Татарская трибуна » Архив » Чын дус белән хушлашу

Татарская трибуна

Обзор татарских и на татарские темы ресурсов интернета и ваши комментарии на эту тему

Чын дус белән хушлашу

Раиль ШакирЯкты нур калдырып 2013 елның 2 февраленда  65 яшендә Башкортостан Татар Иҗтимагый Үзәгенең актив көрәшче әгъзасы, 1990-нчы елларда Уфа Татар Мәдәнияты Мәркәзенен оештырып аякка бастырган шәхесләрнең берсе Раил-әфәнде Шакиров озак вакытлы каты авырудан соң вафат булды.

Раил Миргәли улы Шакиров 1948 елның 12  декабрендә Башкортстан Республикасының Благовещен районы Иске Илек авылында доньяга килә. Туган авылында 7 еллык мәктәпне тәмамлагач зур тормыш юлына аяк баса. 1964—1967 елларда Уфа автотранспорт техникумында укып аны уңышлы тәмамлагач Самара-Уфа-Чиләбе юлында мастер булып эшли. Белемен арттыруны ул беркайчанда туктатмый. Хезмәт итүе белән бер үк вакытта ул БөтенСоюз читтән торып уку финанс-иктисад институтын уңышлы тәмамлый, һәм Самара-Уфа-Чиләбе юлы җитәкчелеге Раил Миргәли улының яваплылыгын һәм булдыклылыгын күэдә тотып аны юлның Иктисад-планлаштыру бүлеге җитәкчесе итеп тәгаенли. Бу вазифаны Раил Миргәли улы тырышып, җиренә җиткереп үти.

Соңгы елларда Раил Миргәли улы УфаВодоканал оешмасында эшли.

Раил Миргәли улы Әлфия ханым белән матур гаилә корып, бергаләшеп ике бала тәрбияләп үстерәләр, аларны зур тормыш юлына чыгаралар, соңгы елларда оныкларын тәрбияләүдә катнашалар. Раил Миргәли улы һәм Әлфия ханымның үзара мөнәсәбәтләры искиткеч матур, кешеләргә үрнәк булып торырлык.

Төрле иҗтимагый оешмаларда вазифалар башкара һәм намуслы хезмәтләре өчен Раил Миргәли улы бик күп хөкүмммәт бүләкләренә лаек була.

Ә инде татар милли харәкәтендә 1989 елда катышып, анда актив эшләде. Татар хәрәкәтенең иң авыр вакытларында да Раил Миргәли улы оешмабызга тугры хезмәт итте, бик күп ярдәмнәр күрсәтте. Татар милли рухлы, искиткеч якшы, саф күңелле, ярдәмчел, игелекле зат буларак, ул безнең хатеребездә якты нур булып сакланачак.

Раил Миргәли улының туганнарының, якыннарының, дусларының тирән кайгысын чын күңелдән уртаклашабыз.

Хушлашу чаралары иртәгә, 3 февралдә, Уфаның Бакалы урамы-66 адресы буенча иртәнге 11 сәгатьтә үтәчәк.

Башкортстан Республикасы Татар иҗтимагый үзәге, Уфа, 2  февраль 2013 ел.

Комментарии

  1. #1 Алмаз Солтанов-Шайтан Таягы 3 февраля 3:11:

    Авыр туфраклары җиңел, урыны оҗмахта булсын.

    Цитировать этот комментарий
  2. #2 Кадерле 3 февраля 19:31:

    Раил дускаебыз, безгэ бу, сафлыктан хэм дореслектэн ваз кичкэн доньяда яшэргэ туры килде. Нэкь без, Айдар Хэлим хэм тагын берничэ дистэ батыр кызларыбыз хэм егетлэребез, безгэ карата коточкыч Мэскэу басымына башкырт шовинистик чиновникларынын шатлануына, Татарстан чиновникларынын пофигист булуына, 20 еллардан ашу когточкыч шартларда корэшергэ, хэм чынында, шушы ясаплма республикада 2 миллион тирэсе халкыбызнын дэулэт программасына ярашлы рэвештэ сындырылганына шахит булырга туры килде...

    Син, Раил дускаебыз, бу сират куперен уз данынны тошерми уттен. Хэм йорэклэребездэ мэнге елы хэм якты маяк булып калырсын.

    Аллахы-тэгалэ дэ сине чит типмэс. Шундый фашистик шартларда миллэте очен корэш юлына баскан батыр улына жэннэттэн урын бирер. Без дэ шуны телибез.

    Цитировать этот комментарий
  3. #3 Мансур 3 февраля 22:36:

    Земля пусть будет пухом, Раиль абый!

    Цитировать этот комментарий
  4. #4 Ильфар и Венера 6 февраля 20:52:

    Искреннее соболезнование семье и близким. Пусть земля будет пухом, Раиль Мирвалеевич, мы всегда будем помнить Вас.

    Цитировать этот комментарий
  5. #5 JamesJed 19 июня 1:48:

    Знаете ли вы?

    Рассказ Стивенсона о волшебной бутылке был опубликован почти одновременно на английском и самоанском языках.

    Рассказ английского писателя был экранизирован в СССР раньше, чем опубликован его английский оригинал.

    Плата за проезд в последний путь у древних была скорее символической.

    Будущего чемпиона Европы по боксу в детстве одновременно дразнили «хохлом» и «москалём».

    Иракский физрук получил мировую известность под псевдонимом «ангел смерти».

    http://www.0pb8hx.com/

    Цитировать этот комментарий
  6. #6 Jerryhoita 9 июля 9:24:

    Знаете ли вы?

    В роскошном болонском фонтане горожане стирали бельё и справляли нужду.

    По выбору Утёсова дорога на Берлин шла то через Минск, то через Киев.

    Английский крейсер ценой четырёх попаданий защитил конвой от немецкого рейдера.

    Мама и четверо детей снимают фильмы о своей жизни во время войны.

    Роден назвал свои «Врата ада» напрямую, а его соотечественник только намекнул.

    arbeca

    Цитировать этот комментарий

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.

Цитировать выделенный текст

Designed by Azat Galiev aka AzatXaker 2020.