Татарская трибуна » Архив » Яңавыл татарлары (дүртенче бүлек)

Татарская трибуна

Обзор татарских и на татарские темы ресурсов интернета и ваши комментарии на эту тему

Яңавыл татарлары (дүртенче бүлек)

янаул-5Урыс патшаның колониаль изү нәтиҗәсе буларак, татарлар күпләп башкорт сословиесенә язылалар. Сәбәбе — башкортлар җир налогын түләмәгән. Әйтик, И. К. Кириллов 1735 нче елда яза: «Но к башкирцам для своевольного житья также по причине обширных и изобильных мест… набрело жить великое множество горных татар (Казан арты, Тау ягы- автор.) Фәндә «башкир» hәм «башкирцы» төшенчәләрен ботап карау киң таралган. Башкир — татарның башкорт өлеше, ә башкирцы — башкортка кергән, ясак түләмәү өчен башкорт сословисен алган кешеләр дигән мәгьнәдә.

И. И. Неплюев яза — «Слово «башкирцы»  исходит из административного названия Башкирия, что оно вообще обозначает население Башкирии, состоящее из  мещеряков, вотяков, мордвы, черемис и чувашей (ПСЗ, Т. 13, 830 нчы бит.)
В. Н. Витебский язуына карыйк : «Желая уклониться от платежа за земли, многие тептяри-татары, даже из христиан принимали могоменство и, вопреки запрещению, стали называться башкирами.»…Урал җирләренең бер дәлил китерик — «С падением Казанского ханства и образованием в 1568 году Уфимского края, именованного Башкирией на северо-западе этой административной единицы была ликвидирована «Беловоложская земля» — страна татар…( Шнилевский, Смирнов, Руденко, Греков, Калинин.)
Д. Б. Рамазанова хезмәтләренә игътибар итик — «Как известно, «Беловоложская земля» в русских источниках до 17 в. фигурировала как самостоятельная единица, наряду с такими делениями, как «Башкирские улусы», «Орда Нагайская» и др. (Д. Б. Рамазанова. К истории формирования говора пермских татар. Казан, 1996, 5 нче бит.)
Димәк, Яңавыл татарларын башкорт галимнәре "уран башкортлары" дип атап, «Урал батыр» эпосы кебек үк, фәнни уйдырма белән эш итәләр. Уран дәүләте Казан, Алтын Урда чорында ук оешкан hәм Агыйдел буйларын үз эченә алган мөстәкыйль татар иле булуын яшерәләр.

Бу якларда яшәгән татарлар беренче тапкыр 1579 нчы елда М. И. Яхонтов тарафыннан исәпкә алыналар. Ул – «Бу җирләрдә татарлар hәм истәкләр яшиләр», — дип яза ( Дмитриев А. К. Пермская старина. Пермь. Вып. 1, 1884, 102,115 нче битләр.)
Монда шуны әйтергә кирәк, А. К. Дмитриев та, В. Шишонко да дөрес фикер йөрткәннәр, ЧӨНКИ ТАТАРНЫҢ БЕР ӨЛЕШЕН ИСТӘК-ИШТӘК дип атаганнар. Казакьлар бүген дә татарны я истәк, я ногай дип атыйлар. Истәк — безнең бүгенге телебездә АТА ЭТ-ТОК данлы эт мәгьнәсендә йөри. Ногай — монголлар телендә НОКА(ЭТ) — АЙ (ХАЛЫК, ОБЩЕСТВО) — эт кабиләсе, эт халкы мәгьнәсендә кабул ителергә тиеш.
Янә бер документка игьтибар итеп карыйк, ул  "О начале и происхождении разных племен иноверцев» дип атала hәм Пермь Дәүләт архивында саклана (Ф. 316. Оп. 1ед.хр. 78.)
Анда бу як татарлары тарханнар нәселеннән дип язылган. Тарханлык hәм сәетлек бары тик татар дәүләтенең ханнарына якын торган нәселләргә генә бирелгән. Башкорт тархан да, сәет тә булмаган.
Ничек кенә булмасын, Казан ханлыгы Ногай йортына кергән Урал җирендә яшәгән, борынгы бабаларыбызның рухын саклаган, Бия елгасы төбәгенә — андагы соклангыч татарларның рухи дөньясына рәхим ит, укучым.

2002 ел. Радик Нуретдин.

Источник: http://nuretdin.ru/

И еще на эту тему

Комментарии

  1. #1 Кадерле февраля 9 0:25:

    Эфэрин, Радик дус!

    Син мине шэхсэн гел сокландырып килэсен. Бу, дуртенче кисэктэ дэ ботенлэй ишетмэгэн хэллэр турында язасын. Нинди акчалы кеше безне курэ башлар икэн? Хэм кайчан?

    Курэсенме, алар тарихны ничек тупас рэвештэ узгэртеп яза башлаганнар. Татарстанда кот очкыч кысу барганда, бездэ акча елга булып килгэн шартларда вакытлыча булса да байтак унышка ирешэ яздылар.

    Радие Гареевнен портреты очен рэхмэт. Ул узенэ курэ татарнын куз яше. Безнен якта алар ярыйсы куп. Безнен ярлы булуыбыз хаман ул шэхеслэребезне барлау юлында киртэ булып тоа.

    Цитировать этот комментарий
  2. #2 Кадерле февраля 9 0:34:

    Син эйткэн Бия елгасын курдем мин. Хэм андагы талантлы кешелэр белэн дэ бераз аралаша алдым. Аларнын йорт эчен куру генэ дэ йорэккэ елылык бирэ, сокландыра: анда яшэгэннэрнен маллары йорт эченэ керми, абзарларынын икенче ягында (жэй) яши.

    Э инде йорт эчендэ улэннэн торган палас. Шушы паласны куру очен генэ дэ ул якларга барырга кирэк, минемчэ...

    Цитировать этот комментарий

Добавить комментарий


Цитировать выделенный текст

Designed by Azat Galiev aka AzatXaker 2017.