Татарская трибуна » Архив » Башкорт корылтаеда икегә бүленгән (видео)

Татарская трибуна

Обзор татарских и на татарские темы ресурсов интернета и ваши комментарии на эту тему

Башкорт корылтаеда икегә бүленгән (видео)

Икегә бүленгән Башкорт корылтаенда финанс җәнҗалы да чыкты

КурултайҖитәкчелек корылтайны хакимияткә таяныч итәргә теләвен белдерсә, каршылар башкорт халкы мәнфәгатьләре кайгыртылмау турында әйтә. Дистәләрчә миллион сумның югалуы хәлне тагын да кыздыра. Бөтендөнья башкорт корылтаеның башкарма комитеты икегә бүленде. Җитәкчелек корылтайны хакимияткә таяныч итәргә теләвен белдерсә, каршылар башкорт халкы мәнфәгатьләре кайгыртылмау турында әйтә. Корылтайның банк хисабында булырга тиешле миллионнарча сумның юкка чыгуы турындагы белдерү бу җәнҗалны тагын да көчәйтә.

Ссылка на видео: http://flashvideo.rferl.org/Videoroot/Pangeavideo/2016/03/f/fd/fdcc16b3-2b89-4dd4-9488-e5f40051b9b2.mp4

Узган көздәге Башкорт корылтае сайлаган башкарма комитет рәисе Әмир Ишемгуловның Азатлыкка белдерүенчә, соңгы биш елдагы эшчәнлеккә ясалган аудит тикшерүе корылтай хисабында булырга тиешле 7 миллион сумның юкка чыгуын күрсәткән. Ул шулай ук кайчандыр Урал фондыннан алынган 20 миллион сумның да эзсез югалуын белдерде. Бу акчалар турында барлык документлар да юк ителгән, өстәвенә ниндидер кредитлар алынганлыгы да ачыкланды ди яңа рәис. Ул моның өчен кемнәрнең җаваплы булуын әйтмәде. Ишемгулов 2009 елдан соңгы чорда корылтай башкарма комитетындагы инде бишенче рәис. Ул әлеге финанс мутлыкларын тикшерүне сорап тиешле хакимият оешмаларына мөрәҗәгать итәчәген белдерде.

Башкарма комитетның хисапчысы Розалина Мөхәммәтьянова исә аудиторларның барлык документларны да тикшермәгәнлеген әйтә һәм канун нигезендә аудит хисабы белән элекке рәис Румил Азнабаев һәм хисапчы танышып имза куярга тиеш ди.

Әмма корылтай акчаларының тиешсез тотылганлыгын Азатлыкка элекке елларда башкарма комитетта рәис урынбасары булып эшләгән Вәлиәхмәт Бәдретдинов та әйтте.

Источник: http://www.azatliq.org/a/27635463.html

И еще на эту тему

Добавить комментарий


Цитировать выделенный текст

Designed by Azat Galiev aka AzatXaker 2018.