Татарская трибуна » Архив » «Кем мин һәм кайдан минем тамырларым?» Бөтен дөнья татарлары өчен шәҗәрә конкурсы

Татарская трибуна

Обзор татарских и на татарские темы ресурсов интернета и ваши комментарии на эту тему

«Кем мин һәм кайдан минем тамырларым?» Бөтен дөнья татарлары өчен шәҗәрә конкурсы

shajereҺәр кеше үзенең җиде бабасын белергә һәм хөрмәтләргә тиеш. Җиде буын безне бу фани дәньяга китергән, безгә җан өргән. Аларның җаны бездән ярдәм һәм дога көтә, ошбу эшебездә теләгебезгә Аллаһы Тәгаләнең ярдәме булсын. Гаилә бер кечкенә дәүләт кебек, ул үзенеңкануннары, гореф-гадәтләре, халкы белән яши. Безнең борынгы бабаларыбыз өчен әхлак, рухи һәм акыл тәрбиясе финанс чараларыннан мөһимрәк булган.

Үз тарихын оныткан халыкның киләчәге юк”. Үз халкыңның, борынгы бабаларыңның дөрес тарихын белмичә, лаеклы киләчәк төзү мөмкин түгел. Онытмыйк, шәҗәрәләр белү, язып бару -  матур һәм борынгы гадәт.

 

Конкурс кагыйдәләре
 
 
1.Конкурсның оештыручысы
Конкурсның оештыручысы — Яр Чаллы шәһәренең Татар Иҗтимагый Үзәге (ТИҮ).
 
2.Конкурсның төп максатлары һәм бурычлары
Татар халкында билгеле тарихи шәхесләргә, туган ягына карата хөрмәт һәм мәхәббәт хисләрен тәрбияләү, шулай ук аның тарихына, мәдәниятенә һәм ислам диненә карата горурлык хисен уяту;
Милли горурлык хисен уяту
Татар халкының киләчәк тормышына карата уңай караш формалаштыру.
 
Һәр кеше үзенең җиде бабасын белергә һәм хөрмәтләргә тиеш. Җиде буын безне бу фани дәньяга китергән, безгә җан өргән. Аларның җаны бездән ярдәм һәм дога көтә, ошбу эшебездә теләгебезгә Аллаһы Тәгаләнең ярдәме булсын. Гаилә бер кечкенә дәүләт кебек, ул үзенеңкануннары, гореф-гадәтләре, халкы белән яши. Безнең борынгы бабаларыбыз өчен әхлак, рухи һәм акыл тәрбиясе финанс чараларыннан мөһимрәк булган. “Үз тарихын оныткан халыкның киләчәге юк”. Үз халкыңның, борынгы бабаларыңның дөрес тарихын белмичә, лаеклы киләчәк төзү мөмкин түгел. Онытмыйк, шәҗәрәләр белү, язып бару -  матур һәм борынгы гадәт.
 
3.Конкурсның оештыруы
Конкурс 2013 нче елның 20 августында башланып китә һәм 2014 нче елның 1 гыйнварына кадәр дәвам итә. Бәйгедә 14 яшьтән 60 яшькә кадәр барлык теләүчеләр катнаша алалар. Искә төшерәбез, татарларның тарихи ватаны Татарстан Республикасының чикләре белән генә чикләнми.
 
4.Конкурс эше
5.      Баш бит;
6.      Бәйгедә катнашучының биогрифиясе;
7.      Минем шәҗәрә агачы;
8.      Мөстәкыйль мәкалә.
 
5.      Конкурс эшенә карата таләпләр
1.      Баш биттә түбәндәге мәгълүматләр булырга тиеш:
Бәйгенең темасы «Кем мин һәм кайдан минем тамырларым?»;
— ФИО тулысынча; туган көн, ай, ел; 
Телефоннар (илнең яисә шәһәрнең коды белән);   
— Адрес: индекс, республика яки дәүләт, шәһәр/авыл, урам, йорт, фатир; 
Катнашучының фотосурәте.
  Баш битне рәсмиләштергәндә, бизәгәндә бәйгедә катнашучының фантазиясе (юмартлыгы) сәламләнә. Шрифт һәм текстның зурлыгы сезнең карамакта. Битнең форматы А4.
2.      Автобияграфияның күләме 400 символдан артырга тиеш түгел. Шрифт — Times New Roman 12-14.
3.      Шәҗәрә агачының эчтәлеге:
Шәҗәрә (7 буын) - ир-ат яки хатын-кыз сызыгы буенча;
— Гаилә әгъзаләренең һәм туганнарның туган һәм үлгән көннәре;
Гаилә әгъзаләренең һәм туганнарның туган ягы;
— Исемлектәге бөтен кеше өчен гомуми шәҗәрә агачы; 
— Гаилә әгъзаләренең фотосурәтләренең скан-күчермәсе (мөмкинлеккә карап);
Шәҗәрә агачы азат формада рәсмиләштерелә (басма текст яки кулъязма рәвешендә),  битнең форматы чикләмәләрсез. Кулъязма яки шрифт аңлаешлы булырга тиеш.
4.      Гаилә әгъзалары турында мөстәкыйль мәкалә: мәдәният, дин, мәгариф, игәнәчелек һ.б. өлкәләрдә, тарихта билгеле эз калдырган туганнарыгыз турында тирән эчтәлектәге язма. Шулай ук кайсы туганнарыгызның уңышлары белән горурланасыз. Ыруыгызның дәрәҗәсен күтәрүдә, сездә дәртле яшәү рухы тудыруда, кайсы туганыгыз зур өлеш керткән. Мәкаләнең күләме — 3-5 бит басма текст, шрифт Times New Roman 12-14. 
5.      Конкурс эше почта конвертына салына, биредәге адреска юллана: ТИҮ; Яңа шәһәр, 18/06 – 51к, Яр Чаллы шәһәре, Татарстан Республикасы, индекс: 423823.
6.      Мәкалә CD-R, CD-RW яки DVD-RW форматтагы тәрилкәгә языла һәм конкурс эше белән бергә конвертка салына.
7.      Конкурс эше татар яки рус телендә башкарыла. Туган телне саклау һәм үстерү мөһим буларак, татар теленә өстенлек бирелә.
 
6.      Җиңүчеләрне бүләкләү
Бәйгенең комиссиясен (жюрине) ТИҮ билгели. Жюри барлык конкурс эшләрен тикшерә, бәйгедәге эшләрнең эчтәлегеннән чыгып, дөреслеккә туры килүен исбатлап, темаларны  тулаем ачыклап, бердәм формада рәсмиләштереп, хаталар һәм ялгышлыкларның юклыгын исәпкә алып, җиңүчеләрне һәм лаеклы катнашучыларны билгели.
Бәйге эшләре 2014 нче елның 1 гыйнварына кадәр кабул ителә.
Конкурска йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү 2014 нче елның 25 гыйнварында булачак.  
Конкурсның нәтиҗәсе буенча: 

 

 
1 нче урынга лаеклы җиңүче — мактау кәгазе, 50 000 сум, мөселман сәгате белән бүләкләнә.
2 нче урынга лаеклы җиңүче — мактау кәгазе, 30 000 сум, мөселман сәгате белән бүләкләнә.
3 нче урынга лаеклы җиңүче — мактау кәгазе, 20 000 сум, мөселман сәгате белән бүләкләнә.

 
Шулай ук бәйгенең хөрмәткә лаеклы 7 катнашучысы мактау кәгазе һәм кыйммәтле бүләкләр белән бәяләнәчәк.
 
Бүләкләүләрдән соң мәкаләләрнең унысы Татарстан Республикасның массакүләм матбугат чараларына тапшырылачак.
Җиңүчеләр телефон аша хәбәр бирелә.
        Җиңүчеләргә өстәмә рәвештә бүләкләр бирергә теләүче иганәчеләр булса, рәхим итегез.
 
Белешмәләр өчен телефон: 8-906-330-47-73.Эл. почта: konkurs.tatar@yandex.r
ТИҮ рәисе Рәфис Кашапов.

http://tatar-centr.blogspot.ru/2013/08/blog-post_15.html

http://vk.com/konkurs_tatar

И еще на эту тему

Комментарии

  1. #1 АбдулВали августа 19 1:13:

    Цитата:

    Бәйгедә 14 яшьтән 60 яшькә кадәр барлык теләүчеләр катнаша алалар.

    Странное требование к соискателям возраст до 60 лет! Ведь не секрет, что в молодом возрасте человек мало интересуется прошлым, он смотрит в будущее. Мне кажется, большинство родословных написаны людьми пенсионного возраста. Ведь в этом возрасте и жизненный опыт накоплен, и времени больше думать о вечном и непреходящем.

    Цитировать этот комментарий
  2. #2 Тимур августа 20 14:08:

    Цитата:

    Цитата:

    Бәйгедә 14 яшьтән 60 яшькә кадәр барлык теләүчеләр катнаша алалар.

    Странное требование к соискателям возраст до 60 лет! Ведь не секрет, что в молодом возрасте человек мало интересуется прошлым, он смотрит в будущее. Мне кажется, большинство родословных написаны людьми пенсионного возраста. Ведь в этом возрасте и жизненный опыт накоплен, и времени больше думать о вечном и непреходящем.

    По расчетам ученых люди после 60 лет не очень активны в таких конкурсах. Но эту работу Вы можете исполнить коллективом своей семьи, т.е. участниками могут быть Ваши дети. Спасибо за внимание! «Кто я и откуда мои корни?» vk.com/konkurs_tatar

    Цитировать этот комментарий
  3. #3 Я супер-стар (очень стар) августа 21 0:48:

    Цитата:

    По расчетам ученых люди после 60 лет не очень активны в таких конкурсах. Но эту работу Вы можете исполнить коллективом своей семьи, т.е. участниками могут быть Ваши дети. Спасибо за внимание! «Кто я и откуда мои корни?» vk.com/konkurs_tatar

    В одном очень прикольном российском фильме (кажется, "Внучка президента") один из референтов президента РФ доказывал девочке из интеллигентной, но небогатой семьи, что "В каждой российской семье есть компьютер!". На что девочка вопрошала: — А кто это Вам сказал? — Статистика так говорит. — Ни хрена не знает Ваша статистика! Я тоже очень скептически отношусь к таким "расчетам ученых" в вопросах истории предков и происхождении своей фамилии. Моя жизненная статистика говорит об обратном.

    Цитировать этот комментарий
  4. #4 Азат. сентября 21 21:23:

    Мин Минзэлэдэн.

    Цитировать этот комментарий
  5. #5 Марат. сентября 25 17:20:

    Татарларнын тамыры булмаган хэм булмыйда!

    Буген татар, иртэгэ чукыныра барабыз, кирэк булса без рус дип атыйбыз узебезне.

    Цитировать этот комментарий

Добавить комментарий


Цитировать выделенный текст

Designed by Azat Galiev aka AzatXaker 2017.