Татарская трибуна » Архив » Юлиан дәрвиш Башкорт илендә булганмы?

Татарская трибуна

Обзор татарских и на татарские темы ресурсов интернета и ваши комментарии на эту тему

Юлиан дәрвиш Башкорт илендә булганмы?

"Ялганчы тарихчыларны ялган акча ясаучы дәрәҗәсендә жәзаларга хак булыр иде" — Мигель де Сервантес.

290px-XIIIeУфа галимнәре хәзерге Башкортстан җирләрендә бик борынгы заманнардан ук ниндидер төрки башкортлар яшәве турында советлар чорында тудырылган, ә үткән йөзьеллыкның 90-чы елларыннан башлап чамасыз үстерелгән, күпертелгән ялган стереотипны дәлилләү өчен урта гасырлар авторларына мөрәҗәгать итәләр. Ул гына да түгел, аларның раслаулары буенча, Геродот, Страбон, Птоломей кебек борынгы авторлар да башкортлар турында язып калдырганнар икән. Соңгысының тулы әкият икәнен күрсәтеп китү өчен шуны әйтү дә җитә: бүгенге көндә башкортлар дип исәпләнеп йөрүчеләрнең борынгы ата-бабалары ул заманнарда Көньяк Уралда гомумән булмаганнар, алар нигездә Урта һәм Үзәк Азия җирләрендә яшәгәннәр, ул заманнарда бу җирләрдә иран һәм фин-угыр кабиләләре генә булган. Ә алда язылган мәкаләләрдә (мәсәлән “Борынгы маҗарлар-баҗардлар-башҗирдлар кемнәр?”) ачыклануынча, урта гасыр авторлары да хәзерге башкортларның ата-бабалары турында түгел, ә фин-угырлар, фин-угыр мадьярлар турында язган булганнар.

Уфа авторларының фин-угыр кабиләләрен хәзерге башкортларның бабалары итеп күрсәтергә маташуларын, алар китергән аргументларының бернинди дә тәнкыйтьне күтәрә алмавын аңлау өчен артык берни дә эшләргә кирәкми, ул авторларның хезмәтләрен алырга да үзеңә укып чыгарга кирәк. Мисал өчен Юлианны алыйк. Юлиан – мадьяр доминикан-манахы, 1230 елларда ул “Бөек Венгрия”не, анда калган кавемдәшләрен юллап көнчыгышка ике тапкыр сәфәр кылган. Ул аларны денсезлектән чыгарырга, христиан диненә күндерергә тиеш булган.
Бу сәяхәтнамәдә фин-угыр мадьярлар турында сүз алып барыла. Ә Уфа галимнәре исә, беренче чыганактагы “мадьяр” (венгр) сүзен тупас рәвештә “башкорт”ка бозып, Юлиан башкортлар иленә килгән, шул заманнарда ук хәзерге Башкортостан җирләрендә ниндидер башкорт ханлыгы булган итеп күрсәтәләр. Мәсәлән, Н.Мәҗитов һәм Ә.Солтанова үзләренең «История Башкортостана. Древность. Средневековье» (Уфа: Китап, 2009) дип аталган “академик хезмәтләрендә” мадьяр монахы Юлиан хәзерге Башкортстан җирләрендә булган, ул анда башкорт ханы белән очрашкан дип язалар: “Судя по отчету, сохранившемуся в переизложении других авторов (хезмәттә нәкъ менә шундый ялгыш термин кулланылган), Юлиан во время второй поездки добрался до страны башкир; он пишет о венгерском хане … многие современные историки полагают, что во время обоих путешествий Юлиан побывал на Урале среди башкир» (205-206 битләр). «Во время своего второго путешествия (1236 г.) Юлиан действительно побывал среди башкир, что особо им подчеркивается» (333 бит). «Венгерский монах Юлиан во время второго приезда в страну башкир на Урале встречался с башкирским ханом и отмечал присутствие при нем посла татapo-монголов. Скорее всего, эта встреча произошла в г. Башкорт» (481 бит).
images Юлиан-1Юлианнның ул венгр-мадьярлары, Мәҗитов һәм Солтановаларның чиксез фантазиясе буенча, башкортлар булганнар икән, аларның ханнары да булган икән, ул башкорт ханы янында монгол илчесе утырган, ә башкортлар исә, ул вакытта ук инде монголлар белән союздаш-дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштырган булганнар икән, аларның “Башкорт” дигән башкалалары да булган, Юлианны алар шул калаларында кабул иткәннәр икән. Боларның барысы турында да ул вакытларда Башкортстанда булган мадьяр монахы Юлиан үзе язып калдырган икән. Юлианда башкорт дигән сүзнең эзе дә, исе дә, әсәре дә юк, басҗирд дигәне дә, баҗард дигәне дә, басгирты да юк, ә фәкать мадьяр (венгр) сүзе генә бар, оригиналда – маҗйар. Ә Мәҗитов һәм Солтановаларда Юлианның мадьяр-венгрлары күрелмәгән бер могҗиза белән “башкорт”ка әйләнә дә куя. Бу фальсификатор “галимнәрнең” ни кадәр дәрәҗәдә галим булуларын (тарих фәне өлкәсендә ни дәрәҗәдә компетентсыз булуларын) күрсәтеп китү өчен, шуны да әйтү дә җитә, аларның язулары буенча Юлианның беренче сәяхәте 1235 елда, ә икенчесе – 1236 елда булган икән. Чынбарлыкта исә, Юлианның беренче сәяхәте 1235-37 елларда, ә икенчесе 1237-38 елларда булган. Авторлар академик галимнәргә бөтенләй хас булмаган рәвештә Юлиан икенче сәяхәте вакытында Башкортстанда булган дигән шыр әкият язалар. Юлианның Идел буе Болгариясендә булуы аның беренче сәяхәтенә туры килә, ә икенче сәяхәте вакытында бу монах хәзерге Башкортстан җирләрендә түгел, Идел Болгариясендә дә булмаган, ул Суздаль шәһәренә җиткәч кире борылган. Ул гына да түгел, авторлар үзләренә үзләре каршы киләләр: бер урында алар Юлиан икенче сәяхәте вакытында башкорт җирләрендә булган дип язсалар (“Юлиан во время второй поездки добрался до страны башкир”), ә икенче бер урында Юлиан ике сәяхәте вакытында да Уралда булган дип күрсәтәләр (“во время обоих путешествий Юлиан побывал на Урале среди башкир”). “Юлиан язып калдырган”. Юлиан Идел Болгариясендә булуы турында берни дә язып калдырмаган, аның бары тик икенче сәяхәте турында хаты гына сакланган, Юлианның ул Идел Болгариясендә булган беренче сәяхәте турында аның сөйләве буенча Рихард исемле икенче бер монах язып калдырган. Гомумән, Мәҗитов һәм Солтанованың “академик” бу “хезмәтендә” төгәлсезләр, чынбарлыкта беркайчан да булмаган өстәүләр шулкадәр дә күп, яхшы гына укыган теләсә кайсы студент анда йөзләрчә тарихи хата табып ала ала, һәм гомумән, ни өчен бу кешеләр галим исемен күтәреп йөриләр, ни өчен Башкортстанның салым түләүчеләре кесәсеннән чыккан акчаларга шулкадәр дә түбән дәрәҗәдәге “фәнни хезмәтләр” чыгару финанслана дигән фикергә киләсең бу “хезмәтне” укыгач.
Хәзер инде Рихардның Юлианның бу сәяхәте турында язганнарга килик. Менә аның чын тексты:

“После того брат Юлиан, оставшись один и не зная, как ему идти дальше, сделался слугой одного сарацинского священника с женою, который собирался в Великую Болгарию. Туда они вместе и добрались.

876Великая Болгария – великое и могущественное царство с богатыми городами …
В одном большом городе той же области, из которого выходит, по слухам, пятьдесят тысяч бойцов, брат нашел одну венгерскую женщину, которая выдана была замуж в те края из страны, какую он искал.
Она указала брату пути, по которым ему надо идти, утверждая, что через две дневки он, без сомнения, может найти тех венгров, которых ищет. Так и случилось. Ибо нашел он их близ большой реки Этиль. Те, увидев его и узнав, что он венгр, немало радовались его прибытию: водили его кругом по домам и селениями старательно расспрашивали о короле и королевства братьев своих христиан. И все, что только он хотел изложить им, и о вере и о прочем, они весьма внимательно слушали, так как язык у них совершенно венгерский: и они его понимали и он их. Они – язычники, не имеют никакого понятия о боге, но не почитают и идолов, а живут, как звери. Земли не возделывают! …”.

Монда бер генә тапкыр булса да башкорт сүзе бармы? – Юк! Телләре ничек? Рихард язуы буенча, телләре саф мадьярча. Юлиан күргән ул фин-угырларның хәзерге башкортларга ни катнашы бар соң? – Бер катнашлары да юк!
Юлиан мадьяр хатынын очраткан ул шәһәрне совет чоры авторлары Болгар шәһәре дип язалар, тик чыганакта аның исеме күрсәтелмәгән, шуңа күрә дә, 50 меңлек гаскәр куя алырлык зур шәһәр булгач, ул я Болгар, я Биләр шәһәре булырга тиеш.
Уфа галимнәре Юлиан кавемдәшләре очраткан Әтил атлы зур ул елганы Агыйдел елгасы белән тиңләштерәләр. Хәер бер Уфа галимнәре генә дә түгел, бар совет чоры тарихчылары да шулай яздылар. Хәзерге чор галимнәре дә шулай ук язуларын дәвам итәләр. Ә нишләп Юлианның ул Әтил елгасы Агыйдел булырга тиеш соң әле? Биләр яки Болгардан Агыйделнең иң якын булган урынына – аның тамагына турыдан туры да 140 чакрым була. Ә юлдан барган вакытта 200 чакрымнан бер дә ким түгел. Ә ул чорның юллары ничек булган соң? Бернинди дә асфальт түгел инде әлбәттә. Чаллыны үткәч тә ул җирләр (хәзерге Минзәлә, Актаныш, Илеш районнары) куе урманнар белән капланган булган ул заманнарда. Тагын шунысын әйтергә кирәк, Юлиан таныш түгел җирләрдән, таныш түгел юллар буенча барган.
Ә Юлиан ничек хәрәкәт иткән соң? Аттамы, әллә җәяүләпме? Чыганакта бу турыда мәгълүматлар юк. Чыганактан күренүенчә, бу сәяхәтче бик фәкыйрь булган. Алар сәяхәткә дүрт монах чыгып киткән булганнар, зур мохтаҗлыкта сәфәр иткәннәр, акчасызлыктан аларның икесе кире борылган, ә берсе –ачлыктан, йончудан юлда үлеп калган. Рихардтан өзекләр: «…жили там (Аланияда – автор) в величайшей нужде шесть месяцев, не имея в это время ни хлеба, ни питья, кроме воды»; «брат, который был здоров, просил милостыню по городу для себя и для больного брата, и питьем и иным, что мог найти»; «священник по имени Герард, почил во господе в доме сарацина».
Болгарга да хезмәтче булып ялланып кына килеп җиткән шундый фәкыйрь кешенең, таныш түгел шәһәрдә үзенә ат таба алумы реал хәлме? – Һич тә реал хәл түгел. Димәк, Юлиан җәяү хәрәкәт иткән, җәяү барган. Болгардан Агыйдел тамагына кадәр ике көндә барып җитәргә мөмкинме, җитмәсә җәяләп? Җитмәсә таныш түгел юллардан? Һәм дә юлларның ул заманнар шартларында? Ә чыганак аның нәкъ менә ике көнлек кенә юлда үз кавемдәшләрен очратуы турында яза. Ике көнлек юл җәяү кешегә 80 километрдан да артмый. Ә бер көнлек атлы күчүләрне галимнәр гадәттә 60-70 чакрым дип алалар. Анысы да обозсыз кавалерия өчен генә, ә обозлар белән барганда 35-45 чакрым. Димәк, ат белән барса да, ул заман юллары шартларында Юлиан Агыйдел тамагына кадәр берничек тә килеп җитә алмый. Җәяү барганда исә – берничек тә. Тарихчы галим Е.П.Казаков, ике көнлек юл дигән сүзләргә нигезләнеп, Юлианның милләтттәшләре белән очрашуы Каманың сул як ярында, хәзер Яр Чаллы һәм Нижнекамск шәһәрләре урнашкан җирләр арасында булган дип исәпли. Бу да әле аның атта барган очрагында гына.
Ә Мәҗитов һәм Солтанованың берни белән дә чагыштырмаслык уйдырмалары буенча бу очрашу “Башкорт” дигән шәһәрдә булган икән, ягъни дә мәсәлән хәзерге Уфа шәһәре урнашкан урында. Чөнки, шул ук Мәҗитовның фэнтэзи жанрында язган “фәнни хезмәтләре” буенча, “Башкорт” дигән мифик ул шәһәр хәзерге Уфа шәһәре икән, аңа мең ярым ел икән. Ул гына да түгел, Юлиан гомумән Көньяк Уралда ук булган икән, Уфаны да узып китеп тагын ким дигәндә 100 чакрым юл үткән (“… во время второй поездки в страну башкир на Урал …”). Белмәсәгез белегез, Башкорт иле – Көньяк Уралга Юлиан ике тапкыр сәяхәт иткән булган, моны академик хәтле академик, Башкортостан Фәннәр Академиясенең вице-президенты Мәҗитов үзе шулай дип яза! Менә бит нинди гыйлемле безнең академиклар! Менә бит нинди югары профессионал Уфа “тарихчылары”! Бар наданнар да Юлиан Идел Болгариясендә бер генә тапкыр булган дип йөриләр, ә Мәҗитовның бу ачышы буенча ул анда ике тапкыр булган икән бит!
Ә Болгар яки Биләрдән Уфага ким дигәндә 300 км, Уралга кадәр – 400! Көн саен 200 чакрым җирне йөгереп үткән булып чыга инде Мәҗитов һәм Солтановаларның Юлианы! Менә сиңа монах! Бернинди спортсменнар да эшли алмый бит моны! Марафончылар да 42 километрны йөгергәч тә егылалар! Ә Мәҗитов һәм Солтанованың Юлианы йөгереп үткән, җитмәсә ике ел буе ачлы туклы, хәер сорашып, хезмәтче булып ялланып йөргән, арып-алҗып, йончып, талчыгып беткән Юлианы! Кешелек тарихының тиңсез бу спорт казанышын бар белешмәлекләргә дә кертергә кирәк инде ул, кеше организмының экстремаль мөмкинлекләре турындагы бар хезмәтләрдә дә язарга! Автомобильдә туктамыйча асфальт юлдан барсаң да сигез сәгать вакыт кирәк бу араны үтәр өчен.
Тагын бер моментны әйтеп китәргә кирәк. Чит илләрнең урта гасыр авторлары Әтил дип Иделнең үзен генә түгел, ә Каманы да атый торган булганнар. Иделнең югары агымын алар Әтилнең көнбатыш балагы, ә Каманы –көнчыгыш балагы дип язганнар. Ә чыганакта Юлианның кавемдәшләрен ул Идел-Әтилнең кайсы балагында очратуы турында бер сүз дә юк. Нишләп әле Уфа авторлары (гомумән бар совет авторлары һәм хәзерге авторлар да) Юлиан Әтилен ул Әтилнең көнчыгыш балагы дип исәплиләр соң? Бәлки ул монах милләттәшләрен Әтилнең көнбатыш балагында очраткандыр, ягъни Иделнең үзендә. Бусы исә – күпкә ихтималлырак. Һәм дә Иделнең Болгардан өске агымында. Ул вакытта бу очрашу хәзерге Алабуга шәһәре тирәсендә булган булырга тиеш булып чыга. Чыганак үзе дә шул версия файдасына сөйли. Чөнки андагы кавемдәшләре кире кайткан вакытта Юлианга турыдан кайтырга тәкъдим итәләр. Ягъни мордва, рус, Польша җирләре аша. Кире кайткан юлда Юлианның кавемдәшләре белән очрашудан соң кабаттан Болгариягә керүе турында чыганакта бер сүз дә юк. Киресенчә, Рихард кавемдәшләреннән соң Юлиан мордваннар җиренә киткән дип күрсәтә (“когда он пожелал вернуться, те венгры указали ему иную дорогу, по которой он бы мог быстрее добраться … Возвращаясь из вышесказанной Венгрии, он в 15 дней прошел по реке царство мордванов …”)
Ул вакытларда Агыйдел буенда, хәзерге Башкортостан җирләрендә яшәгән халыкның әллә кайдагы мордваларны, Владимир (чыганакта Ландемирия), Киев кенәзлекләрен, Польшаны (кире кайтканда Юлиан шул маршрут буенча кайта), алардагы юлларны белүләре бик тә шикле. Ә Юлианның ул кавемдәшләре аңа нәкъ менә шул туры юлны өйрәтәләр, ә бу юллларны ул вакыт мордвалары белән бәйләнештә торган урта Идел фин-угырлары гына белергә мөмкин. Мондый вариантны караганда Юлиан очраткан ул мадьярлар хәзерге Алабуга шәһәреннән көнбатыштарак яшәгән фин-угырлар – мариларның бабалары булып чыга. Ул заманнарда әле фин-угыр халыкларының телләре бер-береннән хәзерге кебек нык аерылып тормаганнар һәм, бу версияне нигезгә алган вакытта, ул чорлар мари телен Юлиан яхшы аңлый алган һәм мадьяр теле (аның бер диалекты) дип кабул иткән дип исәпләргә була. Бу версия файдасына тагын бер аргумент китереп китик. Каманы Әтил дип бары тик чит ил чыганаклары гына атаганнар. Җирле халык Каманы бервакытта да Идел-Әтил дип атамаган, ул аны Чулман дип йөрткән. Ә Юлиан Әтил елгасы исемен җирле халыктан ишеткән булган. Димәк Уфа һәм совет чоры галимнәренең Юлиан Әтилен Кама итеп күрсәтүләре бик үк урынлы түгел, Агыйдел итеп күрсәтүләре – тулы бер әкият, ә Агыйделнең Уфа шәһәре яны итеп күрсәтүләре – башка сыймаслык фантазия яки күрә торып укучыларның башын катыру, фальсификация.
Шулай итеп, шундый нәтиҗә эшләргә була:
Юлиан бервакытта да, беркайчан да хәзер Башкортостан дип аталган җирләрдә булмаган, башкортлар белән беркайчан да очрашмаган.
Юлиан язган мадьяр-венгрларның хәзерге башкортларга бернинди дә катнашлары юк, ул ниндидер бер фин-угыр халкы авылына тап булган, иң зур ихтималлысы – мариларның бабаларына. Һәрхәлдә Юлиан сәяхәте турындагы чыганакта башкорт дигән бер сүз дә юк, мадьяр (венгр) дигән сүз генә бар.
Бу очрашу Кама тамагы белән Чаллы арасында Кама буенда яки Болгар белән хәзерге Алабуга шәһәре арасында Идел буенда булган.
Уфа галимнәре, бу мәкалә нисбәтле атап әйткән вакытта Мәҗитов белән Солтанова, алда искә алынган хезмәтләрендә, Юлианның мадьярлар турындагы сүзләрен башкортка әйләндереп, турыдан-туры тарихны фальсификацияләү белән шөгыльләнәләр, хәзерге Башкортостан җирләрендә 13 гасырда ук төрки башкортлар булуы, аларның ниндидер ханлыклары булуын нигезләү өчен файдаланалар.
Бу кадәр дә дәрәҗәдә алдашу, бу кадәр дә дәрәҗәдәге чеп-чи ялган, мадьярларны башкорт итеп, әллә кайда, Алабуга яки Чаллы янында булган очрашуны Башкортостанда (ул гына да түгел хәзерге Уфа шәһәре урнашкан урыннарда) булган итеп күрсәтү – тарихта юк. Ялганчы тарихчыларны ялган акча әзерләүчеләр кебек үк җәзалап үтергә кирәк дип юкка гына язмаган инде Сервантес.
Ә бит тарихтан мәгълүматлыгы чикле, Юлианны түгел, ә урта мәктәпнең 5 сыйныф тарих китабын да укып чыкмаган, ләкин күңелен “башкорт патриотизмы” белән тутырган кайбер кешеләргә ялган миллипәрвәрлек өчен бу “хезмәт” нинди күп ризык бирә. Моннан соң “Майдан РБ” сайтында катнашкан башкорт яшьләре кебек укымышлыклары чамалы “миллипәрвәрләр”: башкортлар турында Страбон язып калдырган, башкортларның зур-зур шәһәрләре, саннары 30 миллион булган урта гасырларда дигән кебек әкиятләренә 13 гасырда башкорт иленә доминикан монахы Юлиан килгән, ул Башкорт шәһәрендә башкорт ханы белән очрашкан дигән әкиятләрен дә өстәячәкләр, авызларыннан төкерекләрен чәчеп шуны исбат итә башлаячаклар, шул ялган мәгълүмат белән бар интернетны тутырачаклар. Борынгы Мисыр, Кытай-катай башкортлары, биш мең еллык башкорт шәһәре Аркайым, ун мең еллык башкорт дастаны “Урал батыр”, мең ярым яшьлек “Башкорт”-Уфа шәһәре кебек уйдырмаларга тагын бер уйдырма өстәлә. Яртылаш мифлардан, уйдырмалардан, фальсификацияләрдән торган башкорт тарихы конструкциясе алга таба төзелүен дәвам итә. Й.Солтанов кебек һәвәскәр дилетантлар көче белән генә түгел, ә академик исеме күтәреп йөргән “галимнәр” көче белән дә. Мәҗитов һәм Солтанова китергән ялган фактлар, туры фальсификацияләр фәнни әйләнештә дә йөри башлаячак моннан соң, чөнки бу китап “академик хезмәт” булып исәпләнә, аны Башкортостан Фәннәр Академиясе чыгарган. Шуннан соң безнең Фәнни Академиянең ни дәрәҗәдә академия, безнең академикларның ни дәрәҗәдә академик булуларына гаҗәпләнергә генә кала.

Илгиз Гайнуллин

--
Это сообщение послано с помощью обратной связи с Татарской Трибуны http://tatar-tribun.ru

Комментарии

  1. #1 Dwaynevok 16 октября 18:16:

    Kudos. Quite a lot of knowledge.

    canada pharma limited llc erectile dysfunction pills rx price comparison

    Цитировать этот комментарий
  2. #2 Melinor 17 октября 1:21:

    You actually stated this perfectly.

    canadian pharcharmy drug price

    Цитировать этот комментарий
  3. #3 canadian pharmacy 17 октября 18:18:

    You've made the point!

    Цитировать этот комментарий
  4. #4 essay 18 октября 0:56:

    Thank you. Plenty of advice!

    custom law essay definitionessays.com cover letter writing services

    Цитировать этот комментарий
  5. #5 DurekCethy 18 октября 6:23:

    Regards! Ample knowledge.

    write my social work essay cheap essay writing service essay dissertation

    Цитировать этот комментарий
  6. #6 canadian pharmaceuticals 18 октября 11:29:

    Point well applied!!

    Цитировать этот комментарий
  7. #7 Elliszooks 18 октября 22:18:

    Helpful facts. Thanks. discount prescription drugs online erectile dysfunction medications buying prescription drugs canada

    Цитировать этот комментарий
  8. #8 Bryanenob 19 октября 0:00:

    You actually stated it wonderfully!

    i need help writing a essay thesis help copywriting services

    Цитировать этот комментарий
  9. #9 Dwaynevok 19 октября 11:05:

    You said it adequately.! costco online pharmacy canadian pharmacies that ship to us canadian pharmacy online canada

    Цитировать этот комментарий
  10. #10 essay typer 19 октября 15:01:

    Helpful content. With thanks! buy law essay theessayswriters.com best freelance writing websites

    Цитировать этот комментарий

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.

Цитировать выделенный текст

Designed by Azat Galiev aka AzatXaker 2020.