Татарская трибуна » Архив » Нигә татарлар үзләре теләп муеннарына тәре тага?

Татарская трибуна

Обзор татарских и на татарские темы ресурсов интернета и ваши комментарии на эту тему

Нигә татарлар үзләре теләп муеннарына тәре тага?

Әйтүләренчә, без бүгенге көндә ирекле җәмгыятьтә яшибез. Һәркемнең үзе теләгән динне тоту, балаларын да шушы рухта тәрбияләү мөмкинлеге бар. Беркемне дә көчләп чукындырмыйлар. Татар кызларыбыз үзләре чукыналар. Мин белгәнннәрдән генә дә, узган елда урыска кияүгә чыккан дистәләгән татар кызы чиркәүгә барып чукынды.

Игътибарга лаек күренеш, аларның барысы да диярлек саф татар авылларында үскән балалар. Катнаш никахтагы гаиләләрдә бер баласының чиркәүгә, икенчесенең мәчеткә йөрүе дә гадәткә кереп бара.

Узган елда минем янга бер ханым килеп эченә сыймаганны сөйләп киткән иде. ”Шамил, син “Азатлык” радиосында барлык хәбәрләрне ирештереп торасың. Безнең нәселдә булган хәлне дә яңгырат әле. Бәлки, сабак булыр башкаларга.

Абыебыз егет чагында марҗа кызына өйләнде. Җиңгәбез ислам динен кабул итте, исемен татарчага алмаштырды, башыннан беркайчан да яулыгын салмады, ураза тотты, дини ашлар уздырды, намаз укыды, балалар үстерде. Тик гомере кыска булды бахырның, озак чирләми генә үлеп китте.

Туганнар белән җыелышып, җиңгине юарга әзерләргә бардык. Чишендердек. Күкрәк-чәләрен салдырсак, ике күк-рәкчәсе эчендә гомер буе ике тәре йөрткән”, — дип көрсенеп сөйләде ханым.

Менә шундый хәлләр дә була икән бу дөньяда. Бүген Европаның традицион христиан динендәгеләрнең күпләп исламны кабул итүләрен ишетеп торабыз. Ә менә ни өчен безнең татарларыбыз үзләре теләп муеннарына тәре тага икән?

Шушы сорау белән мин мөфти Вагыйз хәзрәт Яруллинның хәләл җефете Асия абыстайга мөрәҗәгать иттем.

— Сәбәбе бик өстә ята. Гаиләдә балаларга динебез исламның өстенлекләрен аңлатучы юк. Сөйләү генә аз. Исламча яшәп күрсәтергә кирәк. Татар гаиләсенә икенче диннең әхлакый нормалары, икенче халык гореф-гадәтләре урнашып бара. Ата-ана намазсыз. Хәләл булмаган ризык-лар белән тукланалар. Хәрам күп. Ярымшәрәлек. Үзебезнең пакь динебезнең таләпләрен сеңдергән гаиләләрдә андый тайпылулар булмый. Без хәзрәт белән бу турында бертуктаусыз халыкка аңлатабыз, сөйлибез.

Бүген яшьләргә никах укыталар да, иртәгә ресторанда җыелып, аракы эчәләр. Шуннан соң балаларыбызның бәхетсезлегенә сыкранып йөрибез. Ә бәхетсезлек икейөзлелектән килә. Урыс-ка кияүгә чыгалар, марҗага өйләнәләр дә никахта ватып-җимереп, ата-ана суфлерлыгында хәзрәт алдында иман китерәләр. Ләкин бу иман телдән генә яңгырый. Калебтән чыгып телдән яңгыраган иман гына үз кыйб-ласыннан тайпылмый, үзенең нигезен югалтмый. Яшьләрдә иң элек мәхәббәтнең олугын тәрбияләргә кирәк: ул — динебез исламга мәхәббәт, — диде Асия абыстай.

Бик тә дөрес һәм урынлы әйтелгән сүзләр болар. Алар белән һич кенә дә килешми мөмкин түгел.

“Азатлык” радиосы сәхифәсендә Асия абыстайның шушы мәсьәләгә карата фикерләре яңгырагач, тагын бер ханым үзенең хәлләрен сөйләп китте.

— Заманында әти-әни киңәшләрен ишетәсем дә килмәде. Күзем тонган иде. Озын буйлы, чибәр, акчалы, фатирлы һәм чит ил машинасында гына чабучы урыс егетенә үлеп гашыйк булдым. Кияүгә чыктым. Әтием йортында никах укыттык. Булачак ирем мәҗлестә түбәтәй киеп утырды.
 Зөфаф кичендә муенындагы тәресен салырга куштым. Җавап коры булды: “Әллә урыс булганымны белмисеңме?” Күнектем. Еллар узды. Туганнарын соңгы юлга озатканда аракы эчүләренә дә күнектем. Ләкин үзем авызыма аракы каба алмадым. Минем эчмәгәнне күреп туганнары: “Не нашенская (үзебезнеке түгел)”, — дияләр иде.

 Бүгенге көндә бер балам мәктәптә укый, икенчесе укырга барырга тора. Көннәрнең берсендә йокларга яткач, ирем боерык-лы тавыш белән: “Атакай белән сөйләшеп кайттым. Йә үзең чукынасың, йә ике баланы да чукындырасың”, — диде.

Йокым качты. Төне буе ирем янында селкенергә куркып, күземне йомып чыктым. Үземчә нәтиҗә дә ясадым. Үзем чукынып балаларны чукындырмасам, ул барыбер аларны чукындырачагын сизенә идем.

Иртән балаларны чукындырырга ризалыгымны бирдем. Әти-әниләре килеп, ике баланы чукындырып кайтардылар. Араларыбыз суына башлады. Минем эчемдә кара кан ага. Күкрәгем тулы хәсрәт ялкыны. Иркен өебезнең һәр почмагында иконалар. Кая карама – тәре, тәре, тәре. Балаларым: “Әни, нигә син тәре такмыйсың?” — диләр. Минем өчен әтиләре җавап бирә: “Аңа татарлык тирән сеңгән. Әнә Петяның хатыны, ул да татар, кияүгә чыгуга чиркәүгә барып чукынды.”

Авырый башладым. Авыртмаган җирем юк. Табиблар да диагноз куя алмыйлар. Инде балаларым да чирли башладылар. Миңа нишләргә? Тормышымны ничек үзгәртергә? Муеннарында тәре булса да, алар бит минем йөрәк җимешләрем, — дип үксеп-үксеп еларга тотынды ханым.
 
Озак кына кара-каршы сүзсез утырдык. Бу ханымга кем ничек ярдәм итә алыр, кем нинди киңәш бирер икән? Дөрес, аның белән әңгәмә “Азатлык” радиосында яңгырап, сайтында басылып чыккач, фикерләр шактый булды. Күпләр, безнең илдә хәзер астыртын рәвештә урыслаштыру, христианлаштыру бара, дип саныйлар. Моңа каршы тору өчен һәр мөселман гаиләсендә исламча яшәү рәвешен булдырырга кирәк. Бу эштә зыялыларыбызның роле ифрат та зур. Әгәр милләтебезнең зыялылары аз яисә бөтенләй юк икән, аның теле дә, мәдәнияте дә, сәнгате дә, әдәбияты да булмас, һәм ахырда милләт бөтенләй югалачак.

Христианлаштыру хәзер хәтта мәчет аша да алып барыла. “Исламда милләт юк, вәгазьләр урысча алып барылсын", диюләр дә христианлаштыруның бер ысулы. Дин һәм милләт бергә булганда гына татар халкының киләчәге булыр.

Ханымга киңәш бирүчеләр дә байтак табылды. Казаннан Камил исемле кеше, мәсәлән, Коръән китабын алыгыз да укыгыз, эчегез пошканда да, күңелгә вәсвәсә төшкәндә дә иманны ныгыту өчен иң яхшы әйбер. Тора-бара балаларыгызга да укытыгыз. Дөньяда яшәгәндә хаталардан, күңел азуыннан саклану чарасы — Коръән. Шатланыгыз, әле ярый Коръәнне укый алам дип, бәлаләрдән саклану, күңел тынычлыгы табу — бары тик Аллаһы Тәгаләгә сыенуда Коръән белән иман ныгытуда, дип яза.

Ә менә Мәскәүдән Марат әфәнденең фикере: "Урыска кияүгә чыгу — ул зур хата. Мәскәү, Казан һәм башка шәһәрләрдә андый кызлар бик күп. Аларның күбесе ахыры ни белән бетәчәген белми шул".

Бигрәк тә үзен Хаҗия дип атаган ханымның фикерләре һәм киңәшләре төпле һәм игътибарга лаеклы, минемчә.

"Без барыбыз да адәм балалары, безгә хаталану хас. Әгәр син киләчәктә минем белән, балаларым белән нәрсә булыр, дип алдан хәсрәтләнәсең икән, сеңлем, бел! Бу шайтан синең калебеңә, йөрәгеңә ишек шакый дигән сүз! Төрле шик-шөбһәләргә урын калдырма! Нык бул, Аллаһыга гына тәвәккәллә! Аллаһы тә-вәккәлләрне ярата. Аллаһы Тәгалә белән ихлас бул, сеңлем! Аллаһы Тәгалә хаталардан чыгу юлларын да күрсәтә.

Ул — Аллаһы Тәгалә, Гафу итүче, Рәхимле, тәү-бәләрне Кабул итүче. Тәүбә итү һәм Аннан гафу сорау, Аллаһының гына сиңа ярдәм итүенә нык инану һәм хәерле сәбәп кылу авырлыклардан, борчу-хәсрәтләрдән чыгуга юл булачак, инша Аллаһы!

 Аллаһы Тәгалә сиңа җиңеллек бирсен. Зарларыңны бары Аллаһы Тәгаләгә генә сөйлә, Ул синең күңелеңә хәерле уй салыр, инша Аллаһы. Чиркәүгә барудан һәм анда чукынудан Аллаһы Тәгалә сине сакласын! Менә шуңа да мөселман хатын-кызына Аллаһы Тәгалә башка дин кешесенә кияүгә чыгуны тыя да инде.

Сеңлем, бәлки аңларга авыр да булыр. Тик уйлан! Шушы хәлләрнең нәкъ менә синең белән булганына. Аллаһы Тәгалә сине коткарырга тели, котылу юлы ул исламда. Мәчеткә бар, әлхәмдүлилләһи, бүген андый мөмкинлекләр бар. Мөслимәләр белән киңәш.

Балалар мәсьәләсенә кил-гәндә, алар балигъ булганчы фитра иманда, ягъни алар мөселман хәлләрендә. Чукындырып кына алар Аллаһы Тәгаләгә биргән вәгъдәләреннән чигенми. Үзең иманга килеп, иманда ныгысаң, Аллаһы Тәгалә турында күбрәк уйлап, Аны эзләсәң, күрерсең, Аллаһы Тәгалә сиңа да, балаларыңа һәм, бәлки, иреңә туры юлны күрсәтер, инша Аллаһы.

Сеңлем, әле соң түгел. Йөзеңне Аллаһка бор! Ихластан Аннан гафу сора, тәүбә ит. Урыска кияүгә чыкканга әти-әниең дә, бәлки, рәнҗегәндер, алардан да гафу сора.

Әгәр тормышыңда авыр вакытлар, борчу-хәсрәтләр, ке-шеләрнең сине аңламавы һәм дә кимсетүле карашлары арткан икән, бел: Аллаһ сине бервакытта ярдәменнән ташламас, күңелеңне биздермәс. Ела, сора, ялвар! Аллаһ Ишетүче, догаларны кабул итүче!” – дип яза хаталанган, адашкан бу ханымга.

Исламнур әфәнде: "Мондый нәрсәләр турында ишеткәч, укыгач, Гаяз Исхакыйның «Зөләйха» спектакле искә төшә, — дип яза. — Татарлар, бу күренеш сезгә дөньяда яшәвегезгә җиңел караганыгыз өчен, сезне җиңелчә кисәтү генә бит.

Әз генә сизелерлеге — «Булгария»нең су төбенә китүе. Көчлерәк кисәтүләрдән 1552 елда Казанны бирү, аннан соң күргән авырлыклар, шул исәптән 1917 елгы инкыйлаб, Гражданнар сугышы, 21 нче — 33 нче, 45 нче елдан соң булган ачлык вакытлары.

Ул турыда яхшырак беләсегез килсә, интернеттан Галимҗан Ибраһимовның 21нче елгы чынбарлыкны чагылдыручы «Адәмнәр» хикәясен укыгыз. Тыныч кына укый алсагыз, мин сезнең белән түгел.

Бөтен кешелек дөньясында бара торган соңгы еллардагы сез табигать күренешләре дип исәпли торган Аллаһ Тәгаләнең кешелек дөньясын җиңелчә кисәтүләренә игътибар итегез"!

Үзен Тамир дип атаган берәү: “Ничек кешегә ярдәм итәргә икән соң? Бу конкрет ханымга — белмим. Әмма, мондый очракларны үз башларыннан кичергәннәр бер-беренә сөйләп, аңлатып кына башкаларга сабак булыр дип ышанасы килә”, — дип бу сөйләшүгә нокта куя кебек.

Тик, минемчә, бу зур проблеманы тикшергәндә нокта куярга иртәрәктер кебек. Безгә бу юнәлештә барыбызга да көндәлек тормышта зур тәрбия эшләре алып барырга кирәктер. Башкаларга, нинди генә матур затлы әйберләр, байлыклар белән кызыксындырсалар да, сукырларча иярергә һич тә ярамый. Без, татарлар, һәрвакыт үзебез булып калсак иде.

Шамил Баһаутдин

http://matbugat.ru/news/?id=6369

 

Комментарии

  1. #1 Elliszooks 14 октября 14:16:

    Nicely put. Thanks a lot. medical pharmacy canadian online pharmacies canadian pharmacies-247

    Цитировать этот комментарий
  2. #2 Melinor 14 октября 17:42:

    Appreciate it! A good amount of forum posts!

    online pharmacies of canada canada pharmacy

    Цитировать этот комментарий
  3. #3 pharmacy online 15 октября 20:52:

    Thanks a lot! Ample advice.

    Цитировать этот комментарий
  4. #4 DurekCethy 16 октября 13:49:

    Thanks! Fantastic information. essay help websites paper writing thesis methodology

    Цитировать этот комментарий
  5. #5 Melinor 16 октября 14:26:

    Thank you! Wonderful stuff.

    ed meds online without doctor prescription safeway pharmacy

    Цитировать этот комментарий
  6. #6 rx pharmacy 17 октября 2:12:

    Nicely put. Many thanks!

    Цитировать этот комментарий
  7. #7 Bryanenob 18 октября 6:19:

    You have made the point!

    buy pre written essays help thesis business letter writing help

    Цитировать этот комментарий
  8. #8 canadian pharmacies 19 октября 0:37:

    Thank you, Plenty of material.

    Цитировать этот комментарий
  9. #9 DurekCethy 19 октября 9:22:

    Great postings. Thank you! customer essay write my essays writing my dissertation

    Цитировать этот комментарий

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.

Цитировать выделенный текст

Designed by Azat Galiev aka AzatXaker 2020.