Татарская трибуна » Архив » Аскын тарихы. Мотабаш

Татарская трибуна

Обзор татарских и на татарские темы ресурсов интернета и ваши комментарии на эту тему

Аскын тарихы. Мотабаш

Сентябрь 16th, 2012 Радик Нуретдин

   А w ы л   т а р и х ы                                                                              

Мотабаш — пороңго аwыл. Пыу исем кай уакытлардан башлап киләдер, белүче йук. Казан йакларыннан күчеп, Сабан-Сәйәф нигез кора.

Аңа тиклем быу йакларда арлар йәшәгән тиләр. Аwылның тирә-йагында калын урман пулган. Ул урманда мортлар йәшәгән. Мортлар татарлардан нан сатып ала торган булганнар. Үзләре тире-йары, пал, ош ите китергәннән, кый. Кыш килсәләр, поскак чаңга пән килгәннәр.

Сабан-Сәйәф укымыш кеше пулган. Песнең аwылның түрт йөз йылдан артык тарихы пар. Ул пашта мыннан ике чакырым астарак, Бәлә йылга йагында пулган. Андагы зур кулны Сабан йалан тип йөрөтәләр, кый. Сабан-Сәйәф пашта шунда төпләнә. Кулга Сабан исеме Сабан-Сәйәфтән тороп кала. Аның өйе Сабан йалан белән Смак Манау куллары кушылган йирдә була. Зыйратлары Бәлә йылгага барган йул буйында иде. Хәзер аны сорап бетерделәр, кый.

Аwыл өч мәртәбә йанган. Ничәмә йау кичергән. Йануга карата пер wакыйга сүләйем әле. Аwылның түбән очонда, Шишмә урамында ут калкып чыга. Кәрим атлы кешенең йортона да каба. Мәрйәм кызы гына йортта пула, кый. Уттан куркып ул базга төшә. Йорт йана, ә ул пала пасның диңгезен казый. Кешеләр дә йәрдәмгә киләләр. Тышкы йактан казыйлар, кыз эчтән казый. Пер wакыт кызның кулы күренә, шул wахыт кемдер палата пән кызның кулып чабып өзә. Уф…

Башкорт АССРы, Аскын районы Иске Мотабаш

авылында яшәүче, 1920 нче елда туган

Гыйльметдинова -Нуретдинова Бибихая

авызыннан 1980 елның 9 нчы июлендә

языпалынды.

 

Хәтирәләр

Син, күрше, үзең беләсең инде безнең балачак аwыр булды. Сугыш арты йыллары иде, ич. Әткәйем сыйыр йигеп утын, печән ташый иде. Калхузда техника йитмәй иде. Йәен без ташкысыкта шоморт йыйа идек. Син инәң белән бара идең, Кадыйрны да ийәртеп. Мин әнкәйем белән. Сеңелем Мәмдүнә дә бара иде. Кеше сайып берәр бидрә йыйа идек.

Тал кайыры төшөргәнне хәтерләйсеңме? Бер йәйдә икәү тал кабак сатып сәпит алган идек, әйеме. Хәзер балачага йалкаумы, бик эшләргә йаратмай. Ун йәштән калхузда печән йыярга йөрдек. Ындырда катнаштык. Әнкәйемнәр уракка төшкәч, сослан куйыша идек. Хәзерге балалар көлтәнең нәмәкәй икәнен дә белмәй.

Балыкны да күп тота идек, әйеме. Бәрде, черде, мыйык, табан шәп була иде. Таш кысыкта кызыл иренле черде күпләп эләгә иде. Баз аны шәхәр марйасы да ди идек.

Син, малай, тырыштың. Класстагы йегерме укучыдан бер үзең унны бетердең. Казанчыга. йөрөп уку аwыр иде, шул. Мин гөмөр буйы шафер булып эшләдем. Тормошка зарланмайым. Йорт тулы мал, дүрт сыйыр йаны гына бар. Үзе бер калхуз. Аwылда малны күп тоталар. Әнә Нәйип күршеңнең сигез сыйыры, сарыклары, кошкортлары санаусыз.

Кадыйр энең килгән иде. «Абыйым тиргәште, ди, татар чучка тота мени, « дип әйтә ди. Син, Радик күрше, тиргәмә аны, йәшәргә кирәк бит. Ул ашлыкны мул алды. Чучкаларын ашатып карасын, йортон салып бетерергә акча күп кирәк. Бер кирпеч түрт сум тора ти. Кыйбат бит, малай. Мин дә бер йылны ике чучка алган идем. Берсе башта ук катты, икенчесе йүнләп үсмәде. Файдасын күрмәдем. Башка булашмадым. Чучка гел эпи ашый. Урлашмасаң туйдырып булмый. Урлашу хәрәм. Менә шулай, күрше. Әкерен генә йәшәп йатабыз.

                                                                   2001 нче елның июнь аенда

                                                                  Аскын районы Иске Мотабаш

                                                                  авылында 1948 нче елда туган

                                                                  Сәхипов Тәбрис Сәхипгәрәй улы

                                                                  сөйләгәндә язып алынды.

 

Табышмаклы йавап

Бер кыз бер малай тотынышып урам буйлап китеп паралар, ти. Бер мулла күргән тә ти: ”Нийә былай шәригәт бозып йөрөйсез?” –тип сураган ти.

-Йөрөсәк тә, үзебез пелеп йөрөйбез, ич. Пу малайның инәсе-минең инәйнең кайынанасы, — тип әйткәннәр ти.

 1980 нче елның июль аенда Аскын районы Иске Мотабаш авылында яшәүче 1907 елда туган Әхмәдишин Касыйм бабай авызыннан язып алынды.

 

Туй йырлары

Килен булып төшәсе кыз йырлый:

Искән йилдән бөгеләме

Су буенда камышлар.

Апай, мине озата бар,

Йук бит анда танышлар.

Сеңлесе йаваплый:

Апам, анда баралмайым,

Чигелмәгән күлмәгем.

Минең дә бит йитеп килә

Йаучы килер көннәрем.

Апасы йырлый:

Кемнәр капкан салды икән

Су читенә көзәнгә.

Хич булмаса-качып кайтам,

Көзгә тиклем түзәм дә.

Сеңлесе йаваплый:

Төкән йирең таш булсын да,

Өстәлеңдә аш булсын.

Йазмышыңа џич зарланма,

Ирең сиңә баш булсын.

Апасы йырлый:

Китәм инде, сеңелкәйем,

Чит йакларга, йыракка.

Туган йортым кала бары

Сагынырга, йөрәктә.

Сеңлесе йаваплый:

Йитез чаптар йигегез дә,

Төйәлешеп кайтыгыз.

Туган йортка кайтып йөрсәң,

Таралыр ул кайгыгыз.

Апасы йырлый:

Суга батып үләр идем,

Кызганамын әнкәйне.

Кыйалардан ташланырга,

Кызганамын әткәйне.

Сеңлесе йаваплый:

Карт булса да-бай күренә,

Төшкән йирең-шат булсын.

Эчкән суың-татлы зәм-зәм,

Ашаганың-аш булсын.

 

Күгәрченнәр гөрләшәләр

Тәрәзә кыйыгында.

Сөйәм дигән сүзкәйләре,

Күзендә, мыйыгында.

 

Апам, бәхетле була күр,

Дошманнар сөйенмәсен.

Кара кайгы бирмә, Ходай,

Туганнар көйөнмәсен.

Апасы йырлый:

Әй, сеңелем сагынырмын,

Йуксынырмын үзеңне.

Хәрчак истә тотармын мин

Киңәшеңне, сүзеңне.

Аскын районы Иске Мотабаш авылында

1952 нче елда туган Нуретдинов Кадирдән

2000 нче елны язып  алынды.

 

Кыска әкият

Пер ауылда Вәлиәхмәт атлы кеше йәшәгән. Ул пал кортлары караган, ул аларны көн дә санап торган. Күрә, пер көннө ике корты йугала. Пу ике кортны эзләп йулга чыга. Күрә, күрше ауыл Сәлих мының кортларын йигеп йир сөрөп йата. Пу пара да, кортларын туара да ап кайтып китә. Кайткач учындагы ике кортны чыгара, пу кортлар кайынга парып куналар, ә кайын чәртләүек куагына әйләнә. Пу кеше тайак алып чәртләүек койа. Куакның иң очында пер чәртләүек кала. Ап пәрә йир бән. Ул пәргән йир басуга әйләнә. Пу басуга арыш чәчә. Күрә, басуга кабан иләшкән. Урагы бән бәрә кабанга, кабан басу пуйлап чаба, урак арышны урып пара, ти.

БАССРның Аскын районы Иске Мотабаш

авылында 1980 нче елда язып алынды.

 

 Уен

Кызлар тезелеп утыралар да «Кәбестә» тигән уйын башлайлар. Перәүсе килә дә сурай:

Әби, кәбестә пир әле?

Кем килде?

Түтәй бән йизнәй килде.

Йизнәң башына ни кигән?

Түбәтәй кийгән.

Айагына ни кигән?

Сәхтийән читек кийгән.

Өстендә ни булыр?

Укалы камзул, чуклы күлмәк.

Пүләге пармы соң?

Көмеш йөзек, алтын тарак.

Күтәрә алсаңал, балам.

Теге егет пер кызны күтәреп ап китә.

Уйын йаңадан дәүәм итә.

Шакшок капка төп.

Кем килде?

Йән килде.

Нәрсә сурай?

Кәбестә сурай.

Нәрсәгә кирәк?

Сыйларга.

Кемне?

Йизнәйне.

Күтәрәлсәң ал, балам.

Шулай уйын озак пара.

                                             БАССРның Аскын районы Иске Мотабаш

                                             авылында яшәүче Галина Гәйшә әби

                                             авызыннан 1980 нче елның 10 нчы

                                             июлендә язып алынды.

 

Кыска йырлар

Сандугачның балалары

Сары булып туадыр.

Сәрбикамал, чык йаныма,

Синсез күңел туладыр.

 

Буш бугазлы егетләрне

Сөйсәң ни, сөймәсәң ни.

Суга батып үлде тийеп,

Көйсәң ни, көймәсәң ни.

 

Йырлыйк әле, йырлыйк әле,

Таң атырга йырактыр.

 

Гырлыйгырлый Айрат йоклый,

Әйтерсең лә тырактыр.

 

Иртә тузан, кичтә тузан,

Йил туздыра тузанны.

Йырчы булгач йырлап йибәр,

Хәтерләттең кәзәмне.

 

Кызкудызлар йырлап йөрөй,

Урам буйлап, гөрләшеп.

Синең белән тату гына

Йәшәсәкче серләшеп.

 

Юлдан кайткан йакшы атка

Салкын сулар бирмәгез.

Балабагаң баш бирмәсә,

Камчылагыз, тиргәгез.

 

Исә йилләр, исә йилләр

Иртәсен дә, кичен дә.

Кулыңнан килмәс эшләргә

Тотынма, көчәнмә дә.

 

Йан көйдергеч булдың миңә,

Катырдың башларымны.

Сине күрмәс өчен китәм,

Калдырып ашларымны.

 

Мөгез чыгарып йөрөмә,

Кайырып сындырырлар.

Маңгайыңа өзә бәреп,

Канга койындырырлар.

 

Баллы телле чичәк кызны

Кем генә йаратмасын.

Йаратса да сак булсын,

Йөрәген канатмасын.

 

Көтү кайта, көтү кайта.

Йәйнең кичәләрендә.

Качан эшкә кушар икән

Гатуф бичәләрен дә.

 

Йулга чыксаң бәхетле бул,

Йулларың гел уң булсын.

Марйа алып кайтыр булсаң,

Тигез йулың убылсын.

 

Нәйип белән гөмөр иттек,

Күгәрчендәй гөрләшеп.

Дошман гына йандыкөйде,

Үлделәр, бит, көнләшеп.

 

Тауга менәм, тауга менәм,

Айакларым талганчы.

 

Йырлап кына йәшәп калыйк,

Бездән дөн,йа калганчы.

 

Кәйә кергән бакчабызга,

Кыяр ашап кикерде.

Кәнифәнең самогоны

Ашказанны бетерде.

 

Йәйләр үтте, көз дә йитте,

Йапраклар да саргайды.

Вәсилә чыкмай кийәүгә,

Салып бирмәй сарайны.

 

Ага сулар, ага сулар,

Ага сулар Иделгә.

Мин иркәмне бик сагындым.

Џич сагынмам, дидем дә.

 

Йөрәк йана, кем сүндерер,

Кем сүндерер утларын.

Иркәм кайтам диеп йазган,

Санаймын минутларым.

 

Су буйында пешә икән,

Пешә икән баланнар.

Балан кебек кызарып ла

Үсегезче оланнар.

 

Атлар йиктем чанасыз,

Чыгып чаптым чарасыз.

Күрер күзгә йоморо да,

Чибәрлеккә чамасыз.

 

Кайын йафрак кистем әле,

Мунчалар чабынырмын.

Сер бирмәгән булсам да бит,

Үзеңне сагынырмын.

 

Биек тауның башларында

Кишер чәчкән бер карчык.

Әй, йегетләр, мактанмагыз,

Сездәйләр бит мең копчык.

 

Оча килә, оча килә

Самалитлар басуга.

Баш төзәтеп махмырлаган

Магазинны ачуга.

 

Югары белемнәр алырга

Унлап микән бал кирәк.

Балыңданың йитмәсә бит,

Унлап мичкә бал кирәк.

 

Муллалар да, типтерәләр

Мәчет манарасында.

Көръән белми иман иңми,

Шуңа кайгырасыңмы?

 

Сулар ага, гөрләп ага

Урманнар арасыннан.

Йөрөшөңнән танып алам

Башкалар арасыннан.

 

Шыбыршыбыр йаңгыр йаwа

Өй түбә калайына.

Сокланып карап торамын

Тәбриснең малайына.

 

Без йырладык матур йырлар,

Дөнья йалар матур булсын.

Кыз балалар тыйнак булсын,

Малайлар батыр булсын.

                                               2001 нче елның июнь аенда

                                              Аскын районы Иске Мотабаш

                                               авылында яшәүчеләрдән язып алынды.

 

Источник: http://nuretdin.ru/?p=183#more-183

И еще на эту тему

Добавить комментарий


Цитировать выделенный текст

Designed by Azat Galiev aka AzatXaker 2017.