Татарская трибуна » Архив » Идел-Урал татарлары — үзен үзе алдаган милләт…

Татарская трибуна

Обзор татарских и на татарские темы ресурсов интернета и ваши комментарии на эту тему

Идел-Урал татарлары — үзен үзе алдаган милләт...

Алданган милләтләр

Наиль Набиуллин-44Узган ел Кырымның Русиягә кушылуыннан соң кайбер татар җәмәгать эшлеклеләре дә, билгеле журналистлары да «Крымнаш» эйфориясеннән «махмырланып»мы шунда, уңайлы очрак туры килгән вакытта түрәләр алдында сәяси бонуслар җыю максатыннанмы, ярымутрауның Русиягә кушылуына ихлас күңелдән шатланып, аның өстенлекләрен дәлилләргә тырышканнар иде. Имеш, Русиядә татарларның саны артачак, хокукларыбыз өчен бердәм агымда көрәшеп, милли мәнфәгатьләрне тәэмин итү өлкәсендә моңа кадәр булдыра алмаган биеклекләргә һәм теләгәннәребезгә ирешә алачакбыз дип хыялланганнар иде.

Кырым татарларында рухи көч күбрәк, саны буенча Русиядә икенче урында булган Идел-Урал татарлары белән берләшкән очракта, Русиядә безнең милли һәм дини хокукларыбызга беркем дә кагыла алмас диделәр, милләтебезнең киләчәге өчен уңайлы шартлар тудырылачагы турында «әкиятләр» сөйләделәр… Бер ел үтте: Кырым татарлары да, Идел-Урал буенда яшәүче татар милләте дә, ни сәбәпледер, милли һәм дини яктан «якты киләчәк»кә килеп җитә алмады. Киресенчә, бер ел дәвамында Татарстанда һәм Кырымда милли хокуклар турында авыз тутырып әйтергә кыюлыгы җиткән милли активистларга басым көчәйде, җинаять эшләре ачылды, меңләгән сумлык штрафлар бирелде. Шулай ук Кырым ярымутравында дистәләгән татар шикле сәбәпләр белән «юкка чыкты», Русия мәхкәмәләре мәктәпләрдә яулык бәйләүне тыюны канунлы дип таныды, кыскасы, милләтләрне яңадан алдадылар. 2015нче елның язы Татарстанда да, Кырымда да милли мәнфәгатьләргә яңа басым белән башланып китте. Кырымда бәйсез татар матбугатына ябылу куркынычы янаса, Татарстанда татар тарихын тыюлары бар.

ТЕЛ КИСӘЛӘР

2015нче елның 1нче апреленнән бердәнбер Кырым-татар телеканалы – ATR үз эшчәнлеген туктатырга мөмкин. Аның ширкәтенә кергән балалар өчен «Lale» кырым-татар телеканалына, «Мәйдан-FM» бердәнбер кырым-татар радиосына шулай ук ябылу куркынычы яный. Эш шунда, Русия кануннары буенча, Кырымда эшләүче массакүләм мәгълүмат чаралары (ММЧ) Украина тарафыннан бирелгән документлар белән 2015нче елның 1нче апреленә кадәр генә эш итә ала. Русиядән теркәү таныклыклары алмаган ММЧ үз эшчәнлеген туктатырга мәҗбүр булачак. Әмма бәйсез Кырым-татар матбугатына теркәү мәсьәләләрендә аяк чалу бар икән. ATRның генераль директоры Эльзара Ислямова, телеканалның Русиянең Роскомнадзорына теркәү өчен документларны берничә тапкыр тапшырганы турында сөйләде. Әмма Роскомнадзор (Русиядә массакүләм мәгълүмат чараларын теркәүче дәүләт оешмасы) ниндидер сәбәпләр табып, телеканалны теркәүдән баш тарткан. Радио һәм телевизион каналлардан тыш, басма кырым-татар матбугаты да ябылу куркынычы алдында икән. Әйтик, кырым-татар «Авдет» газетасы, инде ике тапкыр теркәү өчен кәгазьләр тапшырганнан соң да, Роскомнадзорда дәүләт теркәлүен уза алмаган. Ярымутрауда бәйсез кырым-татар массакүләм мәгълүмат чараларын ябу эшләрен кырым-татар халкының Милли мәҗлесе анда яшәүче халыкларның хокукларын бозу дип атады. ATRның ябылу куркынычы киң җәмгыятьтә зур тавыш һәм шау-шу китереп чыгарды. «Иң әһәмиятлесе – ул һәрвакыт дөреслекне генә сөйләп торырга тиеш. ATR телеканалын ябарга ярамый, чөнки башка чыганак юк», – дип белдергән иде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

ТАТАР ТАРИХЫНА БАЛТА ЧАБАЛАР

«Кычытмаган җирне кашыма» дип өйрәтә безне халык мәкале. Әмма Татарстанда кайбер дәүләт оешмалары ул мәкальне белми кебек һәм нәкъ кычытмаган җирне кашу белән шөгыльләнә башлады бугай. Күптән түгел Татарстан прокуратурасы тарихчы һәм галим Нурулла Гарифның 2007нче елда чыгарылган «Татар халкының азатлык өчен сугышы» китабын Казанның Вахитов районы судына биреп, Русиянең конституцион төзелешен җимерергә өндәүче, экстремистик китап буларак танырга һәм кулланылыштан чыгаруны таләп итә башлады. 27нче мартта булган судта тарихчының китабын тикшерүгә багышланган икенче утырыш узды. Беренче утырышта эшкә экспертларның карары җитми дип, хөкемдар аны күчергән иде. Икенчесендә хөкемдар, психологик экспертизалар ясаган кешеләр мәхкәмәгә килеп, үз фикерләрен дәлилләп күрсәтергә тиеш, дигән фикергә килде. Киләсе суд утырышы 29нчы апрельгә билгеләнде. «2007нче елда бу китапны язарга ярый иде. 2009нчы елда прокуратура аны үзе яклады. Хәзер 2015нче елда режим көчәйде, басым артты. Минем күзәтүемчә, суд барысын да җентекләп карый, ул үзе дә ялгышудан курка кебек. Алар да судның сәяси булуын аңлый. Китапны тыйсалар, барлык тарихи китапларны тыюга да юл ачылачак. Китапны тыйсалар да, тыймасалар да, нәтиҗәсе уңай булыр дип саныйм, чөнки татар халкы һәм башка урыс булмаган халыклар үзләренең нинди дәүләттә, кемнәр арасында яшәүләренә ныграк төшенерләр», – дип сөйләде «Безнең гәҗит»кә китап авторы Нурулла Гариф.

ИКЕ БАСЫМ – БЕР МАКСАТ

Миңа калса, Татарстанда һәм Кырымда барган бу хәлләр – бер чылбырдан. Икесенең дә тирән стратегик максатлары булуы мөмкин. Беренчедән, Кырымда бәйсез татар матбугатын буып, актив булган кырым татарларын мөстәкыйль мәгълүмат алу чарасыннан мәхрүм итү, аларда сәяси активлыкны киметү. Шул ук вакытта үзенә бер җәмгыяви эксперимент үткәрелә сыман, халык әлеге кысуларга дәшми калса, бу прецедентны шул ук Казан татарларына һәм башка милләтләргә карата кулланырга булачак. Икенчедән, соңгы елларда әкрен генә башын күтәреп килүче татар яңарышын булдырмау өчен, превентив адымнар ясау максаты. Күреп торабыз, татар халкының бер өлешендә үз милләтенә, тарихы һәм мәдәниятенә карата кызыксыну уянып килә, вакыт-вакыт милли горурлыкны күтәрүче төрле сәбәпләр дә чыгып тора, әйтик, соңгысы Сайдә Мөхәммәтҗанованың «Голос» тапшыруында бөтен Русия каршында татарча чыгыш ясавы булды. Кешенең табигате шундый: күбрәк биргән саен, аңа тагын да күбрәк кирәк. Милләтләр белән дә шулай ук, бераз горурлык хисе тойган һәм үзенә өстәмә хокуклар тартып ала алган милләтләр, иртәме-соңмы, чикләрне киңәйтергә омтыла, тарихларны актара, күбрәк һәм күбрәк сорый, ахыр чиктә бирмәгәннәрне дә таләп итә башлый. Татар тарихы буенча китапны экстремистик дип танырга омтылу, милләтебезне чын тарихтан читләштерү татарларның уянуы контрольдә тота алмаслык киңлекләргә китмәсен өчен башкарыла дип фаразлыйм. Өченчедән, илдә халыкның игътибарын кризис һәм икътисади авырлыклардан алу өчен төрле юнәлешләрдә эшләр башланды. Шуларның берсе – куркыту һәм бөтен нәрсәне тыю. Икенчесе – «дошман образы» тудыру һәм аңа каршы көрәшү. Татар матбугатын һәм «экстремистик» булып танылырга мөмкин татар тарихы китабы эчке дошман образына туры килә дә. «Нурулла Гарифның «Татар халкының азатлык өчен сугышы» китабы суд белән тыелган очракта да, куркып-каушап калырга ярамый, алга хәрәкәт итәргә кирәк. Китапны күтәреп, хакыйкатьне яклап, Европа халыкара мәхкәмәләренә хәтле барып җитәргә кирәк булачак! Менә ул вакытта татар тарихын, аның бөеклеген һәм фаҗигасен бөтен дөнья беләчәк!» – дип фикер йөртә Фәүзия Бәйрәмова.

Татарстан һәм Кырымдагы татар милләте өчен яңадан сынау вакытлары җитә. Бу очракта күп нәрсә халык сүзеннән дә торачак. Дәшми калсак, иң элек Кырымда бәйсез татар матбугатын ябачаклар, соңрак Татарстанда. Татар тарихы китабын якламасак, прокуратура рәттән татар китапларын тыю эшенә күчәргә мөмкин. Узган гасырда төрле сәяси режимнарның китапларны яндыру гадәте бар иде, кире шул вакытларга кайтмасак ярый инде…

Наил НӘБИУЛЛИН.

http://beznen.ru/basma/2015-13/aldangan-milletler/

И еще на эту тему

Комментарии

  1. #1 Таптар ноября 9 12:16:

    Пез хэзер ру   Текст комментария удален модератором. Флуд.

    Цитировать этот комментарий
  2. #2 Кадерле Имаметдин ноября 9 13:27:

    Бердэн, бу язма инде ярыйсы искергэн. Хэзерге заманда атна, кон эчендэ хэбэрлэр искерергэ олгерэ. Икенчедэн, минэ калса, бик озын, урысча эйткэндэ, завитиевато язылган. Хэм оченчедэн, хэзер инде Уфа ягы, яисэ, Конбатыш Урал тобэге татарларын сэйэси коч итеп хэттэ уз татарымыз да чутламый булып чыга. Татарстан хэм Кырым, — менэ алар, ике тобэк имеш. Татарнын язмышын билгелэуче урыннар. Бетте-китте.

    мондый билгелэуне мин узем эллэ кайчаннан бирле ач бурегэ тап булган юлчы язмышына тинлим: ул, мескен, андый очракта башта ос киемн салып бурегэ ыргыта, хэм буре тегене эзэрлеклэми торган арада, бераз юл утэргэ олгерэ... Нэтижэдэ, я ул буредэн ашалырга тиеш, я тунып улэргэ тиеш була...

    Нэкь шулай бу бэндэлэр, ин зур чиновникларыннан башлап, хэттэ ки милли хэрэкэт житэкчелэренэ кадэр, бугенге Башкортстан жирлегендэ яшэуче ин дееспособный татарны эллэ кайчан теге «буре» авызына ыргытканнар инде... Эйдэ, имеш, боларны ашый торсыннар, соныннан куз курер.

    Шулай, империя мясорубкасы буген Башкортстандагы титул башкортны, хэм шундый ук, Татарстандагы татарны ашый башлады... Дорес, аларны кинэт килеп элэккэн Кырым татарлары бераз аптыратты. Кырым татарларын бераз булса да Эрдоган тореклэре дэ яклагач, империя кочлэре тагын аптырауга калды. Хэм, минемчэ, эгэр Кырым туганнарыбыз нык тотынса, эшлэре ун булуы момкин...

    Э безгэ, Конбатыш Урал тобэге татарларына, Рэхимов башистлары белэн корэшеп чыныккан татарга, бэлки Казан ягы татарын да уз жилкэбезгэ салырга туры килмэсме икэн?!

    Цитировать этот комментарий
  3. #3 Кадерле Имаметдин ноября 9 14:08:

    Хэзер узен узе алдаган миллэт турында ике суз. Минемчэ, мондый миллэт нэкь Татарстандагы татар хэм башкортстандагы башкортлар. Эгэренки, татарлар сонгы берничэ дистэ ел тулаем аптырауда булса, хэттэ ки анын ин алдынгы корэшчелэрен дэ кыстырып (Фэузия Бэйрамова, Зэки Зэйнуллин...), башкортлар, киресенчэ, аларны коч структуралары татарга каршы идеология белэн кочлэтеп торганда, аларнын купчелек олеше, татарны кысканга, аны хокуксыз тотканга шатланышып, башкортнын ин-ин халык булуына ышанып, татарнын, киресенчэ, ин тубэн халык икэненэ инанып, башист (башкорт шовинистлары) формасында татарга каршы корэшуче кочлэрнен алдынгы рэтендэ кулланылдылар...

    Хэм шушындый вэзгыйэттэ, — Татарстан чиновниклары, хэттэ зыялылары турында суз дэ юк, — корэшчелэре, бу, эсир тошкэн халык язмышы турында нинди фикердэ торды сон?!

    Аларча, эгэр дэ-мэгэр, Башкортстан татарлары башкорт булып беткэн хэлдэ дэ, торки халкы булудан ваз кичми бит эле.

    Бу фикер алдану гына да тугел, мондый фикер татар миллэтен сату фикере, татар миллэтенен чери барган олеше фикере. Янадан кабатлыйм, теге, бурегэ очраган юлчы язмышын коткэн татар фикере. Корэшчелэре-нилэре белэн беръюлы...

    Цитировать этот комментарий
  4. #4 Казанлы ноября 9 14:31:

    Менэ ул кемнэр ара бутый, имам кебек жан аурулы кешелэрне 282 че статья белэн утыртырга закон юк, эммэ лэкин мэжбури дэвэ алырга жибэреу бигрэк кирэк.

    Цитировать этот комментарий
  5. #5 Шамил. ноября 9 20:54:

    Конрад Карлович Михельсон, или киса имам, тебе пора на покой, хорош смешит людей.

    Цитировать этот комментарий
  6. #6 Николай Вахруков ноября 10 23:38:

    Пора убива  Удалено модератором. Комментарий содержит призывы к насилию.

    Цитировать этот комментарий
  7. #7 Николай Вахруков ноября 15 18:38:
    Цитировать этот комментарий
  8. #8 Николай Вахруков ноября 16 12:50:

    Пора убивать татар!

    Цитировать этот комментарий

Добавить комментарий


Цитировать выделенный текст

Designed by Azat Galiev aka AzatXaker 2017.