Татарская трибуна » Архив » Якташлык системасы- нәрсә ул?

Татарская трибуна

Обзор татарских и на татарские темы ресурсов интернета и ваши комментарии на эту тему

Якташлык системасы- нәрсә ул?

Каделе Имаметдиновның шәхси сайты

Билгеле, барыбыз да, дигәндәй, ниндидер районнан чыкканбыз, вакыты-вакыты туган аwылыбызга кайткалыйбыз һәм андагы тормышның бик тә түбәнгә тәгәрәwен күреп, йөрәкләребез әрни: халыкның байтагы эчкелектә, ялкаулыкта, туры килгәндә урлашудан да чирканмый… Урамнар пычрак, мәчет булса да йөрүче юк, мәктәп тә ялтырамый, ялтыраса да, анда без татар арткы пландабыз, булган хәлдә дә… Урамнарда, яисә ниндидер бина-кибет тирәсендә язу-сызу, плакатлар да хәттә татар телендә түгел. Бәлки чынлап та бу татар аwылы түгелдер, рәсми чыганакларга карап, башкырт аwылыдыр, аңлаwы авыр…

…Ун-унбиш еллап элегерәк Свердлау өлкәсендәге Серов исемле уртача зурлыктагы бер шәһәрдә булырга туры килгән иде. Шәһәр читендә бит инде халык үз өйләре белән яши. Шундый урынга барып чыккач, кызыксынып сорап куйдым, янәсе, сездә татарлар яшиме? Яши, диделәр. Менә урам буйлап барасыз, матур коймалы, чиста сукмаклы, матур тәрәзәле өйдә, ялгышмассыз, татар кешесе яши. Ул вакытны урыс-марҗа аwызыннан шундый сүзләр ишетүе миңә бик тә күңелле булган иде. Тик безнең бүгенге хәлебез бөтенләй башкача. Дөрес, монда Рәхимов яwызның корткочлыгы да зур роль уйнады. Әммә без бит алай бирешә торганнардан түгел. Әйдәгез әле бергәләп уйлашыйк, бәлки бу хәлебезне ничектер яхшы якка үзгәртә алырбыз?!

Бу уңайдан мин сезгә шундый тәкдим белэн чыгам. Әйдәгез, якташлык системасын оештырыйк. Һәм шунын аша халкыбызны туплыйк: аны эчүдән, наркотиклардан арындырыйк, милләтебез-дәүләтебез турында уйлый башларга өйрәтик… Минемчә, бу юл авыр юл булса да, иң дорес юл. Безнең бүген башка юлыбыз юк.

Конкрет эшлэр, минемчэ, якташларны барлаудан, эшлэрлек кешелэрдэн торкем тозеп, ул төркемне, бердән, зурайта бару, икенчедән, берләштерә бару. Яисә, сайтлар ачу, гәзит-җурналлар чыгара башлау. Кем ничек булдыра… Шул ук вакытны аwылларда да абруйлы кешелэр, ил агалары, бу изге эштән читләшмәсеннәр иде. Һәм дә имамнар да. Бергәләп тотынсак, халкыбыз бу четрекле проблеманы ерып чыгар, иншеаллаһ…

Бу системанын асылы — әлеге вакытны халкыбыздагы энергияне, ул энергияне кая сарыф итәргә белми аптыраган халкыбыз вәкиллэрен аптыраудан арындырып, үз якташлары-туганнары белән аралаша башларга күндереп, шушы, әлеге көннәрдә бушка киткән энергия ярдәмендә аwылларыбызны төзекләндерү, халкыбызны төрле яклап дәwалау һәм дә аны туры юлга чыгару…

Минемчә, бүгенге көнне «Брoуновское движение»не хәтерләткән татар җәмәгәтчелеге, структуралаша һәм киләчәктә бербөтен милләткә әwерелә. Ул вакытларны инде, мәхәллә формасы белән яшәп киткән татар кешеләре өчен, эчу-тарту… ят һәм оят булачак. Шул исәптән телен кулланмау, милләтен кайгыртмау — бары да.

 Әйдәгез  «Татар якташлар» проекты буенча фикер алышабыз!

Источник: http://kaderle.ru/?cat=1

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Комментарии

  1. #1 Кадерле 28 сентября 22:11:

    Сэлэмнэр, барыгызга да!

    Элегэ тиклем мин сайтлар ачу авырга килер дип уйласам, бу уй-фикерем дорескэ чыкмады. Чонки маил.ру, хэм дэ вконтакте.ру — ларда буген менэрлэгэн сайтлар ачып була икэн. Иренмэ генэ. Хэм ул сайтларга син дэ полноправный член булып керэ аласын икэн. Керэсен дэ, булган материалларынны элгэли дэ башлыйсын. Менэ шулай мин "Вконтакте"дэге "Илишевцы" сайтына тап булдым. Э анда кузлэрен буталыр да, акылыннан да шашарсын. Бердэн, анда язулар тик урысча гына. Икенчедэн... Бу, бер-берсенэ нидер язган хэм язышкан эдэмнэр, чит планетадан булмасалар да, хичъюгы чит иллэрдэн диярсен. эленгэн жырлар чит ил жырлары, шаяру-кыйланышлары шулай ук... Хэттэ татар теленнэн чыкмый торган эдэпсез сузлэр, мэс"элэн, нигез итеп алына да, озын-озак шул сузлэр тирэсендэ "шаярудиялар" алып барыла...

    Икенче суз белэн эйткэндэ интернетта буген татар юк. Аны эле татар, бигрэк тэ анын зыялылары керергэ олгермэс борын бала-чага билэп алган хэм "шаяра"...Хэзер аларнын беразы инде олыгайса да, элекке чирлэре белэн яши. Хэм шул ук вакытны алмашка тагын килеп торалар...

    Шул ук Илеш сайтына мин берничэ яна тема керткэн булдым. Кызыл тан турында да, шул исэптэн. Анын редакторы Фаил Фэтхетдинов узе дэ шул ук районнан булганга курэ диик. Материал 3 атна тора, караган кеше юк. Э шул ук К.Т. — да тормышыбыз ал-да-гол булып тэсвирлана...  

    Цитировать этот комментарий
  2. #2 moderator 5 декабря 22:40:

    Комментарий удален

    Цитировать этот комментарий

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.

Цитировать выделенный текст

Designed by Azat Galiev aka AzatXaker 2020.