Татарская трибуна » Архив » Яңавыл татарлары (беренче бүлек)

Татарская трибуна

Обзор татарских и на татарские темы ресурсов интернета и ваши комментарии на эту тему

Яңавыл татарлары (беренче бүлек)

Радик Нуретдин. Январь 23, 2014

Янаул-флагКереш.

Яңавыл районы татар доньясында — үзгә бер төбәк. Ул үзенең борын-борыннан килгән татар рухы белен күрше-тирәләрдән аерылып тора. Монда затлы халык яши. Шуңа да Яңавыл татарлары арасыннан әдәбиятыбытыбызның терәк баганалары — Нурихан Фәттах, Саҗидә Сөләйманова, Әдип Маликов, Илдар Юзеев, Сәет Кальметов, Нил Юзеев, Нәҗибә Сафина чыкты. Алардан башка эреле -ваклы күпме галимнәр, журналистлар, сәнгать, әhелләрен бирде Яңавыл. Алар дистәләгән, йөзләгән…
Күренекле галим, филология фәннәре докторы Радик ага Сибәгатовның мәгьлүматларына караганда, татарча сөйләүче көнбатыш Башкортстаннан барлыгы 110 язучы чыккан \Р. Сибәгатов. Башкотстстан татарлары hәм аларның теле турандагы бәхәсләр. Уфа, 1991, 42 нче бит.\ Шуларның иллесе Татарстанга барып урнашкан, татар язучысы исәпләнә.

Янаул-3Шундый зур әдипләр төркеме эчендә Яңавыл районыннан чыккан язучылар, шагыйрьләр үзләренең талантлы әсәрләре белен аерылып торалар, татар әдәбиятының йөзек кашына әйләнделәр. Ә киләчәктә ничек булыр. Бу сорауга җавап бирү кыен. Чөнки Башкотртстан идарәсенә Мортаза Рәхимов hәм аның иярченнәре килгәч, татар җирлегенә яңа бер көч белен hөҗүм башланды. Административ ысул белән татарча укытуны кысырыклау, телевидение тапшыруларын татар теленә оештыруны тыю, балалар бакчаларында башкорт төркеменәре ачу, сәхнәдә койрык тагылган кәкре түбәле бурек кийдереп биетү, тальян hәм башка төр гармун урнына кураен авызына тыгып өрдерү, әлбәттә, эзсез үтмәс…
Татар телле, эшкә уңган hәм талантлы Яңавыл районы халкының милли мәнфәгатьләрен инкарь итү, яки юкка чыгарарга тырышу, илдә үтәчәк халыклар санын исәпкә алу кампаниясе башлану белән аеруча гариби төс алды. Моңа җирле хакимиять тә, татар җәмәгатьчелеге дә каршы тора алмый. Сәбәбе- аларның икьтисади hәм башка мөмкинлекләре чикләнгән.
Бу китапның язылу максаты, шушы килеп туган хәлне уңай чишү юлын эзләү, Мортаза Рәхимов hәм аның төркеме урнаштырган авторитар режимның хәрәмләшүләрен ачып салу белән, аңлатыла да инде.
Күбрәк шәхси мәнфәгатен генә уйлаган җирле хакимиятнең ана сөте белән иңгән татар рухына ничек хыянәт итүен гади халык тагын бер тапкыр күрсен. Бу хөсетлекне кылучыларның исемнәре тарих битләрендә Шаhгали, Тәфкилевләр исемнәре кебек, дегет белен язылыр.
Гөмер-гөмергә татар халкында ана сөте иң изге, иң газиз төшенчә булган hәм шулай булып кала да. Ә татар теле Яңавыл районында яшәгән татарларга шул изге сөт белен бишектә ятканда иңнән. "Тел сатмак -анаңны сатмак", — дип халык юкка гына әйтмәгән.
Халкыбызның мәшhүр шагыйре Дәрдмәнднең шигьри юлларын хәтеребезгә төшерик:

Ни газизрәк- бу ватанмы,
Аh, туган-каүмем газиз.
Ул мөкатдәс кан белен ул
Изге сөткә ни җитәр…
Сөт калыр, ватан китәр.
Сөт калыр, ватан китәр.

Иреннәребездә аналарыбыз сөтенең тәмен саклап, hәр күзәнәгебезгә татар моңын сеңдереп, тамырларыбыз буйлап татар каны акканда — телебезне саклыйк, газиз милләттәшләрем.

\ Дәвамы бар\

http://nuretdin.ru/

И еще на эту тему

Добавить комментарий


Цитировать выделенный текст

Designed by Azat Galiev aka AzatXaker 2017.