Татарская трибуна » Архив » Яңавыл татарлары (өченче бүлек)

Татарская трибуна

Обзор татарских и на татарские темы ресурсов интернета и ваши комментарии на эту тему

Яңавыл татарлары (өченче бүлек)

Радик Нуретдин. Январь 29, 2014

РадикГареев-1Ак этләрне бөек эт, кан - хан эт дип аңлау дөресрәк булыр, чөнки бөек мәгьнәсе ак сүзе белән белдерелгән, ә ак (белый) төшенчәсе бабаларыбыз телендә ур урын уран сүзләре белен аңлатылган. Шуңа да бүгенге кайбер галимнәрнең уран башкорты термины тәнкыйтне күтәрми, бары мәсъәләнең асылын аңламаудан, гыйлем җитешмәвеннән генә. Истәми Каган корган дәүләт Ак ил — Уран — Урал дип аталган. Чикләре көнчыгышта Орифей (грекча вариат) Урал тауларыннан — Олы Иделгәчә була. Урал — Уран бер үк төшечәдәге сүзләр — Ак Ил мәгьнәсендә кабул ителергә тиеш. Яки татар-төрек-түрүк-мишәр-башар сүзләре бер синонимик ояны тәшкил иткән hәм хаким халык, хан халык дигән төшенчәгә ия булган кавем Уран дәүләтендә яшәгән.

Ул дәүләтнең батыры Урал батыр, яки Ак Ил батыры булган дип уйларга тулы нигез бар.
Без ни өчен Урал батырга барып чыктык әле?
Аңлатып үтәбез. Эш шунда ки, бүгенге «башкорт» галимнәре -»Урал батыр» эпосын бик борынгы әсәр, кыргыз халкының «Мәнәс» эпосы кебек моннан өч-дүрт мең ел элек язылган hәм аны ЮНЕСКО тарафыннан дөнья халыклары ядькаре итеп кабул итәргә кирәк,» эпосы моннан өч-дүрт мең ел элек язылган икән, шулай эшләү мотлак кирәк…Әмма ул әсәр барлык төрки халыкларның акыл җимеше дип кабул ителергә тиеш hәм аларның хәтерендә сакланырга тиеш иде.

Сакланмаган.
Моны ничек, аңлатырга. Әйдәгез, 1977 нче елда «Фән» нәшриятында чыккан «Башкирский народный эпос» китабына мөрәҗәгать итик. Китапның 13нче битендә «Урал батыр» әсәрен 1910 нчы елда Мөхәммәтша Боранголов Ырымбур губернясы Эткол волосте Идрис авылында язып алынган. Әмма ул язып алган «Урал батыр» әсәренең бер варианты чәчмә әсәр, бер варианты шигьри-чәчмә әсәр. «Урал батыр» әсәренең вариантларын М.Боранголов берләштерә hәм яңа текст төзи.
Ничек кенә булмасын, Җанбирде ата hәм Җанбикә ана образлары әсәрнең Урал буйларына ислам дине үтеп кергәч иҗат ителүенә күрсәтеп тора. Ә ислам бу якларга ныклап 15 гасырларда гына тамыр җибәрә.
«Урал батыр» әкиятенең М.Боранголов иҗаты булган нөсхәсе дә сакланмаган. Ул Дәрдмәнднең акча биреп М. Боранголов табып алып кайткан нөсхәсе булып тора.
Ә «Агыйдел» журналының 1968 нче елгы 8 нче санында басылган үрнәген Әхнәф Харисов hәм шагыйрь Баязит Бикбай иҗаты, дип карау урынлы.
«Урал батыр» әсәренең кереше калган өлеше белән логик бәйләнешкә керми, яки эзмә-эзлеклелек юк.
Димәк, камил сюжетлы, шомарган борынгы әсәр була алмый, ә берничә шәхеснең 20 гасырда иҗат иткән әсәре буларак кабул ителергә тиеш.
Икенечедән, «Бар, олатай, уны йәндән артык асырайым, бына ул \hызма.\»- тип кулындагы hызмаhын күрhәткәс, Тараул карт, hызманы кулына алып, тотоп карап торган да үпкән, ти. Шунан hәүбәнгә hызманы кире биреп-Кустым, быны биргәндә hин бала инең, мин бының серен әйтмәнем. Был hызма- атайындың hызмаhы. Был hызма — Урал батыр балаларынан калган комарткы.
По всей вероятности, рассказ о необычном ружье сложился в тот преиод, огнестрельное оружие среди башкир редкостью. В Крымском и Азовских походах в конце 18 веков. Однако царское правительство, боясь активного выступленич ясачного населения, запрещало ему иметь оружие. Такое запрещение сохраняло свою силу в 17–18 вв. \Очерки истории Башкирской АССА, т.1, ч.1, Уфа, 1956,стр. 102.\
Яңавыл татарлары уран татарлары, Ак Ил татарлары, чиннәр язып калдырган ак татарларның дәвамы булуда шик юк.

/Дәвамы бар…/
http://nuretdin.ru/

Фотосүрәттә: Радик Гареев

И еще на эту тему

Комментарии

  1. #1 Кадерле января 27 14:39:

    Беренче кисэклэрен укыган идем. Оченчесе дэ кызыктыра.

    1.Бу фактлар янадан-яна эзлеклелек белэн тикшерулэр сорый. Анын очен кулда материал булырга тиеш. Хичъюгы Радик Нуретдин язганнары.

    2.Татарстан ягынын кысылышы булмавы сэер куренеш. Алар белми калса, — тагын да сэеррэк. Белеп тэ кысылмаган хэлдэ, — тагын да…

    3.Татар гыйлемлеге Башкыртстан дигэн тирэдэ элек тэ мошкел генэ булса, сонгы 30-40 елларда булганы да улеп, хэм элеге вакытларда аерым кешелэрдэ саклана (устерелэ) диеп фикер йортергэ була. Шул исэптэн — Радик Нуртдинда да.

    4.Мин узем Татар зыялылары институтын яшэтэ башларга кирэк димен. Хэм аны нэкь Уфа ягында башлау зарур. Шушы «Зыялылар клубы» каршында «Тарих-Мэдэният» булекчэсе ачу яклы. Моны оештыру очен бугеннэн кешелэре дэ житэрлек. Хэр-берсендэ материал да бар.

    5.Хэм, минемчэ, аны интернет битлэрендэ башлау хэм яшэту-устеру дорес булыр иде.

    6.Кем минем сузлэрдэ фэтуэ бар дип уйлый, — минэ хэбэр юлласын.

    Цитировать этот комментарий

Добавить комментарий


Цитировать выделенный текст

Designed by Azat Galiev aka AzatXaker 2017.