Татарская трибуна » Архив » Боронгы маҗарлар-баҗардлар-башҗирдлар кем ул?

Татарская трибуна

Обзор татарских и на татарские темы ресурсов интернета и ваши комментарии на эту тему

Боронгы маҗарлар-баҗардлар-башҗирдлар кем ул?

efim_10Уфа галимнәре Урта гасырлар гарәп-фарсы авторлары башкортлар турында язып калдырганнар, аларның язулары буенча, башкортлар бик зур җирләргә ия булганнар, аларның зур-зур шәһәрләре булган һ.б. дип язалар. Урта гасырлар авторлары язган ул “башкортлар”ның кемнәр булуларын ачыклап китик. Чынлыкта исә, аларның хәзерге башкортларга, бүгенге көндә үзләрен башкорт дип атап йөртүчеләргә бернинди дә катнашлары юк.
Урта гасырлар гарәп-фарсы авторларында маҗар-баҗар-баҗард, басгирд, башҗирд, башгард һ.б. атамалар белән аталучы кавем турында чынлап та искә алулар бар. Идрисидә – басҗирт, Җүвәйнидә – башгирд, Мәсгудидә – башгард, әл-Балхида – башҗар, бине Дастада – маҗар һ.б. Уфа галимнәренең гоманлаулары буенча, алар барысы да хәзерге башкортларның ата-бабалары турында язган булганнар икән. Кемнәр турында язганнар соң урта гасырларның ул авторлары? Ә ул авторлар Көньяк Уралда яшәгән ниндидер төрки башкортлар турында түгел, ә фин-угырлар, ә конкрет әйткән вакытта, мадьярлар турында язганнар, һәм дә, алар язган ул басҗирт-маҗарлар, күп өлештә, хәзерге Башкортостанда түгел, ә гомумән башка җирләрдә яшәгәннәр.  Моның шулай булуын дәлилләү өчен башта мадьярларга, аларның тарихына экскурс эшләп китик.

Мадьярлар (венгрлар, үзатамалары – маҗйар) хәзерге вакытта күп өлештә Дунайның түбән агымында, Венгрия дигән дәүләттә яшиләр. Алар фин-угырлар, фин-угырларның тарихи ватаннарынан читтә яшәгән шактый зур санлы халкы. Мадьярларның чын тарихлары азагына кадәр ачылып бетмәгән, бүгенге көн археологиясе казанышлары һәм лингвистик анализлар буенча мадьярларның тарихы шулай аңлатыла: аларның тарихи ватаны – Төньяк Уралның ике як битләре, алар ханты-мансилардан аерылып чыккан кавем. Алар безнен эраның башында Урал арты буенча көньякка күченгәннәр, көнбатыш Себер далаларында күчмә тормыш алып барганнар, күп галимнәрнең исәпләве буенча, көнчыгыш Себердән хуннулар килеп чыккач, алар нәкъ менә шул мадьярларның бабалары белән катнашып, Европага барып чыкканнар, шуның аркасында Венгриянең икенче исеме дә – Һунгария, ягъни һун иле, башка версия буенча, һун-угыр иле. Безнен эра-ның беренче меңьеллык урталарында мадьярлар Урта Камага (Идел Болгариясеннән көнчыгыштагы җирләргә) күченгәннәр, ә аннан соң, болгарлар һ.б. -ның кысулары нәтиҗәсендә, Азак буйларына китәргә мәҗбүр булганнар, IX гасыр ахырларында, бәҗәнәкләрнең һөҗүме нәтиҗәсендә, хәзер яшәгән урыннарына күченгәннәр. Тик Азак буена күченгәнгә кадәр мадьярлар Самара һәм Урал арты далаларында күченеп йөргәннәр, бине Фазлан нәкъ менә шул мадьярларның аерылып калган бер төркемен очраткан да инде. Мадьярларның Паннониягә күченүләре “Замана еллары повесте”ндә (“Повесть временных лет”) теркәлеп калган. Мадьяр хроникаларында мадьярларның, Паннониягә китәр алдыннан, Алмыш атлы юлбашчылары җитәкчелегендә, бер рус кенәзе гаскәрләрен тар-мар итүләре, Киевны камап торулары һәм 10 мең марка көмеш түләгәч кенә камауны туктатулары турында язып калдырылган. Ул вакытлар мадьярлары турындагы белешмәләр Константин Багрянородныйда да бар.
Күп галимнәрнең фикере буенча, Урта Камадан мадьярларның барысы да күчеп бетмәгән, аларның бер өлеше Кама буенча югарырак күтәрелергә мәҗбүр булган. Идриси кебек авторлар, басҗирт-баҗард-маҗарлар турында язган вакытта нәкъ менә шул мадьярларны һәм алар белән бәйле рәвештә башка фин-угырларны (мәсәлән удмуртларның бабаларын) күз алдында тотып язган булганнар. Идриси, Истаһри һәм кайбер авторлар, басҗиртларны ике өлешкә – эчке һәм тышкы басҗиртларга бүләләр. Һәм аларның эчкеләрен Каманың урта һәм югары агымына урнаштыралар. Идриси картасында эчке басҗиртларның Каманың нәкъ менә югары агымында яшәүләре бик ачык күрсәтелгән, киләчәктә без моңа аерым бер мәкалә багышларбыз. Күрсәтелгән күршеләренә (Хорезм, гузлар һ.б.) карап, тышкы басҗиртларның да географиясен ачыкларга була. Ул – хәзерге Көньяк Урал арты, Оренбург далалары. Ләкин мадьярлар бу җирләрен дә ташлап китәргә мәҗбүр булганнар, моңа Урал арты далаларына бәҗәнәкләрнең килеп чыгуы һәм аларны кысрыклавы сәбәп булган. Кузеев башкортларның килеп чыгышы турында язган вакытта нәкъ менә шул вакыйгалар турында яза да. Сырдәрья һәм Арал буйларында яшәгән бәҗәнәкләрнең бер өлеше, аның гоманлавы буенча, “башкортлар” булганнар икән, тик алар, наданнар, үзләренең “башкортлар” икәнлекләрен белми генә йөргәннәр икән, һәр ыру-кабилә үз исеме белән аталып йөртелгән, ә аларның кайберләрен (үсергәннәрне) башка кавемнәр кайвакыт баҗгард, баҗгурд, басҗирт яки башхарт дип атаган булганнар икән. Кузеев фаразы буенча ул кабиләләр (ә алар өчәү-дүртәү генә) бәҗәнәкләрнең бер өлеше булмаганнар, ә инде алдан әйтеп кителгәнчә, үзләренең башкорт халкы булуларын белмичә генә йөргән аерым бер протобашкир халкы булганнар икән. Урал артына килеп чыгып, аннан мадьярларны куып җибәргән, ә аннары хәзерге Казахстан, Үзбәкстан, Көнчыгыш Себер далаларында күченеп йөргән шул берничә бөртек бәҗәнәк кабиләсе, Кузеевның аңлатуынча, IX гасыр ахырында башкортларга башлангыч биргән дә инде.
Урта гасырлар авторлары басҗирд-баҗард-маҗар дип язган вакытта нәкъ менә мадьярларны күз алдында тотулары турында йөзләрчә том хезмәт язарга була, аларның язылганнары да җитәрлек, без аларның аргументларын кыскача санап кына китик: бер үк авторлар бер үк басҗирд-баҗард яки шуңа ошаган этноним белән Урал басҗирд-баҗардларын да, Дунай мадьярларын да атыйлар (Казвини, Дәмәшки һ.б.); Кама-Урал басҗирд-баҗардлары белән Дунай буендагыларын бер үк халык дип, бер үк телдә сөйләшәләр дип язалар (Рубрук, Юлиан һ.б.); башкорт-башҗиртларны византиялеләр, поляклар янында яшәгән христиан халыклар дип күрсәтәләр (Җүвәйни, Якут, әл-Балхи һ.б.); бер үк җирдә яшәгән (Кама-Урал яки Дунай) халыкны тасвир иткән вакытта җиңел генә басҗирттан, маҗарга күчеп китәләр, аларны синоним итеп кулланалар һ.б. Соңгы вакытта үткәрелгән археологик тикшерүләр дә Кама-Урал мадьярлары турында күп материаллар бирәләр, бу төбәктә мадьярларга караган күп тарихи культура ятмалары табыла.
Эчке һәм тышкы башкортлар турында Зәки Вәлидинең үз фикере кызыклы. Идел-Уралда аңа үз шәрәфләренә лаек булган премьер-министр вазыйфасы бирмәгәннәренә үчегеп, барысына да үч итеп Оренбургта “Башкорт хөкүмәте” оештыргач башкорт булып киткән бу татар, үзенең биографиясе колы буларак, Төркиядә булган вакытта да “башкортлар” турында хезмәтләр язып ята. Ул да урта гасырлар авторлары башкортлар турында язып калдырганнар дип күрсәтергә тели. Тик аның фикере буенча, бары тик “эчке басҗиртлар” гына төрки башкортлар булганнар, ә тышкы басҗиртлар исә, мадьярлар булганнар икән: “Басҗиртларны “эчке” һәм “тышкы”ларга бүлү Х-ХІ гасыр авторларында очрый; бу бүленеш башкортларны мадьярлардан аеру максатында бәйле эшләнгән дип исәплиләр” (“Деление басджиртов на «внутренних» и «внешних» встречается у авторов Х-ХІ вв.; как полагают, это разделение было связано со стремлением отличить башкир от венгров”) [Togan A. Z. V. Bashdjirt, p. 1075. Цитата В.А.Иванов, С.В.Сиротиннарның “Южный Урал” китабыннан]. Ә нәкъ менә шул “тышкы басҗиртлар” турында язганнарга нигезләнеп (Идрисидә) Уфа галимнәре башкортларның урта гасырларда зур-зур шәһәрләре булган дип күрсәтергә тырышалар да. Чынбарлыкта исә бар ул шәһәрләр дә Хәрәзем шәһәрләренә туры киләләр. Эчке басҗиртларның да Касра һәм Масра исемле шәһәрлекләре булган икән, тик шул ук Идрисинең ул эчке басҗиртларны Идел Болгариясенә ясак түләүче мең йортлык кына кавем дип күрсәткәнен исәпләгән вакытта, ул торак пунктларын гомумән ниндидер шәһәрләр дип атап булмый инде.
Мадьярларның үзләрендә дә элекке тарихи ватаннары турында риваятьләре сакланган. Алар үзләренең борынгы тарихи ватаннарын “Бөек Венгрия” (латинча Magna Hungaria, мадьярча Nagy-Magyarorszag) дип атыйлар. Шул риваятьләр буенча борынгы Бөек Венгрияне эзләп XIII гасырның Плано Карпини һәм башка францискан монахлары, мадьяр доминикан монахы Юлиан Идел-Уралга килеп чыкканнар да. Юлиан исә аларны Бөек Болгар шәһәреннән ике көнлек юлда эзләп тапкан да.
Урта гасырларның “Бөек Венгрия”сен локальләштерү буенча төрле фикерләр бар, аны Пермь краеннан башлап, хәзерге Башкортстанның төньяк-көнбатышына кадәр җирләрдә урнаштыралар. Төгәлрәк әйткән вакытта бар шул урыннарда да мадьярларга хас булган тарихи археологик культуралар табыла. Бүгенге көндә өстенлек итүче фикер буенча, Бөек Венгрия ул вакытларның ниндидер саф мадьяр дәүләте булмаган, ә бу төбәкнең бар фин-угырларын да берләштерүче кабиләләр берлеге булган. Шуңа күрә дә, урта гасырлар авторлары мадьяр-маҗар-баҗар-баҗгирдлар турында язган вакытта бер мадьярларны гына түгел, ә Кама-Уралның бар фин-угырларын да күз алдында тотканнар дип исәплиләр.
Уфа галимнәренең мадьяр-башҗирдларны хәзерге башкортларның ата-бабалары итеп күрсәтергә тырышулары кайвакыт бик кызык күренешләр барлыкка китерә. Аларның язуынча, башкортлар, җиде ыруга берләшеп, Батый хан татарларына каршы бик нык сугышканнар икән, аларны алга таба үткәрмәгәннәр икән. Моны дәлилләү өчен алар Җүвәйнидән өзек китерәләр. Ә Җүвәйнине укып караган вакытта алар күрсәткән ул вакыйгалар башка берни дә түгел, ә Бэла җитәкчелегендәге Дунай буе мадьярларының, греклар һәм поляклар белән бергә, татар-монгол гаскәрләренә каршы Шайо янындагы орышы турында бәян итүе булып чыга. Уфа галимнәренең татар-монголларга каршы торган ул табын, барын, катай, теләү һ.б. кебек “башкорт ырулары” исә, чынлыкта киресенчә, шул ук Батый гаскәре составында булганнар, алар Бату хан белән безгә килгән татар-монгол ырулары. Тарихны бу кадәр дә дәрәҗәдә нәкъ киресенчә бозып күрсәтүче бу фактка алдагы материалларыбызның берсендә без туктап китәрбез әле.
Шулай итеп, урта гасырлар авторлары башкортлар турында язганнар дип күрсәтелүче авторларның ул хезмәтләрендәге башҗирд-маҗарларның хәзерге башкортларга бернинди дә катнашлары юк, алар бары тик Кама-Уралдагы фин-угырлар, мадьярлар турында гына язганнар, шул исәптән бине Фазланның башҗирдларының да хәзерге башкортларга бер катнашлары да юк (без моны алдагы бер мәкаләләребездә күрсәтербез). Беренчел чыганакларда маҗар-башҗирдларның мадьярлар, фин-угырлар булуы ап-ачык күренеп торуына да карамастан, Уфа галимнәре башкорт сүзенә ошаган һәр сүзне һаман да хәзерге башкортларның бабалары итеп күрсәтүдән туктамыйлар, бу өлкәдә тулы бер институтлар, кафедралар эшләп утыра. Алар хәзер басҗирд-башҗирдлар фин-угыр мадьярлар да булганнар дип күрсәтәләр, төрки башкортлар да; алар фикеренчә, фин-угыр башҗирд-басҗирлар белән бергә борынгы заманнардан ук шулай ук аталучы ниндидер төрки басҗирдлар да яшәгәннәр икән.
Аңынчы гомумән бернинди дә кулланышта булмаган (һәрхәлдә Рәсәй чыганакларында) башкорт терминының Казанны алгач киң таралып китүе дә шул ук мадьярлар белән бәйле. Алда язылган мәкаләдән (“Рус ельязмаларында нинди башкирлар турында язганнар?”) күренүенчә, нәкъ менә Югары Камадагы башкирлар иң беренче булып Мәскәү хакимиятен таныганнар, җирләренә ярлык алганнар һәм Московиягә хезмәт итә башлаганнар. Бар аргументлар да аларның нәкъ менә мадьярларның Дунай буена китми калган өлеше булуын күрсәтә. Башкир-мадьярларның Мәскәүгә хезмәткә күчүеннән соң, Московия хакимлеген таныган һәм аңа хезмәт итә башлаган һәркемне дә башкирлар дип атап йөртә башлаганнар дип исәпләргә кирәк. Бу Алатыр өязенең мари “башкортлары”нда аеруча ачык чагылыш алган. Аларның Мәскәүгә хезмәткә күчеп, Московия ягында чыгыш ясаучылары башкорт булып йөртелгән, ә Московиягә каршылык күрсәтүчеләренә, үз җир биләмәләрен “башкорт” мариларга калдырып, ватаннарын ташлап китәргә туры килгән.
Казан ханлыгы яулап алынгач, җирле халык каршылык күрсәтүне туктатмаган. Ханлыкны бер-бер артлы баш күтәрүләр тетрәткән. Тик халыкның лидерларын, иң яхшы кешеләрен башта ук юк итүләре сәбәпле, бу ихтилаллар киң таралып, бар ханлыкны да колачлый алмаганнар. Камага кадәрге җирләрдә Мәскәү хакимлеге урнаштырылган, Кама арты Нугай урдасы кулында торып калган. Московиядәге авыр вәзгыять (озак вакытлар дәвам иткән Ливон сугышы һ.б.) һәм Нугай урдасында башланып киткән ватандашлар сугышы Нугай урдасын яулап алган вакытта Московияне күпкә сыгылмалырак сәясәт алып барырга мәҗбүр иткән, Мәскәү бу вакытта камчы һәм прәннек сәясәте кулланган. Нугай урдасын яулап алу да Алатыр мариларын Московиягә кушкандагы тәртиптә барган булырга тиеш. Үз теләге белән Московияне таныган татарларга һәм ханлыкның башка халык вәкилләренә башкорт ярлыгы бирелеп, аларның җир биләмәләре расланган, Московиягә каршылык күрсәтүчеләре төрлечә эзәрлекләнгәннәр һәм ахыр чиктә аларга илләрен ташлап китәргә туры килгән. Шулай итеп, башкорт сословиесенә язылып, башкорт ярлыгы алучылары үз җирләренә дә, китәргә мәҗбүр булганнарының җирләренә дә хуҗа булып, шуның да өстәвенә салым льготаларына да ия булып калганнар. Казан ханлыгының Нугай урдасы карамагында калган Агыйдел олысы һәм Нугай урдасы татарларының бер өлеше шулай итеп башкорт сословиесендә булып киткән, Рычков аңлатуынча, башка исем белән – башкорт исеме белән аталып йөртелә башлаган, татарның бу төбәге – Башкортстанга, Нугай урдасын яулап алу – Башкортстанның үз ирке белән Московиягә кушылуына әйләнгән.

Илгиз Гайнуллин

--
Это сообщение послано с помощью обратной связи с Татарской Трибуны http://tatar-tribun.ru

Комментарии

  1. #1 VE7LDX2V7N Регистрация прошла успешно https://www.google.ru 1 мая 11:09:

    nEbSec88v

    Цитировать этот комментарий

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.

Цитировать выделенный текст

Designed by Azat Galiev aka AzatXaker 2020.