Татарская трибуна » Архив » Үткән «Канфиринсия» хакында бер ничә фикер…

Татарская трибуна

Обзор татарских и на татарские темы ресурсов интернета и ваши комментарии на эту тему

Үткән «Канфиринсия» хакында бер ничә фикер...

Кадерле Имаметдинов:

1.Русия татары патша заманында да төрле елларда төрлечә басым астында яшәгән, билгеле. Әммә соңгы 100 ел чамасы вакыт эчендә бу басым ямьсез якка тагын да зур үзгәрешләр кичерде. «Толерант» татар шушы тормышка җайлаша-җайлаша үз мәнфәгатьләре турында гамәлдә онытты... Берәм-сәрәм дигәндәй кешеләр милләте алдында булган бурычларын утәргә уйлаган, яисэ аны ути башлаган очракларда, алар өстеннән суд оештырып, үзләрен һәм болай да куркаклык вирусы белән агуланган барча татарны тагын да ныграк куркыту ниятеннән махсус карарлар чыгаралар...

Ә Башкортстан дигән республикада моңа өстәп туктаусыз башкыртлаштыру басымы бара. Башта татарның бу яктагы җитешен башкыртныкы дип атый башласалар, соңрак аның үзен, авыллары-мәктәпләре белән, массово һәм туктаусыз башкыртка күчерү галәмәте эшли...
Ә 21 апрель көнне татар Конференциясе залында күбесе белән нәк шушы татарларнын вэкиллэре, ягъни, гасырлар буена куркытылган һәм чарасыздан хәкимият белән җайлашып яшәүдән башка юл курмәгән татар җыелган иде. Һәм аларның узләренең дә байтагы шушы хәкимият кешеләре иде.
Куренеп тора, республикадагы татарнын милли-мәдәни мөхтәриәте (МММ) «җиәкчеләре» Рамил Бигнов һәм Мәжит Хузин татарны гамәлдә дошман кургән БР хәкимияте белән принципиаль килешүләре буенча, МММ бу хэкимиятнең «озынайтылган кулы» функциясен утәргә тиеш булачак. Шушы базада мөхтәриәткә ниндидер акча тәтүе бар, эшләу өчен урын...
Дөрес, бу моментлар Конференциядә турыдан-туры янгырамады. Әммә бит, егетләр, аңнарга була...
Шулай да мондый үзгәрешләрнең куркынычы юк. Бердән, бугенге законнар нигезендэ, 3 кеше (хәттә 1 кеше дэ) җәһәт кенэ иҗтимагый оешма төзеп куя ала. Төзегез дә, көрәшегез үзегезчә, кем дэ сезгә каршылык түгел. Икенчедән, яшәп килгән андый татар оешмалары да бар бит. Күрергә-белергә дә, эшләргә кирәк... Өченчедән, хәттә партияләр төзергә дә була бит хәзер. Әйдәгез соң, төзик тә көрәшкә басыйк. Ә МММ, аның җитәкчеләре уйлаганча, хәкимиятнең озынайтылган кулы функциясе булсын. Бәлки безгә анардан бик зур зыян да булмас. Файдасы булмаса да…

2.Гадәттә хәкимият чиновникларының сүзе я алдак була, яисә ничектер халыкка каршы юнәлдерелгән була. Бу җыенда минә бер конструктив фикер ишетергә насыйп булды... Ул да булса, Марат Мәрдановның «Идел-Урал» автономияле дәүләтчелек оештырылуы турында. Янәсе, бу Русиядә беренче андый эксперимент булган икән. Кызык, әлегә тиклем бу турыда милли-азатлык кешеләре генә сөйли иде, иншеалла, хәзер чиновниклар да безнен «Идел-Урал» дәүләтчелеген дөрес дип тапкан, аның яхшы якларын практикада куллану ягында икән...
Икенче яклап, элегә кадәр башкырт милләтчеләре без Русиядә беренче автономия тәкъдим иттек дип кәперәйсә, ул эшкә безнең дә кысылыш бар икән...

3.Без, Татар иҗтимагый үзәге юнәлешен тотканнар ничек кенә ризасызлык белдерсәк тә, Рамил Бигнов, минемчә, үз функциясен жиренә җиткереп дигәндәй тәмамлады: татар теленә дә дәүләт статусы дәгъвә итүне кабатлады, мәктәпләр турында татар йөрәгендә янганны тагын бер мәртәбә ишеттерде, радио-телевидение юклыгын һәм башкырт телендәге микъдарда безгә дә кирәклеген тагын бер мәртәбә ишеттерде, РТИ сарае турында шулай ук тагын бер мәртәбә кабатлады.
4.Ә менә премьер урынбасары Салават Сагитовның алдашуы турында никтер бер сүз дә юк (Фәнис Фәтхи отчетында). Бердән, республика мәктәпләренең берсендә дә бер татар баласы да фәннәрне татар телендә укымый. Инде әллә кайчаннан бирле. Икенчедән, инде ике-өч ел элек ук татар балаларынын 8%-ы гына татар телен фән буларак үзләштерә ала иде. Ул курсәткеч (мәсәлән, Айрат Гыйниятуллин чыгышы буенча да) елдан ел кими бара. Нәк Айрат әфәнде әйткәнчә, ул курсәткеч бүген 5%-тан артмый. Тик алар бары да бер мизгелне исәптән төшереп калдыралар: алдак перепись буенча безнең балалар саны ким курсәтелгән. Шулай итеп, киметелгән санга 5% булса, чын санга ул 2-2,5% кына булып калырга мөмкин. Ә бу чиновник күзен дә йоммый, үз телен узләштергән татар балалары 23% ди...

Источник:  Кадерле Имаметдиновның шәхси сайты —

http://kaderle.ru/bash-bit/ufa-tatarlary-konferenciyasenn-n-torle-fikerl-r/

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Цитировать выделенный текст

Designed by Azat Galiev aka AzatXaker 2019.