Татарская трибуна » Архив » Фәүзия Бәйрәмова: «Без бу илне яклап алдандык»

Татарская трибуна

Обзор татарских и на татарские темы ресурсов интернета и ваши комментарии на эту тему

Фәүзия Бәйрәмова: «Без бу илне яклап алдандык»

татары-в-ВОВ9 майны элек болай зурлап бәйрәм итмиләр иде, билгеләп кенә үтәләр иде, чөнки миллионлаган корбаннар биреп яулап алынган җиңү — җиңү була алмый. Хәзер исә бу көн, корбаннарны, мәетләрне искә алу көне, грандиоз тамашага, пропаганда коралына әйләнде. Ачлы-туклы, бәхетсез халыкыны, «Син — бөек, син фашизмны җиңдең!», дип үсендереп торалар, карт-корыга бушка аракы тараталар, киләчәксез яшьләрне шовинизм агуы белән агулыйлар. Бүген 9 май — Путин тираниясенең тантана итү көне ул, корал шалтыратып, бар дөньяны кабат куркытырга тырышу көне, урыс шовинизмының фашизмга әйләнүен демонстратив рәвештә дөньяга күрсәтү көне…

1941 елның июнендә Германиягә каршы сугышны Сталин башларга әзерләнгән иде, Гитлер аны белеп алып, СССРга каршы сугышны бер атнага алдан башлап өлгерде. Урыс большивизмы бөтен Европаны басып алып, үз идеологиясен бар дөньяга таратырга хыялланды. Дөрес, сугыш беткәч, ул аны өлешчә эшли алды, куып чыгарганчы, Европадан чыгып китмәде, һәм хәзер дә бар дөньяга урыс идеологиясен тарату турында хыяллана… 9 май — әнә шул котырган хыялларны дөньяга чыгып кычкыру көне ул…Патриарх Кирилл үзенең бер чыгышында: «Победа СССР во второй мировой войне спасла русских, как нацию, от полного исчезновения», дигән иде, ягъни, әгәр СССР бу сугышта җиңелгән булса, урыслар милләт буларак юкка чыккан булырлар иде. Димәк, без, татарлар, бу сугышта катнашып, кан коеп, йөз меңләгән корбаннар биреп, урыс милләтен саклап калганбыз булып чыга? Үзебезне явызларча басып алган, гасырлар буе көчләп чукындырган, төрмәләрдә череткән, татарны илсез, җирсез, динсез калдырган илне, урыс милләтен без, татарлар, саклап калган булып чыгабыз? Киләчәктә татарны милләт буларак юкка чыгару максатын куйган, туктаусыз телебезгә, динебезгә, үзебезгә һөҗүм итеп торган бу илне, бу милләтне без — татарлар саклап калган булып чыгабыз?! Я, Аллам, моннан да куркыныч нәрсәнең, моннан да зур фаҗиганең булуы мөмкинме?! Шулай булгач, СССРның бу сугышта җиңүе — ул татар милләтен ахыргача җиңүе, юкка чыгару була түгелме соң?! Шулай булгач, ул минем өчен нинди бәйрәм булсын, ул минем милләтемнең җеназа көне булып чыга бит!!!
1944 елның 4–5 мартында, Германиядә үткән корылтайларында Идел-Урал легионына кергән татар сугышчылары моның нәкъ шулай икәнлеген шул вакытта ук, аңлаганнар һәм кулларына корал тотып, урыс большевизмына каршы көрәшкәннәр, СССР-Россия дигән явызлык империясе юкка чыкканда гына татар үз бәйсез дәүләтен торгыза аласына чын күңелдән ышанганнар. Һәм алар төрек-татар халкына шулай дип мөрәҗәгать иткәннәр:
«Кадерле туганнар!
Халкыбызның гасырлар буенча алып барган азатлык көрәшенең төп максаты булган азат ил, милли дәүләтөзү фәкать ерткыч большевизмны бетергән хәлдә генә гамәлгә ашачак. Безнең азатлыгыбыз мөстәкыйль Идел-Урал дәүләте төзү идеясе, хәзерге көндәге милли оешмабыз бөтен Европа мәмләкәтләре тарафыннан танылды. Ерткыч Сталин, хәйләкәр инглиз-америкалы капиталистар мәнфәгате өчен Сезнең каныгызны түгәргә мәҗбүр итеп, сугыш кырларына куа. Өйдә калган туганнарыгыз, хатын, бала һәм ата-аналарыгыз ачлык-ялангачлыкта һәм чыдый алмаслык авыр хезмәтләр белән җәфа чигәләр.
Онытмагыз, туганнар! Безнең халкыбызның бәхете, азат тормышы большевикларны юк иткәндә генә тәэмин ителәчәк. Халкыбызны кол иткән большевиклар файдасына кан түкмәгез! Бөек Германия һәм бөтен Европа халыклары белән берлектә без, большевикларны тар-мар итеп, илебезне азат итәчәкбез…. Большевиклар тарафыннан үлемгә хөкем ителгән вак милләтләргә тиздән балкыган кояш туачак. Шуның өчен без Сезне, туганнарны, большевизмга каршы милли мөстәкыйльлек яулап алу өчен көрәшкә чакырабыз. Үзебезнең милли дәүләтебезне, азат Идел-Уралны төзегән вакытта гына киң иреклек, мул җир, якты тормыш алачакбыз. Без большевизмга каршы азат илебез өчен гадел тормыш дөреслеген урнаштыру өчен көрәшәбез.» (Идел-Урал корылтае. — Берлин, 1944, 72–73 битләр.)
Әйе, большевизм бетте, әмма аның урынын урыс шовинизмы алды, алар татар халкына беркайчан дәүләт бирмәячәкләр, киресенчә, телебезне, динебезне, үзебезне юкка чыгару өчен тырышачаклар, моның мисалларын инде бүген күрәбез. Шулай булгач мин, легионер татар ирләре мең кат хаклы булганнар, дим, бу ил җиңелгәндә генә без үз бәйсез дәүләтебезне торгыза алабыз, милләтебезне саклап кала алабыз, дим. Урыс инде үзенең чын йөзен күрсәтте — ул безне туп ите, ашлама итеп файдаланды һәм милләтебезгә аягын сөртте, бердәнбер җиңүче булып калды. Инде моннан соң да бу илне, бу халыкны саклау өчен утка керү — иң зур түбәнлек, мескенлек булыр иде, татар халкын мондый хурлыктан Аллам сакласын!
Әлбәттә, бу илне һәм кавемне танымаган кебек, мин аларның бәйрәмнәрен дә, «Георгиевская лента» дип аталган «тәре тасмаларын» да танмыйм. Бу «тәре тасмасы» — праваслау христианнарның мөселманнарны, шул исәптән, татарларны да җиңү билгесе ул! Алар хәтта безнең ислам билгесе булган яулыкларыбызны да баштан салдырмакчы булалар, ә без, коры куаныч булып, шушы «тәре тасмалары» белән уйнап йөрикме? Башында акылы, йөрәгендә иманы булган кеше моңа беркайчан да бармас, ә ахмакларга барыбер — тәре ни дә, төрбән ни…
Дөреслектә, бу сугышта кем җиңде соң, ул кем файдасына булды? Бу сугышта Америка һәм Израиль җиңде, алар дөньяның яңа төзелешен һәм бүленешен 70–80 елга үз файдаларына бора алдылар. Әйе, өлешчә, Европаны, Германияне корбан итеп һәм урыс большевизмыннан күзе томаланган СССРны файдаланып… Әмма дөнья барыбер яңадан шул замандагы план буенча бүленеп ята — Европада булдыклы немецлар өстенлек итә, Азиядә — акыллы японнар. Һәм алга таба да шулай булачак, анда котырган Россиягә урын юк. Ә татарның урыны кайда? Моннан 70 ел элек безгә алманнар да (немецлар), японнар да ярдәм кулларын сузганнар иде, без исә үзебезне юкка чыгаручыларның итәкләренә ябыштык. Без, татарлар, бу явыз илне, бу халыкны яклап, алдандык, әмма бу алдану соңгысы булсын иде инде, чөнки тарих безгә башка мөмкинлек-шанс бирмәячәк.

Фәүзия Бәйрәмова.
2013 ел, 5 май.

Чыганагы: http://nuretdin.ru/

И еще на эту тему

Добавить комментарий


Цитировать выделенный текст

Designed by Azat Galiev aka AzatXaker 2018.