Татарская трибуна » Архив » Аскын аwылында НКВД шәүләсе

Татарская трибуна

Обзор татарских и на татарские темы ресурсов интернета и ваши комментарии на эту тему

Аскын аwылында НКВД шәүләсе

«Кыңгыр эш кырык елдан соң да беленер"- ди халык мәкале. Дөрес бит. Безнең мисалда «алтмыш елдан соңда беленә» дип кенә үзгәртәсе кала.
Эш нәрсәдә. Моннан берничә ел элек Аскын районы үзәгендә, яки, Аскын авылында элеккеге НКВДнең варисы МВД эчке эшлер бүлеге өчен яңа бина төзергә булалар. Аны авыл читендә нигезләргә карар ителә.

Эксковатор берничә чүмич җирне алып салуга, төзүчеләр алдына кеше сөякләрен чыгара. Эксковаторчы егет тармаларга салып күмелгән каберне ачкан булып чыга. Ул шунда ук эшеннән туктый.

Прокурорны, судмедэкспертларны чакыралар. Баксаң, монда бихисап кеше — олылар, урта яшьтәгеләр hәм балар җирләнгән.
Бу җинаятьнең кыңгырлыгы, яки яшеренлеге шунда ки, хәтта сигез мең кеше яшәгән авылның иң өлкәннәре дә мондагы җинаятьнең кайчан, кем тарафыннан белми, хәбәрдар түгел.
Әммә чамалап була, 1917 нче елгы фетнәдән соң кылынган булса, авыл халкы белер иде. Чөнки аклар hәм кызыллар бер-берсен, кагыйдә буларак, көпә-көндез, халык алдында атканнар. Димәк, бу НКВД подвалларында атылып, яшерен генә күмелгәннәр кәбере. Җинаятьнең ысулы да мона ишарәли, hәркайсының җилкәсендә, яки башында пуля эзләре бар…
hәмөhим нәрсә, атылганнарның hәммәсенең дә тешләре каза, димәк, алар мул тормышта яшәгәннәр. Hәрхәлдә узган гасырның утызынчы елларында кылынган явызлыкка охшап тора.
Әмма эш бөтенләй башка да. Нәкь шул каберне ботарлап, аның өстенә өч катлы бинаны төзеп куялар. Хәзер ул бинада суд, прокурор hәм милиция конторалары.
Юкса, илебез язмышында булган фаҗигадән тәүбә кылып, бу каберлекне урнында калдырып, матур бер бакча ясыйсы иде дә…
Бездә әле Сталин синдромы бетмәгән шул.
Моңа мисалларны күпләп китереп була, Уфада республика прокуратурасы бинасы каршында узган гасырның иң явыз палачларыннан берсе Феликс Дзержинский hәйкәле, аның исемендә совхозлар, колхозлар бар. Авылларда Жданов, Киров, Ленин мәйданнары шул килеш саклана… Эш анда гына да түгел. Кайберәүләр — «тарих нинди булган, шулай сакланырга тиеш», — дип тә шул чордагы вәхшилекне акламакчылар.
Әмма булып үткән вакыйгаларны без үзгәртә алмыйбыз, бар да тарихта калган. Шулай да гыйбрәт аласы иде. Нигә коммунизм шәүләсе hаман да Русия күгендә йөри… Ник тәүбәгә килү юк…
 

Радик Нуретдин.

Чыганагы: http://nuretdin.ru/

И еще на эту тему

Комментарии

  1. #1 Октябренок декабря 12 1:57:

    Нашу с вами историю скрывали от нас не только в СССР до Горбачева, но и сейчас. Историю русско — татарских отношений средних веков скрывают, похоже, даже от современных историков.

    А вот за  расстрелы и ссылки за полярный круг в ходе коллективизации самых трудолюбивых крестьян не грех бы покаяться и нам. Во всяком случае, надо примериться к коже и шкуре наших татарских отцов, дедов, которые в 1930-е годы не только только "держали свечку", когда они видели прятавших посевное зерно от полной конфискации, но и активно "стучавших" из зависти и мести.

    Цитировать этот комментарий
  2. #2 Ринат декабря 18 22:52:

    Надо на месте этого захоронения поставить, хотя бы, самодельную памятную доску, иначе забудется, современные власти постараются

    Цитировать этот комментарий

Добавить комментарий


Цитировать выделенный текст

Designed by Azat Galiev aka AzatXaker 2017.