Татарская трибуна » Архив » Яз диктант, т-твою дивизию!

Татарская трибуна

Обзор татарских и на татарские темы ресурсов интернета и ваши комментарии на эту тему

Яз диктант, т-твою дивизию!

Бүген Бөтентатар Диктанты язу акциясе үтте. Сәяси чара түгел. "Шундый фикер туа күрмәсен, берүк", — дип безнең куркаклар Фәүзия Бәйрамованың һич тә сәясәткә карамаган әсәрен кулланудан баш тарттылар. Аңлашыла: "Урыс бабай нәрсә дип уйлар, әгәр гайрәтле татар сәясмән әсәрен куллансак!". Ә менә Башкортстанда — БөтенТАТАР диктанты — БАШКОРТ тарихы, башкорт халкы бөеклегенә дан җырлау текстына алыштырылып үткәрелде. Нинди әдәби әсәрме? Хе... Татарга ещү "әдәби" әсәр. Ниндидер идән себерүче язган һәм исемен куярга оялган тозсыз җөмләләр җыентыгы... Хәер, баштан башлап языйк. Диктант язу бер сәгаткә соңлап башланды.

Никме? Кичә кич, диктант оештыручыларга — моңарчы Башкорт мәгариф министрлыгы (!?) төшергән текстны кулланмаска, ә иртән сәг 9-00дә төшереләчәк яңа текстны көтәргә «фәрман» килгән. Башкорт идеологлары бу чараны максимум сәясиләштереп, моны идеологик коралга әүрелдерү өчен төн йокламый эшләсәләр дә, фәкать 9-35 сәгать тирәсенә генә менә бу (түбәндәге) текстны «пешереп» төшерделәр һәм районо аша диктант язу мәйданчыкларына ыргыттылар.

Быел җәй Актанышта үткән «Ык буе районнары Сабантуе»нда башкорт идеологларының татарны кимсеткән, косасы китергеч тамашасыннан, Бишбүләк районында Фатыйх Кәрим музеен ачканда эшләгән оятсызлыкларыннан соң инде, бу, Татар диктантын да пычрату — һич тә көтелмәгән хәл түгел иде. Әмма бу кадәр мәкерле һәм пычрак итерләр дип күз алдына китерә алмый идек. Бу инде «диагноз» гына да түгел. Бу — иң нечкә политтехнологиягә корылган татарны мыскыллау сәясәтнең тантанасы. Татарның, инде чарасыздан: "татарлыкны саклап калуга бер тамчы булсынга" уйлап чыгарган әлеге Диктантына да Башкортостан хөкемәте бармагын тыгып, текстны, башкорт-АНОНИМщигы тарафыннан, баштан-аякка кадәр татар кешесенә, «башкорт бөеклеген сеңдерү» чарасына әүерелдергәннәр.

Аерымачык: «Һин бел, татар! Бед бөек! Башкортостанда татар тураһында, яки башка нәрһә язарга хокукың юк! Бед бында һезгә хужа!», — дип кычкыра гүя ул текст. Бу шапырыну — ялган тарих, уйдырма фактлар, урынсыз ярпачлану фактлары аша көчәйтелгән. Көлсәң көл, әмма, монда язылганны чынга алсаң, башкортлар җиңгән — Наполеонны да, ике Лжедмитрийны да!!! Урыс гаскәрләре түгел! Һәм моны — меңнәрчә татар кулы белән яздырып — татарны надан итеп күрсәтеп мыскыл итәләр.

Татарның туздырылып беткән мәктәпләре, балалар бакчалары турында, "алар Башкортостанда" «киң үсешкән» дип, татар кешесенең үз кулы белән яздырып, аңардан мыскыллап көләләр. Һәм бу фаҗигабызны — «күтән ерткыч дуслык» күренеше дип, без татарның үз кулы белән яздырталар. Татар Диктанты текстында иң күп кабатланган сүз — башкорт, Башкортостан, башкортлар — ярты битлек текста 12 урында языла! Һәм идеологларының иң яраткан тезисларыннан берсе: төньяк-көнбатыш төбәге татарлары — башкорт итеп күрсәтелә. Нинди тар күңеллелек, пырдымсыз кабәхәт идеология боларда! Әлеге тенденциягә карасаң, киләсе елга текст, мөгаен «татар-мангул игосы» тураһында, һәм ул башкортса булыр дип көтәргә кала. Юл табарга кирәк — киләсе елга бу мәсхәрәдән читтә калу турында.

Бу , Башкортостан мәгариф сукбае язган диктантның текстын күпчелек халык җирәнү хисе аша язды.

https://www.facebook.com/nurmuhamed.husainov/posts/2367310630052865

Комментарии

  1. #1 Stewartcom ноября 17 23:10:

    generic tadalafil

    Цитировать этот комментарий
  2. #2 Charlesdic ноября 18 0:03:

    cheap prednisolone

    Цитировать этот комментарий
  3. #3 Charlesdic ноября 18 8:45:

    can allopurinol cause high blood pressure

    Цитировать этот комментарий

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Цитировать выделенный текст

Designed by Azat Galiev aka AzatXaker 2019.