Выпускники школ в Ялте спели украинский гимн вместо российского
Кырымда мәктәпне тәмамлаучылар Русия урынына Украина гимнын башкара.
Ялтада мәктәп тәмамлаучы укучылар соңгы кыңгырау чарасы вакытында Русия гимны музыкасына Украина гимнын башкарган. Мондый очраклар башка мәктәпләрдә дә күзәтелгән. Ялтада Степан Руданский исемендәге 15нче мәктәптә чыгарылыш сыйныф укучылары Русия гимны яңгырый башлагач, кулларын күкрәкләренә куеп Украина гимнын җырлый башлау турындагы видео социаль челтәрләрдә бик күп бәхәсләр уятты. Бер укучы әлеге мәктәп җитәкчелегенең инде эштән азат ителүе, ә балаларга килеп туган хәлгә аңлатма язарга кушуы турында белдерә. Шул ук вакытта укучылар Украина гимнын башкарачаклары турында мөгәллимнәренең белмәвен әйтә.
The Kiev Times язуынча, имеш әлеге мәктәптә Кырым түгел, ә нигездә Көнбатыш Украинада ата-аналары акча эшләргә килүчеләрнең балалары укый икән. Биредә укыту украин телендә алып барылган булса, гимн белән килеп туган хәлдән соң анда предметларны урыс телендә укытуга күчерергә карар кылганнар.
Әйтергә кирәк, мондый очраклар Ялтадан тыш башка мәктәпләрдә дә күзәтелгән икән. Кырымнан Лилия Ибраһимова Facebookта язуынча, Акмәчеттәге украин гимназиясендә дә чыгарылыш сыйныф укучылары вальстан соң “Украинага дан, каһарманнарга дан” дип кычкырган һәм азакта Украина гимнын башкарган.
Шул ук вакытта укучылар бәйрәм чарасына ресторанга килергә элгермәгән, укучылар артыннан ук автобус тулы полиция килеп җиткән. Алар төне буе укучыларны ресторанда саклап торган.
Акмәчеттә яшәүче Ләйлә Бекир мондый хәлнең ким дигәндә тагын бер мәктәптә күзәтелүен әйтә.
Источник: http://www.azatliq.org/
Комментарии
tadalafil 10mg online
Цитировать этот комментарийhttp://oralkamagjelly.com/ — goodrx kamagra 100mg
Цитировать этот комментарийhttp://oralkamagjelly.com/ — kamagra pills from mexico
Цитировать этот комментарийhttp://oralkamagjelly.com/ — better than kamagra for men
Цитировать этот комментарийtaking l arginine with kamagra
Цитировать этот комментарийkamagra for heart treatment
Цитировать этот комментарийtadalafil from india
Цитировать этот комментарийhttps://cialinic.com/ — tadalafil price from india
Цитировать этот комментарийtadalafil 20mg india price
Цитировать этот комментарийhttps://cial20mg.online/ — buy tadalafil online
Цитировать этот комментарий