гумилев). Төрки телне белгән кеше хәтта Кытайда да аңлаша алган, Һиндстанда да. Үзен Һорасаннан Йосыф хаҗи дип күрсәтеп йөргән Афанасий Никитин татарча белүе аркасында өч диңгезне гизеп чыккан, Төркиядә, Кавказ артында, Иранда, Бангладеш һәм Һиндстанда булган, бар булган җирләрендә дә татар телендә аңлашкан. Бине Фазлан очраткан ул мадьярларның, ул заманнарның гомуми аралашу теле буларак, төрки телен белүләре һәм шул сәбәпле аның аларны төрки дип атавы бик мөмкин.

Өченчедән, ул мадьярларның озак еллар төркиләр арасында яшәп, ә бине Фазлан аларны очраткан вакыт белән мадьярларның күчеше арасында ярты гасыр вакыт үткән булган, өлешчә төркиләшкән булулары да мөмкин, мадьяр телендә тюркизмнар болай да күп.
Дүртенчедән, мадьярларның үзләрен дә гарәп-фарсы авторлары төркиләр дип атаган очраклар күп. Монда нәкъ менә Дунай мадьярлары турында сүз бара. Һәм бер гарәп-фарсы чыганаклары гына да түгел. Византия чыганаклары да мадьярларны төркиләр дип атый. Аеруча баштагы чорда, аларның Ауропага бәреп кергән вакытларында. Төркиләр дала халкы булганнар, сугышчан булганнар. Күп илләрнең армияләренә сугышчылар булып ялланып хезмәт иткәннәр. Кытай армиясенең дә иң көчле өлешен төркиләр тәшкил иткән, Һиндстанның да (Һиндстанның Дәһли солтанаты һәм Бөек Моголлар империясе гомумән төрки дәүләтләр булганнар, аларның югары даирәсе төрки-татар телендә сөйләшкән, Аксак Тимер нәселеннән (әниләре ягыннан чыңгызыйлар) булган Бабур нигезләгән Бөек Могол империясенең дәүләт теле –Алтын урда татар теле – чыгытай теле булган). Иранда да, Мисырда да, Венгриядә дә, Византиядә дә, Польшада да, Бөек Литва кенәзлегендә дә армиягә төркиләрне алырга тырышканнар. Хәтта Австрия белән Германия дәүләтләре дә төркиләрне армиядә хезмәт итәргә чакырганнар. Күп кенә төркиләр бу илләрнең атаклы кешеләре булып киткән. Чөнки, дворян сословиесе сугышчылар сословиесе булып исәпләнгән. Ауропа һәм Азиянең күп илләренең атаклы фамилияләренең, мәшһүр аксөякләренең чыгышы төркиләргә барып тоташа. Гомумән, Аропада һәм гарәп-фарсы дөньясында сугышчан күчмә халыкларны төркиләр белән идентификацияләгәннәр. Шуңа да, Самара – Урал артында күчеп йөргән мадьярларны бине Фазланның төркиләр дип атавы – ул заман өчен гадәти бер хәл.

Бине Фазланның замандашлары булган башка гарәп-фарсы авторлары да башгирдлар-башҗирдлар турында язып калдырганнар. Ә аларның ул башгирд-башҗирдлары Дунай буенда яшиләр һәм алар башгирд-башҗирдлар дип мадьярларны һәм бары тик мадьярларны гына атыйлар. Ә әл-Истаһри һәм бине Хәүкәл, башҗирдлар дип Дунай мадьярларын язсалар да, бер-ике сүз белән Идел-Урал башҗирдларын да да искә алып китәләр. Әл-Истаһрида: “Существует два вида басджиртов (чыганакта сүзыкларны аңлатучы хәрәкәләр кулланылмаган, оригиналдагы варианты – “bsjrt”). Один из них находится за булгарами и у них, говорят, должно быть около 2000 человек и (они) должно быть защищены непроходимыми чащами; они подчиняются булгарам”. Сүз уңаеннан әйтик, әл-Идрисенең эчке басҗирдлары да шулай ук итеп аңлатылган, кереп чыккысыз куе урман-сазлыкларда яшәгән һәм Идел Болгариясенә ясак түләгән кавем дип, тик анда аларның саны мең кеше генә итеп күрсәтелгән. Ул төзегән картада да эчке басҗирдлар Каманың Югары агымында, удмуртлардан өстә урнаштырылган, тик совет чоры галимнәре генә әл-Идрисенең Кама-Әтилен Агыйдел елгасы белән тиңләп күрсәтәләр. Алдагы мәкаләләрнең берсендә без моңа тукталып китәрбез әле. Ул заман Биләр шәһәрендә генә дә 30 мең кеше яшәгәнен исәпкә алган вакытта саз-чытырманнар арасына качып яшәп яткан 1000—2000 санлы ул башҗирдларны ниндидер зур халык дип булмый инде бер дә. Ә Зәки Вәлиди нәкъ менә шул “эчке башҗирд-басҗирларны” гына башкортларның бабалары дип исәпли, аның фикере буенча “тышкы башҗирд-басҗирдлар” – мадьярлар икән. Монда сүз бернинди дә хәзерге башкортларның бабалары турында түгел, ә мадьярларның Югары Камага күченгән һәм андагы куе урман-сазлыклар арасында гомер сөргән зур булмаган өлеше турында бара.

Бине Хәүкәлдә: “гузы, соседящие на севере с народом башҗирд, жили между Хазарским и Хорезмским (Каспийским и Аральским) озером”. Монда бине Хәүкәл мадьярларның Паннониягә күчеп киткәнче Самар – Урал арты далаларында күченеп йөргән бер төркемен күз алдында тота.
Шулай итеп, бине Фазланның очраткан башгирдларын төркиләр дип атавын аларны хәзерге башкортларның бабалары дип игълан итү өчен бернинди дә нигез бирми. Алар төркиләр дә, фин-угырлар да булырга мөмкиннәр, шул исәптән, мадьярлар да. Мөмкиннәр генә дә түгәл, алар нәкъ менә фин-угырлар, нәкъ менә мадьярлар. Ул башгирдларның хәзерге башкортларга бернинди катнашлары да юк.
Хәзер инде бине Фазланның ул башгирдларны ничек итеп тасвир итүен карап китик. Ә бу тасвир итү буенча, ул башгирдлар бер генә дә төрки халыккка ошамаганнар, алар фин-угырларга тартымнар. Бине Фазлан текстының башгирдларга кагылган өзегенә кыскача гына анализ эшләп китик.
Бине Фазлан язуынча, ул башгирдлар “төркиләрнең иң яманнары, иң пычраклары һәм кеше үтерүгә иң һәвәсләре, кеше очратсалар аларның башларын чабып алып, гәүдәсен калдырып китәләр” икән.

Иң яман төрки дип кайсын атап буладыр әйтүе кыен, иң пычрагы дип тә, тик төркиләр ул кадәр үк пычрак халык булмаганнар. Мәсәлән, Ауропага мунчаны төрки скифлар алып килгән. Бу мәгълүматтан ул башгирдларның төркиләрме яки фин-угырлармы икәнен ачыклап булмый. Ә менә кеше үтерүгә һәвәслекләре, очраган кешенең башын чабып алып китүләре турындагы мәгълүмат шактый кызыклы. Төрки дөньяда бер сәбәпсез кеше үтерү гадәте булмаган. Андый һәр очрак тикшерелгән, гаепле кеше җавапка тарттырылган, моның өчен үз гомере яки күп мал (кун) биреп түләгән. Башка кабилә, кабиләләр союзы кешесен үтерү сугышлар, җавап карымталары (набеглары) китереп чыгарган. Ә бине Фазланның башгирдлары кешеләрне тоталар да, бер сәбәпсез үтерәләр дә куялар. Шуңа ошаш хәлләр фин-угырларга хас булуы турында мәгълүматлар бар. Юлиан һәм башкалар язуы буенча, мордваннар үз илләренә килгән чит кешеләрне үтерә торган булганнар, аннан тыш, дошманнар исәбеннән ниндидер бер кешене үтереп һәм аның чабылган башын китереп күрсәтми торып, аларның ир-атларына өйләнергә рөхсәт итмәгәннәр. Әл-Идриси мең кешелек “эчке басҗирдларның” да алар иленә килгән һәр кешене үтереп торулары турында язган. Монда Югары Кама урман-сазларына күченергә мәҗбүр булган мадьярлар турында сүз бара. Аннан тыш чирмешләрнең бер вакыт Казан ханлыгына поход белән барган Московиянең бер отрядын тулысынча диярлек кырып бетереп, үзләренең олуг бу җиңүләрен билгеләү өчен Казанга килүләре тарихта теркәлеп калган. Алар үтерелгән Московия кешеләренең башларын сөңге очларына элеп Казанга килгәннәр, шуның белән үз батырлыкларын күрсәткәннәр. Кешеләрнең башын чабып алу, аны алып китү күп халыкларда булган, Кавказ халыкларында да, башка кайбер Ауропа һәм Азия халыкларында да. Андый күренеш төркиләрдә дә булган, ул гына да түгел, аларда да җиңелеп башы чабылган дошманның башын сөңге очына күтәрү яки аның баш чүмеченнән эчемлек савыты ясау гадәте булган. Ләкин бу халыкларның берсе дә бу күренешне мадьярлар кебек культ дәрәҗәсенә кадәр күтәрмәгән. Ә мадьярлар җиңелгән дошманнарының башын чабып, сөңге очына элеп кайтуларын үзләренең гербларына төшереп куйганнар. Мадьяр шәһәрләре гербларында җиңелгән дошманнарының башларын сөңге очына элеп куеп да төшерелгәннәре дә бар, кылыч очына элеп куеп төшерелгәннәре дә. Бине Фазланның бу мәгълүматы ул башгирдларның нәкь менә мадьярлар булуына дәлил.

Тагын бер фактны күрсәтеп китик. Билгеле булуынча бар Ауропаның котын алган һуннар көнбатышка таба күченгән Ерак көнчыгыштагы хуннуларның мадьярларның бабалары белән катнашуыннан барлыкка килгәннәр. Мадьярларда шуңа да һуннар культы, Аттила культы көчле, мадьярлар аларны үзләренең ерак бабалары дип исәплиләр. Ә тарихчылар язып калдыруынча, һуннар җиңелгән дошманнарының башларын чабып алып, иярләренә бәйләп куеп йөри торган булганнар, кемдә андый башлар күбрәк, шул батыррак, дәрәҗәлерәк саналган.
“Алар сакалларын кыралар һәм бет ашыйлар”. Үз бабаңнарның киемдәге бетне сытып ашаулары белән беркем дә мактана алмый инде. Бине Фазлан башгирдларыннан тыш башка ниндидер бер кавемне дә килешмәгән андый шөгыль белән тасвир итмәгәннәр, һәрхәлдә минем андый тасвир итүләрне очратканым юк. Ә менә сакалны кыруга килгәндә, төркиләр сакалларын кырмаганнар (бине Фазланның башка төркиләре сакаллы дип күрсәтелгәннәр), ә нәкъ менә мадьярлар сакалларын кырып йөргәннәр. Тарихчылар Ауропаның мораван һәм мадьярларга күрше башка халыклары сакаллларын кырып йөрергә нәкь менә мадьярлардан өйрәнүләре турында язалар. Бу мәгълүмат та ул башгирдларның бернинди дә төркиләр түгел, ә нәкъ менә мадьярлар булулары турында сөйли.

Иң соңыннан бине Фазланның башгирдларының төркиләргә, шул исәптән хәзерге башкортларга бернинди дә катнашлары булмаганына, аларның гомумән төркиләр булмавына, фин-угырлар булуына бернинди дә шик калдырмый торган юлларына күчик. Монда ул башгирдларның тотемнары, аларның нәрсәләргә табынулары, нәрсәләрне аллалар итеп танулары турында сүз бара. Тексттан ачык күренүенчә, бине Фазланның башгирдларында табигать стихияләре, табигать күренешләре, табигать объектлары алла булып, культ булып хезмәт итәләр. Ә мондый культ, табигать культы, табигать стихияләре (урман, су, җил һ.б.) культы нәкъ менә фин-угырларга хас күренеш һәм бик борынгы заманнардан ук. Конкрет нинди җан ияләренә табынганнар соң ул башгирдлар? Алар табынган җан ияләре рисаләдә конкрет санап чыгылган: “Без аларның (бер төркеме) – еланнарга, (икенче бер) төркеме – балыкларга, (тагын бер) төркеме – торналарга табынуын күрдек” (“Мы видели, как (одна) группа из них поклоняется змеям, (другая) группа поклоняется рыбам, (еще одна) группа поклоняется журавлям”).

Монда саналган җанварлар төркиләр ареалы – дала җанварларымы соң? Юк, һич тә юк. Болар барысы да фин-угырлар яшәгән урманнар, сазлыклар, сулыклар җанвар-киекләре. Еланга килгәндә исә, елан фин-угырларда аеруча зур культка ия булган. Елан рәсеме төшкән теләсә нинди археологик артефактны галимнәр иң беренче чиратта фин-угырлар белән бәйлиләр. Фин-угырларда кош (бу очракта торна) культы да зур роль уйнаган. Фин-угырлар мифилогиясе буенча, дөнья шулай барлыкка килгән: иң башта беренчел кош-ана оя кору өчен беренчел океан-диңгез өстендә коры урын эзләп очып йөргән. Кечкенә генә бер шундый урын тапкач, ул анда йомырка салган, ләкин ул йомырка тәгәрәп төшеп китеп ватылган һәм аның аскы өлешеннән җир, өске өлешеннән күк, сарысыннан кояш барлыкка килгән.
Төркиләр бине Фазлан башгирдлары кебек агачка, сулыкларга, еланга, балыкка, торнага табынганнармы соң? Бу җанварлар төркиләр өчен культ, тотем булганнармы? Юк, тагын бер тапкыр юк. Төркиләр өчен изге җанвар, тотем, изге зат булып бүре саналган. Бүре – төркиләрнең беренче анасы, төркиләрнең чыгыш башы, төркиләрнең изге хайваны. Чыгышларын шуларга бәйләгән, яки аларны коткарып калган Күк бүре, Изге бүре, Баш бүре, Ак бүре, Бүре ханнар турында төркиләрнең күп сандагы риваятьләре бар. Бу риваятьләр буенча һуннарның дәвамчылары булган төркиләрне дә бүре коткарып калган, Төрки каханлыгының төп кабиләсе Ашина ыруы да бүредән яралган (гомумән, бар төркиләр дә бүредән яралганнар) –кытайлыларның тулысынча кырып бетерүдән бу ыруны бүре коткарып калган һ.б. Төркиләрнең байрагына да бүре башы төшерелгән булган, изге таулары да Бүре хан тавы (Бүрхантау) дип аталып йөртелгән. Шигырьдә язылганча:
Татарларның, төрки кавемнәрнең
Тамырлары килә бик ерактан –
Ашинадан килә, Бүре ханнан,
Атилладан килә, Чыңгыз ханнан.
Ашина сүзе үзе дә бүре дигәнне аңлата, шигырьдә саналган дүрт тамырның икесе – бүре. Кытай дигән ил үз исеме – Чинаны татарның ашинасыннан, бу ил белән татар-төрекләр идарә итүеннән алган.
Ә бине Фазлан башгирдлары табынган җанварлар, культлар арасында бүре юк. Әгәр дә алар төрки кавемнән булсалар, анда бүре, һичшиксез, күрсәтелми, саналмый калмас иде һәм иң беренче булып саналыр, күрсәтелер иде. Димәк, ул башгирдларның төркиләргә бер катнашлары да юк, шул исәптән хәзерге башкортларга да.
Сүзебезне тәмамлап, шуны әйтеп китәргә кирәк:
БИНЕ ФАЗЛАН БЕРВАКЫТТА ДА ХӘЗЕРГЕ БАШКОРТЛАРНЫҢ БАБАЛАРЫ БЕЛӘН ОЧРАШМАГАН, УЛ ОЧРАТКАН КАВЕМ БАШКОРТ ДИП ТҮГЕЛ, Ә БАШГИРД ДИП АТАЛГАН, Ә УРТА ГАСЫРЛАРДА АЛАЙ ДИП МАДЬЯРЛАРНЫ АТАГАННАР. БУ МӘКАЛӘДӘ ИСБАТ ИТЕЛҮЕНЧӘ, БИНЕ ФАЗЛАН МАДЬЯРЛАРНЫ, НӘКЪ МЕНӘ МАДЬЯРЛАРНЫ ОЧРАТКАН.

Башгирд-башҗирд-башгард-мажгард-маҗар-баскард-башкард-паскатир сүзләре белән урта гасырларда мадьярларны атап йөрткәннәр. 16 гасыр уртасыннан соң башкир-башкорт термины белән Казан ханлыгы һәм Нугай урдасы җирләрендә Московия хакимиятен таныган, Мәскәүгә баш орган кешеләргә әйткәннәр. Ул бернинди дә этниклыкны аңлатмаган, ә привелегияле сословиене аңлаткан.
Уфа “галимнәре” урта гасыр чыганакларында очраган, мадьяр һәм фин-угырларны аңлаткан башгирд-башҗирд-башгард-мажгард-маҗар-баскард-башкард сүзләрен башкорт дип бозып язып һәм хәзерге башкортларга күчереп тарихны фальсификацияләү белән шөгыльләнәләр, аңлы рәвештә гади халыкның башын бутыйлар, фәнни җәмәгатьчелекне юлдан яздыралар. Уфа “белгечләренең” мондый эшләренә чик куелырга, салым түләүчеләр исәбенә андый хезмәтләр эшләү финанслаудан туктатылырга тиеш. Хәзерге Башкортстан тарихын яңадан язу зарур. Ә аның буенча, аның Уралга кадәрге өлеше тарихы Идел-Урал татарларының гомуми тарихыннан аерылмый, ә Урал һәм Урал арты халкы тарихы Үзәк Азия, Бату походлары белән бәйле.
Идел-Уралдагы башкортлык, Московиягә хезмәткә күчү тарихы да аерым өйрәнүне таләп итә. Ул чирмешләрдәге башкортлык хәрәкәте, удмуртлардагы башкортлык хәрәкәте, Нугай урдасындагы башкортлык хәрәкәте юнәлешләрендә алып барылырга тиеш.

Илгиз Гайнуллин

--
Это сообщение послано с помощью обратной связи с Татарской Трибуны http://tatar-tribun.ru

И еще на эту тему

Комментарии

  1. #1 moderator июня 30 23:57:

    Прошу прощения перед всеми посетителями сайта за некоторые сбои в работе ТТ, в том числе невозможностью писать комментарии. Как вы заметили, внешний вид татарской трибуны притерпел некоторые изменения. Хотелось бы узнать ваше мнение и ваши пожелания о внешнем оформлении и функциональных возможностях нашего сайта.

    Цитировать этот комментарий
  2. #2 историк июля 2 11:25:

    Если татаразм не объединил тюрков за сто лет с момента когда он был поддержан московскими властями, то он не объединит нас и подавно... нам не нужно объединение с малочисленными народами живущими за тридевять земель, которые по воле русских также названы «татарами», это тупо. Ради чего это объединение?.. С целью навязать им один язык, одну культуру, один менталитет?.. Ради попрошайничества из федерального центра под предлогом «субсидирования национальной культуры и языка»?.. Народ-то этих денег всё равно не увидит, всё распилят прокремлёвские мурзилки («татарские мурзы»).

    Помимо того, что татаразм — бесперспективное дело, это проявление самого настоящего шовинизма и империализма по отношению к народам, которые имеют полное право на самоопределение...

    Считаю, что лучше приложить усилия по налаживанию добрососедских отношений с башкирами, но без #татаризм 'а, потому что данная идеология лишь усугубляет конфликт. Мы булгары, а не «татары», мы часть Тюркского суперэтноса с которым признаём Единство... татаразм же, это шовинистическая идеология манкуртов-маргиналов без рода-без племени, ею следуют лишь третьесортные особи, которые ничего не добились и не добьются в этой жизни, они поют одну и ту же песенку про «раскол единой тотарской нации» и не понимают, что невозможно расколоть то, что никогда не было единым и единым не станет, пытаясь сохранить русский экзоним «татар» они сами того не ведая (а может и ведая) служат интересам Москвы, спросите «почему?» — ответ в следующем абзаце. А по поводу Единства, мы Едины как части Тюркского суперэтноса, а не татарского, разница в терминологии; «татар», это русский термин, которым русские и западноевропейсы называли многие народы, а «Тюрк», это тюркский политоним объединяющий всех Тюрков, независимо от места проживания и культурно-языковых различий...

    Москве не выгодно существование булгар, иначе ей придётся признать уничтожение нашей государственности, захват наших земель, геноцид, насильственное крещение и прочую мерзоту, которую она творила... им проще чтобы булгары считались «вымершими» или были «татарами», потому что это будет оправдывать все их действия, ведь татары — пришлый народ, оккупанты, от которых русские «освободило» бедные и несчастные народы Урало-Поволжья, чуваш и мишар в том числе, принимавших самое активное участие в уничтожении Булгарского Вилайета, который исключительно в русских источниках именуют «казанским ханством»...

    Цитировать этот комментарий
  3. #3 Ринат июля 3 14:32:

    Что же вы татары так переживаете за башкирский народ . За себя бы уж попереживали бы. Или вы принижая других ,башкир ,чуваш , марийцев думаете станете лучше .НЕ ПОЗОРЬТЕСЬ . Вам всяким таким склочникам СПАСИБО !!!!! Знаете за что за то ,что вашим отсебятинам наш БАШКИРСКИЙ народ стал интересоваться историей !!!! Историей настоящей , а не вымышленной татарами и РИ .

    Цитировать этот комментарий
  4. #4 чын Ринат августа 3 18:54:

    Минем никны файдаланырга кирәкми. — бусы алдагы постка.

    Горе-историкка:

    Син тарихчы сәләмәсе, башкир терминының таралу хронолиясе белән булса да тагышыр идең. 1552 елда Казанны яулагач, Казанны яклакчылар төн-як-көнчыгышка таба чигенгәннәр, Петр Шуйскийның отрядлары аларны эзәрлекләп барган. Хәзерге Перм краеның төн-як-көнчыгышына кадәр барып җиткәннәр, күп урманнар, сазлар үтеп. Нәк менә шунда, хәзерге удмуртлар бклән ханты-мансилар арасында алар башкир-венгрларны очраттканннар, ә алар иң беренче булып Мәскәүгә сатылганнар. Урҗумка елгасының кайда булганын бкуса да кара, ул хәзер ялгышлык белән Башкортстан дип аталган җирләрдәмени? Шуйский Башкириягә килгәнмени? Ә ул бит шул Урҗумканы кичеп хәтсез төн-як-нөечыгышка баргач сатлык башкирларны очраткан.

    Венгр-башкирлар сатылгач, бар сатлыкларны да башкирлар дип атап йөртә башлаганнар. Башкорт — сатлык дигән сүз, Башкортстан — Сатлыкстан дигәнне аңлата. Хәзерге Башкириядә беркайчан да бернинди дә башкортлар булмаган, юк һәм дә кирәге дә юк.

    Аннан соң чирмешләр баш күтәргән, Икенче тапкыр башкир сүзе нәк менә Чирмеш восстаниесе вакытында искә алына, баш күтәрүчеләрне кырып, үтереп, суеп йөргән сатлык чирмеш Ямаш башкир званиесен алган икенче кеше булып Рәсәйдә. Алатыр башкортларын да укыганың юкмыни томана? Чирмеш сатлыклары башкир булып китеп Алатыр башкортлары булып исәптә йөргән 16-17 гасырларда.

    Аннары ханты-мансиларның бер өлеше сатылып башкир булып киткән, ә аннан соң Сарапул өязе удмуртларының бер өлеше.

    Башкир дигән уйлап чыгарылган халык исеме артына качып яхшатланырга маташасызмы, үзегезгә шыр ялган тарих язып?

    Адәм мәсхәрәсе, миллион ярым татар без сатлыклар милләтеннән дип йөрсен инде үзләрен.

    Цитировать этот комментарий
  5. #5 Башkopт kызы августа 14 12:54:

    Это фашистский сайт. этот сайт надо вообще стереть с лица вэб пространства. На Украине тоже такие же сайты работали да доработались. Мирные жители погибают!!! долой фашистов... Где ФСБ?! Путину надо отправить это безобразие. пусть ознакомится!!!

    Цитировать этот комментарий
  6. #6 Салават августа 14 19:53:

    Чын Ринатка, с тобой согласен эзэм мэсхэрэсэ миллион башкир себя называют татарами. По ревизия сказкам в ещё в 18 веке были башкирами, теперь называют себя татарами. У них предки в гробу переворачиваются наверно от этого ужаса! Защищали свои земли называя себя башкирами, теперь их потомки отзывают себя татарами по прихоти большевиков. Оятсыздар улар.

    Цитировать этот комментарий
  7. #7 чын Ринат августа 16 21:32:

    Син ниндидер бер генә чыганак булса да китер әле, татарның Агыйдел олысында ниндидер мифик башкортлар яшәве турында. Башкир яки башкорт дигән бер генә чыганак булса да бармы? — Юк бит.

    Беркайчан да беркайда да булмаган башкорт кличкасы артына посып тәтәй булып күренергә маташасызмы?

    Цитировать этот комментарий
  8. #8 татар августа 18 1:19:

    Цитата:

    По ревизия сказкам в ещё в 18 веке были башкирами, теперь называют себя татарами. У них предки в гробу переворачиваются наверно от этого ужаса!

    Предки наоборот спокойны — их потомки как были татарами так и остались. Вы еще евреев упрекните в том что они называют себя русскими, имеют русские фамилии и имена, считают себя православными, а сами тихо едут в Израиль и рыдают у стены плача. Потом возвращаются в Россию и снова становятся русскими и православными. А почему? Да потому что их испокон веков все притесняли. Так и татары были притесняемы до революции и по этому многие стали «башкирами», к стати не только татары . Так что если евреи за 2000 лет не утратили свое самосознание став «русскими, испанцами, турками , американцами» то и татары его тоже не потеряли. И нечего тут стыдить приписных «башкир» в том что они поменяли свою национальность, они помнят свой род, своих дедов и прадедов и знают кем они были и кто они сами.

    Цитировать этот комментарий
  9. #9 Аноним августа 22 14:20:

    =По ревизия сказкам в ещё в 18 веке были башкирами=

    Марҗҗага әйләнгән , ЗОМБИ башкортлы кыз белми бит үзенең тамырын , Нибирудан яхудларга

    ябешеп килгәннәре турында ! )))

    Цитировать этот комментарий

Добавить комментарий


Цитировать выделенный текст

Designed by Azat Galiev aka AzatXaker 2017.