Татарская трибуна » Архив » Казанда Хәтер көненә 500ләп кеше җыелды (видео)

Татарская трибуна

Обзор татарских и на татарские темы ресурсов интернета и ваши комментарии на эту тему

Казанда Хәтер көненә 500ләп кеше җыелды (видео)

11 октябрь Казанда милли-мәдәни үзәк янында Хәтер көне үтте. Хәбәрчебез әйтүенчә, чарада 500ләп кеше катнашкан.

iyJv8CMХәтер көнендә Чуашстан, Мари Иле, Башкортстан, Татарстанның Казан, Алабуга, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләреннән Татар иҗтимагый үзәге, милли оешмаларның вәкилләре, милләтпәрвәрләр катнашты. Матәм чарасы көндезге 11дә башланды. Мәйдан тимер рәшәткәләр белән уратып, ОМОН хезмәткәрләре белән камап алынган иде. Тәртип саклаучылар белән түрәләрдән матәм чарасына ничә кеше килгән дип кызыксындык, алар чама белән 120-150 кеше җыелганны белдерде. Әмма мәйданда Казанны яклап шәһит китүчеләрне искә алу өчен 500ләп кеше җыелганы күренә иде. Оештыручылар да шул санны әйтте. Мәйданда ел саен килүче өлкән буын вәкилләре белән беррәттән яшьләр дә шактый күренде

Хәтер көнендә катнашучылар кулларына зур итеп кара тасмага "1552 – Татар! Онытма! Оныттырма!" дигән шигар һәм ун метрга биш метр зурлыгында Татарстан әләмен тоткан иде. Чарада Кырымтатар, Төркия, Украина, Чуашстан әләмнәре дә җилфердәде. "Президент"ны яклыйбыз дәүләтебезне яклыйбыз!", "Татарлар атом станциясенә каршы!", "Татарлар! Безнең Фәүзияне яклап бердәм күтәрелик!", "2015 елда Фәүзия Бәйрәмова – Татарстан президенты!" дип язылган һәм башка сәяси язулар да бар иде.

Чыгыш ясаучылар милли проблемнарны күтәрде, соңгы вакытта иҗтимагый үзәк вәкилләрен эзәрлекләүләр, аларны мәхкәмәләргә җәлеп итү, штрафларга тарту турында да сөйләделәр.

Фәүзия Бәйрәмова, Айдар Хәлим, шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин, Ркаил Зәйдулла, Галишан Нуриахмәт һәм башка милләтпәрвәрләр да сүз алды. Алар сөйләгән арада мәйданчылар каршында "Сәйдәш" ансамбле җырлады.

Мәйданда быел милли азатлык турындагы шигарләрдән гайре, Русиядә, дөньяда барган хәлләр искә алынды, Украинага теләктәшлек белдерделәр. Кырымтатарларга карата басым көчәйгәнен, аларның милли хәрәкәтен Татарстандагы милли хәрәкәт хәленә калдырачаклары, туздырырга тырышачаклары хакында да чыгыш ясадылар.

Фәүзия Бәйрәмова берничә көн элек Чаллы мәхкәмәсенең үзенә карата хөкем чыгарганын искә алды. "Мине, Русия буйлап татар тарихын өйрәнүче галимәне хөкем иттеләр, ә кеше таптаткан Рифкать Миңнеханов улына җинаять эше дә ачылмады, кайда гаделлек?" дип сөйләде.

Айдар Хәлим: "ОМОН күп булган саен безнең иман ныгый гына", дип шигырь укыды.

 

Источник: http://www.azatliq.org/content/article/26632518.html

И еще на эту тему

Комментарии

  1. #1 Кадерле октября 16 1:02:

    Хэтер коне, — фотоларда...

    «Киевтан Зөлфирә. 14.10.2014 17:18

    СөбеханәАллаһ! ИншәәАллаһ, икенче елда кешеләр күбрәк булыр. Теләкләребезне Аллаһ Тәгаләбез кабул итсә иде».

    Минемчэ, килучелэрнен аз булуы эллэ ни куркыныч тугелдер. Монда ин беренче, оештыручыларнын хэлле булуына бэйлэнеш зур. Хэттэ ки микрофон да сонга таба сунеп куйды; аны нэкь, купме тулэнелгэн, шул тиклем генэ эшлэткэннэр курэсен.

    Мин узем, бераз акча булганда инде, шундый программа тэкдим итэр тдем: чыгыш ясау хэм миллэтне кутэру юнэлешендэ булган жыр хэм музыка алышынып торырга тиеш... Янэ дэ, чыгышларда кубесе кайгы-хэсрэттэн килэчэк бэйсез хэм мул тормышка кучу юллары турында суз куертылырга тиеш...

    Ул вакытта катнашучыларнын байтагы, — бигрэк тэ яшлэр, — узлэре шушы юнэлештэ уй-фикер йортеп, шушы программ белэн яши башлар иде...

    Янэ дэ, Хэтер конен «Татар коне» итеп атап (яисэ, болай: «Хэтер коне-Татар коне»), ана ел буе махсус эзерлэнеп, торле эдэби-мэдэни ярышлар уздырып (миллэтне кутэру ягыннан ин шэп опера-балет, симфониялэр, башка музыка эсэрлэре, шигырь хэм поэмалар, башка эдэби эсэрлэр...), жинучелэрне шул конне, шул мэйданда булэклэргэ. Монын очен татар байлары арасында особый конкурс иглан иту зарур...

    Шушы чаралар гына да килучелэрне нык арттыра алганы куренеп тора...

    Татар балалары, алга!

    Цитировать этот комментарий
  2. #2 Уфалы мин ноября 6 1:26:

    Кстати сказать о количестве участников акции. Не только этой акции, а а любой массовой демонстрации согласия или несогласия с чем нибудь. Всегда разные цифры у организаторов и властей, которым нежелательна эта акция. Одно дело, когда миллионы или около того заплняют площади стихийно. Все равно есть технологии достаточно достоверно посчитать кол-во человек на площади. Совсем другое дело когда происходит это где то в россии на площади, куда пропускают на митинг, обыскав все карманы. Каждый же проходит на ощуп и кол-во знают до 1 человека. Все равно занижают на 5-10 раз активистов акций.

    Цитировать этот комментарий

Добавить комментарий


Цитировать выделенный текст

Designed by Azat Galiev aka AzatXaker 2017.