Татарская трибуна » Архив » Технология использования желаний «ТИРӘН УЙ» (Думать законом не запрещено)

Татарская трибуна

Обзор татарских и на татарские темы ресурсов интернета и ваши комментарии на эту тему

Технология использования желаний «ТИРӘН УЙ» (Думать законом не запрещено)

Бүгенге Рәсәй империясе карамагында колониаль хокукта яшәгән халыкларга мөрәҗәгать:

2012 елның 12-декабрендә (Мәскәү вакыты белән) 12 сәгать 12 минут 12 секундтан башлап, бер минут вакыт эчендә ТИРӘН УЙга чуму тәкъдим ителә. ТИРӘН УЙның эчтәлеге конкрет теләктән торырга тиеш. Ул теләк Аллаһы Тәгаләгә ялвару кысасында булса, УЙның тормышка ашырылуы, үтәлүе дә – зур ышанычка ия булачак.

Татар зыялылары һәм башка милли җанлы шәхесләр күптән Идел-Урал илен торгызу идеясы белән яшиләр. Бәлки ТИРӘН УЙның эчтәлеге дә шушы проблемага юнәлтелгән булырга тиештер. Уй эчтәлегенең чамалы текстлары:

1. Без булдырабыз!

2. Безнең язмыш үз кулыбызда. Без дөньяда беркемгә дә начарлык теләмибез һәм кылмаячакбыз!

3. Без рухи яктан да, физик яктан да көчле халык! Эчкече, наркоман, фәхеш иле – безгә яраклы ил түгел, БЕЗ аны үзгәртеп корып, милләтебезне ихтирам итәрлек ил төзеячәкбез!

4. Без бәйсез, ирекле, демократик илдә яшәргә хокуклыбыз һәм яшәячәкбез!

5. Максатыбызга ирешү юлында безне бернинди куркытулар да туктата аллмаячак!

 

ТИРӘН УЙның тормышка ашуы масса- күләм чаралары белән бәйле. Бертөрле УЙның энергиясе никадәр күәтлерәк булса, башкача әйткәндә, никадәр күп кеше бу УЙ атакасында катнашса, нәтиҗәсе дә көчлерәк булыр.

Сәгатьләрегезне секундына кадәр дөресләргә онытмагыз.

Башкортостан республикасы татарлары исеменнән.

Билгеләнгән мизгелгә вакыт күп калмады, әмма ләкинИнтернет сәхифәләре ярдәмендә текстны киң тарату әллә ни авырлык тудырмас, дип ышанабыз.

Сездән дә бу текстны Татар дөньясына киң таратуыгызны үтенеп сорыйбыз.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.

Цитировать выделенный текст

Designed by Azat Galiev aka AzatXaker 2020.