Татарская трибуна » Архив » Рус елъязмаларында нинди БАШКИРЛАР турында язганнар?

Татарская трибуна

Обзор татарских и на татарские темы ресурсов интернета и ваши комментарии на эту тему

Рус елъязмаларында нинди БАШКИРЛАР турында язганнар?

bashkirУфа галимнәре бик борынгы заманнардан ук Иделдән алып Табулга кадәр үк сузылган гаять зур җирләрдә олуг, бөек, күп миллионлаган санлы (кайбер авторлар 30 миллион дип тә язалар) башкортлар яшәве турында язалар. Тик гаҗәеп хәл: аларның күршеләре булган русларның ельязмаларында башкортлар турында бер искә алу да юк, Алтын урда чорында да, аннан алдагы дәверләрдә дә. Рус ельязмаларында татарлар да бар, марилар да, вотяклар да, ханты-мансилар да, Себер халыклары, Урта һәм Үзәк Азия, Кавказ халыклары да бар, хәтта кытайлылар да бар, һәм, әйтергә кирәк, Казанны алганга кадәр күптән алдан ук бар һәм күп тапкырлар бар, ә нишләптер менә башкортлар турында бер генә искә алу да юк. Чынлап та андый зур, олуг халык булган булса, рус ельязмаларында ул шиксез искә алынган булыр иде һәм теркәлеп калыр иде. Башкортларның эзе дә юк, исе дә юк, әсәре дә юк рус ельязмаларында, Иделдә дә юк, Табулда да, хәзерге Башкортостан җирләрендә дә юк. Ә хәзерге Башкортостан җирләренә нисбәтле рус ельязмаларында шул ук Казан ханлыгы татарлары һәм нугай яки себер татарлары сүзләре генә кулланыла яисә татарның Мангыт йорты. Иделдән алып Табулга кадәрге сүзләр дә соңгы вакытта гына кулланыла башладылар, элек, 90-чы елларда Уфа галимнәре башкорт иле Алабуга шәһәреннән Тәңгре-тауга (Тянь-Шаньга) кадәр дип яза иделәр, хәзер исә шул ук масштабларны саклап калып, бераз гына азимутны үзгәрттеләр бу авторлар, бусы инде Уфа галимнәренең андый язулары Казахстан, Үзбәкстан галимнәренең, җитәкчеләренең күңеленә хуш килеп бетмәве, аларның мондый версияне шундук кире кагулары аркасында булды.

 Рус ельязмаларының татар ханлыклары чорында башкортлар бары тик бер тапкыр гына, 1467 елдагы вакыйгалар уңае белән Никонов ельязмаларында гына искә алыналар: “Казаннан әсир Коломятин аларга качып килде, Казан ханы Ибраһим, үзенең бар җирләре: Кама, Сыплински, Костяк (остяк), Агыйдел, Вотяк һәм Бакшыр җирләре белән аларга җыенуы турында сөйләде” (“И ту прибеже к ним ис Казани полоняник Коломнятин, сказываа им, что дополна собрался на них царь Казанской Обреим со всею землею своею, с Камскою и с Сыплинскою и с Костятцкою и з Беловолжскою и Вотяцкою и з Бакшырскою”). Монда шунысын әйтеп китәргә кирәк, хәзерге Башкортостанның Уралга кадәрге җирләре ул вакытларда Казан ханлыгы составында булган, ул аның аерым бер Агыйдел олысын (Беловолжский улус) тәшкил иткән, анда Казан ханлыгы татарлары яшәгән, ә Урал һәм Урал арты – татар Нугай урдасы һәм Себер ханлыклары кулында, анда нугай һәм себер татарлары яшәгән. Шуңа күрә дә, рус ельязмаларында бу җирләр Казан ханлыгының аерым бер өлеше итеп, ханлыкның Агыйдел җире итеп күрсәтелгәннәр дә. Ә бакшыр җире ельязмада анннан аерым күрсәтелгән, димәк, ул хәзерге Башкортостанга тәңгәл килми, ул гомумән башка җирдә урнашкан булган, вотяк (удмурт) җирләреннән соң искә алынгач, ул бакшыр җирләре удмуртлардан ары, ягъни, Кама буенча өстәрәк урнашкан булырга тиешләр.

Рус ельязмаларында башкортлар турында аннан соңгы мәгълүматлар бары тик Казанны алгач, җәзалау отрядлары походлары аша гына күренәләр: “Казаннан кенәз Петр Иванович (җәзалау отрядлары җитәкчесе Петр Шуйский турында сүз бара), … башкирлылар баш орып, ясак түләделәр дип яза” (“А исъ Казани писалъ князь Петръ Ивановичь, … башкирьцы добивъ челомъ, ясакъ поплатили”, ПСРЛ. Т. XX, ч. 2. С. 583). Бу вакыйга кенәз Андрей Курбскийның хатирәләрендә дә урын алган: “… ул патшалыкта татарлардан тыш, тагын биш халык бар: мордва, чирмешләр, вотяклар яки арлар, бишенчесе – башкирлар, алар зур елга Каманың югары агымындагы урманнарда яшиләр; … безнең алгы полклар хәтта Уржумъ һәм Метъ елгалары артына, зур карурманнар артына кадәр, ә аннан соң хәтта башкорт теленә кадәр алар артыннан кудылар, ул (башкорт теле) Кама елгасыннан өскә таба Себергә сузыла” (“…ибо кроме татар в царстве том пять различных народов: мордва, чуваши, черемисы, вотяки или арцы, пятый – башкиры; те башкиры живут в лесах в верховьях большой реки Камы; …а предние полки наши гоняху за ними аже за Уржумъ и Метъ-реку, за лесы великие, и оттуду аже до башкирска языка, яже по Каме-реке вверхъ ко Сибири протязается” (Сочинения князя Курбского. СПб., 1914. Т. I. С. 218— 220).

 Метъ елгасының кайда икәнлеге билгеле түгел, ә менә Уржум елгасы, бер генә дә Башкортостанда түгел инде. Ул хәзерге Киров өлкәсендәге Уржумка елгасы. Димәк, башкир теле югары Камадагы ниндидер карурманнарда башлана, Шуйскийның каратель отрядлары, аңа барып җитү өчен, хәзерге Киров өлкәсендәге Уржумка елгасын үткәннәр, аннан тагын алга таба барып хәзерге Пермь краена килеп чыгып ниндидер Меть елгасын (Утъ яки Убытъ елгаларымы?) кичкәннәр, тагын да төньяк-көнчыгышка таба хәрәкәт итеп зур карурманнарны үтеп кенә башкирларга барып чыкканнар. Ул вакытларга Агыйдел елгасы да, Кама да, Каманың югары агымы да русларга билгеле булган инде. Димәк, инде алда әйтеп кителгәнчә, бу ельязмада һәм Курбский хәтирәләрендә искә алынган ул башкирларның  җирләре бернинди дә хәзерге Башкортостанда түгел, ә Югары Камада булып чыга, 1552 елда Шуйскийның каратель отрядлары Каманы гомумән үтеп чыкмаганнар, хәзерге Башкортстан тирәсенә алар якын да килмәгәннәр, алар Казан тирәсендә һәм аның төньяк-көнчыгышында гына йөргәннәр.

 Тагын бер кызыклы момент: Курбский: башкорт теленә кадәр барып чыктылар дип яза, димәк, Курбскийның ул башкирлары Казан ханлыгының төп халкы сөйләшкән татар телендә яки аңа якын торган башка бер төрки телдә сөйләшмәгәннәр, ә икенче бер телдә сөйләшкәннәр, бу очракта бердәнбер вариант – фин-угыр телләренең берсендә була инде. Моннан шундый нәтиҗә чыгарырга була: бу ельязмада һәм Курбский хатирәләрендә 1552 елда искә алынган башкирлар: я хәзерге башкортларның ата-бабалары түгелләр, аларның ул башкирларга бер катнашлары да юк; яисә, хәзерге башкортлар Югары Камадан хәзерге Башкортостан җирләренә (Казан ханлыгының Агыйдел олысы һәм татар Нугай урдасы җирләренең бер өлешенә) күчеп килеп утырып татарлашкан ханты-мансиларга якын торган фин-угырлар.

 Шунысын да әйтеп китәргә кирәк: хәзерге башкортлар (Урал артының “чын башкортлары” турында сүз бара) – дала халкы, күчмә халык, аларның бар тормыш-көнкүрешләре, мәдәнияте, яшәү рәвешләре – дала халкыныкы. Ә Шуйский белән Курбский үтеп чыккысыз карурманнар эчендә яшәгән урман халкы турында язалар. Ә Казан ханлыгы җирләрендә яшәгән урман халкы – фин-угырлар, фин-угырлар өчен гомумән урман культурасы хас. Ә бу исә, хәзерге башкортларның хәзер Башкортостан дип аталган җирләргә Югары Камадан күчеп килеп татарлашкан фин-угырлар дигән версияне юкка чыгара.

 Аннан соңгы рус чыганакларында да (16 гасыр) башкирлар күпчелек очракларда хәзерге Башкортстанда түгел, нигездә Кама буенда, остяклар (хантылар) белән бергә искә алыналар, мәсәлән, Строгановлар һәм Есипов Себер ельязмаларында 1572 елда, икенче Чирмеш сугышы вакытында чирмешләрнең Камага килүе, андагы остяк (хантылар) һәм башкирларны котыртулары, Строгановларның мөлкәтләренә һөҗүм итүләре, күп сәүдә кешеләрен кыйнаулары, үтерүләре турында язып калдырылган.

 Игътибарга лаеклы тагын бер әйбергә тукталып китәргә кирәк: Петр Шуйскийга ул “башкирлар баш орып, ясак түләгәннәр”. Казан яулап алынып җәзалау отрядлары каратель операциясе үткәреп йөргән вакытта ханлыкның бар халыклары да аларга зур каршылык күрсәткәннәр, ә ельязма күрсәтүенчә, бары тик бер генә халык – башкирлар гына җәзалау отрядларын якты йөз белән каршы алганнар, карательләргә каршылык күрсәтмәгәннәр, аларга баш органнар, ясак түләп, аларның хакимиятен таныганнар. Яулап алучыларга татарлардан тыш, марилар аеруча зур каршылык күрсәткәннәр. Шул ук Курбский шул ук хатирәләрендә: “Ә иң ачысы болын чирмешләренең һөҗүмнәреннән булды” (А горче всех было от наезжания луговыя черемисы”), – дип яза. Казан ельязмачысы да Казанны алу вакыйгалары турында язган вакытта: “Алдагыларга, шәһәрдәгеләргә караганда, арттан, урман кирмәннәреннән килеп чыгып, станнарга кискен һөҗүм итеп, көнен-төнен борчып торып, сугышчыларны үтереп һәм тере калганнарны алып китеп, атларны куып алып китеп безнең полкларны мәсхәрә иткән чирмешләр усалрак булдылар” (“Но злее предних градцких, созади выезжая из острогов лесных, стужаще полком русским черемиса наезжая на станы , возмущающи в нощи и в день, убивающи от вои, и хватающи живых и стада конские отгоняющи”), – дип язып калдырган. Мариларның болай зур каршылык күрсәтүләре каратель отрядларының нык ачуын чыгарган, алар барысыннан да күбрәк кырылуга дучар ителгәнннәр. Алда искә алынган ельязмада “Бик күп санда кешеләр үтерелде, вәхшиләрнең җирләре кан белән сугарылды, сазлыклар, карурманнар, күл һәм елгалар чирмеш сөякләре белән түшәлеп бетте” (“И быша убиения человеческая велика, и кровми полияся варварьская земля; блата и дебри, и езера и реки намостишася черемискими костми”). – дип язылган. Марилар 17 гасыр башына кадәр баш бирмиләр, ясак та түләмиләр, бер-бер артлы ихтилаллар күтәрәләр, ясак җыярга килүчеләрне кыйныйлар, үтерәләр, тарихта зур өч Чирмеш сугышы билгеле.

 Ул заманнарда ясак түләү – ниндидер бер ханлык яки дәүләтнең хакимиятен тануны гына аңлатмаган. Ул – үзеңнең җирләреңә һәм ясак түләгән ханлык яки дәүләтнең яклавына хокук алуны да аңлаткан. Казан ханлыгында да шулай булган. Ясак елына бер тапкыр җыелган, ханлыкның читтәге олысларында аның конкрет күләме үзара килешү буенча билгеләнгән. Шул ясак өчен ханлык аларның куркынычсызлыгын тәэмин итеп торган, шул исәптән олыс халкы да ханлыкның гомуми куркынычсызлыгын тәэмин итүдә катнашкан. Бу вакытта ельязмаларда күрсәтелүенчә – “бакшыр олысының” элек Казанга түләгән шул ук ясагын, аларны танып, яңа хуҗаларга түли башлавы турында сүз барган булырга тиеш. Шул ук ельязмада үз иптәшләре белән тагын бер кешенең ясак түләп баш оруы, биләмәләренә ярлык алуы турында языла.

 Казанны алганнан соң башкорт сүзенең киң таралып китүе нәкъ менә шул момент белән, Мәскәү хакимлеген тану, аңа баш ору, аның подданстволыгын алу, аңа ясак түләп, үз биләмәләреңә ярлык алу белән бәйледер дә. Чөнки, иң беренче булып баш орып үз биләмәләренә башкирлар ярлык алган булганнар, ул башкирский ярлык дип аталган булган. Ә аннан соң яңа хакимиятне танып, аңа ясак түли башлап, үз биләмәләренә ярлык алучыларның барысын да шул башкирский ярлык алулары аркасында башкортлар дип атый башлаган булырга тиешләр. Иң беренче башкирларның бернинди дә хәзерге Башкортостанда түгел, ә Казанның төньяк-көнчыгышында, югары Камада булулары, башкир атамасының аннан соң да бернинди дә хәзерге Башкортостанда түгел, ә Югары Камада, Урта Урал һәм Урта Урал алдында киңрәк кулланылуы моның шулай булуы турында сөйли. Баштагы чорларда ук хәзерге башкортларга бернинди дә катнашлары булмаган халыкларны башкирлар дип атый торган булганнар. Мәсәлән, чыгышлары Алтын урдага, ә аксөякләренең чыгышлары – чыңгызыйларга барып тоташкан карин татарларын да рус чыганакларында башкорт дип атаулар җитәрлек. Чыганакларда аларны нигездә татарлар дип күрсәтәләр, аксөякләрен морза дип түгел, ә, русчалап – кенәз дип язалар, ә шул ук исемдәге, шул ук фамилиядәге бер үк чыңгызый татар кенәз карин татарларын, салым мәсьәләләре, Мәскәү белән финанс мөнәсәбәтләре турында язган вакытта башкортлар дип атыйлар. Рус чыганакларында географиясе буенча хантыларга, удмуртларга туры килгән Урта Урал алды, Урта Урал халкын язган вакытта да, бер урында остяк дип язсалар, икенче урында аларга карата башкорт термины кулланалар. Димәк, башкортлык, бернинди дә этниклыкны аңлатмаган, ә үзенең беренче көннәреннән үк Мәскәүгә хезмәткә күчүне, үзеңнең элекке илең, ватаныңнан ваз кичеп, яңа хакимиятне тануны, шуның нәтиҗәсендә җиңеләйтелгән салымнарга, киң җир биләмәләренә ия булуны аңлаткан. Ә бу исә, инде алдан әйтеп кителүенчә, Мәскәү хакимиятең иң беренче булып нәкъ менә башкирларның тануы, аларның үз биләмәләренә башкорт ярлыклары алуы белән бәйле булырга тиеш.

 Шулай итеп, рус ельязмаларында искә алынган башкирларның хәзерге башкортларга, гомумән төркиләргә бернинди катнашлары да юк, алар – фин-угырлар булганнар, иң ихтималлысы – мадьярларның Паннониягә күчеп китми калган бер өлеше яки аларның ук хантылар яки удмуртлар белән катнашкан бер төркеме, яисә башка фин угырлар, шул ук хантылар яки удмуртларның бер өлеше. Һәм гомумән ул башкирлар хәзерге Башкортостанда түгел, ә Югары Камада, удмуртлар белән хантылар арасындагы җирләрдә яшәгәннәр.

Илгиз Гайнуллин

 Это сообщение послано с помощью обратной связи с Татарской Трибуны http://tatar-tribun.ru

И еще на эту тему

Комментарии

  1. #1 башкорт ноября 29 13:54:

    син урыс сузен куатлап утырасын. Кытай хам гарап тарихнамаларын укыганын бармы? Эллэ иван язган гына синен очен истина в последней инстанции булдымы?

    Цитировать этот комментарий
  2. #2 Зиннур ноября 29 22:15:

    Башкирларның ватаны, шулай итеп, Югары Камада була инде, безнең Агыйдел олысы җирләрендә, нәрсәләрен югалтып килеп чыктылар микән соң алар? Үз илләреннән ваз кичеп, Мәскәүгә баш орган өчен безнең җирләрне күпләп таратып биргәннәр инде аларга, салым привелегияләре белән бергә.

    Цитировать этот комментарий
  3. #3 Алексей (Чуваш) декабря 1 20:48:

    Цитата:

    Башкирларның ватаны, шулай итеп, Югары Камада була инде, безнең Агыйдел олысы җирләрендә, нәрсәләрен югалтып килеп чыктылар микән соң алар? Үз илләреннән ваз кичеп, Мәскәүгә баш орган өчен безнең җирләрне күпләп таратып биргәннәр инде аларга, салым привелегияләре белән бергә.

    «Записка» Ахмеда Ибн-Фадлана – чрезвычайно важный источник по истории Восточной Европы X века. Ее автор посетил Волжскую Булгарию в составе посольства аббасидского халифа аль-Муктадира (908-932 гг.). Поездка была предпринята по инициативе правителя Волжской Булгарии, который, желая избавиться от власти хазар, просил покровительства халифа и обещал принять ислам. Посольство вышло из Багдада в 921 г. и прибыло в Волжскую Булгарию в мае 922 г. О его результатах ничего не известно, но Ибн-Фадлан (возможно, второе лицо в посольстве) оставил подробный отчет о путешествии, и в этом отчете приводится множество уникальных сведений этнографического характера о гузах, башкирах, булгарах и хазарах. Кроме этого, Ибн-Фадлан видел в Булгарии русов и оставил подробное описание их погребального обряда.

    А носительями Булгарского языка являемсья мы т.е. Чуваши.

    Менә шушунгә карап ал.

    Цитировать этот комментарий
  4. #4 башкорт декабря 2 19:34:

    Цитата:

    син урыс сузен куатлап утырасын. Кытай хам гарап тарихнамаларын укыганын бармы? Эллэ иван язган гына синен очен истина в последней инстанции булдымы?

    Цитировать этот комментарий
  5. #5 Зиннур декабря 3 19:25:

    Цитата:

    Цитата:

    син урыс сузен куатлап утырасын. Кытай хам гарап тарихнамаларын укыганын бармы? Эллэ иван язган гына синен очен истина в последней инстанции булдымы?

    Гарәп-фарсы чыганакларында маҗар-баҗар-бадҗар-баҗирдлар итеп күрсәтелүчеләр барысы да мадьярлар, аларның 9 гасырда Паннониягә күчеп китми калган өлеше. Гарәп-фарсы авторлары кайвакыт бар фин-угырларны да башҗирд-басҗирт дип язганнар. Нәкъ менә шул маҗар башкирлар беренче булып җирләренә ярлык алганнар да, Мәскәүгә баш орып Югары Камада. Шуннан соң кем Мәскәүгә баш ора, барысына да башкир ярлыгы тарата башлаганнар, этносына карамыйча. Башкир — Мәскәүгә баш оруны, йөгереп барып җиргә ярлык алуны, шуның аркасында киң җир биләмәләренә, салым привелегияләренә ия булуны, Московиягә тугры хезмәт итә башлауны (верные башкирцы) аңлата, милләтне түгел. Һәм беренче көненнән үк башлап.

    Ә Кытай авторлары Урал арты халкын монгол-татарлар дип язганнар. Басҗиртларның Югары Камада булуы Идриси картасына ап-ачык төшерелгән.

    Цитировать этот комментарий
  6. #6 Зиннур декабря 3 19:31:

    Цитата:

    Цитата:

    Башкирларның ватаны, шулай итеп, Югары Камада була инде, безнең Агыйдел олысы җирләрендә, нәрсәләрен югалтып килеп чыктылар микән соң алар? Үз илләреннән ваз кичеп, Мәскәүгә баш орган өчен безнең җирләрне күпләп таратып биргәннәр инде аларга, салым привелегияләре белән бергә.

    «Записка» Ахмеда Ибн-Фадлана – чрезвычайно важный источник по истории Восточной Европы X века. Ее автор посетил Волжскую Булгарию в составе посольства аббасидского халифа аль-Муктадира (908-932 гг.). Поездка была предпринята по инициативе правителя Волжской Булгарии, который, желая избавиться от власти хазар, просил покровительства халифа и обещал принять ислам. Посольство вышло из Багдада в 921 г. и прибыло в Волжскую Булгарию в мае 922 г. О его результатах ничего не известно, но Ибн-Фадлан (возможно, второе лицо в посольстве) оставил подробный отчет о путешествии, и в этом отчете приводится множество уникальных сведений этнографического характера о гузах, башкирах, булгарах и хазарах. Кроме этого, Ибн-Фадлан видел в Булгарии русов и оставил подробное описание их погребального обряда.

    А носительями Булгарского языка являемсья мы т.е. Чуваши.

    Менә шушунгә карап ал.

    Бине Фазлан нәкъ менә венгрлар турында язган да инде, ул вакытта мадьяр-баҗиртларның китми калган бер өлеше нәкъ менә Урал арты – Идел буе далаларында күчеп йөргәннәр дә. Аларның хәзерге вакытта саташып үзләрен башкорт дип исәпләп йөрүчеләргә бернинди дә катнашлары юк.

    Цитировать этот комментарий
  7. #7 Зиннур декабря 3 19:37:

    Цитата:

    син урыс сузен куатлап утырасын. Кытай хам гарап тарихнамаларын укыганын бармы? Эллэ иван язган гына синен очен истина в последней инстанции булдымы?

    Син Иван язганга ышанып утырасың, татарның Нугай урдасын Иван Башкортстан дип алдап язып куйган, Нугай урдасын канга батырып яулап алуны — Башкортстанның үз ирке белән Московиягә кушылуы итеп күрсәткән, Уфа губернасының волостләрен беркайда да, беркайчан да булмаган ниндидер мифик «башкорт ырулары» дип иглан иткән, чи татар, ата татар, Чыңгыз татарлары булган Урал артының табын-барын-катай кебек татарларын «ысын башкорттар» дип алдап язып куйган. Рәшид эд-Динне генә булса да укы, табыннар турында ул ни язды микән, кайдан, кайчан, кем белән Урал артына килгәннәрен аларның.

    Цитировать этот комментарий
  8. #8 башкорт декабря 4 5:55:

    Чингисхан татарларны кырып бутердем дип язган ич. Кайдан килеп чыккан сон,син язган татар? Табын,барын.катай узларын башкорт санай,без татар халкын тар-мар иткан халык дилар.

    Цитировать этот комментарий
  9. #9 историк декабря 4 12:44:

    Если посмотреть на карты, то увидим истинное написание слова – «Tartary», «Tartarie», «Tartaria», Tartariae, Tartares, Tartarian. О Тартарии, тартарах, моголах, моголии можно посмотреть и более подробно почитать на сайте ПищаРа.

    Т.е не татары, а таРтары. Да-да, именно ТАРТАРЫ. И этот народ жил на территории Великой Тартарии (Great Tartary), потому его так и называли!

    Вот, что пишет Николай Левашов:

    «…Название Тартария никакого отношения к названию тюркских племён не имеет. Когда иноземцы спрашивали жителей этой страны о том, кто они, ответом им было: «Мы дети Тарха и Тары»– брата и сестры, которые были, по представлениям древних славян, хранителями земли русской (Богиня Тара – покровительница Природы и её старший брат Тарх – Даждь бог – хранитель древней Великой Мудрости)». Слово Тартария произошло от слияния слов Тарх и Тара. А тот факт, что позднее букву «Р» из слов ТаРтария и таРтары выкинули из написания и произнесения слова, говорит о том, что это было кому-то нужно. Чтобы вычеркнуть из сознания самих людей память и о стране, которая истинно именовалась Великой Тартарией, и о самом народе – тартарах. И за несколько веков переписчикам исТории это почти удалось. Почти.

    Вот и получается, что в одном случае славян именовали Моголами, в другом Тартарами. Но никогда — «монголо-татарами»! А слова «монголы» и «татары» — это уже современный перевод горе-исТориков от науки. И если взять оригинал сохранившегося артефакта и перевод, то можно лично убедиться, как «тартары» превращаются в «татар», а «моголы» в «монголов».

    Цитировать этот комментарий
  10. #10 Алексей (Чуваш) декабря 4 20:42:

    Менә шушунгә карап ал.

    Бине Фазлан нәкъ менә венгрлар турында язган да инде, ул вакытта мадьяр-баҗиртларның китми калган бер өлеше нәкъ менә Урал арты – Идел буе далаларында күчеп йөргәннәр дә. Аларның хәзерге вакытта саташып үзләрен башкорт дип исәпләп йөрүчеләргә бернинди дә катнашлары юк.

    А вот Уважаемый ибн Фадлан, татар днём с огнём искал, но увы, как видишь так и не нашёл.

    Всех видел и Чуваш видел и с Русскими общалсья и с Башкирами жил, но вот татар он не где не встречал.

    Цитировать этот комментарий
  11. #11 Зиннур декабря 4 22:07:

    Цитата:

    Цитата:

    Цитата:

    син урыс сузен куатлап утырасын. Кытай хам гарап тарихнамаларын укыганын бармы? Эллэ иван язган гына синен очен истина в последней инстанции булдымы?

    Син Иван язганга ышанып утырасың, татарның Нугай урдасын Иван Башкортстан дип алдап язып куйган, Нугай урдасын канга батырып яулап алуны — Башкортстанның үз ирке белән Московиягә кушылуы итеп күрсәткән, Уфа губернасының волостләрен беркайда да, беркайчан да булмаган ниндидер мифик «башкорт ырулары» дип иглан иткән, чи татар, ата татар, Чыңгыз татарлары булган Урал артының табын-барын-катай кебек татарларын «ысын башкорттар» дип алдап язып куйган. Рәшид эд-Динне генә булса да укы, табыннар турында ул ни язды микән, кайдан, кайчан, кем белән Урал артына килгәннәрен аларның.

    Чингисхан татарларны кырып бутердем дип язган ич. Кайдан килеп чыккан сон,син язган татар? Табын,барын.катай узларын башкорт санай,без татар халкын тар-мар иткан халык дилар.

    Син монда язып утыргач, кырып бетермәгән инде, син калгансың бит исән, синең бабаларың калган. Табын-барын һ.б. күпләре үзләрен татар дип исәпли шул, татарның Әмирханнар нәселе (Фатих Әмирхан һ.б.) кайсы татар ыруыннан соң? Башкорт булып йөриләрме әллә?

    Гаспринский, Рәшит Ибраһимов кайсы ыру татарлары, карател Шуйскийны икмәк-тоз белән каршы алып, Мәскәүгә баш орган, тизрәк йөгереп барып җирләренә ярлык алган һәм Московиягә эт кебек тугры хезмәт итә башлаган башкорт дип йөриләрме үзләрен алар да?

    Цитировать этот комментарий
  12. #12 Зиннур декабря 4 22:11:

    Цитата:

    Менә шушунгә карап ал.

    Бине Фазлан нәкъ менә венгрлар турында язган да инде, ул вакытта мадьяр-баҗиртларның китми калган бер өлеше нәкъ менә Урал арты – Идел буе далаларында күчеп йөргәннәр дә. Аларның хәзерге вакытта саташып үзләрен башкорт дип исәпләп йөрүчеләргә бернинди дә катнашлары юк.

    А вот Уважаемый ибн Фадлан, татар днём с огнём искал, но увы, как видишь так и не нашёл.

    Всех видел и Чуваш видел и с Русскими общалсья и с Башкирами жил, но вот татар он не где не встречал.

    Руслар белән түгел, сакалибәләр белән, ул сакалибәләрне кайсыдыр германннар ди, кайсыдыр славяннар ди, ул вакытта бернинди дә руслар булмаган әле. Чуашлар искә алынмый. Фазлан язган башҗирлар — венгрлар, Урал артының Чыңгыз татарларына аларның бер катнашы да юк.

    Цитировать этот комментарий
  13. #13 Зиннур декабря 4 22:21:

    Цитата:

    Если посмотреть на карты, то увидим истинное написание слова – «Tartary», «Tartarie», «Tartaria», Tartariae, Tartares, Tartarian. О Тартарии, тартарах, моголах, моголии можно посмотреть и более подробно почитать на сайте ПищаРа.

    Т.е не татары, а таРтары. Да-да, именно ТАРТАРЫ. И этот народ жил на территории Великой Тартарии (Great Tartary), потому его так и называли!

    Вот, что пишет Николай Левашов:

    «…Название Тартария никакого отношения к названию тюркских племён не имеет. Когда иноземцы спрашивали жителей этой страны о том, кто они, ответом им было: «Мы дети Тарха и Тары»– брата и сестры, которые были, по представлениям древних славян, хранителями земли русской (Богиня Тара – покровительница Природы и её старший брат Тарх – Даждь бог – хранитель древней Великой Мудрости)». Слово Тартария произошло от слияния слов Тарх и Тара. А тот факт, что позднее букву «Р» из слов ТаРтария и таРтары выкинули из написания и произнесения слова, говорит о том, что это было кому-то нужно. Чтобы вычеркнуть из сознания самих людей память и о стране, которая истинно именовалась Великой Тартарией, и о самом народе – тартарах. И за несколько веков переписчикам исТории это почти удалось. Почти.

    Вот и получается, что в одном случае славян именовали Моголами, в другом Тартарами. Но никогда — «монголо-татарами»! А слова «монголы» и «татары» — это уже современный перевод горе-исТориков от науки. И если взять оригинал сохранившегося артефакта и перевод, то можно лично убедиться, как «тартары» превращаются в «татар», а «моголы» в «монголов».

    Историк хненов.

    Татарлар турында миллион чыганак бар, ә мифик башкортлар турында бернинди дә чыганак юк, башкортлар, типтәр, бобыл, һ.б. кебек үк сословие, привелегияле сословие. Ул исемен маҗар-венгрларның беренче булып Мәскәүгә баш оруларыннан гына таралып киткән. Кем Мәскәүгә баш ора, шуңа башкорт ярлыгы биргәннәр. Мари-Элдагы мари авылларының да шактые башкорт булып тора беренче җанисәпләрдә, аларның да башкорт ярлыклары булган, ә шул ук мариларның Нугай урдасы җирләренә килеп утырганнары — ясачная чуваша дип язылган ревизияләрдә.

    Цитировать этот комментарий
  14. #14 зем декабря 7 17:26:

    Значится бу тирэдэн тарихны укыган саен торле чыганаклардан башкорт сословие исеме озакламый духы да калмый булып чыга. Э элеге башкыртлар нугай,калмык,финоугор,татар, булгар булып чыга

    Цитировать этот комментарий
  15. #15 Зиннур декабря 9 20:34:

    Элек Алатыр өязе марилары да башкорт булып йөргәннәр җирләренә башкорт ярлыгы алып, Ямаш һ.б. мари авыллары (ул хәзерге Чуаш республикасы) ревизияләрдә башкорт итеп күрсәтелгән.

    Цитировать этот комментарий
  16. #16 гость апреля 24 22:14:

    Начнем со столицы города Казани, где в 1859 г. проживало всего 30 876 жителей. За сто лет до этого, после башкордского восстания, в 1722 г. в Казань было доставлено из Башкордистана 4965 семей или 19815 башкордов. Теперь спрашивается, если в Казань доставлено 19 815 башкордов, то можно ли город считать татарским, который только через 139 лет достиг народонаселения в 30 тысяч.

    Иными словами, как может город Казань называться татарским, когда в нем на одного татарина приходилось два башкорда еще 150 лет тому назад ,т.е. в 1859 (см. энц . Брокгауз и Ефрон, ст. Башкиры).

    Цитировать этот комментарий
  17. #17 камиль июня 14 0:13:

    Информация для Алексея.Чуваши к булгарам никакого отношения не имеют,вы горные черемисы и суасла-мари.Читай Кашгари и сказания Всеволода ,язык булгар-кипчакский(половецкий),можешь прочитать М.Закиева,где по полочкам разложена несостоятельность версии «чуваши-булгары».Ашмаринцы как будто находятся в темной комнате,ни фактов не приводят,ни опровержений фактами против оппонентов,а все повторяют мы булгары,мы булгары и еще новое измышление-казанские татары-это чуваши.Все-таки прочитай всех,чтобы трезво оценить.

    Цитировать этот комментарий
  18. #18 хомай февраля 19 16:09:

    Цитата:

    «Записка» Ахмеда Ибн-Фадлана – чрезвычайно важный источник по истории Восточной Европы X века. Ее автор посетил Волжскую Булгарию в составе посольства аббасидского халифа аль-Муктадира (908-932 гг.). Поездка была предпринята по инициативе правителя Волжской Булгарии, который, желая избавиться от власти хазар, просил покровительства халифа и обещал принять ислам. Посольство вышло из Багдада в 921 г. и прибыло в Волжскую Булгарию в мае 922 г. О его результатах ничего не известно, но Ибн-Фадлан (возможно, второе лицо в посольстве) оставил подробный отчет о путешествии, и в этом отчете приводится множество уникальных сведений этнографического характера о гузах, башкирах, булгарах и хазарах. Кроме этого, Ибн-Фадлан видел в Булгарии русов и оставил подробное описание их погребального обряда. А носительями Булгарского языка являемсья мы т.е. Чуваши

    Цитата:

    Цитата:

    Башкирларның ватаны, шулай итеп, Югары Камада була инде, безнең Агыйдел олысы җирләрендә, нәрсәләрен югалтып килеп чыктылар микән соң алар? Үз илләреннән ваз кичеп, Мәскәүгә баш орган өчен безнең җирләрне күпләп таратып биргәннәр инде аларга, салым привелегияләре белән бергә.

    «Записка» Ахмеда Ибн-Фадлана – чрезвычайно важный источник по истории Восточной Европы X века. Ее автор посетил Волжскую Булгарию в составе посольства аббасидского халифа аль-Муктадира (908-932 гг.). Поездка была предпринята по инициативе правителя Волжской Булгарии, который, желая избавиться от власти хазар, просил покровительства халифа и обещал принять ислам. Посольство вышло из Багдада в 921 г. и прибыло в Волжскую Булгарию в мае 922 г. О его результатах ничего не известно, но Ибн-Фадлан (возможно, второе лицо в посольстве) оставил подробный отчет о путешествии, и в этом отчете приводится множество уникальных сведений этнографического характера о гузах, башкирах, булгарах и хазарах. Кроме этого, Ибн-Фадлан видел в Булгарии русов и оставил подробное описание их погребального обряда.

    А носительями Булгарского языка являемсья мы т.е. Чуваши.

    Менә шушунгә карап ал.

    Цитировать этот комментарий

Добавить комментарий

Цитировать выделенный текст

Designed by Azat Galiev aka AzatXaker 2018.