«Татар Йортын» сатып алучы татар кешесе белмәмешкә салыша...
ТИҮ утырган Казанның Карл Маркс урамы 41нче йортны 49 яшьлек эшмәкәр Илдус Гыймадов сатып алган. Ул әлеге бина милли хәрәкәт җыйнала торган урын булуын белмәгән. Илдус Гыймадов үзенең эшмәкәр булуын һәм сәясәттән ерак торуын әйтә. Азатлык белән сөйләшүдә дә ул үзен сәясәткә кыстырмаска сорады.
– Илдус әфәнде, сез бу бинаны ничек кулланырга уйлыйсыз?
– Әлегә әйтә алмыйм. Аны административ бина итеп кенә кулланып була. Ул аукционга куелганда шундый шартлар язылган иде. Тарихи бина булганлыктан аның кулланылышын мәдәният министрлыгы белән килештерү кирәк. Мин анда татар иҗтимагый үзәге утырганын белмәдем дә. Аны бары журналистлар килгәч аукционда гына белдек. Ачлык тотуларын да белмәдем.
– Әгәр белгән булсагыз аукционда катнашудан баш тартыр идегезме?
– Анысын әйтә алмыйм, әмма тавыш куптара торган эшләрдә катнашмас идем. Бер карасаң, анда сатып алырга теләүчеләр арасында Беларустан, Петербурдан һәм тагын бер кеше Казаннан бар иде. Болай инде бу бина үзебездә калды дип әйтергә була.
Ул милли хәрәкәт вәкилләре белән очрашырбыз дип килешкән идек. ТИҮдән Фәрит Закиев белән телефоннан сөйләштек. Морзалар оешмасы җитәкчесе Айрат әфәнде белән күрешеп сөйләшкән идек. Мин татар кешесе, әмма сәясәттән ерак кеше. Һәр кеше бит үз эше белән шөгыльләнә, бизнес тирәсендәге кешеләр аның белән кызыксынмый. Бу хәлне дә журналистларны аукционга кертмәгәнгә кенә белдек. Аукцион башланган һәм теркәлү узган идек, кире борылырга мөмкинлек юк иде. 10% башлангыч бәясен керткән идек.
– Кайберләре татар кешесе булгач бу бинаны милли хәрәкәткә бирер дип өметләнә.
– Э-э-э. Ул бина бит кредитка алына һәм аның акчасын кайтарырга кирәк. Мин милли хәрәкәткә башка урын бирерләр дип өметләнәм. Әле бит минем кулымда протокол гына, ә килешү юк. Мин җәмәгать арасында танылган кеше түгел. Бу хәлгә дә көтелмәгәндә килеп эләктем. Алданрак белгән булсам мин бу бинага якын да килмәс идем.
– Сез үзегезне эшмәкәр дип әйттегез. Нәрсә белән шөгыльләнәсез?
– Күчемсез милек белән. Сатып алабыз, арендага бирәбез. Төп эш юнәлешем шул. Сәүдә белән шөгыльләнмим. Бәлки сәүдә бинасы ясар дип уйлыйлардыр, андый ният бөтенләй дә юк. Мөгаен бу бина офисларга бирелер.
– Арендага бирергә уйламыйсызмы?
– Юк. Андый җирдән беркем дә арендага алмаячак. Ул бик кыйммәт булачак. Анда машинага килеп туктап, аны куяр урын да юк. Транспорт ягыннан уңайлы түгел. Ул урында күп әйбер тыелган. Шул шәһәрнең үзәгендә урнашуы гына инде.
– Бу бинаның сатылу турында кайдан белдегез һәм ул сезнең игътибарны нәрсәсе белән җәлеп итте?
– Интернеттан күрдем. Әлеге сәхифә torgigov.ru дип атала. Дәүләт милке булган биналар cатыла анда. Сатуны бит Казанның җир һәм милек комитеты түгел, ә аларның акредитованный оешмасы — аукцион үзәге уздырды. Анда да сәяси мәсьәлә икәнен беркем әйтмәде. Ул бина мине тарихи бина булуы белән кызыксындырды. Мондый тарихи биналар инде ул тирәдә хәзер бик аз.
Источник: http://www.azatliq.
Комментарии
what is ivermectin ivermectin.webbfenix.com
Цитировать этот комментарийThanks. Useful stuff!
How Long Does It Take For Provigil To Work provigil lawsuit
Цитировать этот комментарийExcellent data. Appreciate it!
Provigil Warnings
modafinil
Provigil For Daytime Sleepiness
Цитировать этот комментарийYou said it very well...
Executives Using Provigil
buy provigil
Generic Equivalent Of Provigil
Цитировать этот комментарийplaquenil hydroxychloroquine stock market hydroxychloroquine.webbfenix.com
Цитировать этот комментарийYou stated that very well!
Provigil Sample Pack provigil medication
Цитировать этот комментарийdapoxetine dangerous side effects ddapoxetine.com
Цитировать этот комментарийhttps://cialsagen.com/ — generic tadalafil 5mg
Цитировать этот комментарийtadalafil ciialis.co
Цитировать этот комментарийsildenafil compared to kamagra
Цитировать этот комментарий